ТАТ РУС ENG

Нуруллина Розалина Татарча вакытлы матбугат өчен көрәш

1808 елда Казан император университетының физика-математика разряды профессоры (ул вакытта факультетлар шулай аталган) Иван Ипатович Запольский рус һәм татар телләрендә газета чыгарырга рөхсәт сорый. Шактый вакытлардан соң андый рөхсәт алына. Ләкин 1810 елда И.И. Запольский кинәт үлеп киткәнлектән, «Казанские известия» газетасының татар телендәгесе чыкмый кала. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, әлеге «Казанские известия» Россиядәге провинциаль газеталарның беренчеләреннән була.


Татарча газета чыгарырга икенче омтылыш шулай ук университетта туа. Көнчыгыш разряды студенты Маркель Григорьевич Никольский 1834 елда «Бахрель-әхбар» (Хәбәрләр диңгезе) дигән газета проекты төзи. Остазы А.К. Казембек һәм Казан округының уку-укыту эшләре буенча попечителе М.Н. Мусин-Пушкин ярдәмендә газета чыгарырга рөхсәт сорап эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгәть итә. Ләкин ана рөхсәтне бирмиләр, ә үзен Әстерхан губернасына эшкә җибәрәләр. Шуннан соңгы язмышы мәгълүм түгел.


XIX гасырның икенче яртысында татар телендә вакытлы матбугат булдыру өчен көрәш Петербургка да күчә. Газета яки журнал чыгарырга рөхсәт сорап 1864 елда Чит ил эшләре министрлыгында тәрҗемәче булып эшләүче П.И. Пашино (ул «Файда» исемле журнал чыгарырга ниятли), Азия департаменты тәрҗемәчесе И. Нафаль, 1865 елда рус армиясе капитаны В.С. Курочкин матбугат эшләре буенча баш идарәгә мөрәҗәгать итәләр. Әмма аларның барысы да «юк» дигән җавап алалар.


Матбугат чыгару өчен тырышучылар XIX гасырның 70 елларыннан татарларның үз араларыннан да күренә башлый. 1863 елда атаклы мәгърифәтче галим һәм язучы Каюм Насыйри белән литография остаханәсе тотучы М. Лхин дигән кеше «Таң йолдызы» исемле газета чыгарырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәләр. Каюм Насыйри, бу үтенече кире кагылганнан соң да, туктап калмый, газета чыгарырга рөхсәт сорап берничә мәртәбә тиешле оешмаларга мөрәҗәгать җибәреп карый. 1871 елдагы календарьда без бу турыда хәбәр очратабыз. Аның һәм тагын бик күпләрнең (унтер-офицер А. Кутляровның һәм сәүдәгәр улы X. Бикбулатовның, Казан губернасының Спасс өязе крестьяны С. Әхмеровның, драматург Г. Ильясиның, язучы 3. Бигиевның, Көнчыгыш император җәмгыяте вәкиле О.С. Лебедеваның (ул безнең мәдәният тарихына Гөлнар ханым дип кереп калган), Учительская школа укытучысы Ш. Әхмеровның) үтенечләре канәгатьләндерелми.


Татар телендә вакытлы матбугат булдыру ихтияҗы XIX гасыр ахырында XX гасыр башында татар буржуазиясе вәкилләрен дә эшкә куша. Алар арасында Хади Максуди, Ибраһим Терегуловларны күрсәтергә мөмкин.

«Татар демократик матбугаты» исемле китапның авторы Р.У. Әмирханов раславынча (Амирханов Р.У. Татарская демократическая печать (1905 — 1907 гг.). М.: Наука, 1988), XIX гасырда татарча газета яки журнал чыгарырга рөхсәт сорап патша хөкүмәтенә егермеләп гариза кергән. Ләкин самодержавие үзенә бер үҗәтлек белән татарча вакытлы матбугатның юлын бикләп торган. Ә бит XIX гасыр азагында инде Россиядә ул чакта инородцы дип йөртелгән милләтләр телләрендә дә газеталар дөнья күрә. Царизм хәтта «татар» исемле халыкка да Казан татарларына караганда мәрхәмәтлерәк булган. Мәсәлән, Кырымда Исмәгыйль бәк Гаспралы нәширлегендә һәм редакторлыгында «Тәрҗеман» исемле газета 1885 елдан чыга башлый. Украин кебек славян халкын әйтеп тә торасы юк. Кавказда шулай ук төрки әзербәйҗан телендә «Молла Насретдин» исемле журнал һәм «Шәркый рус» исемле газета нәшер ителә.

Казан татарларына мондый мәрхәмәтсез карашны тарихтан эзләргә кирәк. Казан ханлыгы — Россия самодержавиесе тарафыннан яулап алынган һәм гаять зур кан түгеп, күп корбаннар биреп яулап алынган беренче колониаль җир. Бер яктан патша хөкүмәте, Казанны һәм аның укымышлыларын файдаланып, башка төрки халыклар арасына, Урта Азиягә үтеп керү планнарын кора. Казанда Россиядә өченче итеп университет салдыру — шуның мисалы.

Икенче яктан, колониаль режимның иң каты ысулларын шушы җирдә үткәрә, шушында чарлый. «Юк» дип кул куелган резолюцияләрдә турыдан-туры: «руслар белән якынлашу аркасында татар мөселман халкы арасына тормышка кешеләрчә караш һәм сәләмәт фикерләр» үтеп кермәсен дип язылган (Амирханов Р.У. Татарская демократическая печать (1905 — 1907 гг.). М.: Наука, 1988). Ягъни аңлы рәвештә татар халкының фикри үсешен, дөньяви карашлар һәм фәннәр үсешен тоткарлау сәясәте алып барылган.


Әмма алга китешне туктата ала торган көч юк. Татар халкының үзаңы үсешенә Россиядә һаман киңрәк җәелә барган революцион көрәш барышы куәтле этәргеч ясый. Татар халкы арасыннан күренекле зыялылар, революционерлар үсеп чыга. Алар алдынгы идеяләрне, милли азатлык идеологиясен халык арасында тарату буенча киң колачлы эшчәнлек җәелдереп җибәрәләр. Нәкъ менә революцион көрәш нәтиҗәсендә патша хөкүмәте 17 октябрь манефестын бирергә мәҗбүр булгач, Россиянең төрле төбәкләрендә, азмы-күпме тупланып татарлар яши торган зур һәм кечкенә шәһәрләрдә дистәләрчә татарча газета һәм журналлар чыга башлаган. Иң беренче рәсми рөхсәт белән чыккан газета «Нур» исемле, 1905 елның 27 сентябрендә Петербургта Гатаулла Баязитов редакторлыгында дөнья күрә. Гатаулла Баязитов* үзе дин кешесе булганлыктан, аның газетасында да Россия һәм чит илләрдә яшәүче мөселманнар тормышының төрле якларын яктырткан, бигрәк тә муллалар һәм мәчет-мәдрәсәләргә караган язмалар күп чыккан. Мөселманнарга караган төрле рәсми документларга, фәрманнар һәм күрсәтмәләргә дә зур урын бирелгән.


Газета чыгарырга рөхсәтнең беренче булып Г. Баязитовка бирелүе патша хөкүмәтенең татарларга карата сәясәте бик акрынлык белән үзгәргәнен, хәтта үзгәрмәгәнен аңларга ярдәм итә. Ни дисәң дә, Г. Баязитов аның үзендә эшләүче, ышанычын казанган кеше.


*Гатаулла Баязитов (1846 — 1911) Рязан губернасы Касим өязенең Түбәнәү авылында мулла гаиләсендә туган. Үз атасыннан башлангыч белем алгач, Чүтәй авылындагы Галия мәдрәсәсен, ягъни югары белем мәдрәсәсен тәмамлаган. Аннары шунда ук логика һәм философия фәннәрен укыткан. 1870 елда тиешле имтихан тапшырып имамхатиб һәм мөдәррис дәрәҗәсен алгач, аны Санкт-Петербургның Касим җәмгыяте чакыртып алып ахун итеп сайлаган, Г. Баязитов бер үк вакытта Петербург гарнизонынын император частьләрендәге мөселман хәрби мәхәлләсенең дә ахуны булып тора. Ул күп санлы дини китаплар авторы. 1880 елдан Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаментында төрки телләрдән тәрҗемәче була, 1988 елдан шунда ук көнчыгыш телләре бүлегендә төрки телләрне укыта Ул төрки телләрдән тыш Европа телләрен дә белгән, гарәп, фарсы, рус, татар телләрендә язган. Маглуматлар ДА. Аминовнын «Татары в Ст. Петербурге» исемле китабыннан алынды. Санкт-Петербург, 1994,30-31 битләр.

(Дәвамы киләсе биттә)



{mospagebreak}

Шул 1905 елда Россиядә безгә мәгълүм булганнардан татар телендә 3 газета, 1 журнал чыккан. Ә инде 1906 елда — 14 исемдә газета, 9 исемдә журнал нәшер ителгән. 1907 елда шул ук сан саклана. Әлбәттә, бу шул ук исемнәр сакланган дигән сүз түгел. Газета һәм журналларның берничә генә ай чыгып калганнары күбрәк. Алар бит халыкка сүз ишеттерергә, алдынгы фикерләр таратырга теләгән фидакарьләрнең барлы-юклы акчаларына оештырылган. Кайберләренең, мәсәлән, «Урал»ның юлын патша хөкүмәте кискән. Бары тик байлар тәэминатында булганнары гына озын гомерле булып чыкканнар: «Йолдыз», «Вакыт», «Кояш»… Аларны Октябрь революциясеннән соң Совет хөкүмәте туктаткан.


Менә шушылай дәррәү, яңгырдан соң күтәрелгән гөмбә шикелле, дистәләрчә исемдә матбугат тууны ничек аңлатырга? Матбугат бит исемнәре белән генә түгел, эчтәлеге нисбәтеннән дә төрле. Сәяси-иҗтимагый юнәлешләре ягыннан караганда шушы беренче елларда ук (легаль булмаган прокламация һәм листовкаларны да исәпләгәндә) большевистик, төрле төсмерләре белән демократик һәм революцион-демократик, либераль карашлы һәм дини матбугатны күрәбез. Демографик яктан карасак та шундый күп төрлелек. Зурлар матбугатыннан тыш, балаларга һәм яшьләргә махсус басмалар, матбугат рәвеше җәһәтеннән караганда иҗтимагый-сәяси, сатирик, әдәби журнал һәм газеталар булган. Ягъни татар халкының барлык катлауларының карашлары, ихтыяҗлары, омтылышлары вакытлы матбугатта чагылыш тапкан.


Ничек соң дүрт гасыр самодержавие изүе астында интеккән, кысылган, бөтен рухи дөньясы дини фикер эченә генә ябып куелган халык тышкы мөмкинлекләр барлыкка килү белән дистәләрчә исемдә газета-журнал тудыра алган. Вакытлы матбугат чыга һәм укыла алсын өчен кимендә берничә алшарт кирәк бит! Берничәсен генә әйтеп китик: үзаңның үсеше публицистик иҗтимагый фикер дәрәҗәсенә күтәрелгән булуы һәм шул фикерләрне бәян итәрлек хәзерлекле кешеләр кирәк. Аннары халыкта шушы фикерләргә зарурлык һәм вакытлы матбугатны яздырып алып уку ихтыяҗы һәм гадәте булырга тиеш. Өченчедән, газета-журнал чыгаруны техник яктан тәэмин итәргә сәләтле кадрлар булуы шарт. Һәм, ниһаять, иҗтимагый-сәяси фикерләрне бәян итәрлек дәрәҗәдә эшләнгән әдәби тел, терминнар булуы лазем. Мондый шартларны читтән күчереп куеп булмый. Алар халык яшәешенең аерылмас өлеше. Халык үзе бу дәрәҗәгә үсеп җитәргә тиеш (Әгъзамое Ф. Беренче карлыгачлар // Әйдә халыкка хезмәткә. Казан.: Татарстан китап нәшрияты, 1985. 3 — 10 б.).


Әлбәттә, бу хәлдә бернинди дә могҗиза юк. Хакимият тарафыннан кысылса-тапталса да, халык аңы үсештән туктамаган, теге яки бу рәвештә үзенә мәйдан тапкан, җәелгән, алга барган. Сәбәпләрнең берсен без сезнең белән инде билгеләп тә үттек. Ул — русның алдынгы карашлы галимнәренең ярдәме. Әлеге «Казанские известия» газетасында һәм шуннан соң чыга башлаган журналда җирле халык булган татарларның авыз иҗаты, тарихы, көнкүреш рәвешләре турында күп кенә мәгълүматлар тупланган. Бигрәк тә күренекле галим Карл Фуксның эшчәнлеге әһәмиятле.


Академик Ә.Г. Кәримуллиның хезмәтләренән күренгәнчә, татарча басма сүз XVII гасыр урталарында Европада китаплар булып чыккан, Россиядә беренче татарча китаплар XVIII гасыр башында Мәскәүдә басылган. Ә инде XIX гасыр башында Казанда типографияләр барлыкка килгән һәм анда хөкүмәтнең фәрманнары, Корьән һәм башка дини китаплар белән бергә дөньяви әсәрләр дә мәйдан алган. Татарча китап басу эшенең башында торган, беренче карлыгачлары булган Әбелгази Бурашев, хәреф җыючылар Хәмзә Мамышев, Гали Рәхмәтуллин, Корбангали Исхаковлар татар матбугаты тарихында ихтирам белән искә алынырга тиешле кешеләр. Вакытлы матбугат өчен техник кадрлар әзерләүдә Бурашев оештырып җибәргән типографиянең әһәмияте бәяләп бетергесез.


Икенче шарт — публицистик фикер үсеше ничек барган һәм кайда мәйдан тапкан?


Моның берничә юнәлешен күрсәтергә мөмкин.


Беренчесе — татар телендә кабатланып чыга торган журнал тибындагы басмалар. Шулардай без ике басманы аерып алабыз. Иң элек 27 ел буена Каюм Насыйри чыгарып килгән календарьлар. Ни өчен без бу басманы журналистиканың башлангыч баскычы дип саныйбыз? Эш шунда ки, Каюм Насыйри университет галимнәре белән аралашкан, анда типография мәсьәләләре белән дә кызыксынган һәм («Таң йолдызы» исемендә газета чыгарырга рөхсәт сораганын әйтеп үткән идек инде) басма сүзнең көчен, кирәклеген яхшы аңлаган.


Аның календаре башта «Казан календаре» исемендә чыккан, соңрак, 1880 елдан, аның тышлыгына «Календарь» дип кенә куелган. Эчтәлеге ягыннан караганда аның беренче яртысы хас календарь. Анда атналык, айлык календарь, бәйрәм көннәре, көн озынлыгы турында мәгълүматлар бирелгән. Икенче яртысында да ел саең кабатланып басыла торган мәгълүматлар бар. Болар социаль тормышта кирәк була торган мәгълүматлар: почтаның эшләү рәвеше, нинди хезмәтләр күрсәтә алуы; кайларда кайчан нинди базар-ярминкәләрнең эшләве; эш кәгазьләрен, вексельләрне ничек язу һәм кайларда тәгаенләү патша хәзрәтенең гаиләсе, балалары, нәселе турында белешмәләр. Мәсәлән, «Кнәз Иван Данил угълы Калита (1328- 1340) турында. «Иң әүвәле Мәскәү халкы Александр Невскийның угълы Иван хан иде. Иван Данил угълы Калита диярләр иде. Мәскәүне әүвәл башында гыймрат* кылды. Ул Иван Данил угълын, рус шаркыйсына хан бул, дип Мэскәүгә хан итеп Сарайчыктагы Үзбәк хан тәгаен кыйлган иде. Һәм Үзбәк хан аркасында башка кенәзләрдән өстенлек дәрәҗәдә иде. Ярослав Мудрый һәм Владимир Мономах кнәзләр шикелле үз вакытында күп шөһрәт тапты һәм Мәскәү кнәзләре минем нәселдән генә булсын, дип хөкем ясады. Гайре кнәзләрдән үзенә мирас булып калган мәмләкәтләрне Мәскәүгә кушып сүз әйтте. Шул вакыттан бирле рус мәмләкәтенең тәхтекаһкаласы** Мәскәү булды» (1872 елда чыгарылган календарьдан).


Календарьда Россия тарихы, Казанның географик хәле, биләгән җире, яшәгән халкы (мәсәлән, 1881 ел өчен чыгарылган календарьда Казанда 82 мең кеше яши диелгән), Казан һәм аның тирәсе турында халык арасында йөри торган риваятьләр, чит илләрдә һәм Россиядә яши торган төрле халыклар, аларның яшәеш рәвешләре турында мәгълүматлар, төрле файдалы киңәшләр (мәсәлән, «Технологиядән берничә кәлимә» дигән рубрикада крахмалны куллану очраклары, сургуч, одеколон, лак җитештерү тарихы һәм ысуллары күрсәтелгән, моның максакты да ачыкланган: «Бер иҗтиһад иясе кабилиятле адәм бу әйтелгән нәрсәләрнең үзенә муафыйк төшкәнен тәҗрибә кыйлып карый-карый хакыйкатенә ирешеп бәлки бу бер һөнәр булып калыр дип гад*** кыйлынмак рәҗа**** ителде».***** Ягъни мондый язмаларны урнаштыру белән календарь нәшире һөнәргә, эш алымнарына өйрәтү максатын куйган.


Календарьга тагын тел турында, тарихи вакыйгалар турында бәхәсләр, фикер уртаклашулар, ягъни публицистикага хас үткен чара — полемика рәвешендә язылган мәкаләләрне (аларның жанрын бу термин белән билгеләү хакыйкатькә хали булмастыр шәт) очратырга мөмкин.


Шулай итеп, эчтәлеге ягыннан бик күп белешмәләр, тәҗрибә бирү нисбәтеннән календарьларны без журналистикага нигез сала торган басма дип карый алсак, рәвеше буенча без аны татарча вакытлы матбугатның жанрлары формалаша башлаган мәйдан дип карый алабыз. Биредә хәбәр, фәнни мәкалә белән бер рәттән публицистиканың катлаулы жанрларының, мәсәлән, очеркның, беренче үрнәкләрен күрәбез. «Календарь»ның 1894 ел өчен чыгарылган нөсхәсендә «Сәфәр» исемле язма укыйбыз. Өч кисәктән торган бу сәяхәтнамәдә очерк жанрының төп билгеләрен табып була. Беренчедән, автор үзенең юлда күргәннәрен тасвир итә. («Идел агымына уңай бер көймәсенә утырдык. Икенче көн Самара шәһәренә җиттек»). Икенчедән, үзе барган җир турында белешмәләр бирә («Сәгыйть бистәсе диерләр — Оренбургның шималь****** тарафында унсигез чакрым җирдә бер олуг каръядер… тугыз мәсҗеде бар»); өченчедән, авторның үзе күргән тормышка, яшәешкә мөнәсәбәте, бәяләмәсе алачык. («Шулай итеп, Оренбург шәһәрендә тугыз кичә-көндез җыясы ризыгым бар имеш, барып ашап кайттым, ләкин нә мин берәү белән таныштым, нә минем белән берәү танышты: чөнки миндә юктыр кырык-илле мең тәңкә акча, таки байлары белән танышыр идем. Яки юк иде минем башымда зур чалма, таки******* голямасы******** белән танышыр идем»).

Каюм Насыйри календарьларны 1871-1897 еллар аралыгында чыгарып килгән. Бары тик 86, 87, 95 елларда гына чыкмый калган. Аларда татарларның үткәненә караган материаллар, халык арасында йөргән сөйләкләр, фәнни һәм әдәби мәкаләләр табабыз.


*Гыймрат кылды — корды, төзеде.

**Тәхтекаһкаласы — тәхет урнашкан кала, башкала.

***Кабилиятле — сәләтле.

****Гад кылынмак — дип санау, дип уйлау.

*****Рәҗа ителде — сорау, үтенү, өмет итү.

******1881 ел өчен чыгарылган календарьдан алынды.

*******Шималь — төньяк.

*******Таки — өчен, теләге белән.

********Голяма — галимнәр. Биредә дин әһелләре мәгънәсендә.

(Дәвамы киләсе биттә)



{mospagebreak}

Календарьларның публицистик фикерне үстерүдәге һәм вакытлы матбугат вазифасын үтәүдәге әһәмиятен билгеләп Галимҗан Ибраһимов аларны «ярым гәзит, ярым журнал»* дип бәяләде. Аның ук биредә «элек һич булмаган фәннәрдән тарих, җәгьрәфия, һәндәсе,** хисап, гигиена, космография, физика, химия кебекләрне рус-Европадан простой татар телендә язып, бастырып таратты…»*** — дигән сүзләренә игътибар белән карасак, Каюм Насыйрины беренче татар журналисты дип атарга мөмкинлек бирә торган ике сыйфатны күрәбез. Беренчесе — ул көндәлек тормыш турында хәбәри мәгьлумат бирә, һәм, икенчесе — саф татар телендә яза башлый. Шул ук хезмәтендә Галимжан Ибраһимов аның бу сыйфатын шулай ук зур казанышлардан саный: «Элек гарәпкә башка «төрки тел» дигән әдәби телебез бар иде. Ләкин… сүзләрнең күбесе гарәпчә, фарсыча, яки чыгатайча**** иде. Насыйри менә шуны җимереп, татар теле дип күтәреп чыкты».*****


Саф татар телендә язу — Каюм Насыйри өчен тайпылышсыз принцип. Шагыйрь Гали Чокрый белән әңгәмәсендә ул аны түбәндәгечә билгели: «Төрке барның, күрке бар, дигәндәй, бән үзем саф төрки телен яратам». Татар теле ул ломовойлар теле, дигән караш яшәгән вакытта киң катлау хезмәт ияләренә анлаешлы телне фәнни яктан эшләү һәм әдәби хезмәттә гамәлгә кую — демократик күренеш, әдәбиятны халыкка, тормышка якынайтуның гамәлдәге гәүдәләнеше.
 
Татар публицистик фикер үсешенә мәйдан булган икенче бер басма — «Миръат» («Көзге») исемле журнал тибынданы альманах. 1902 елдан башлап барысы 22 китап чыгарылган. Безнең тарихта һәм әдәбиятта Рәшит казый дип танылган Рәшит Ибраһимов тарафыннан төзелгән һәм нәшир ителгән 3 әр яки 4 әр табаклы бу альманахлар патша самодержавиесенә каршы көрәш, татар халкының тормышын уртагасырчылыктан чыгару, Европага таба йөз белән борылу кирәклеге идеяләрен чәчкән хезмәтләр белән тулып чыккан. Галимҗан Ибраһимов Рәшит Казыйны «татар феодаль-буржуа дөньясының тарихи кыңгыравы»****** дип атый.


Бер яктан публицистик фикергә мәйдан булган, икенче яктан татарларны яздырып газета алып укырга өйрәткән һәм халыкның үзаңын үстерүгә хезмәт иткән тагын бер төрле басмаларны күрсәтеп үтәргә кирәк. Алар — башка төрки телләрдә чыккан газета һәм журналлар. Шулар арасында беренче урында торганы һәм аеруча әһәмиятлесе «Тәрҗеман» газетасы. Тарихта һәм әдәбиятта җәдитчелеккә нигез салган, җәдитчеләрнең атасы саналган Исмәгыйль Гаспралыга 30-70 елларда кире мөнәсәбәт урнашкан иде. Җәдитчелекне бездә дә, Урта Азиядә дә сәяси агым итеп карап аңа реакционлык тамгасы салынган иде. «Тәрҗеман» газетасы да бары тик тискәре эпитетлар белән генә телгә алына иде. Мондый карашның тамыр җәюенә классик язучыларыбызның, аеруча Габдулла Тукайның, 1905 елдан соң аңа тискәре каравы да сәбәп булгандыр. Г. Тукай ««Тәрҗеман»ның татарларга галәкасы» исемле мәкаләсендә болай дип яза: «Без моннан егерме биш ел борын, ак күмәч булмаганда, ипи ашаган һәм кыйбатлы тәмәке булмаганда — махорка чорнап тарткан төсле генә, «Тәрҗеман»ны укыдык һәм ихлас багладык. Инде бөтенләй үзгәрдек».*******


Г. Тукайның бәхес кызулыгы белән әйтелгән сүзләрен шәрехләп, «Тәрҗеман» кара булса да, ипи булган, ди И. Нуруллин.********

*Ибраһимов Г. Татарлар арасында революция хәрәкәтләре // Әсәрләр: 8 томда. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984. 7 т. 263 б.

**Һәндәсе — геометрия.

***Шунда ук. 262 бит.

****Чыгатайча — иске үзбәкчә.

*****Ибраһимов Г. Искә алынган хезмәт. 262 б.

******Шунда ук. 267 бит.

*******Тукай Г. Академик басма. Казан: Татарстан дәүләт нәшрияты, 1948. II т. 143 б. 

********Нуруллин И. Татар мәгърифәтчелеге һәм җәдитчелеге дип йөртелгән күренешкә карата // Казан утлары. 1988. № 11. 180 б.

(Дәвамы киләсе биттә)



{mospagebreak}
Гаяз Исхакый да үзенең «Инкыйраз» исемле әсәрендә «Тәрҗеман»га туктала. Аның герое «Җәгъфәр әфәнде ихтиярсыз зур кочак «Тәрҗеман» гәзитәләрен кочаклады да күзендин теләр-теләмәс яшь ага башлады. Бу саташкан кеше кебек бонларның аерым номерларын алып ачты. Йөзенә сөртте,күзләрен аккан яшьләр берлән «Тәрҗеман»ның каләме очыннан чыккан яшьләр белән бергә кушылды. Иң беренче газитә мөхәррире, иң беренче милләтпәрвар* иң беренче хәмия миллия** уяткан, иң беренче мәңгелек йокыдан уянып, иптәшләрен уяткан, бөтен болгар галәменә мәгариф, гыйлем зыясын*** сачкән Исмәгыль бәк белән сөйләшкән кебек булды»****.


Бу сүзләр 1902 елда басылып чыккан. Чыннан да, 1905 елгы беренче Россия революциясе башланып татар телендә легаль басмалар дөнья күргәнче татарлар арасында шактый киң таралган бердәнбер газета «Тәрҗеман» булган. XX гасыр башында безнең мәдәният тарихында исемнәре танылган барлык затларның шушы гэзитәне укып күзләре ачылган. Без моны 3. Хади, М. Бигиев, Ш. Мөхәммэтов, Ф. Әмирхан, Г. Камал, шул ук Г. Тукай һәм башкаларның тәрҗемәи хәлләреннән, алар турындагы истәлекләрдән укып беләбез.


Нәрсә турында язган бу газета? Кыскача гына әйткәндә, безнең өчен файдасы һәм зарары нәрсәдә аның?


«Тәрҗеман» 1885-1917 елларда Кырымда Бакчасарай шәһәрендә Исмәгыйль бәк Гаспралы тарафыннан нәшер ителгән һәм редакцияләнгән. «Сәяси, әдәби, фәнни һәм сәүдә гәзитәсе» диелгән.


«Тәрҗеман» газетасының игътибар үзәгендә иң элек уку-укыту мәсьәләләре тора дисәк, арттырып әйтү булмас. Чөнки феодаль тәртипләрдән, схоластикадан, искелектән арынып яңача яшәргә, яңача, буржуаз җәмгыятьтә кабул ителгәнчә, табигатьнең һәм кеше фикеренең байлыкларына таянып тормышны үзгәртергә омтылучы буларак, Исмәгыйль Гаспралы эшне мәктәпне, уку-укытуны үзгәртүдән башларга кирәк икәнлеген аңлаган, һәм бик яхшы аңлаган. Ул үзе дә җәдит мәдрәсәләре ачкан. Муса Бигиев шул мәдрәсәләрнең берсендә булганнан соң «Тәрҗеман»га түбәндәге юлларны язган: «Галиҗәнәп мөхәррир әфәнде! Бакчасарайга баргач, миңа Кайтазан мәхәлләсендә сез нигезләгән җәдит мәктәбендә булырга туры килде. Мәхмүт әфәнде тарафыннан яхшы кабул ителгәнлегем хәлдә, мин бу уку йортында берничә сәгать булдым. Балаларның уңышы мине таң калдырды. Моннан сигез ай гына элек мәктәпкә йөри башлаган балалар татарча иркен укыйлар, язалар, Коръән укыйлар, арифметиканы, гыйльми хәлне һәм география буенча башлангыч төшенчәләрне нигезле үзләштерәләр».*****


Аваз методы белән укырга өйрәтү, мәктәпләргә төрле дөньяви фәннәр кертү мәсьәләләреннән тыш «Тәрҗеман» җир эшкәртүне яхшырту, сәүдә һәм промышленностьны күтәрү, моның өчен төрле фәннәрне үстерүнең кирәклеген аңнарга сеңдеру өчен бу турыда даими язып тора. Без аннан бу хакта йөзләрчә мәкалә, корреспонденцияләр табабыз. Әлеге мәсьәләләргә үзенең мөнәсәбәтен белдереп И. Гаспралы түбәндәгечә язган: «Бөек кешеләр дигәндә без төрле заманнарда дөньяны канга һәм күз яшенә батырган атаклы басып алучыларны күз алдында тотмыйбыз… Дөньяның чыннан да бөек кешеләре алар — пар машинасын, локомотивны, пароход, телеграфларны уйлап тапкан, газаплы авырулардан дәва, дару ясаган яки акыллы фикерләр һәм омтылышлар үрнәге биргән гали кешеләр».******

Фәнни-техник тәрәккыятьне «Тәрҗеман» Европадан, Россиядән өйрәнеп үзләштереп була дип фараз кыла. Моның өчен рус телен өйрәнергә өнди, рус һөнәр мәктәпләренә, гимназияләргә, университетларга керергә чакыра. Русча әсәрләрне татарчага тәрҗемә итүне яхшы эш дип саный. Чөнки аның фикеренчә, «Россиядә табигый, рус әдәбиятыннан югарырак әдәбият юк. Шуңа күрә, — дип яза ул, — Россиядә яшәүче кабиләләрдә милли әдәбиятка ихтыяҗ булса да, рус әдәбиятына ихтыяҗ тагын да зуррак».


*Милләтпәрвар — милләтне сөюче, милли патриот.

**Хәмия миллия — милләтне яклау.

***Зыя — яктылык.

****Исхакый Г. Ике йөз елдан соң Инкыйраз // Казан утлары. 1990. № 2. 180 б.

*****Тәрҗеман. 1891.31 октябрь. «Тmржеман»нан алынган өзекләрне хәзерге телгә тәрҗемә итеп бирәбез.

******Тәрҗеман. 1890. 14 октябрь.

(Дәвамы киләсе биттә)



{mospagebreak}
Хәзер, җәмәгатьчелекнең бер өлешендә, русны һәм рустан килгән бөтен нәрсәне бары тик кире билгесе белән генә тамгаларга омтылыш көчәйгәндә, И. Гаспралының бу сүзләре дә ачу кабартыр. Әмма ләкин, XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында татар мәдәниятенең һәм әдәбиятының үсеше нәкъ менә көнбатышка, Россиягә йөз белән борылудан башланганны инкарь итеп булмый. Без бүген классик әдипләребез һәм бөек философ һәм сәясәтчеләребез дип санаган кешеләр моны яхшы аңлаганнар. Һәм анарның иң беренчеләреннән Исмәгыйль бәк Гаспралы булган.

«Тәрҗеман» төрки халыкларның хатын-кызлары өчен махсус уку йортлары, гимназияләр ачу кирәклеген аңлаткан, андый мәдрәсә һәм гимназияләрне мактап язган. Газетада без рус мәгърифәтчеләре Чернышевский, Писаревларның иҗаты белән таныштырган мәкаләләрне укыйбыз, мәгърифәтче татар язучылары әсәрләренә беренче рецензияләр белән танышабыз.


Кыскача гына әйткәндә, «Тәрҗеман» газетасында без соңыннан 1905-1907 елларда бөтен татар вакытлы матбугаты эчтәлегенең зур өлешен тәшкил иткән темаларны күрәбез, һәм Фатих Әмирханның «Каюм Насыйри, Тукайлар янына куеп «Гаспринский хәзрәтләре хакында … җитди вә фәнни мәҗмугалар чыгаруны» зарур дип санавы бик хаклы булганлыкны истә тотып, аның үзен һәм «Тәрҗеман» газетасын җентекләп өйрәнү кирәклеген аңларга тиешбез (Әмирхан Ф.  Мәрҗәни хатирәсенә мәжмугаи әсәрләр // Әсәрләр: 4 томда. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. 4 т. 142 б.).


XX гасыр башы бөекләребез Тукай, Әмирхан, Камал «Тәрҗеман»ны ни өчен тәнкыйтьләгәннәр, кайсы якларын кабул итә алмаганнар?


Иң элек шуны әйтергә кирәк, Беренче Россия революциясе елларында либераллар белән демократлар арасында фикер көрәше бик нык көчәеп китеп, татар халкының киләчәккә нинди юлдан барырга тиешлеге хакында алар арасында кискен бәхәс башлангач, либералларның атасы И. Гаспралыга һөҗүмнәр, тәнкыйть күп булган. Бүгенге көн турында бәхәс барганда үткәндәге казанышларны искә алып тормыйлар. Ә сәяси симпатияләрдән һәм антипатияләрдән килеп чыкмаган сәбәбе — «Тәрҗеман»ның теле. И. Гаспралы барлык төрки халыкларга аңлаешлы тел ясамакчы булып әзәрбәйҗан теленә татар, казак, үзбәк телләренә хас үзенчәлекләрне дә кушып яза. Аның телен, соңыннан, безнең язучыларыбыз һәм журналистларыбыз «корама тел» тел дип атадылар. Галиәсгар Камал «Тәрҗеман»ның теле турында менә нәрсә язган: «Вәләкин тәрҗеманча укымак өчен, мотлакан,* ислам мәдрәсәләрендә сәнәләрчә ятып дәрес күрмәгә ихтыяҗ вардыр… Мәдрәсәләрдә ятып дәрес укымаган кемсәләр «Тәрҗеман»ны һич тә аңламайлар вә төшенмәйләр, бәлки дәрес күргән кемсәләрдән вә меллалардан дә бәк күбесе «Тәрҗеманны төшенә алмыйлар» (Камал Г. Тел бәхәсе // Әсәрләр: 3 томда. Казан: Татарстан китап нәшрияты. 1981, 3 т. 96 6.)


Галиәсгар Камалның үзенең биредә китерелгән сүзләрен дә хәзерге укучыларга аңлавы кыен, аның теле дә шул «Тәрҗеман» мисалында формалашкан. Ә инде газетаның үзенең теле, әллбәттә, катлаулы. Менә бер мисал: «Мәгълүм дәүләт исламиясе Аурупаның Назарындадыр. «Таймс» яздыгы хәбәрә күрә бу дәфга фасә юлларыннан инглиз олуг илчесе… җанәпләре Амур таҗәрәт мөселманшаһ хакында мөзакәрәгә маэмур улуб фәсд ичерү шәһәрләренә консуллар тәгаен иделмәскә вә әсир базарларына манигъ иделмәсенә әмер ләзым талыб идәгән имеш».**


«Тәрҗеман» турында сүзне тәмамлап әйтергә кирәк, нинди генә кимчелекләре булса да, ул барлык төрки халыкларның, шул исәптән Идел буе татарларының да, мәдәни үсешендә һәм үзаңы формалашуда гаять зур роль уйнаган.


Татарлар арасында таралган һәм укылган басмаларның икенчесе — «Шәркый рус» газетасы. Әзәрбәйҗан галиме Ш.Г. Новрузов «Шарги-рус» (Әзербайҗан галиме аның исемен шулай яза) «сүз һәм фикер иреге өчен, төрле халыклар арасында дуслык өчен көрәшкән һәм дини фанатизмны фаш иткән»*** газета дип бәяли. Әлбәттә, «Шаркый-рус» дини фанатизмны фашлаган, ислам диненең урта гасырчылыктан калган кануннарының алгарышка киртә булуы белән килешә алмаган. Шулай да бу газетаның битләрендә дин әһелләренең чыгышлары шактый күп басылган. Моны аның нәшире һәм редакторы М. Шахтахтинский болай дип аңлата: «Әгәр дә укучылардан килгән язмалардагы фикерләр белән килешмәсәм, мин аларны бервакытта да чыгарып ташламыйм, мин алар белән бәхәсләшәм».


«Шаркый-рус»тагы төп темаларның берсе хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе. Шакир Мөхәммәдевнең нәкъ шул проблемага багышланган «Хан кызы» исемле хикәясе дә биредә дөнья күргән.


1903 — 1905 елларда Тифлиста әзәрбәйҗан телендә чыккан бу газетаны татар халкының алдынгы вәкилләре укыйлар һәм үзләре дә аңа языштыралар. Мәгърифәтчелек идеяләрен тарата торган әсәрләре белән анда Шакир Мөхәммәдевтән тыш Риза Фәхретдинов, Камил Мотыйгый катнашканнар. Мәсәлән, Шакир Мәхәммәдевнең анда «Караван сарай вакыйгасы яхут ысул кадим гинастикасы», «Безнең имамнар», «Җаһәләт**** вә нәтиҗәсе» исемле фельетон һәм корреспонденцияләре басылган. Ш. Мәхәммәдев «Татар угьлы» дигән псевдоним белән язган. Газетаның 1904 ел, 24 январь санында түбәндәге юлларны укырга мөмкин: «Хәмет улсын «Татар угьлы» имзасилә язылмыш бер мәктүп күренде. Тәшәккер итмәк бөек вазифа булыр… Бу мәктүпкә язылмыш шәйләр дөрес вә тугъры булып, тәэссеф***** ителәчәк сәбәпләрдән булдыгы һәркемгә мәгълүм».


Ниһаять, татар публицистик фикеренә мәйдан булган төрки телләрдәге басмалар турында бәян итүне тәмамлар алдыннан шуны әйтергә кирәк: «Шаркый-рус» газетасы (тагын «Молла Насретдин» исемле сатирик журнал турында да берничә сүз әйтергә мөмкин булыр иде). «Тәрҗеман» шикелле үк киң таралмаса да, вакытлы матбугат белән кызыксынучылар, яңалыкка омтылучылар аны белгәннәр, укыганнар, яңа языштыргалаганнар. 1905 елдан соң журналистиканың кызу темплар белән үсеп китүенә сәбәп һәм басма матбугат барлыкка килгәнче публицистик фикергә ихтыяҗны азмы-күпме канәгатьләндергән мәйдан — кулъязма басмалар. 1901 елдан башлап аларны алдынгы карашлы шәкертләр һәм хәлфәләр оештырган. Р.У. Әмирханов дистәдән артык исемдә шундый газеталарны барлаган. Андыйлардан шактый озак кулъязма хәлендә чыгып соңыннан басмага әверелеп киткән «Әльислах» газетасы һәм «Әлгасрелжәдит» журналы — иң әһәмиятлеләре.


Татар телендә легаль вакытлы матбугат барлыкка килгәнче үк газетага яки журналга бик якын торган басмалар булган. Болар — РСДРПның Казан комитеты тарафыннан чыгарылган листовкалар һәм прокламацияләр. Ш. Хамматов һәм Ф. Әгъзамов аларны татарча вакытлы матбугатның башы дип саныйлар. Чыннан да, патша хөкүмәте юнәлеше нинди булуга карамастан, нинди максатлар алга куюына карамастан, бернинди басмага да юл ачмый икән, халык үзенең моң-зарын, таләпләрен яшерен чыккан әйберләрдә генә белдерә ала. Нәкъ менә әлеге листовкаларда киң катлау хезмәт ияләренең көндәлек тормышларында туып тора торган иң мөһим, аларны иң интектергән икътисади һәм хокукый мәсьәләләр күтәрелгән, иҗтимагый-сәяси публицистика шуннан башланып киткән.


Беренче листовка, әлбәттә, без монда татар телендә чыкканын күздә тотабыз, 1903 елда басылган. Ул «Казан шәһәренең барлык эшчеләренә» дип аталган прокламациянең татарчага тәрҗемәсе. Анда барлык эшчеләрнең, нинди милләттән булуларына карамастан, төп дошманнары — патша хөкүмәте, самодержавие икәнлеге әйтелгән, эшчеләр бөтен көчләрен берләштереп шул уртак дошманга каршы килешмәүчән көрәш алып барырга тиешлеге аңлатылган.


Эшчеләрнең бу листовка һәм прокламацияләрне теләп укулары, аларга ышанулары турында «Искра» газетасыннан укып беләбез. «Татарларның үз ана телләрендә чыккан прокламацияләрне хуплап каршылавы комитетта, прокламацияләрне ике телдә дә чыгару, татар эшчеләренең күңелен һәм аңын яктыру белән бергә, моңарчы Казан капиталистларына гына файдалы булып, эшчеләр хәрәкәтенә зарар гына китергән милли аерымлыкның тамырын какшатыр, дигән өмет тудыра».******
 

*Мотлакан — һичшиксез.

**Тәрҗеман. 1903. 20 янв.

***Новрузов Ш.Г. Газета «Шагри-рус» (1903 — 1905): автореф. дис. … канд. филол. наук. Баку, 1968. С. 9-10.

****Җаһәләт — артталык, наданлык.

*****Тәэссеф — борчулы, кызганыч.

******1 Искра. 1903. 1 март.

(Дәвамы киләсе биттә)



{mospagebreak}
И. Абдуллин һәм Г. Мөхәммәдиевләрнең хезмәтеннән күренгәнчә, хәзергә РСДРПның Казан комитеты чыгарган 52 прокламация һәм аерым брошюра табылган.* 10 прокламация татар большевиклары тарафыннан язылган. Русчадан тәрҗемәләренә дә эчтәлекләрен татар укучыларына якынайту өчен милли үзенчәлекле өстәмәләр кертелгән. Татарча прокламацияләрне язу һәм тәрҗемә итү X. Ямашев, Г. Сәйфетдинов, 3. Садыйков, М. Корбангалиев кебек сәяси эшлеклеләр тарафыннан башкарылган. Журналист һәм язучы Гафур Коләхметовның бу өлкәдәге эшчәнлеген аеруча билгеләп китәргә кирәк.


Прокламацияләр һәм листовкалар Россиядә барган мөһим мәсьәләләргә, хезмәт ияләренең сәяси аңын үстерүгә, аларның сыйнфый мәнфәгатьләрен аңлатуга багышланганнар. Көндәлек тормыштагы гомуми мәсьәләләрне аңлатканнары да бар. Әмма нинди генә темага һәм мәсьәләгә багышланмасын, алар һәммәсе пролетариат идеологиясе ноктасыннан яктыртылганнар, бәяләнгәннәр. Аларда көрәшкә өндәү, хәрәкәт итәргә чакыру, сыйнфый дошманнарга карата нәфрәт хисләре ургылып тора.


Идән асты әдәбиятының иң таралган үрнәкләреннән булган бу листоклар гади халыкка юлланганга күрә аларны демократик тел белән язарга тырышканнар. Әмма ул чакта сәяси публицистика әле үзенең беренче адымнарын гына ясаганга бу бик кыен эш булган. Чөнки сәяси терминология эшләнмәгәнлектэн катлаулы төшенчәләрне аңлатырлык сүзләр табу зур авырлык белән барган. Менә Гафур Коләхмәтев тарафыннан язылган прокламациядән бер өзек: «Әмма халыкка яхшы булган тәртип самодержавие правительствосына охшамаганлыгыннан, губернатор гаскәр вә черный сотня аркылы бу тәртипне бетереп, Казанны көч берлә янә үзенең вәхши кулына алды».**
 
Прокламацияләрдә бу өзектә күренгән «самодержавие», «правительство» сүзләреннән тыш «рабучий», «собрание», «забастовка», кебек рустан алынган сүзләр күп очрый. Күрәсең, эшчеләр арасында еш кулланыла торган бу терминнарны биргәндә алар гади укучыга аңлаешлырак булыр, дип уйлангандыр. Ул вакытта татарча сәяси текстларда кулланылган забастовка, союз, митинг, оратор, социалист, революционер кебек сүзләр әле дә безнең телдә сакланып калганнар. Дөрес, соңгы вакытта сәяси терминологиянең рустан алынганнарын гарәп яки фарсы сүзләре белән алыштыру тенденциясе көчәйде. Әмма моны һәр очракта да уңышлы дип әйтеп булмый. Бигрәк тә татарның үз сүзләрен чит телләрдән алынганнарга күчерү аңлашылмый. Мәсәлән, «тоткын» сузен «мәхбүс» белән «акыл иясе»н «мөтәфәккер» белән алыштыру татар телен үстерүгә хезмәт итми.


Прокламация һәм листовкаларда татар теленең үзенең сәяси терминологиясе дә әкеренлек белән булса да эшләнә. Ул чакта кереп киткән күп сүзләр бүгенге көндә дә безнең әдәби телебездә сакланган: берләшү, эшчеләр сыйныфы, эш ташлау, вакытлы хөкүмәт, Беренче май, яшәсен, яшерен тавыш һ.б., һ.б.


Татар телендәге яшерен матбугатны, большевиклардан тыш, социалист-революционерлар да чыгарган. Алар хәтта листовкалар белән генә дә чикләнмәгәннәр. «1905 елның август-сентябрендә татарча беренче идән асты газеты «Хөррият»нен тәүге ике санын чыгаруда катнаштым. Ул гектографта басылды, массаларны баррикадаларга өндәде…».*** Беренче Россия революциясе барганда эсерлар листоклар чыгаруны туктатмаганнар.


Татар халкының алдынгы карашлы вәкилләренең мәдәни һәм сәяси фикер үсешен, халыкның үзаңын үстерүгә ярдәм иткән мөмкинлекләрне: кабатланып чыга торган басмаларны, башка төрки телләрдәге матбугатны, яшерен һәм кулъязма хәлендә чыккан газеталар һәм листовкаларны оста файдаланулары нәтиҗәсендә, легаль матбугатка җирлек әзерләнгән, мөмкинлек ачылу белән, татар телендә бер юлы дистәләрчә газета һәм журналлар чыга башлаган.

*Абдуллин И.А., Мухамадиев М.Г. Язык большевистских татарских прокламаций периода первой русской революции // Хусаин Ямашев. Казань: Таткнигоиздат, 1972. С. 79.
**Коләхмэтов Г. Яшь гомер. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981. 272 б.
***Г. Баембетовның автобиографиясеннән алынган бу өзек Илдар Низамовның «Өзелгән революция» исемле китабыннан алынды. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991. 15 б.

(Чыганак: Нуруллина Р.М. Тарих яза каләмем… – Казан: Казан дәүләт университеты, 2009. – 336 б.)



Комментарий язарга


*