ТАТ РУС ENG

Нәҗми Кави Пушкин һәм татар әдәбияты


Рус халкының бөек милли шагыйре Александр Сергеевич Пушкин иҗаты Советлар илендәге барлык халыкларның культура үсешендә тиңсез урын тота. Моны без татар әдәбиятының үсү юлына карап та бик ачык күрәбез.
Татар совет язучылары һәм шагыйрьләре үзләренең иҗат уңышларында Пушкин талантының тирән йогынтысын сизәләр. Пушкинның бөек юлбашчыларыбыз тарафыннан яратылып укылган шагыйрь булуы, аның мәңгелек һәйкәл кебек гүзәл әсәрләрендә халыкка мәхәббәт, халык дошманнарына нәфрәт, азатлык өчен көрәшкә ашкыну, тормыш сөючәнлек, көр күңеллелек, дөньядагы һәрбер халыкны, һәрбер телне тигез, якын күрү һәм хәзер инде барлыкка килгән шушы бәхетле заман туачагына нык ышану мотивлары аның иҗатын безнең барыбыз өчен дә якын һәм кадерле ясыйлар. Яшь эшче шагыйрьләребездән Зыя Гәрәй иптәш әйткәнчә: «Кичә генә ничек язылган да бүген басылып чыккан шикелле», яңа булып яңгырый ул иҗат.
Алып карагыз сез Пушкинның йөз еллыгына хәзерлек айларында һәм менә бүген чыккан татарча газета, журналларны. Сез анда татар эшчеләренең, колхозчыларының һәм татар совет язучыларының, шагыйрьләренең Пушкинга атап язган тирән мәхәббәт, эчкерсез дуслык сүзләрен укырсыз. Бу саф йөрәктән әйтелгән ялкынлы сүзләрдә без татар халкының үзенең олы туганы бөек рус халкына, Ленин тәгълиматының сүнмәс кояшы белән балкыган рус теленә, акыл титаннарының иң югары идеаллары белән сугарылган данлыклы рус культурасына булган ихтирамны, мәхәббәтне, һичбер нинди кара көчләр какшата алмаслык корыч дуслыкны күрәбез.
Мондый якты тойгыларны без Пушкин заманында яшәгән суфи һәм ишан шагыйрьләрнең ярым гарәп, ярым фарсы теле белән язылган әсәрләреннән күпме генә эзләсәк тә таба алмас идек. Без шулай ук ул тойгыны пантюркист, панисламист буржуа милләтчеләренең язмаларында да очрата алмыйбыз. Соңгы токымнары фашистлар охранкасына сатылып, татар халкының иң явыз дошманнарына әйләнгән буржуаз милләтчеләр йөрәгендә шакшы теләкләрдән, җирәнгеч тойгылардан башка бер нәрсәгә дә урын юк! Менә шуңа күрә дә без Пушкин һәм татар әдәбияты темасындагы материалларны, Пушкин иҗатының татар әдәбиятына йогынтысын халык интересы өчен янган, шуның белән яшәгән, халык дошманнарына ярсулы нәфрәт белән үткен уклар җибәргән әдипләр һәм шагыйрьләр иҗатыннан эзлибез һәм табабыз. Шуңардан чыгып без татар әдәбиятының Бөек Октябрь революциясенә хәтле чорына күз салсак, безнең каршыга Пушкинның иң күренекле өйрәнүчесе булып халык шагыйре Габдулла Тукай басачак.
Дөрес, аңа хәтле һәм аның заманында Пушкин белән кызыксынучылар тагын берникадәр булганнар. Ләкин алар Пушкинның теге яки бу әсәрен татар теленә тәрҗемә итү белән генә чикләнгәннәр. Үткән гасырның 60—70 нче елларында ук беренче үрнәкләре белән тарихка кергән бу тәрҗемәләр, әлбәттә, төрле яктан әһәмиятле һәм җитди тикшерүне сорыйлар. Мәсәлән, ул вакытта «Поп һәм аның ялчысы Балда» турындагы әкият татарчага тәрҗемә ителеп тә, патша цензурасының аны басудан тыеп боерык бирүе, шулай ук 1877 нче елда Пушкинның тагын бер әсәре татар теленә тәрҗемә ителгәнлеге турында материаллар бар. 1900—1917 нче еллар арасында Солтан Рахманкулый һәм аның атасы Габделмәннан укытучы тарафыннан, шулай ук Өметбаев, Бәширов һәм башкалар тарафыннан тәрҗемә ителеп басылган берничә әсәрне беләбез. Ләкин Пушкин иҗаты белән тирәнтен кызыксыну, турыдан-туры аңардан өйрәнеп әсәрләр язу һәм аның турында шигырь теле белән беренче тапкыр самими ихтирам сүзләрен әйтү халык шагыйребез Габдулла Тукай өлешенә төшә.
1905 нче елдагы революция дулкыннары белән күтәрелгән бу зур талант беренче адымнарында ук әдәби остазы итеп Пушкинны таный. Ул аңа тиңдәшсез шагыйрь булуы өчен рәхмәт әйтеп, үзенең дә уйлары, теләкләре аныкы белән бертөсле икәнен белдерә. Ул аны кояшка тиңли һәм үзен аңардан   якты   алып   торучы айга  охшата.
Ул үз иҗатын үстерүдә рус классик поэзиясенең нинди зур урын тотканлыгын күрсәтү теләге белән түбәндәге юлларны яза:
Пушкин илән Лермонтовтан үрнәк алам;
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам.
Грузиянең XIX һәм XX йөздәге атаклы шагыйрьләре Пушкинны үзләренә юл күрсәтүче йолдыз итеп сыйфатласалар, Тукай өчен дә ул йолдызның нуры уртак иде. Тукай, Пушкинның шигырьләрен тәрҗемә итү яки аларга турыдан-туры ияреп язу белән бергә, үзенең эпиграмма һәм поэмаларында, балалар өчен язган әсәрләрендә Пушкинның иҗат осталыгын, аз сүз белән тирән мәгънәләрне халык телендә әйтеп бирү көчен үрнәк итеп алды.
Искә төшерегез сез шул вакытта татар халкы өстендә албасты булып яткан ишаннарны, кадим һәм җәдит муллаларны, татар халкын алдап аның баш очында ясин укырга хәзерләнгән милләтчеләрне, Кисекбаш типларын һәм башкаларны. Болар турында Тукай җимергеч характеристикаларны Пушкин эпиграммаларын хәтерләтерлек осталык белән язды. Тукай иҗатының иң яхшы өлеше әдәби остазы Пушкинның азатлыкка омтылу, залимнарны, изүчеләрне халык җилкәсеннән алып ыргыту, коллык богаулары өзеләчәк якты көннәр турында өметләнү мотивлары белән сугарылган һәм менә шуның өчен дә ул татар хезмәт ияләренең сөекле шагыйре булып танылды. Тукайның «Евгений Онегин» кебек монументаль әсәрләр язарга хәзерләнгәнен, Пушкинның тагын күп кенә әсәрләрен татар хезмәт ияләренә җиткерү теләге белән ашкынуын сөйлиләр. Ләкин һәрбер прогрессив талантны буучы иске, газаплы тормыш халык шагыйре Тукайның да югарылыкка үрләү юлын кисте, ул үзенең бик күп җырларын ярты юлда өзеп, яшьләй һәлак булды.
Шулай итеп, Пушкинның бөек әдәби мирасын бөтен байлыгы, төрлелеге белән, чын килеш татар хезмәт ияләренә җиткерү эше Бөек Октябрь революциясеннән соң гына киң юлга чыкты. Бигрәк тә Пушкинның үлүенә йөз ел тулу көннәрен үткәрергә хәзерләнү айлары бу яктан да бөтен татар әдәбияты тарихында аеруча күренекле урын тоталар. Пушкинның:
Мине сөйләр бөек Рус илендә һәркем,
Мине сөйләр илнең һәр теле,
Мәгърур славян, фин, кыргый тунгус,
Дала дусты — калмык — һәрбере,—
дигән өмете Бөек Октябрь революциясеннән соң гына тормышка ашырылды.
Халыклар төрмәсе булган патша Россиясендә үтәлмәслек хыял булып яңгыраган бу сүзләр эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культураларның чәчәк ату чорында чынбарлыкка әйләнде.
Әгәр дә революциягә хәтле Пушкин әсәрләре берничә телдә генә бик аз тираж белән басылган булсалар, хәзер инде Советлар Союзында аны барлык халык үз ана телләрендә укыйлар. Шулар арасында татар телендә соңгы 7—8 ай эчендә Пушкинның 50 дән артык исемдә шигырьләре, поэмалары, хикәяләре, сәхнә әсәрләре, әкиятләре тәрҗемә ителделәр. Юбилей көннәренә китап булып басылып чыккан «Капитан кызы», «Дубровский», «Белкин хикәяләре», «Шигырьләр», «Балыкчы һәм балык турында әкият», «Поп һәм аның ялчысы Балда турында әкият» исемле әсәрләреннән тыш, татар совет язучылары һәм шагыйрьләре тәрҗемәсендә сез быел Пушкинның тагын күп кенә әсәрләрен күрәчәксез. Болар арасында: «Борис Годунов», «Таш кунак», «Салтан патша турында әкият», «Алтын әтәч», «Полтава» һәм быел тәрҗемәсе эшләнеп бетәчәк «Евгений Онегин» романы бар.
Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итү эше безнең барыбыз өчен дә зур әдәби мәктәп ролен уйнады. Чөнки Пушкинның үз заманындагы тормышны, тарихи вакыйгаларны искиткеч художество көче белән чагылдырган әсәрләрен без өйрәнергә тиешле. Пушкинның иҗатында барлык әдәби жанрларның табылуы, анда, политик лирикадан башлап, мәхәббәт шигырьләре, эпиграммалар, әкиятләр, романтик поэмалар, тарихи повестьлар, новеллалар, трагедия һәм җырларның гаҗәп зур көч белән бирелүләре безгә әдәбият техникасын үзләштерүдә күп тармаклы үрнәк булып торалар. Аның халык иҗатының бай хәзинәсеннән оста файдалануы, әсәрләрендә тормышның типик вакыйгаларын типик шартларда реаль чынлык белән сурәтли белүе безгә Пушкин иҗатын кат-кат җентекләп өйрәнү бурычын йөклиләр. Ул гына да түгел. Без Пушкинның әсәрләрен укыган саен Совет Конституциясе белән яктыртылган ватаныбызны, бәхетле, күңелле тормышыбызны, шушы бәхетле тормышка китергән партиябезне тагын да тирәнрәк һәм җаныбыз-тәнебез белән бирелеп, аңлап яратабыз. Пушкин кебек якты талантларны һәлак иткән кара эчле явызлар дөньясын кире кайтарырга маташучы барлык фашистларга һәм аларның котырган этләренә — троцкийчы, зиновьевчы, милләтче бандитларга нәфрәтебез, ачуыбыз тагын да үткенләшә. Шушы тойгыны бүген бөек шагыйребез Пушкинның үлмәс шигыре белән әйтәсе килә:
Аяз таң яктысы каршында
Шушы лампада тоныкланган күк,
Мәңгелек акыл кояшы алдында
Ялган акыл пыскып җымылдый.
Яшәсен кояш, югалсын караңгылык!..

1937


((Чыганак: Нәҗми К. Әдәбият дөнясында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976 б.) 1937 елның 10 февралендә Казанда Зур театр бинасында бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның һәлак булуына 100 ел тулуга багышлап үткәрелгән тантаналы утырышта сөйләнгән речь. 1937 елда «Совет әдәбияты» журналының 2 нче санында басыла. К. Нәҗми «Әсәрләр»енең IV томында да (Казан, 1960) басылып чыкты. Китапка «Әсәрләр» буенча урнаштырыла.)



 

Комментарий язарга


*