ТАТ РУС ENG

Максимов Н.В. Г.Тукай шигырьләрендәге и хәрефенең укылыш үзенчәлеге


И хәрефе турында фәнни әдәбият бер-ике җөмлә генә тәкъдим итә:  "И хәрефе  [и] авазын белдерә һәм сүзләрнең нечкә һәм чагыштырмача нечкә иҗекләрендә языла (соңгы очрак – кайбер алынма сүзләрдә): ил,  ирек, җимеш; хисап,  тарих,   тип, механик" (ТТО).
Ләкин, мисаллардан күренгәнчә, и   хәрефе татар телендәге нечкә сүзләрдә дә (җиләк, нәтиҗә, икмәк, тирәк һ.б.),  калын сүзләрдә дә (ризык,  китап, инану һ.б.) – ягъни сингармонизм законына буйсынган һәм, кайбер очракларда, калын һәм нечкә сузыклы сүзләрдә (никадәр, самимилек, хакимлек, шигырь һ.б.) – сингармонизм законына буйсынмаган алынма сүзләрдә дә языла.
Татар теленең үз сүзләрендә и сузыгы (һәм башка сузыклар) иҗек башыңда бары сүз башында гына языла: җен, иртә, илче,  истәлек һ.б.ш. Кайбер алынма сүзләрнең уртасындагы (иҗек башында килгән  и  хәрефенең функциясе нинди соң? Наил, Наилә, даирә, саилче (хәерче), хаин (хаинлек, хаиннәрчә, хәинәнә), Рәис, Рәисә, Раил, Фаил,  Саимә,  яисә кебек сүзләрне ничек укырга? Ничек юлдан юлга күчерергә? Ул сүзләрдә кайсы сузыкка басым төшә? Мәктәп укытучысы өчен болар – гадәти кагыйдәләрдә яктыртылмаган, әзер калып, шаблон белән сыеша алмаган нәрсәләр. Боларны хәл итү өчен укытучыга сиземләү сәләте, фантазия һәм фикер мөстәкыйльлеге кирәк.
Алынма сүзләрнең уртасындагы иҗек башында килгән   и   хәрефенең функциясе аерым иҗек ясау түгел,  ә үзеннән алда килгән басымлы озын сузыкны ([а]ны, [ә]не) кыскарту.
Сүз уртасындагы иҗек башында килгән   и  сузыгы үзе генә иҗек ясый аламы? Иҗек ясый алса, ул сүзләрнең әйтелешенә хилафлык килә түгелме?
Ул сүзләрне юлдан юлга күчергәндә   и   хәрефе, бәлки,  үзеннән соң килгән сузыклы иҗек белән бергә генә күчерелергә (яки иҗек ясарга) мөмкиндер: На — ил, На — илә,  га — илә, да — ирә, я — исә, Са — имә, Ра — илә һ.б. Андый сүзләрне әйткәндә,  басымлы иҗектән соң килүче өлеш кисәк бүленә. Болай сөйләшергә өйрәткәндә, укучылар ул сүзләрне дөрес итеп әйтә һәм юлдан юлга дерес күчерә белер иде.
Без татар телендәге аерым сүзләрнең семантик (мәгънәви)  үсеше турында күп язып, күп сөйләшсәк тә,  авазлардагы үсеш мөмкинлеге турында бик аз уйланабыз. Бу нәрсә дигән сүз? Татар телендәге кайбер авазлар,  билгеле бер фонетик чолганышта һәм, контекст эчтәлегенең таләбе белән,  төрлечә әйтелеп мәгънәне үзгәртүгә китерергә мөмкин.    
Кайбер язучылар яки шагыйрьләр һәр авазның мәгънәви үсеш мөмкинлекләрен сиземли,  алар ярдәмендә үзенә генә хас соклангыч эмоциональ аһәң тудыра. Татар шагыйрьләре арасында бөек Тукай бу юнәлештә дә бүгенгә кадәр беренче урында тора дисәк, ялгышмабыз. Әсәрләреннән күренгәнчә, и   авазының мәгънәви үсеш мөмкинлекләрен аннан да нечкә сиземләүче шагыйрь бүген дә юк кебек. Туган телебездә шагыйрь тапкан шундый төсмерле матурлыкны без – Тукайдан соң яшәүче ничәнче буын — бүген дә аңлап,  тиешенчә укый (һәм укыта)  белмибез әле.
Фәнни һәм методик әдәбиятта   и   хәрефенең аерым язылганда укылыш үзенчәлеге турында әйтелмәү укытучы өчен төрле авырлыклар китереп чыгара. Мәсәлән, Г.Тукайның "Эшкә өндәү" шигырендәге түбәндәге юлларны ничек укыганда,  текст тукымасына тәэсирлек, эчтәлеккә ятышлы эмоциональ яңгыраш өстәлә:
И сабыйлар,  эшләгез сез. Иң мөкатдәс нәрсә – эш.
И   урынына әй дип укып карыйк:
Әй сабыйлар,  эшләгез сез. Иң мөкатдәс нәрсә – эш.
Беренче очракта  и  хәрефе, язылышы буенча дөрес кулланылса да,  әйтелеше буенча безнең тарафтан урынлы файдаланылмый, чөнки, гәдәти сөйләмдә мөрәҗәгать формасы итеп, гадәттә әй,  эй дифтонглары кулланыла. Шулай сөйләшергә өйрәнгән (өйрәтелгән, ул ата-бабадан шулай килгән) бала шагыйрь әйтергә теләгән фикерне бөтенләй ялгыш аңларга мөмкин.
И сабыйлар дигәндә, и    аша мәгънәгә кимсетү, кечерәйтү төсмере бирелсә,  әй сабыйлар дигәндә исә, көр һәм өмет тулы яңгырашлы әй аркылы балаларга,  олысымагайтып, булачак хезмәт кешесенә мөрәҗәгать итү мәгънәсе салына. Болай укыганда, шигъри аһәң матурая,  эчтәлек тиешенчә аңлашыла.
Эй сабыйлар дигәндә, мәгънәви басымны үзендә туплаган сабыйлар сүзе үзенең алдында ишетелгән [и] авазының cемантик яңгырашы белән назлау, иркәләү, ярату аһәңе илә тулыландырыла.
Инде "Пар ат" шигырендәге түбәндәге юлларны укып карыйк:
Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Казан шәһәренә – барлык татарларның белем һәм мәдәният үзәгенә зур өметләр белән ашкынып килгән шагыйрь, яшь көр тавыш, белән,  яратып, якын итеп,  үз итеп сагынып әй дип эндәшкәндер. Әгәр шундый олы өметләр белән килгән бөек Тукайны, Казан шәһәрен күргәч,  и    дигән дип уйласак, ялгышырбыз. И салкынлык, ятсыну, кимсетү билгесе булыр иде.
Бу уңайдан, [и]  авазының Г.Тукай әсәрләрендә контекст шартлары белән тудырылган семантик үсеш мөмкинлеге ачыла торган башка очраклар да әз түгел. Мәсәлән,   түбәндәге контекстта явыз сүзенә ияргән и   аша алар белдергән уртак мәгънәгә көчәйткеч төсмер өстәлә. Шуның нәтиҗәсендә, фикер көче тагын да үткенләнә:
И явыз карчык,  тарагыңнан коры калдың, дидем.
Шигырьдәге [и] авазының ярдәме белән тудырылган ятсыну, салкынлык, усал ният мәгънәсе түбәндәге юлларда да сиземләнелә:
– Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә белән,  и пычагым кергери!
Икенче бер очракта исә, шагыйрь, [и] авазының семантик үсеш мөмкинлекләреннән контекстта дөрес файдаланып, мәгънәви бәйләнештәге тулы фраза барлыкка китерә. Ләкин [и] һәм ул ияргән сүзләрнең мәгънәсе бу юлы кылган ялгыш эшкә үкенү һәм ачыну, ялгышны аңлау нотасы белән сугарылган:
Су анасыннан котылгачтын,   тынычланган,  әни    
И  орышты, и орышты, и орышты соң мине.
Шулай итеп,  аңлавыбызча, Г.Тукай [и]  авазын контекстта үзенчәлекле кулланып, сүзләр бәйләнешенә үзенә генә хас мәгънә салып, шигырьләрендәге мәгънәви якны көчәйтә,  тулыландырып бирә. Әсәр телен аңлау дәрәҗәсен арттыра.
Бу урында Г.Тукайның "Туган тел"ендәге беренче юлларының укылышы турында да бер-ике сүз әйтми ярамас. Мең еллык шанлы тарихлы халыкның ничәмә йөз еллар буена эшкәртелеп, камилләштереп киленгән теленең барлык матурлыгын тоя алган шагыйрь генә,  бәлки, үзе язган әсәрләрдә,    аңлы рәвештә,   шундый алымны кулланган. Шагыйрь яратып һәм олылап, И туган тел дип түгел, ә:
Әй туган тел, әй матур тел – әткәм, әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем, син – туган тел аркылы, дигәндер.
Әй яңгырашы белән төп мәгънәне үзендә туплаган логик басым төшкән туган сүзенең эчтәлеге никадәр ярату, үз итү тойгысы ала, туган телне ярату аһәңе белән тулыландырыла.
Шагыйрь күңеле кылдан нечкә, дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең, кыскасы, безгә Г.Тукай язганнарның хәрефен генә түгел, мәгънәсен дә укырга өйрәнеп һәм өйрәтеп, шагыйрьнең бөеклеген тагын да раслыйсы бар. Шуларны эшли алсак, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәт, берсен берсе аңлый алу, аңларга теләү тагын да яхшырыр иде, бәлки.
Без, бу юлларны язып, халкыбызның горурлыгы булган Тукайны төзәтмибез. Ләкин телебезнең шагыйрь күңеленең, нечкәлеге белән генә сивемләнелә алынган һәм әсәрләренә салынган матурлыгын халкыбыз теленә (шул исәптән,башка төрки телләргә) хас булган үзенчәлекле аһәңне югалтмасак иде, дибез.

 

(Чыганак: Татар теле лексикологиясе һәм лексикографиясе мәсьәләләре. 2 нче чыгарылыш. – Казан, 1995. – 148 б.).



 

Комментарий язарга


*