ТАТ РУС ENG

Мәхмүдов Әмир Тукай иҗаты дәрья кебек

Аның иҗаты, тормыш юлы турында бер кичтә генә сөйләп тә, аның хакында аңлатып бетереп тә булмый.
Шагыйрьнең балачагы турында С.Хәким үз исеменнән сөйләсә, ул уңышка ирешмәячәген, бөек Тукайның балачагы турында төгәл, укучыга барып җитәрлек итеп яза алуына ышанып җитмәгән, күрәсең. Шуңа күрә С.Хәким үзенчә уңышлы бер вариантка –-Тукайның апасы Саҗидә образына, аның кечкенә энесе турында күңел биреп, җанланып, яратып сөйләвенә мөрәҗәгать итә. Мондый алым отышлы булып чыга. С.Хәкимнең поэмасында Тукайның бөтен тулылыгы белән ачылып бетмәсә дә, киң катлау укучыга билгеле булмаган күп яклары белән игътибарны җәлеп итә. Саҗидәгә генә хас күзәтүчәнлек, аның күп еллар элек булган вакыйгаларны яңарту, искә төшерү осталыгын, сәләтен С.Хәким аеруча билгеләп үтә. Әйтик, булачак шагыйрьнең бала чакта башка гади авыл балаларыннан берни белән дә аерылмавын, кечкенә генә балаларга хас булган сыйфатларның бала чакта булачак бөек шагыйрь Габдуллага да хас булуын Саҗидә генә күрә ала сыман. Беркем дә күрә, беркем дә игътибар итмәгән аерым детальләр Саҗидәнең сөйләве аша яңарып китә, шагыйрьнең балачактагы образы яңа төсмерләр белән баетыла.
Кечкенә Габдулланың аяк бөкләп утыруларына кадәр, хәтта аның уйнар өчен бер кырыйда торган, шешәсенә салган борчагына кадәр Саҗидәнең исендә калган, ул Тукайга кагылышлы бер генә мизгелне дә исеннән чыгармаган.
Кечкенә Тукайның образын тулырак ачып бирү өчен С.Хәким сырлап, бизәп тормый. С.Хәким сурәтләвенчә нәни Тукай бик гади дә, шул вакытта бик үк гади дә түгел.
С.Хәким шагыйрьнең балачагына караган гади мизгелләрне катлауландыра бара, аларны яңа эчтәлек белән баета, Тукайга гына хас күп сыйфатларны ачып бирергә тырыша. Әйтик, сөткә ипи манып ашар өчен кечкенә Тукайга кашык кебек әйберләр кирәкми, С.Хәким бераз көлке, юмор элементларына мөрәҗәгать итеп, кирәк булса, мондый кашыкны «кыен түгел аны ясарга» дип, язып үтә, янәсе дә, кашыкны нәни Апушның биш бармагы алыштыра. Шундый параллель чагыштырулар, параллельләр аша С.Хәким нәни Тукай образын ачып бирүдә төгәллеккә, тулылыкка ирешә.
Нәни Тукайга күлмәк итәге ашъяулык ролен үти, читкә төшкән икмәк валчыгы да әрәм-шәрәм булмый, чөнки өйдә песи бар икән.
Мәгълүм булганча, Г.Тукай үзенең бер шигырендә керләнеп бетсә дә дөньяны агарта алмавы, аны үзгәртергә көче җитмәве турында яза.
Керләнү, чистару, пакъләнү кара төсләрдән бигрәк ак төсләрне кулай күрү — С.Хәкимнең «Шагыйрьнең бала чагы» исемле поэмасына хас сыйфатларның берсе дип атасак, ялгыш булмас. Моның шулай булуы турында түбәндә китерелгән шигъри өзек тә ачык сөйли:
Әнисенең тышта эшләре күп,
Керләр элеп йөри кибәргә.
Улын ничек кара йөретсен ул,
Чиста күлмәк кирәк кияргә!
(С.Хәким. Поэмалар. Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. — 17 б.)
С.Хәкимнең басым ясап үтүенчә, Г.Тукайның бөтен тормыш юлы да ак һәм кара юллардан, сукмаклардан тора. Бәхет гөмбәзе ачылды дип шатланганда гына аны бәхет күп очракта читләтеп үтә, кайвакыт шатлык диңгезендә дулкынлар шашып уйнасалар да, каяндыр бөтерелгән чоңгыллары килеп чыга да, шатлык хисләрен кинәт кенә диңгез төбенә алып китәләр. Шагыйрьнең бердәнбер шатлыгы, бердәнбер юанычы шул — аның тормыш михнәте, халык хәсрәте турында язылган шигырьләре авыр еллар булуга карамастан барысы да диярлек басылып чыга, үз вакытында укучыга барып ирешә, үз заманының әдәби тәнкыйтендә тиешле бәясен дә ала.
Хәзерге һәр почмакта нәшриятләр, типографияләр тулып яткан заманда бик күп талантлы булган шагыйрьләргә дә Тукайга бу өлкәдә насыйп булган бәхет хәзерге чорда эләкми, хәтта зур шагыйрьләрнең әсәрләре дә өстәл тартмаларыңда ята бирә.
С.Хәким поэмасыннан күренгәнчә Тукайга гына тиешле булган бәхетсезлек тә, күңелсезлек тә Тукайга гына эләгә. Кол итеп сатылган Йосыф ил белән идарә итәлгән гадел хөкемдар дәрәҗәсенә күтәрелә алса да, өч яшьтән кулдан кулга күчеп йөрегән төрле кешеләрнең аңа карата яхшы һәм начар мөнәсәбәтләрен күргән Тукай, әлбәттә, ил белән идарә итү дәрәҗәсенә күтәрелә алмый, ул бары — кешеләрнең күңеле, кешеләрнең йөрәк хисләре белән идарә итү дәрәҗәсенә генә күтәрелә.
Тукай инде өч яшен тутырган, күрше кызлары җыештырылган өйгә аны котлап бүләкләр алып килгән, әмма шатлык озакка бармый, С.Хәким сурәтләвенчә, аны хода исеменә дога кылып, дисбе тоткан ят бер карчык үзе белән алып китә.
Әмма кечкенә бала да яхшы белән яманны бик тиз аера, аның күңеленә ягымлы булган йортны, туганнарын ташлап китәсе килми, ул карыша, бөтен халәте белән риза булмавын белдерә, ачы тавыш белән елый башлый. Әмма язмыш үзенчә хәл итә, ул кешеләр белән идарә итә, кечкенә Гадбулланы да ул өч яшендә туган нигезеннән аера. С.Хәким бу аерылуның бер көнгә түгел, гомерлеккә икәнлегенә ишарә ясый.
Кечкенә баланың күзен тутырып, олыларга ышаныч белән каравы да ярдәм итми, мине туган нигеземнән җибәрмәгез дигән сыман ялварып каравы да ярдәм итми, бала чактан ук Габдулла Тукайның тормыш арбасы таудан түбәнгә таба тәгәри.
С.Хәким шигъриятенә тагын бер шөбһәле, һәр нәрсәне бутап йөрүче, әйтерсең лә тормышта булган бөтен явыз көчләрне Тукайга җибәреп торучы усал карчык образы килеп керә, бу образ «Шагыйрьнең бала чагы» поэмасында үзәк образларның берсенә әйләнә. Явыз карчык образы — дөньядагы һәр нәрсәне бутап йөрүче, яктылыкны кара пәрдә белән ябып куярга омтылучы карчык образы С.Хәкимнең үзенә дә гомере буе тынгылык бирмәде сыман.
Гомерлеккә иде бу айрылу,
Ул күзләрен тутырып карады.
Гүя менә шушы усал карчык
Бутап йөри ике араны…
(С.Хәким. Поэмалар. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. — 18 б.).
Әйтерсең лә һәр нәрсәне бутап йөрегән, тәпи басу белән Тукайны ак сукмаклардан караңгы, кара сукмакларга җитәкләп алып киткән усал карчык Тукайны әнисе Мәмдүдәдән аерган, әнисен тоя калдырган, Тукайны гомерлеккә туберкулез авыруы белән бүләкләгән… Әмма усал карчыкка каршы торган көчләр дә булган, әлбәттә. Алар Тукайның изге фәрештәләре сыман аңа ярдәм кулы сузганнар, булачак бөек шагыйрьгә туган җиреннән бик ерак булган Уральск шәһәрендә белем алу мөмкинлеген тудырганнар, аның дөньяга күзен ачканнар, татар халкының хәсрәтен, кайгысын, моң-зарларын шигырь юлларында чагылдыру мөмкинлеген биргәннәр. Кызганыч, бу көчләргә С. Хәким тарафыннан аз урын бирелә.
Әнисе Мәмдүдәнең чарасызлыктан аптырап, улы белән аерылуны зур фаҗигагә санап, моңланып җырлаган җыры аша С. Хәким татар халкы өчен бик якын булган сандугач образына туктала. Сандугач образы поэмада усал карчык образына каршы куелган образ дисәк, ялгыш булмас. Чөнки сандугачны кеше аңлаган кебек, сандугач та кешене, аның авыр хәлен бик яхшы аңлый сыман, С. Хәким поэмасыннан күренгәнчә, алар Мәмдүдәнең кайгыларын уртаклашалар. Сандугач сайраганда хәтта яшь агачлар да башларын түбән ия, таң алдыннан Мәмдүдә жырын да, сандугач сайравын да үтүчеләр, юлчылар игътибар белән тыңлыйлар. Әмма Мәмдүдәнең җыры юлаучыларны гына түгел, киләчәк буыннарны да сискәндерә, уйланырга мәҗбүр итә, Мәмдүдә татар халкының изге уйларына мондый язмыш беркайчан да юлдаш булмасын дигән теләкне әйтеп, җырлый сыман. Ул күңелләрне тетрәтә, йөрәкләрне дулкынландыра, кешеләрне язмыш турында уйланырга мәҗбүр итә:
«Өй түрендәге бакчада кагынып,
Сайрый матур пар сандугач сагынып.
Сандугачым сайрый үсеп җиткәнен,
Күрде баламның аерылып киткәнен.
Ник сайрый ул бу кадәрле сызланып?
Мин елыймын яшь улымны кызганып.
Сандугач китәр бервакыт бакчадан.
Үзәгем өзелеп, тагын ялгыз калам»
(С.Хәким. Поэмалар. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. — 19 б.)
«Шагыйрьнең бала чагы» поэмасында бик үк күзгә бәрелеп тормаган образ күзгә ташлана, ул да булса — туңып үлгән кеше образы. Бу образ — бик символик образ. Туңып үлгән кеше образы революциягә кадәр яшәгән татар халкы образын хәтерләтә сыман. Татарда үлгән кешене хөрмәтләп күмү, соңгы юлга озату, күршеңнең авыр вакытта кайгысын уртаклашу кебек гадәт бар. Туңып үлгән Кеше образына карата мөнәсәбәт тә С.Хәким иҗатында татарча түгел. Ни өчендер берәү, көтүне куган кебек, туңып үлгән күршесенә зиратта кабер казу өчен куып йөри. Бу фаҗигале хәлне С.Хәким түбәндәгечә тасвирлый:
Йорттан йортка кереп, кемдер берәү,
Таң беленү белән аз гына,
Кеше куып йөри, туңып үлгән
Күршесенә кабер казырга…
(С.Хәким. Поэмалар. — Тат. кит. нәшр. 1977. — 20 б.).
Татар халкының тагын бер үзенчәлекле сыйфатына тукталып китә С. Хәким. Революциягә кадәрге татар авылында яшәгән агайлар хәзерге көндә үзләрен аракы, хәмер белән юаткан агайлардан аермалы буларак, кайгыга, күңелсезлеккә каршы күңеллерәк юморга хас булган якларны куярга тырышалар. Биредә С.Хәкимгә ярдәмгә Г.Тукай иҗатында зур урын алып торган Шүрәле образы килә. Авыл агайлары өчен хәтта үлем дә аллаһы тәгалә тарафыннан бирелми, кешенең үлемендә Шүрәле гаепле икән. Биредә инде Сибгат Хәкимнең Тукай иҗатыннан, аның былтыр кысканга быел кычкырган Шүрәлесеннән аерыла алмавы, кечкенә Тукай образын ачып бирердәй, аңа якын китерердәй образ таба алмавы, яңача фикер йөртмәве ачык күренә. Кайчандыр янәшәдә генә яшәгән, бер урамнан йөргән кеше тумаган да, яшәмәгән дә, үлмәгән дә. Беркемдә дә кайгыру, елау, кайгы уртаклашу галәмәте күренми.
Яшь киленнәр утырып җеп эрлиләр,
Ирләргә соң нәрсә эшләргә?
Бигрәк кызык була шүрәленең
Әкияте кышкы кичләрдә.
Бәхәс башлый шунда берсе кызып,
Тез өстенә куеп бүреген.
Бүген күмгән якын күршесенең
Шүрәледән күреп үлемен.
(С.Хәким. Поэмалар. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. — 20 б.).
Әмма Шүрәле образы белән С.Хәким поэмада тиз генә хушлашырга ашыкмый, ул аны юлдашы сыман озата бара, бу образ эзлекле рәвештә нәни Тукай образына килеп тоташа, С.Хәкимгә булачак шагыйрь образын тирәнрәк ачып бирү өчен мөмкинлек бирә.
Тукай кечкенә вакытыннан ук Шүрәленең кызыклы хәлләре турында мавыктыргыч итеп сөйләүче әкиятчеләргә кызыга, эченнән шулар кебек кызык сөйләүче булсаң иде дип сокланып куя, оста сөйләүчеләрнең әкиятләрен күңелдән ятлап кую турында хыяллана.
Әмма матур хыяллар бала чакта Тукай өчен матур хыял гына булып кала, тормыш аны кечкенәдән сыный. Генерал Карбышев фашист тоткынлыгында бозга катырылса, усал карчыкның карамавы, миһербансызлыгы, татар халкына хас булмаган явызлыгы аркасында боз каткан ишекне ачарга көче җитмәгән кечкенә Тукай яланаяк килеш бозга бастырыла, гомерлек авыру — туберкулез чире эләктерә.
Тукай әсәрләрендә Шүрәле явыз зат булмаса, шаярырга яраткан урман җәнлеге буларак сурәтләнсә, С.Хәкимнең «Шагыйрьнең бала чагы» поэмасында Шүрәле нәни баланы куркыта торган, аңа беркайчан да изгелек эшләмәячәк образ буларак күз алдына килеп баса.
Ул күлмәктән килеш, яланаяк
Басып тора бозга берүзе.
Шүрәлесе кулын суза аңа:
Маңгаенда бар бер мөгезе.
Шүрәледән куркып ул тартыла,
Уйлый, ахры, аннан качарга,
«Ник ишетми әбкәй, ник уянмый,
Нигә килми ишек ачарга?»
Бармаклары белән кытыклар ул.
Габдуллага ничек көләргә!?
Якынлашты вакыт боз идәндә
Чебен кебек ябышып үләргә!
(С.Хәким. Поэмалар. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. — 21 б.).
Тукайның бала чагы турында язганда С. Хәким әйтерсең лә үзенең бала чагы турында яза. Ул һәрбер вакыйгага аерым туктала, һәрбер әдәби деталь нәни Тукай образын тулырак ачып бирергә ярдәм итә.
Аяклары өшегән, салкын идәндә туңган кечкенә Тукайның, әйтерсең лә булачак шагыйрь гомере буе итексез, читексез яшәр, әйтерсең лә аның аяклары гомере буе салкын идәндә өшеп йөрер. Әмма тормышта үзгәрешләр булып тора икән шул, кечкенә Апушка явыз карчык киез итекләр табарга вәгъдә итә һәм эзләп таба да. Вакыты белән усал карчык кечкенә Апушка тегермәнгә ашлык илтә торган чанасын жәлләмичә бирә.
Кечкенә Апуш авыл малайларыннан һич тә аерылмый, аңа шатлану хисе дә, кайгыру хисе дә хас. Көтмәгәндә киез итекле буллу — авыл малае өчен аеруча зур байлык. Бераз киелгән итекләр дә нәни Гадбуллага килешә, аның түбәсе күккә тия. Әлбәттә, аның бу «байлыгы» — киез итекләре белән мактанасы килә, хәтта бераз гына масаясы килгәне дә сизелә.
Итекләре бераз киелсә дә,
Чиксез шатлык андый көннәрдә:
Яңа алган һәрбер байлыгыңны
Күрсәтәсең әллә кемнәргә.
(С.Хәким. Поэмалар. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. — 22 б.).
С.Хәкимнең оста психолог икәне күренеп тора. Кечкенә Габдулланы ул шатлык диңгезендә коендырырга өлгерми, нәни героена тын алырга да ирек бирмичә, аны күңелсезлек дәрьясына алып кереп китә.
Кечкенә Габдулланың шатлыгын уртаклашасы, иркәләнәсе, назланасы килә. Итекләрен котлатып әнисеннән истәлекле бүләк аласы килә.
Әлбәттә, кечкенә бала Габдулла өчен төп нигездән, туган йортыннан кадерлерәк берни дә юк. Төп нигездә аны әнисе каршы алыр, ниһаять «мин кунактан бик тиз кайтырмын», дип киткән әнисе кайткандыр, улын көтеп торадыр кебек Әмма шатлык, куаныч Габдулладан читтәрәк йөри икән шул. Зур өметләр белән әнисен очратырмын дип килгән Габдулланы ишекләренә йозак эленгән, тәрәзәләренә такта кадакланган туган йорты каршы ала.
Үтәргәме, юкмы, дигән кебек,
Карап тора капка төбеннән:
Тәрәзәгә такта кадакланган
Һәм ишеккә йозак эленгән.
Аерылуның сизеп авырлыгын,
Әйтмәгән ул кая китәрен.
Алданырак килгән булыр иде,
Белгән булса болай икәнен.
Итекләрең тузса бер хәл әле,
Тегүчегә алып барасың.
Бигрәк кыен менә йөрәк эше,
Кем төзәтер аның ярасын?
(С.Хәким. Поэмалар. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. — 23 б.).
Йөрәк, туган жир, кеше язмышы темасы С. Хәким иҗатында үзәк темаларның берсенә әйләнә. «Йөрәк ярасын төзәтү» мотивы Хәсән Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» темасы белән аваздаш сыман.
Сибгат Хәким аерым поэтик детальләрне аерым поэтик гомумиләштерү дәрәҗәсенә күтәрә белә. Булачак шагыйрьне шатландырган, аңа билгеле бер дәрәҗәдә җылылык биреп торган киез итекләр нәни Габдуллага күңелсезлек алып килер дип кем уйлаган? Габдулланың шатлыгы эченә сыймаганда, кышкы җылы киез итекләр киеп үткәрермен дип хыялланганда, күрше хатыны бу киез итекләрнең үлгән бер малайның киез итекләре булуы турында әйтеп куя. Көтмәгәндә киез итекләр һәм үлем мәсьәләсе янәшә куела. Бу турыда сөйләгәндә Саҗидә дә авырсынып, үзе хәсрәт кичергән, кайгыга тарыган кеше сыман сөйли, аңлата.
Төсе китте кинәт энемнең,
Озакламый аның үзенә дә
Килүеннән куркып үлемнең,
Итекләрне салды ул тиз генә.
Күздә яшьләр әзер чәчрәргә…
«Соң, үлсәң соң?…»
«Үзең үл!» — дип ачы
Ул кычкырды. Аңа яшәргә
Тик шул карчык ирек бирми гүя.
Башлануы иде гомернең,
Иң беренче тапкыр яңгыраган
Авазы ул минем энемнең!
(С.Хәким. Поэмалар., Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. — 24 б.).
Шушы гади генә киез итекләрдән булган шагыйрь өчен күңелсезлек артыннан күңелсезлек башлана. Габдулла үги әнисендә Соснада булмаган, авылга җигүле ат килгән, Габдулланы бу жигүле ат вафат булган анасы янына алып китә, Габдулланың тормыштагы бөтен шатлыклары биш минутлык төш кебек кенә булуына С.Хәким ишарә ясый, моңа игътибар итә. Сүз дә юк, кечкенә вакытында ак күлмәкә кәрәзле бал ягып, каклар салып чәйләр эчкән чаклары да булган, ул аларны сагынып исенә дә төшергән.
Әмма Габдулланы кечкенә вакытыннан ук бер шатлык, мең кайгы көтеп тора. Әнисен югалту — ул мең кайгыдан да югары.
Ул яланбаш, үкереп елый-елый,
Йөгереп чыкты капка астыннан,
«Кайтарыгыз, бирегез әнкәйне!» — дип
Калмый барды мәет артыннан.
Ул бит әле сөйләп бирергә дә
Өлгермәде үзенең үпкәсен:
«Мин кунактан бик тиз
Кайтырмын, дип,
Юкка гына суырып үпкәнсең».
(С.Хәким. Поэмалар. Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. — 25 б.)
С.Хәкимнең поэтик детальләрне оста таба белүен билгеләп үткән идек инде. Шундый поэтик детальләрдән Тукайның әнисенең шәле образын билгеләп үтәргә кирәк. Әнисе үлгәч тә аңа — кечкенә Габдуллага яшәү җылылыгы бирә сыман. Кечкенә Габдуллага җылы шәл дә әнисенең үзе кебек тоела.
Ул сискәнеп китә йокысында,
Уйный карда айның нурлары,
Үз янымда әнкәм түгелме дип,
Шәлне капшый аның куллары.
(С.Хәким. Поэмалар. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. — 25 б.)
Мондый отышлы образлар таба белүдә С. Хәкимнең халыкчанлыгы ачык күренә, ул халык авыз иҗатын яхшы белгән, аны үз иҗатында отышлы файдаланган, халыктан алган алтын бөртекләрен туган халкына яңадан алтын итеп кайтара белгән шагыйрьләрнең берсе. «Шагыйрьнең бала чагы» поэмасы моны ачык дәлилли. С.Хәкимнең чын халык шигыйре булуын раслый.
Сибгат Хәким үзе дә тормышын шагыйрьләр юлыннан дәвам иттерде; ул киң галәмне яктыртып, шигърият иленә сүнмәс йолдыз булып килеп керде.
Иң беренче чиратта Сибгат Хәкимне халыкның үткәне, аның кабатланмас тарихы кызыксындырды. Шул ук вакытта ул үз чорында халыкны борчыган сорауларны читләтеп үтмәде, үз иҗатында милләт өчен бик мөһим булган мәсьәләләрне чагылдырырга тырышты. Ул көн үзәгендә торган вакыйгаларның фәлсәфи эчтәлеген талантлы шагыйрьләргә генә хас осталык белән ачып бирә белүе, гади укучының күңеленә үтеп керә белүе белән аерылып торды.
Үзенең идея-эстетик байлыгы, заман кешесенең рухи дөньясын ачып бирү ягыннан Сибгат Хәкимнең «Үрләр аша» поэмасы аерылып тора (1964—1966). Шагыйрь фикеренчә, кеше үзенең туган җиренең жылысын тоярга, үзенең бабалары кем булуын, нәсел-ыруын, тамырларын, жирнең йөрәк тибешен тоя белергә тиеш. Символик образ буларак кеше көн дә эчкән инеш-чишмә образы тәкъдим ителә. «Үрләр аша» поэмасында инеш-чишмә образы тереклекнең мәгънәсе, асылы буларак тәкъдим ителә.
Үзең, имеш, хәтта үлгәндә дә
Онытмамын дисең һич тәмен,
Тик белмисең каян башланганын
Көн дә эчкән инеш-чишмәнең.
Шул инешкә барып иеләсең.
Бит тереклек итәр өчен син.
«Дуслык юлы»… инеш кенәме ул!
Тап шулай да аның очын син.
(С.Хәким. Поэмалар. Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. 133 б.)
«Үрләр аша» поэмасы татар шигъриятендә эчтәлеге белән дә, төзелеше белән дә аерылып тора. Югары сүзләргә мөрәҗәгать итәргә туры килсә дә, бу әсәрне безнең гасыр поэмасы дип атасак, ялгыш булмас.
Шагыйрьнең эчке дөньясы лирик геройның уйланулары, дөньяга карашлары, фикерләре аша ачып бирелә.
Лирик герой туган ягының йөрәк тибешен, аның жылылыгын тоеп яши сыман. Лирик геройны тормыш авырлыклары да туган ягының үзенә генә хас яшәү рәвешеннән, аның моңнарыннан, ягымлы карашыннан аера алмыйлар.
Лирик герой үзен туган җиренең аерылмас бер кисәге буларак хис итә, ул үзен туган авылы исән-сау булганда, туган жире мул уңыш биргәндә, туган халкы бәхетле булганда гына бәхетле хис итә.
Поэма халык тарихы, халыкның язмышы, сугыш дәһшәтләре турында уйланулардан тора, шагыйрь татар халкы үстергән батыр улларның фажигале тормышына зур урын бирә.
Сугышлар салган яралар бик озак төзәлсә дә, татар халкының матур, ямьле тормыш төзергә булган омтылышы сүрелми, ул авырлыкларны жиңеп тыныч тормыш корырга омтыла. Әлбәттә, шагыйрь йөрәге дә үз халкы белән, ул да туган халкы белән бергә авырлыкларны тигез дәрәҗәдә кичерә, туган халкы белән бергә яңа үрләр яулый, бәхет турында хыяллана.
Азап белән, бик кыенлык белән
Югарыга бергә үрләдем;
Халкым юлда күтәрелгән үрләр —
Алар бар да минем үрләрем…
(144 б.)
Сибгат Хәкимнең тыныч, бәхетле тормыш турында уйланулары, һичшиксез, шагыйрьләр һәм әдипләр язмышына барып тоташа. Татарстаннан Европага таба сузылган нефть үткәргечләренең язмышы да шагыйрь өчен әдипләр язмышы, сугыш кырларында ятып калганнарны үз итеп, алар иҗатына сокланып, яратып язды. Шул ук вакытта ул Шамил Анак, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин, Ренат Харис, Рөстәм Мингалимов, Гәрәй Рәхим, Асия Минһаҗева, Булат Сөләйманов, Нурия Измайлова, Шамил Маннапов кебек шагыйрьләрнең дә үзенчәлекле якларын күрергә тырышты.
Күп шагыйрьләргә Сибгат Хәким җылы кулын сузды, аларга әдәбият мәйданында ныклап аякка басарга ярдәм итте. Ул һичшиксез татар әдәбияты тарихында зур шәхес, тормышта ярдәмчел, кешелекле кеше буларак истә калды.
Сибгат Хәкимнең шигырьләрендә татар халкының язмышы турында тирән уйланулар, аның сәнгате турында борчылу, иң якын дусларын юксыну хисләре белән очрашабыз. Зур шәхес, чын талант иясе булган шагыйрьнең күңелен телгәләгән, халыкның җыр хәзинәсен баеткан әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый, шигырь сөючеләрнең күңелен җилкендерә; аларны ирексездән соңгы ноктасына кадәр бирелеп укыйсың. Шагыйрьнең теләкләре изге, ул әйтерсең лә вакытсыз һәлак булган Мусаларны, Кәримнәрне, Баяннарны, Алишларны терелтәсе, алар белән сөйләшәсе, серләрен уртаклашасы килә.
Кайвакыт күп төрле
Уйлардан йөдисең…
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Басуда — арышлар.
Бакчада әнисләр
Өлгерде, торыгыз,
Торыгыз, Алишлар
(С.Хәким. Җылы сүз. Шигырьләр. Поэмалар. Казан. Тат. кит. нәшр. – 1968, 319 б.)
Һәр шагыйрьнең тормышында хәтта шигырь аша әйтеп җиткерә торган уйлар, фикерләр була, күрәсең. Сибгат Хәким иҗатында да мондый күренеш белән очрашырга мөмкин. Җәелеп, иркенләп фикер йөртү кирәк булганда Сибгат Хәким кыю рәвештә әдәби тәнкыйтькә мөрәҗәгать итә.
Һәр әдипнең иҗаты эзләнүләрдән, тормышның асылын төшенергә тырышудан гыйбарәт дисәк, ялгышмабыз кебек. Сибгат Хәкимгә дә, әлбәттә, бу сыйфат хас.
Эзләнүләрнең чиге юк. Эзләнүләрдә шагыйрьнең газаплары да, бәхете дә. Эзләнергә тормыш үзе куша. Тормыш гаҗәп киң, катлаулы, тирән. Язучы өчен аның материалы һичкайчак бетәчәк түгел», — дип язды Сибгат Хәким 1964—1968 нче елларда (С.Хәким. Халык язмышы — шагыйрь язмышы. Казан. Татар. кит. нәшр. 1979, 166—167 бб.).
Сибгат Хәким утызынчы елларның романтикасы дулкыннарында әдәбият мәйданында пәйда булса да, аның иң тирән, иң эчтәлекле шигырьләре 70-80 нче елларда язылды, ул сүз белән аңлатып биреп булмый торган кыскалыкка, фикер тирәнлегенә иреште, шигырьне ничек язарга булуын раслады.
Сибгат Хәкимнең шигъри чишмәсе халык диңгезе дигән зур дәрьяга кушылды. Шагыйрь йөрәге белән халык йөрәге бер ритмда типте.
«Шагыйрь белән халык йөрәген мин
Охшатамын ике чакмага:
Очрашсалар бергә, очкын оча,
Җырга күчә, илдә саклана»,
— дип, зур ышаныч белән язды шагыйрь.
(«Чакмалар». 243 б.)
Сибгат Хәким иҗаты элеккеге Советлар Союзының төрле телләрендә басылды, аның иҗаты рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителде. Аның шигырьләрен Ярослав Смеляков, Михаил Львов, Рувим Моран кебек күренекле шагыйрьләр тәрҗемә иттеләр. Тирән эчтәлекле шигырьләр илнең башка халыкларының да күңелен яулап алды.
Мәгълүм булганча, кешенең тормышы, аның яшәеше җир белән аның шатлыклары, уңышлары, кайгылары, уңышсызлыклары белән бәйле. Әдипнең фәлсәфи характердагы шигырьләре күп, әмма алар арасында «Безнең буын — озын чылбыр ул» исемле шигыре аерылып тора. Бу шигырьдә тормышның катлаулыгына, аның төрле үзара бәйләнгән боҗраларына ишарә ясала.
Безнең буын — озын чылбыр ул,
Кырлар буйлап узган юлдыр ул.
Озын чылбыр. Бик күп божралар.
Ул божралар — бар да без алар…
(С.Хәким. Шигырьләр. Казан. 1976, 403 б.)
Шагыйрьнең үз тормышында шактый үзгәрешләр булган, Икенче Бөтен дөнья сугышы тәмамланган, сугыш салган яралар төзәлә барган, шәхес культы рәсми рәвештә тәнкыйть ителгән. Әсәрнең 1959 нче язылуын әйтеп үтсәк, шагыйрьнең чын күңелдән инанып, Ленинны зур шәхес буларак күтәреп язуы бер дә гаҗәп түгел.
Казан әле, Казан уянмаган,
Яфрак белән яфрак серләшә,
Йөрим таңда Ленин урамында,
Күңелем Ленин белән сөйләшә.
Бу чәчәкләр жирдә бик күп үсәр,
Салкын җилләр әгәр тимәсә…
Уйларымны төбәп киләчәккә,
Күңелем Ленин белән сөйләшә,
Без узарга тиеш, әй, юллар бар,
Зур эшләргә чакырып ил дәшә.
Юлга шулай чыгар алларыннан
Күңелем Ленин белән сөйләшә.
Янар өчен каян килсен хисләр,
Бүгенгене йөрәк сөймәсә?
Казан әле, Казан уянмаган,
Күңелем Ленин белән сөйләшә.
(С.Хәким. Шагырьләр. Казан. 1976, 206 б.)
Үзе яшәгән чорны, яшәешне нигездә мактап язган С.Хәкимнең тормышның күңелсез якларына мөрәҗәгать итүе бик үк ышандырып та житми сыман. Әмма хакыйкать хакыйкать булып кала, Шагыйрь тормышта булган фаҗигале хәлләрне күңеле аша үткәрә, күпләр өчен яңалык булган хәлләрне типиклаштыра, гомумиләштерә, үз шигырендә социаль мәсьәлә буларак үзәккә куя. Шул ук вакытта шагыйрь бу фажигадән чыгу юлын күрсәтми.
Үз чорында Ленин, партия, аларның житәкче роле турында язмый калган шагыйрь булмагандыр, мөгаен.
Кайбер шагыйрьләр Ленин турында «кирәк» булган өчен генә яза, чын күңелдән язмый. Әмма Сибгат Хәкимгә килгәндә эш башкачарак тора. Ул Ленин образына чын күңелдән, аның тормышны үзгәртеп корудагы әһәмиятен аңлап, аның эшләнлегенә сокланып яза. С. Хәким иҗатында ялган фикерне чын итеп тәкъдим итәргә тырышу сизелми. Ленин идеяләреннән, аның идеологик күрсәтмәләреннән башка шагыйрь илнең киләчәк язмышын күз алдына китерми, юлга чыгар алларыннан да; хәтта Казан урамнарыннан йөрегәндә дә шагыйрьнең күңеле Ленин белән киңәшләшә, Ленин белән сөйләшә һәм ул чордагы укучы өчен дә мондый хәл бик гадәти, бик гади.
Шигырьнең фәлсәфи тамырлары гаять тирәнгә китә; биредә беренче планга эстетик мәсьәләләр чыга, әсәрдә намуслылык һәм кешенең Кешелек алдында торган бурычлары турында сүз бара.
Югары эстетик принципларга нигезләнеп, ул 1962 нче елда зур гомумиләштерүгә ия булган, аерым бер шәхес язмышына багышланган «Имәт» исемле шигырен яза. Җир кешегә бәхет тә өләшә сыман, кайвакыт шушы жирне жаны-тәне белән сөйгән, бәхет өмет иткән Кешене бәхетсез итә. Шул бәхетсезләрнең берсе шагыйрь үз шигырьләренең төп герое иткән — Имәт.
Имәт — авылның бер гади кешесе, ул башкалар кебек бай түгел. Аның авыл халкы алдындагы бөтен гаебе шул: ул ашлыклар өлгергәнче, бер атна түзә алмыйча бер учма арыш алган, шуның өчен кыйнап үтерелгән.
Хәллеләр бәйрәмгә бодаен
Алдан ук тарттырган, иләткән…
Гармун һәм кыңгырау тавышы
Кайдадыр бер читтә Имәттән.
Карак дип санамас ул үзен,
Дөньясы ничаклы кысмасын.
Кыйналган, үтерелгән… ята ул.
Җил алып китәр күк учмасын…
Җил кырда арышны тирбәтте.
Ашытта камышны тирбәтте.
Арышлар өлгергән вакытта
Сагына күңелем Имәтне.
(С.Хәким. Шигырьләр. Казан, 1976. 303 б.)
Шулай итеп, С. Хәким халык бәхетен хәзерге тормышны хөрмәт итү йөрәкнең бүгенгене сөюе мәсьәләсе белән карый. Бу мәсьәлә турында сүз йөреткәндә дә С. Хәким беркемне кабатламыйча, үзенчәлекле рәвештә фикер йөртүче шагыйрь буларак тарихта калды.
Шагыйрьнең бу темага язылган «Таулар, таулар» исемле шигыре дә бик үзенчәлекле. С.Хәким Ленин образын яңача сурәтләү алымнары тапкан.
Ленин образын сурәтләгәндә С. Хәким романтикасы бирелеп киткән, ул бу образны кешенең бөек хыяллары белән бәйләп карый, ул Ленинны кешелек бәхете өчен бирелеп көрәшүче итеп укучыга тәкъдим итә. Шагыйрь Ленинның бөеклеген таулар биеклеге белән чагыштыра, «Ленин тауларны күтәрдеме, яисә таулар Лениннымы?» дигән сорауны куя һәм шул сорау белән дә әйтәсе килгән фикерне раслый.
Хәзерге литва әдәбияты турында сүз барганда Межелайтис һәм Марцинкявичюс ижатлары турында әйтми мөмкин түгел, халыкның үзаңын күтәрүдә бу шагыйрьләрнең роле гаять зур булды.
Әлбәттә, үз заманының зур шагыйрьләре турында фикер йөрткәндә С.Хәким иң беренче чиратта Хәсән Туфан, Нури Арсланов кебек зур шагыйрьләр иҗатына тукталып үтә. Шул ук вакытта иҗатлары ил күләмендә көчле яңгырый башлаган Шамил Анак, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гатауллин иҗатларын да читләтеп үтми. Сибгат Хәкимнең үз иҗаты да элекке Советлар Союзы, Россия Федерациясе күләмендә хөрмәткә лаеклы булды, аңа Максим Горький исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.
Шулай итеп, Сибгат Хәким даими рәвештә яшьләр иҗаты белән кызыксынып яшәде, талантлы шагыйрьләрнең кечкенә уңышларын да күрә белде, аларга остазларча киңәш биреп, зур әдәбиятка юл ачты.
Яшьләр белән тыгыз бәйләнештә яшәгәнгәме, аның үзенең әсәрләренең дә тормышны үткен күз белән үлчи белгән, тәжрибәле кеше тарафыннан яшьләрчә дәрман белән язылуын күрәбез.
Һәрчак шагыйрьнең үзенчәлекле сыйфатлары күп була. Шул ук вакытта күп чакта әдипләрнең уртак сыйфатлары күп булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Әйтик, зур талантлы шагыйрь туган ягы турында, аның кабатланмас матурлыгы хакында шигырь язмыйча калмый. Һәр чак шагыйрь туган жирләренә генә үзенчәлекле якларны ачып бирергә тырыша. Сибгат Хәкимгә килгәндә, аның ижатында туган як, туган жир төшенчәләре беренче урынга чыга, һәр кеше өчен кадерле булган бу образлар шагыйрь тарафыннан тирән уйланулар, фәлсәфи гомумиләштерүләр аша ачып бирелә. «Урман аша узган чакта күрдем», «Кадерле почмакта» ул туган якның гүзәллеген мактау белән генә чикләнеп калмыйча, татарлар белән аралашып, күрше булып яшәгән мари туганнарына дан жырлый, аларга карата булган кайнар мәхәббәтен белдерә. Аның шигырьләрен укыгач, Сибгат Хәкимнең мари халкының тарихын, мәдәниятен яхшы белүен ачык күрәбез.
Сибгат Хәкимнең әсәрләре халыкчанлык рухы, миллелек сыйфатлары белән сугарылган.
Аның «Татар хатыны», «Сибелә чәчәк» шигырьләре шундый, эстетик теориядә канунлашкан принциплар нигезендә язылганнар.
Татар әдипләре беркайчан да үз ижатларында хатын-кыз мәсьәләсен читләтеп үтмәде. Сибгат Хәким дә бу мәсьәләне үз итеп, татар хатынына хас булган сыйфатларны ачып бирергә тырыша.
Аның карашынча, татар хатыны — тыныч холыклы, кешеләр күзенә бәрелеп, күренеп йөрергә тырышмаган, акыллы һәм басынкы кеше. Шагыйрь татар хатынының йөзендә шундый сөйкемле сыйфатларны күрә.
Бармакларның очы белән генә
Чеметеп тотып яулык почмагын,
Үзебезнең Казан артында син,
Татар хатыны, күпме очрадың.
Үз авылында, чишмә янында да,
Аптекада булсын, кибеттә —
Син шул һаман, син гел тартынучан,
Кронштадтка чаклы килеп тә.
Без бервакыт шулай көз аенда
Ленинград буйлап атладык…
Күңелдә һәм чемоданда шигырь,
Шигырь җитми, шигъри атналык.
Крондштадтта кичә… Кронштадтта
Хәрбиләрчә безнең хәл, диләр…
Анда да син… Диңгез сине залга
Ыргытты күк… Залда хәрбиләр…
Шундый итеп тыңладың сиң, янда
Шаулап торды диңгез таңгача…
Ошатмаган кеше ошатмасын,
Уйна гармун, җырла татарча…
Син булмаган җир юк, син һәркайда,
Аерылмадың ләкин телеңнән;
«Тәфтиләү»не җырлап, пластинкалар
Синең күңел кебек теленгән.
(С.Хәким. Шигырьләр, Казан, 1976, 348 б.)
Татар хатынының тартынучан булуын да билгеләп үтә шагыйрь. Туган халкының хатын-кызына хас булган төп сыйфатларның берсе — ул туган телне саклау, җыр, музыка ярату.
С.Хәким фәнни-техник прогрессның үзенчәлекле якларына да тукталып үтә, ул чордагы кешенең холкын, фигылен дөрес ачып бирә. Татар халкының үткәненә, бүгенгесенә тарихи күз ташласак, Сибгат Хәкимнең ачышлары дөреслеккә туры килүен, чынбарлыкны дөрес чагылдыручы поэтик алымнар булуын күрербез. Аның программа булырдай шигырьләреннән «Сибелә чәчәк» әсәрен атап китәргә кирәк.
Бу йөрәккә төрле дәва кирәк,
Авыруларын аның тап, назла.
Савыгырмын, безнең ансамбльнең
Концертлары бара Кавказда.
Бу йөрәккә төрле дәва кирәк,
Туңам көндез, туңам төннәрдә;
Савыктыргыч иң шифалы дәва,
Беләм, беләм, туган телләрдә…
Кычкырасым килә җиргә минем:
Һич туймадым синдә яшәп, дип…
Ә ансамбль, үч иткәндәй, жырлый,
Җырлый һаман «Сибелә чәчәк» дип.
«Сибелә чәчәк»… Болай, бу кадәрле
Моңсу түгел идең син элек.
Көз. Кавказда концерт. Ишетәм залда:
«Сибелдек шул, дуслар, сибелдек…»
(1970) (427 б.)
Татар халкын борчыган мәсьәләләргә, халкының төрле төбәкләргә сибелеп яшәвенең кыенлыкларына тукталып китә шагыйрь. Халыкның башка халыклар арасында югалу куркынычы, ассимиляцияләнүе, ягъни чәчәк кебек дөньяга сибелүе борчый шагыйрьне.
Соңгы елларда Мәскәү газеталарында һәм журналларында телнең сафлыгы, аның тормыштагы урыны турында бәхәсләр бара. Әдип иң беренче чиратта татар теленең сафлыгы турында кайгырта, аның фикеренчә, безнең халык та әдәби тел нормаларын яхшы белергә тиеш.
Әдәби телдән читләшү, туган телне белмәү нәтиҗәсендә әхлакый яктан тәрбиясез булып үскән кешеләр белән очрашырга мөмкин.
Бу мәсьәләләр, һичшиксез, Сибгат Хәкимне дә борчый. Күрәсең, аның шуның өчен дә «барлык дарулардан кадерлерәк туган телем» дигән фикерне әйтүе бик табигый; бу мотив аның ижатында көчле яңгырый.
Мәгълүм булганча, үз туган телеңне, үз халкыңның бай эстетик мәдәниятен ныклап өйрәнгәндә генә, үзләштергәндә генә дөнья эстетик мәдәниятен тирәнтен өйрәнеп, үзләштереп була.
Үз халкын яратмаган кеше башка халыкларны да ярата алмый. Әлбәттә, бу хакыйкатьне С.Хәким дә яхшы аңлый.
Югарыда китерелгән эстетик принциплар нигезендә Сибгат Хәким халыклар дуслыгын, тормыш чынбарлыгын тасвирлаган әсәрләр яза.
Шагыйрь әсәрләренең тематикасы бай, Россиядәге тормышны үзгәртеп корырга тырышкан декабристлар турында да, рус әдәбиятында зур ачышларга ирешкән Александр Пушкин турында да Сибгат Хәким сокланып яза.
Сибгат Хәким тормыштагы батырлык турында уйлана, бу мәсьәлә буенча үз фикерләрен укучыга житкерергә тырыша, Әйтерсең лә, батырлыкның изге тарихи көче С.Хәкимне тарихны дөрес чагылдыруга, аңа карата үз мөнәсәбәтен дөрес билгеләүгә этәрә. Ул Пушкинның даһилыгы, бөеклеге, тарихта мәңгелеккә калырлык әдәби мирасы турында уйлана. Шагыйрь, әйтерсең лә, Пушкинның үзен күргән, белгән кеше кебек яза, шул ук вакытта ул Пушкинны татар әдәбиятыннан аерып карамый, Пушкин турында сүз алып барганда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны да онытмый,
Ике куллап кабул итте бу жан
Пушкин, Тукай эстафетасын;
Туктата да сорый юлда заман:
Үзең нәрсә өстәп илтәсең?
(С.Хәким. Шигырьләр. Казан, 1976. 457 б.)
Шулай итеп, С.Хәким ижатында шагыйрь язмышы турында уйланулар, чын шигырь нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап эзләү зур урынны алып тора. Әйтерсең шагыйрь иҗат бакчасына илһам орлыкларын чәчә, уңдырышлы туфракта мул җимешләр үсеп чыгар дип уйлый. Әледән әле С.Хәким әйтәсе сүзләрен халыкка әйтеп бетерә алмавына басып ясап, бу фикерне шигырьдән шигырьгә үстерә бара. Мәсьәләнең болай куелышы шагыйрьнең үз иҗатына таләпчән каравыннан килә.
Чын шагыйрь һичшиксез кешеләр бәхете өчен көрәшүне үзенең максаты итеп куя. Кешеләрне әхлакый һәм эстетик яктан тотнаклы итеп тәрбияләүдә зур әдипнең роле аеруча зур. Шигырьләре кешеләрнең тормышы формалашуына уңай юнәлеш бирә ала икән, димәк, шагыйрь үзенә тапшырылган вазыйфаны намус белән үтәгән дигән сүз.
Шагыйрь ижатында ана образы үзенчәлекле, кабатланмас образ буларак, матур итеп сурәтләнә. Туган як образы табигать матурлыгын данлау, вафат булган әнисен сагыну хисләре аша бирелә. Бер шигырендә шагыйрьгә әнкәсе зиратта эндәшә кебек тоелса, икенче бер шигырендә ул эшләгән эшләре турында әнкәсенең кабере алдында хисап бирүе турында яза.
Бик мөкиббән китмәсә лә халык,
Шагыйренең кадере бар монда.
Хисап бирәм елына бер кайтып,
Басып әнкәй кабере алдында
(С.Хәким. Шигырьләр. Казан, 1976, 435 б.)
Шагыйрь фикеренчә, табигать тә әнкәйне сагыну, аны юксыну хисләреннән башка матур була алмый.
Яңгыр явып үтте матур гына,
Бер хәвефсез, бер хәвефсез.
Ал, зәңгәр, чуар яулыклар
Бөркәнеп сез, бөркәнеп сез,
Чәчәкләр, кемне көтәсез?
Мин ерактан, мин ерактан…
Кырлар тын… Әнкәй дәшә күк…
Тик зираттан… тик зираттан.
(1970)
(С.Хәким. Шигырьләр. Казан, 1976, 373 б.)
Фашист гильотинасы башын кискән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы, ижат юлы, сабырлыгы күпсанлы әдәбият сөючеләрне генә түгел, дистәләгән әдипләрнең игътибарын җәлеп итте. Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Әнвәр Давыдов, Шәйхи Маннур, Илдар Юзиев кебек әдәбият белгечләре, язучылар М.Җәлилгә багышланган китапларын яздылар.
Муса Җәлилне яхшы белгән, аны кеше буларак та, әдип буларак та хөрмәт иткән Сибгат Хәким шагыйрьгә багышланган дулкынландыргыч әсәрләрен язмый калмады.
Әлбәттә, фашист балтасыннан да курыкмыйча үлемсезлеккә, мәңгелеккә таба атлаучы М.Җәлилнең батырлыгы, кыюлыгы күп әдипләрнең әсәрләрендә беренче планга чыга. С.Хәким иң беренче чиратта Җәлилнең психологик халәтенә, аның рухи яктан чыдамлылыгына игътибар итә, Бигрәк тә С.Хәкимнең «Татарлар елмаеп үлделәр», «Торыгыз, Мусалар», «Бер генә ян икән» (М.Җәлил белән Ф. Кәримгә), «Яшермим һич тә… », «Җәлил шәһәре», «Муса ташлап киткән көймәләрдә… » исемле шигырьләре патриот-шагыйрьнең кабатланмас образын яңача ачып бирә алуы белән кадерле.
Фәлсәфи тирәнлеге, тормыш, яшәешнең мәгънәсен үтемле итеп ачып бирү осталыгы ягыннан «Төштә нәрсә күргәнлеген беләм Мусаның» шигыре аерылып тора. Муса Җәлил образын тулырак ачу, шагыйрьгә хас яңа сыйфатларны ачып бирү өчен С.Хәким безнең өчен Җәлил образы кебек үк кадерле булган, аның әнисенең образына мөрәҗәгать итә. Кешелек өчен кадерле булган шагыйрьне дөньяга бүләк иткән ана образы бөтен булулыгы, матурлыгы белән күз алдына килеп баса.
Шагыйрьнең язуына караганда, М.Җәлил төрмәдә төш күрә. Җәлилнең төшендә булса да, шыксыз төрмәнең ямьсезләгән матурлык алыштыра. Иксез-чиксез Оренбург далалары, карабодай басуы, шагыйрьнең шау-шулы балачагы аның якты образын тулырак ачу өчен яңа төсмерләр өсти төсле. Бакча артларында үскән әрем исе дә, Оренбург күген еллар буе бизәүче кояш та, барысы да Җәлил образын тулыландыра төшә.
Муса Җәлилгә багышланган шигырьләрендә С.Хәкимнең халыкчан шагыйрь булуы тулысынча ачыклана. Муса образын төш күрү аша ачып бирергә тырышу, Җәлилнең төшендә әнисен күрүе, ул әзерләгән ашамлыкларның, сый-нигъмәтләрнең ак кар кебек эреп бетүе — болар барысы да татар халык авыз иҗатын шигъри призма аша шагыйрь иҗатына күчерүнең бер үрнәге булып тора. Күңеленә тарих салган авыр яраларын шагыйрь яңа шигъри образлар ярдәмендә дәваларга тырыша.
С.Хәкимнең шигъриятендә без үткәннең һәм бүгенгенең берләшеп, аның шигъриятенең укучы йөрәгенә юнәлтелгән якты нурларга әверелүен һәм шигърият сөючеләрдә тормышка, замананың катлаулы бурычларына игътибарлылык, сугышка һәм кешелек өстенә меңнәрчә тонна тимер ярчыгы яудырырга омтылучыларга карата нәфрәт уята.
«Бакчачылар», «Үрләр аша» поэмаларындагы идеяләр дә югарыда әйтелгән фикерләр белән аваздаш. Алма бакчасы, аның кешеләр өчен булган файдасы, һичшиксез, шагыйрь фикеренчә зур. Һәр алмагач жанлы кеше сыман үзенә чакырып тора, һәр алмагач кешене уйландыра, шагыйрь бу алмаларны хыялдан да матуррак күрә, аларның кешеләрнең йөрәген жилкендерүенә басым ясап үтә.
Шагыйрьнең сурәтләвенчә, изге Татарстан жиреннән еракта дәһшәтле сугыш бара. Бакчачы карт Сәлим фронт сызыгыннан ерак булса да, кешеләр аның үз тормышларына килеп бәрелгән дулкынын ачык сизә. Сәлим бабай бар дөньяны ак чәчәкләргә күмелеп утырган алмагач бакчасы итеп күрәсе килә. Ул дәһшәтле сугыш, солдат окоплары аша алмагачны әләм итеп күтәрәсе иде дип фикер йөртә, аның «Безнең туган илебез яши, изгелек явызлыкны җиңәчәк!» — дип сөрән саласы килә.
Алтмыш яшьлек Сәлим алмагачларның салкын сугуының сәбәбен дә тормышның үзе нигезендә аңлата. Алма агачлары корыса, бакчачы Сәлим өчен бу факт фажигагә тиң. Аның фикеренчә, кешеләр өчен жан рәхәте булырга тиеш, бу бакча корырга тиеш түгел, ул кешеләргә файда китерергә, алмалар кешеләр авырганда кирәк булган дару кебек аларга көч, куәт бирергә тиеш, алмагачларның чыдамлылыгына, аларның салкыннарга бирешмәвенә, бу алмагачлар табигатьнең һәрбер үзгәрешенә, эссегә, салкынга да сизгер булуына шагыйрь аптырап калган сыман, ул кешеләр һәм алмагачларның язмышында уртаклык күргән кебек. Алмагачлар, шагыйрь фикеренчә, имәннәрдән дә ныграк, чыдамлырак. Биредә без шагыйрьнең тормышны яхшы белүен, тормыш авырлыгын белүен, аны нечкәлекләренә кадәр төшенүен күрәбез.
Ишеткәнең бармы: салкыннарга
Түзмәгәндә калын имәннәр.
Алтын китайкалар, исән калып.
Җәен монда алма биргәннәр.
Мәйдандагы батыр кебек тыныч,
Давылларда курку белмәгән
Безнең мәшһүр антоновкаларның
Токымнары үсә меңләгән.
Озак еллар яшәр бу агачлар…
Узсаң әгәр алар яныннан,
Бер алмасын өз дә үлчәп кара:
Артыр, шиксез, кадак ярымнан…
(С.Хәким. Казан, Тат. кит. нәшр., 1977., 54 б.)
Сибгат Хәким үзенең геройларын дошманга нәфрәт белдерүче, хезмәт сөюче, тырыш, кешеләрнең киләчәге турында уйлаучы шәхесләр буларак сурәтли.
Салкында чатнап ярылган һәрбер алмагач бакчачының йөрәген дә чатнатып ярырга тырыша төсле.
Бакчачы өчен алма бакчасы үзе бер дөнья, аның үзенә генә хас яшәү ысулы, үзенә генә хас яшәү рәвеше бар.
Авыл халкы да бакчачының моң-зарын әйтерсең лә ишеткән дә кебек, аның хәсрәтен, кайгысын аңлаган сыман, авыл кешеләре бердәм рәвештә бакчага агыла.
Килгән халык арасында сөйкемле украин кызы Марина да бар. Бу да хакыйкатькә туры килә, сугышның үз законы, ул кешеләрне якыннарыннан, туганарыннан аерган, сугышлар барган жиргә Сәлим үзенең кызын озата, ә украин кызы Марина Иштуганга кайта. Биредә халыкның жиңелмәс көче, аның бердәмлеге күренә. С.Хәким бакчачы образы аша сугыш чорында, тылда яшәгән халыкның авыр тормышын дөрес чагылдыра алган, халыкка хас фикерләрне, уйларны мәрҗәннәр кебек поэма юлларына тезә алган.
Кызык та соң язмыш дигәннәре,
Хикмәтле ул язмыш, йөз катлы!
Билгесез бер якка, сугыш жиренә
Сәлим үзенең кызын озатты.
Ә Марина Иштуганга кайта,
Атта кайта, алда — Иштуган:
Җыелмаган иген, кешесез кыр,
Әллә нинди бушлык, көз, томан…
(С.Хәким. Поэмалар. Казан, Тат. кит. нәшр., 1977, 57 б.)
Шагыйрь тылдагы көрәшне сугыштагы авыр сынаулар белән чагыштыра. Бакчаның хәлен С.Хәким сугышта барган хәлләр белән бәйләп карый; гаскәрләр дошманны жиңгән саен салкыннарга бирешмичә исән калган бакчаның тормышы, хәле яхшыра төсле. Ә, шагыйрьнең фикеренчә, гади авыл карты Сәлим, әйтерсең лә, алма бакчасының патшасы булып тора. Алмагач үсентеләре Татарстан жиреннән бик күп төбәкләргә тарала, алар ул төбәкләрдә яшәүче халыкларны шатландырачак, аларның күңелен күрәчәк. Җитен чәчле гүзәл украин кызы Маринага да иштуганлылар татар халкы исеменнән алмагач бүләк итәләр. Алмагачлар татар халкының яшәү үрнәге буларак, аның күңеленең киңлегенең бер үрнәге буларак бөтен дөньяга таралачак. С. Хәким фикеренчә, алмагачлар, татар халкының күңел нуры булып, украин авылларындагы халыкның да күңелен иркәләп торачак.
«Бакчачылар» поэмасы — иң югары эстетик принципларны үз эченә алган, кешелеклелек идеяләрен беренче планга куйган әсәр.
Әсәр халыкчан, жырлап торган тел белән язылган.
«Бакчачылар» поэмасын фәлсәфи-лирик әсәр дип атамый мөмкин түгел, биредә кешелек тормышының асылын тәшкил итә торган түбәндәге бик кыйммәтле фикер чагылыш тапкан — һәр кеше үз гомерендә халык өчен файдасы булган агач утыртырга, бакча үстерергә, киләчәк буын турында кайгыртырга, аның язмышы турында уйланырга тиеш.
Заманга хас булган мәсьәләләрне күтәрү осталыгы, күңелендә йөрткән уй-хисләрне укучыга житкерә белү сәләте ягыннан С.Хәкимнең «Үрләр аша» поэмасы аерым бер урында тора, дисәк, ялгышмабыз төсле. Кыскача әйткәндә, бу әсәрне дуслык жыры дип атарга булыр иде. Әмма бу әсәрне билгеле бер чорга багышланган мәдхия буларак кына карасак, ялгышыр идек. Поэманың беренче юлларында ук без Тукай яшәгән чорга мөрәҗәгать итүне күрәбез, күтәрелгән мәсьәләләргә җавапны шушы ерак чорлардан ук эзләвен күрәбез.
«Бу авылларның исемен кем белгән дә, кем ишеткән?» дигән сорауны куя С.Хәким. Шагыйрь хөр, имин яшәвен әйтерсең лә Тукай чоры белән чагыштырып карый, хәтта бөек шагыйрь яшәгән чорда яшәгән иле байның байлыгы да, шагыйрь фикеренчә, гади хезмәт кешесенең байлыгына тормыйдыр кебек.
Газ һәм бензин заводлары тота,
Гигантларга хуҗа Миңлебай.
Миңлебайга Тукай заманнан
Ялланырга кайтсын илле бай…
Миңлебайлар үзләре бер тарих,
Үзләре бер яңа том алар.
Бу уйларым тигез аксын өчен
Сузыла, ахры, шулай торбалар.
(С.Хәким. Поэмалар, Казан, 1977, 134 б.)
Европага Татарстаннан юл алган, «Дуслык» трассасы дип аталган юл буйлап, шагыйрь фикеренчә, әйтерсең лә татар халкының тарихы сузылган. Бер караганда мәсьәләне болай бер яклы кую, трассага кагылган тормыш белән бәйләп аңлату дөрес тә түгел кебек, әмма шагыйрь биредә бу мәсьәләгә үзенчә килә, укучыга билгеле булмаган тормыш мизгелләреннән мисаллар китереп, уйларын, фикерләрен эзлекле рәвештә укучы карамагына тәкъдим итеп, осталарча дәлилли. Трасса үткән авылларның, шәһәрләрнең халыклары йөзләрчә телдә сөйләшәләр, бер-берсен бик яхшы аңлыйлар.
Шагыйрьнең уй-фикерләре гел шатлыклы гына дисәк, һич тә дөрес булмас иде. Аның бу әсәре моң-зарларга, тирән борчулы уйларга бай.
Лирик жылылык белән язылган поэмада шагыйрь тарафыннан кинәт кенә: «Нигә трасса алгы сызыкка сугыштагы кебек тол хатыннарны бастырасың?» дигән сорау куела. Ул гына да түгел ерак Европа илләренә кадәр сузылган трасса буйлап һәр татар кешесе өчен якын булган халык жыры «Сарман» яңгырый. Шагыйрь фикеренчә, татар халык жыры дуслык жыры кебек, ул табигый рәвештә башка телләрдә яңгыраган дуслык җырларына кушыла. Әдипнең фикерләре дәлилле, аның карашынча, һәр халыкның мәдәнияте, аның музыка сәнгате авырлыкларга карамый үсәргә, халыкка тәрбия чарасы буларак хезмәт итәргә тиеш. Кыенлыкларга карамыйча халык тормышын җайларга, югарыга үрләргә тиеш.
Азат белән, бик кыенлык белән
Югарыга бергә үрләдем;
Халкым юлда күтәрелгән үрләр —
Алар бар да минем үрләрем…
(144 б.)
«Үрләр аша» әсәренең композициясе, эчтәлеге бик бай, ул татар халкының фажигале зур тарихын үз эченә ала, 60-70 нче елларда татар халкы бик кирәкле булган — сугышта һәлак булган, хәтта каберләре дә билгеле булмаган Муса Җәлил кебек шәхесләрнең кадерен белергә, аларның истәлекләрен мәңгеләштерергә кирәк дигән фикерне әйтә.
Күз иярмәс араларга сузылган, киңлекләрне аша үткән дуслык юлы — магистрале шагыйрьне күп төрле уйларга этәрә, аны күп мәсьәләләр буенча фәлсәфи нәтмжәләр ясарга этәрә. С. Хәкимнең сугыш һәм солых турында уйланулары «Бакчачылар» чагылдырылган, яшәешнең мәгънәсен ачыкларга тырышып әйтелгән фикерләрен дәвам иттерә сыман. «Үрләр аша» поэмасының әдәби-эстетик үзенчәлеге турында сүз йөреткәндә дә бу эзлеклелекне, шагыйрьнең төрле темаларга язылган әсәрләре билгеле бер фикерләр системасын тәшкил итүен билгеләп үтәргә кирәк.
С. Хәкимнең сурәтләвенчә, торбаларга торбалар ялгана, әйтерсең лә төрле илләрдә яшәүче халыкларның йөрәкләрендәге ялкыннар бер-берсенә ялгана төсле. Хезмәттә яуланган үрләр халыклар тормышындагы яшәеш үрләре белән бергә кушыла кебек.
«Дуслык» трассасы турында фикер йөреткәндә шагыйрь әледән әле халкының батыр улларының якты образына мөрәҗәгать итә, аларның тормышында моңа кадәр ачып бирелмәгән, күренмәгән мизгелләрне ачыклауга омтыла.
Шагыйрь кайвакытта башка ил халыкларын аптыратырлык, гадәти булмаган сораулар да биреп куя. С. Хәкимнең соравы урынлы: траншеягә дуслык магистраленең беренче торбасын кем салган соң?
Бу мәсьәләләрдә дә шагыйрь кыю рәвештә тарихка мөрәҗәгать итә. Каһарманнарның образы аның өчен шул кадәр кадерле. Сибгат Хәкимгә беренче торбаны да халыкның батыр улы, Ватан сугышында фашистларның амбразурасын күкрәге белән каплаган Газинур Гафиятуллин салган төсле тоела.
Поэманың лирик герое юлга чыккан, аны төзек авыллар, алардагы өйләр ачык ишекләре һәм тәрәзәләре белән каршы ала. Лирик герой өчен һәр өй, һәр урам үзенә күрә бер сер саклый, алар укылмаган, ачылмаган китап кебек.
Әсәр галимнәр язарга яраткан производство темасына караса да, сүз гади хезмәт турында гына бармый, ә хезмәттә чыныккан хезмәт кешесенең эчке дөньясы, аның психологик халәте, рухи дөньясының үзенчәлеге турында сүз бара.
Тарих язмышын, Сибгат Хәким фикеренчә, халык язмышыннан, үзе якын күргән шигъри образларының язмышыннан аерып булмый. Шундый мөнәсәбәте белән ул укучыны үзенә җәлеп итә, үз иҗатына гашыйк итә.
Әсәрдә сурәтләнгән Халидә һәм Ярулла образларын без тулысынча ачылып беткән тулы канлы образлар дип атасак, ялгыш булмас.
Сугыш тәмамлангач, яуда исән калган ир-атлар туган якларына әйләнеп кайта. Әмма Халидәнең сөйгән яры — аның Ярулласы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмый. Халидә өчен яме беткән, күңелсез тормыш аккан су кебек алга ага да ага.
Халидә сөйгәненең рәсемен өй түрендә кадерләп саклый. Югалту зур булса да, яшәү дәвам итә дигән фикерне әйтә С. Хәким, кайгыларын басып булса да, Халидә сугыш салган яраларын дәваларга, сугыш җимерекләреннән арынырга, башкалар белән бергә илне төзекләндерү эшенә керешә. Илне торгызу эшендә, барган бөек төзелешләрдә Халидәнең Ярулласы да алгы төзүдә турыдан туры катнашкан Халидәне дөнья үзгәртеп жибәрә, ул тормышын, бөтен яшәешен хезмәт белән бәйли, хезмәттә үзе өчен юаныч таба.
Аның күзләрендә яшь кызларның күзләрендәгедәй нур уйный, маңгаенда җыерчыклар булуы да сизелми сыман, бу очракта С.Хәким хезмәт романтикасының тылсымлы көче сәбәпче дигән фикерне әйтә.
Шуңа күрә С.Хәким Халидәнең тормышын алга омтылучан максатчан кешенең тормышы, яшәеше итеп сурәтли. Шагыйрьнең героинясе — максатчан кеше, ул үз тормышының ямен хезмәттә күрә, аның хезмәт ялкыны, аның ихтыяр көче, гомумән алганда — елгалар һәм калкулыклар аша зур трасса буйлап дәвам итә төсле. Шагыйрь Халидәнең тыныч хезмәттә үткән тормыш юлын Ярулланың илне дошманнардан азат итүдә булган тормыш юлы белән чагыштыра. Элеккеге чорда пушкалар гүләгән, ядрәләр очкан жирләрдә хәзер экскаваторлар тавышы, тыныч хезмәт шавы ишетелә. Әйтерсең лә солдатлар хәрби машиналарыннан төшкәннәр дә тыныч хезмәткә керешкәннәр, гүя алар меңнәрчә километрларга сузылган корыч магистральне үз җилкәсендә күтәреп торалар.
С.Хәкимнең бу поэмасында без төп герой Халидәнең якты хыяллары, аның шатлыгы һәм кайгысы, җирдә кешенең максаты турында уйланулар белән сугарылган. Шунсы да игътибарга лаеклы, трасса көчле сугышлар барган Одер елгасы буйларына кадәр килеп житкән. Илнең чиген паспортларсыз, таможнялар аша үтмичә кисеп үткән магистраль Европа үзәгенә барып тоташкан.
Халидәгә һаман борчулы уйлар тынгы бирми. Аның күз алдыннан әйтерсең лә бер-бер артлы кешеләр галереясе үтә. Әйтерсең лә гигант трасса үткән җирдән Ярулланың күзләре карап тора төсле тоела аңа.
Шагыйрьнең дөньяга карашы киң, ул, әйтерсең лә шушы трасса белән бәйле рәвештә Европа илләренең тормышын Татарстан тормышы белән тыгыз бәйләргә тели. Шагыйрьнең сурәтләвенчә, әйтерсең лә Фучик белән Җәлил кулга кул тотынышып басканнар да, дөнья, кешелек алдында тынычлык мәдхиясен укыйлар төсле. Гүя ки күренекле әдип Гадел Кутуй мәңгелек йокысыннан уянган да, «Тапшырылмаган хат»ларын туган якларыннан килгән төзүчеләргә тапшыра. С. Хәкимнең сурәтләвенчә, әйтерсең лә Гете белән Шиллер көнчыгышка карап шигырь укыйлар. Күз иярмәс киңлекләргә җәелеп, поляк җире, поляк иле ята, Миңкевичның туган җире буйлап Татарстан нефте ага. Кайчандыр йөрәген телгәләп бетергән немец жире бүген яңа жырлый.
Әмма шагыйрьнең күңелендә тынгылык юк, шагыйрьнең җанын һаман сугыш җиле борчый, әле бер җирдә, әле икенче җирдә кабынып киткән сугыш чаткылары зур әфәтенең дә бик үк еракта булмавы турында сөйли.
Ерак сугышның дәхшәтле дулкыннары бик күптәннән тормыш ярларына куәтле килеп бәрелмәсәләр дә, С.Хәкимнең лирик герое үзен упкын өстендә торган төсле хис итә. Аның сизүенчә, менә-менә сугыш утының ялкыннары дөньяны ялмап алыр төсле, дөньяга сугыш уты кабар, сугышларның янгыны кешеләрнең бөтен изге хыялларын көлгә әйләндерер төсле.
Бетте дисең… Беттеме соң сугыш?
Кабатланмас микән ул кире?
Көнбатышта ник шул килеш тора
Шомлы, серле Гитлер бункеры?
Ни киңәшә ул Рейхстаг белән?
Тынычланма, борчыл, ян, кеше.
Беттеме соң: ярты сугыш-жирдә…
Җир өстендә калды яртысы…
(С.Хәким. Поэмалар. Казан, 1977, 154 б.)
Тыныч тормышның тантана итәчәгенә шагыйрь зур өмет белән карый, бөтен дөнья сугышы яңадан башланмас дигән зур ышанычын укучыга җиткерә. Поэма оптимистик характердагы йомгак белән тәмамлана.
С.Хәкимнең «Дуга» поэмасының да үзенчәлекле сыйфатлары бик күп, ул контрастлыкка нигезләнгән. Язылу үзенчәлеге, формасы буенча ул «Бакчачылар», «Үрләр аша» поэмаларыннан кискен аерылмый.
Бу әсәрләр нигездә бер үк эстетик принциплар нигезендә язылганнар, эчтәлек һәм форма мәсьәләсенә килгәндә дә бу әсәрләрдә охшашлык, уртаклык бар.
Бу поэмаларда гүзәллекне, нәфислекне сурәтләү беренче урында тора, ямьсезлек, түбәнлек һәм явызлыкның тормышта булмавы өчен көрәшү, күркәмлекнең, изгелекнең тантана итәчәгенә бу әсәрләрдә зур өсет белдерелә.
Җир язмышы өчен, якты кояш һәрчак кешелекне назлап торсын өчен, аяз күкне кара балытлар каплап китмәсен, җирдә сугыш шәүләсе пәйда булмасын өчен Кеше көрәшергә тиеш, шагыйрь фикеренчә. Кеше дөньяда барган һәр үзгәреш өчен җаваплы. С.Хәким фикеренчә, жирдә матурлык тантана итсен өчен кеше бөтен көч-куәтен җиңәргә, гүзәллек өчен көрәшергә тиеш.
Сибгат Хәким шигъриятен һич шикләнмичә заман биеклегендәге поэзия дип атасак, ялгыш булмас. Шул ук вакытта әдипнең әдәбиятның башка жанрларында да уңышлы язуын, бигрәк тә әдәби тәнкыйть өлкәсендә зур, тирән фикерләр белән чыгыш ясавын билгеләп үтәргә кирәк. Безнең карашыбызча, Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, урта буын һәм яшь үзенчәлекле сыйфатларын бөтен катлаулылыгы белән ачып бирә белүче әдипләр татар әдәбиятында сирәк очрыйдыр.
Сибгат Хәким — иксез-чиксез галәмдә аерылып торган бер йолдыз кебек, аны башка әдип белән бутап булмый, аның иҗаты татар әдәбиятында кабатланмас, июнь аен яратучы Сибгат Хәким дә татар шигъриятен бер генә иде һәм бер генә булып калачак та.
Сибгат Хәкимнең иҗаты әлегә кадәр тулы бәясен алмаган дисәк, ялгыш булмас. Аның оста тәнкыйтьче, әдәби процесска үз вакытында тиешле бәясен биреп баручы шәхес булуы җәмәгатьчелек игътибарыннан да, әдәбият белгечләре тарафыннан да читтәрәк калып килде.
Сибгат Хәкимнең әдәби иҗатка, процесска карата үз карашы, үз мөнәсәбәте бар. Сәләтсез язучылар, әдипләр турында шагыйрь сүз уйнатуны кирәк санамый. Аның үзе сөйгән, үзе яраткан классик шагыйрьләре дә, яшьрәк буын әдипләре дә бар.
Сибгат Хәкимнең рухи дөньясын, аның яшәешенең мәгънәсен аңлау ягыннан аның «Яшә, борчулы җаным» исемле китабы игътибарга лаеклы (Хәким С. Т. Яшә, борчулы җаным: Публицистика (1979-1986); Блокнотлар (1954-1986), — Казан: Тат. кит. нәшр., 1988).
Бу китабында ул тормышка карата мөнәсәбәтен, аны аңлау кредосын ачык билгели. «Яшәсен борчулы җаным!» исемле кереш мәкаләсендә ул язучының тормыштагы урынын җан категориясе, күңел төшенчәсе белән бәйләп аңлата. Шул ук вакытта ул каләм иясенең активлыгыннан, тормышта хәрәкәтчән, җитез булуыннан да күрә. Шушы фикерен дәлилләп, ул түбәндәгечә яза: «Язучының активлыгына мин күп нәрсәне кертәм, шул күп нәрсәне бергә җыйган сүз: тынгысызлык, җанның тынгысызлыгы. Туктаусыз уйланып, борчылып яши торган җан. Мин аны үзем өчен эзләнү дип тә йөртәм» (Хәким С. Яшә, борчулы җаным! — Казан, 1988, 3 б.)
С. Хәкимнең тәнкыйть мәкаләләрендә шәхес язмышына, шагыйрь язмышына, талант мәсьәләсенә, тел, ил мәсьәләсенә, Тукай, Җәлил, Туфан, Лермонтов, Шевченко, Горький, Твардовский, Дәрдмәнд кебек зур әдипләрнең иҗат үзенчеләгенә туктала.
Әдипләрнең иҗат үзенчәлеген тулы ачып бирү өчен ул әдәбият фәнендә отышлы булган чагыштыру алымына мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, ул Дәрдмәнднең телен, стилен, шигъри формасын ачыклау өчен аның иҗатын Тукай шигърияте белән чагыштырып карый.
Әлбәттә, ул якташы Тукайга өстенлек бирә, аның иҗатын югарырак куя. Әмма шул ук вакытта Дәрдмәнднең дә аерылып торган якларын үзенчә билгеләргә тырыша; ул игътибарга лаеклы шактый гына кызыклы ачышлар ясауга ирешә. Дәрдмәнд шигъриятен ул әдәбияттагы икенче адым буларак бәяли.
Шигъриятнең чабышкы атлар ярышкан сабан туе түгеллеген ачыклап торасы юк, шул ук вакытта ул марафон йөгерешенә чыккан спортсменнар бәйгесе дә түгел. Ни генә булмасын, С. Хәкимнең бу ике шагыйрь турындагы уйланулары бик кызыклы, игътибарны җәлеп итә.
Шул ук вакытта С. Хәким үзе дә сизмәстән Дәрдмәнднең кабатланмас иҗатын аерып карарга, башкаларга охшамаган ягын билгеләп үтәргә мәҗбүр була: «Дәрдмәнд стиль алым, фикерне үзенчә әйтү ягыннан татар поэзиясендә аерым тора, ялгыз тора, бу яктан ул Тукай да, Сәгыйт Рәмиев тә түгел» (Сибгат Хәким. Халык язмышы — шагыйрь язмышы. Казан, Татар. кит. нәшр., 1979, 100 б.).
Күп мәкаләләрендә, язмаларында, шигырьләрендә Сибгат Хәким Татарстан Республикасы язмышы турында уйлана. Татарстан язмышын ул Ленин язмышы белән бәйләп карый. Күрәсең, шагыйрь Ленинның татарлар мәнфәгатен яклап, чын күңелдән Татарстан Республикасын төзүенә ышангандыр. Ул үзенең публицистик рухтагы «Йөрәктә» исемле мәкаләсендә (1980 ел) «Күңелем Ленин белән сөйләшә» шигыре рухында: «Татарстан туфрагы — Ленин кулы белән җылытылган туфрак», — дип яза. Әлбәттә, С. Хәким генә түгел, аның кебек үк бик олугъ әдипләр билгеле бер шәхесләрне күккә чөеп мактадылар. Без үзебез дә мондый мактау шаукымыннан азат булмадык, партия кушуы буенча язмасак та, әледән әле йөрәкләребез партиягә, Ленинга тугрылыклы булуы турында газета-журналларда язып тордык. Әмма Сибгат Хәким тәнкыйть мәкаләләрендә дә сүзгә саран, фикерләргә бай кеше икәнлеген һичшиксез раслый. Фактлар эзләп ул еракка китеп тормый, ул Ленин эшчәнлегенең үз язмышы, авылдашлары язмышы өчен файдалы, кирәкле булуы турында тәфсилләп яза: «1920 ел, май. В.И. Ленин республикабызның чикләрен билгели, республика составына керергә тиешле өяз, волостьларны барлап-санап чыга. Шунда минем туган авыл Күлле-Киме дә бар. Бу элек Мари территориясендәге авыл. Чиктәге авыл. Ленин аны ипләп кенә үз куллары белән марилардан ала да Татарстан җиренә кертеп куя. Бу факт мине башта гаҗәпләндерде, егерменче елларның кар-бураннары эчендә күмелеп яткан бу кечкенә авыл исемлеккә керми онытылып калса да, берни булмас иде. Марилар татарларның күптәнге дуслары, барыбер туганнарча яшәр идек, мин хәзерге кебек мари, татар халкы тормышыннан һаман язган булыр идем. Мин шулай уйладым. Һәр милләтнең теленә, культурасына, диненә, гореф-гадәтләренә гаҗәп сизгер булган Ленин башкача уйлаган. Ленин карашларының тирәнлеген төшенә барган саен күңел нечкәрде, күңелем аңа рәхмәт хисләре белән тулды.» (С. Хәким. Яшә, борчулы җаным! — Казан, 1988. — 9 бит).
Бу чорда Ленинның дәүләтнең иң мөһим эшләренә игътибар итүен, хуҗалык, илнең иминлеге мәсьәләләрен кайгыртуын истә тотсак, кечкенә Күлле-Киме авылын Татарстанга кертү турында үзе шөгыльләнүе шикле, әлбәттә. Шул ук вакытта миллионнан артык татар яшәгән җирләрне Башкорстанга бирү, татарлар күпләп яшәгән зур төбәкләрне Татарстанга кушмый калдыруда Ленинның турыдан-туры катнашуы да дәлилле түгел. Бу мәсьәләнең татарлар файдасына хәл ителмәвендә Ленин җитәкчелек иткән шовинистик рухтагы большевистик аппаратның зур ролен билгеләп үтәргә кирәктер. Патша империясеннән калган халыкларны тоткынлыкта яшәтү ысулларын үзләштереп, алар халыклар дуслыгы өчен көрәш битлеге артына яшеренеп, азчылыкны тәшкил иткән халыкларны коллыкта тотуның яңа ысулларын уйлап таптылар, үзләренә җайлы ил конституциясен яздылар, кануннар чыгардылар. Кызганыч, алар канун дәрәҗәсенә күтәргән күп мәтдәләр хәзерге демократик чор конституциясенә җайлы гына кереп урнаштылар.
Ничек кенә булмасын, фактларга мөрәҗәгать итеп язуы Сибгат Хәкимнең буш сүзне яратмавын, һәр фикерен тормышның үзеннән алынган мисаллар белән дәлилләргә тырышуын күрсәтеп тора.
Сибгат Хәкимнең гаҗәеп бер сыйфатын билгеләп үтәргә кирәк. Ул озын, катлаулы җөмләләрне яратмый. Дәрдмәнд кебек кыска, саллы җөмләләр белән язарга ярата. Әдип оста тегүче кебек башта язу материалын җиде кат үлчәп кисә; киселгән материалны җөйләп, чамасын белеп, тегеп бара сыман. Кайвакытта ул уртасында ургып елга аккан ике кушылмаслык ярны ныклы күпер белән тоташтыручы останы хәтерләтә. Аның язу осталыгы да, талантының зурлыгы да шунда.
Әдәби критерийлар мәсьәләсендә дә Сибгат Хәкимнең үз принциплары, үзе генә яраткан әдипләре бар. Бу очракта да С.Хәким үткәнне бүгенге чор, киләчәк белән тоташтырып торучы күпер барлыгын онытмый. Шигъриятнең демократик сулышын ул Пушкин, Блок, Маяковский, Твардовский иҗатлары аша тоя. Шул ук вакытта әдип өчен Гейне, Гете, Шекспир, Байрон кебек шәхесләр дә ят түгел. Әмма шагыйрь Җир шарында һәр илдә диярлек танылган, исеме билгеле булган татар язучысын да хөрмәт итә, аның иҗаты, батырлыгы алдында баш ия. Замандашы, каләмдәше, дусты Муса Җәлилнең иҗади һәм тормышчан батырлыгына соклануын ул бервакытта да яшерми, үзенең мәкаләләрендә, шигырьләрендә бу хакта искә төшереп тора. Бу җәһәттән С. Хәкимнең «Дуслык бәйрәме» исемле мәкаләсе игътибарга лаеклы. С.Хәким Җәлил иҗатын чит илдә яшәп «безгә каршы татар телендә шигырьләр язып йөрүче» белән чагыштыра. Муса Җәлил иҗатына югары бәя бирә, ә чит илдә яшәп туган телендә туган иленә каршы язучының әсәре шигырь булу дәрәҗәсенә күтәрелә алмавын билгеләп үтә.
С.Хәким башкача яза алмый, чөнки революциягә кадәр яшәгән күп дин әһелләре артта калган мәдрәсәләр җимеше булган кебек, Октябрьдән соң идарә итүче хәкимият, аның идеологиясенең җимеше. Әдип үзенең язганына сокланып, фикерләренең дөрес һәм какшамас булуына ышанып, бу фикерләрне ватанны сөю дәрәҗәсенә күтәреп, югары пафос белән түбәндәгечә яза: «Берлинда бер очрашуда немец балалары Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»ндәге шигырьләрен немец телендә һәм рус телендә укыдылар. Татар шагыйренең шигырьләре — Европа үзәгендә. Кайчандыр Гейне, Гете, Шиллерларны тәрҗемә итеп, азатлык тойгылары белән янып, рот-фронтларны кабатлап үскән татар шагыйренең Германия җирендә ирек өчен көрәшеп һәлак булуы, бер яктан, әрнетсә, икенче яктан, миндә горурлык хисләре уята. Шул ук Берлинда үзенең туган илен сатып, безгә каршы татар телендә шигырьләр язып йөрүченең язмаларын укып, мин гаҗәпкә калдым, илен югалткан — үз йөзен югалткан, шигырьләре примитив, формасыз — югалту иҗатка да күчкән. Ике шагыйрь, ничаклы контраст! Берсе биектә, берсе ничаклы түбән тәгәрәгән!» (С.Хәким. Яшә, борчулы җаным, 17 бит.).
Әлбәттә, С.Хәкимнең туган илен сүккән шагыйрьне тәнкыйтьләве 80 нче еллар күзлегеннән караганда дөрестер дә. Әмма бүгенге көннәр биеклегеннән бәя биргәндә аның кайбер фикерләренең бик үк дөреслеккә туры килмәве ачыкланадыр. Әйтик, 80 нче еллар мәшһүр булган ил — Советлар Союзы татар халкының Республикасы булган Татарстанның байлыгын алып, миллионлаган тонна нефтен чит илгә озатып, аның икътисадын күтәрү, мәдәниятен үстерү турында уйламады да, халыкның дине, теле бетте, тормышта әхлаксызлык беренче урынга чыкты, татар халкының холкын, фигылен аңа хас булмаган сыйфатлар яулап алды. С.Хәким тәнкыйть иткән чит илдә яшәүче шагыйрь, бәлки, туып-үскән иленең шундый кимчелекле якларын тәнкыйть иткәндер. Чит илдә яшәүче, анда мескенлектә яшәүче татар кешесенең шигырьләрен укымыйча бу хакта төгәл генә әйтеп булмый.
Һичшиксез, хакыйкатьне данлаган вакытта дөрес булмаган фикерләр әйтүдә С.Хәкимне һич тә гаепләп булмый, аның фикерләренә охшаш фикерләрдән һәр татар язучысы, хәтта фәннең югары баскычына күтәрелгән, фән докторы исемен йөрткән профессорлар да азат түгел иде. Моны раслар өчен Гаяз Исхакый тирәсендә булган ыгы-зыгыларны, шау-шуларны искә төшерү дә җитә. Һәрхәлдә С.Хәкимнең тәнкыйть утына эләккән чит илдә яшәп иҗат итүче шагыйрь «татар халкы, аның Ватаны Татарстан начар» дип язмагандыр.
Сибгат Хәкимнең Горький, Туфан, Әхмәт Фәйзи, Фатих Кәрим, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Сәйдәш, Нәҗип Җиһанов, Ренат Еникеев, Әгзам Фаттах, Шамил Әхмәтҗанов, Зөһрә Сәхабиева, Илдар Юзеев, Гамил Афзал, Гәрәй Рәхим, Равил Фәйзуллин, Роберт Миннуллин, Асия Минһаҗева, Акъегет, Булат Сөләйманов кебек кабатланмас шәхесләр иҗаты турында уйланулары үзенчәлекле. С. Хәкимнең үзенчәлекле ягы — үзе язган һәр шагыйрьнең, композиторның аңа гына хас сыйфатларын күреп, ачып бирә белүендә.
Шагыйрьнең уңышлы сыйфатлары дип кыскалык, төгәллек, фикердәге тирәнлек, киләчәкнең яхшы булуына ышанып каравын атарга кирәктер.
«Сәйдәшләр гомере» исемле мәкаләсендә С.Хәким: «Мине Сәйдәш иҗатында сокландырган нәрсә — оптимизм», — дип язган иде.
Бу сүзләрне С.Хәкимнең үзенә карата да әйтергә була.
Сибгат Хәким безнең күңлебездә үткән чорларны дөрес бәяләргә омтылучы, үз заманының шатлыкларын, кайгыларын күңеле аша үткәрүче, туган халкының киләчәге турында кайгыртучы, олы өметләр белән яшәүче шагыйрь буларак калды. Аның йолдызы — Такташ, Җәлил, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан йолдызлыгында, аның шигъри йолдызы безне киләчәккә өнди, безгә яшәү ялкыны бирә, якты өметләр уята. Сибгат Хәким безгә шуның белән кадерле.

 

(Чыганак: Мәхмүдов Ә. Әмир иле. Өченче китап. – Казан. – 2009).



 

Комментарий язарга


*