ТАТ РУС ENG

Рәмиев Зөфәр Тукайны һәр заман үзенчә ача


2009 елның көзендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге хезмәткәрләре Габдулла Тукайның академик 6 томлыгын әзерләүне башлап җибәргән иде. 2011 елның язында аның беренче 2 китабы, «таба»дан төшеп, укучылар кулына барып иреште. Бу уңайдан “Мәдәни җомга” газетасы академик басманың фәнни мөхәррире, институтның текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
—    Зөфәр абый, белүебезчә, Габдулла Тукайның академик басмасын чыгару омтылышы күптәннән килә…
—    Тукайның вафаты алдыннан, ялгышмасам, Клячкин хастаханәсендә ятканда, язып калдырган «Уянгач беренче эшем» дигән мәкаләсе бар. Шагыйрь анда: «Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәлек зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем», – дип яза. Әмма шагыйрь җыентыкны тулысынча төзеп бетерә алганмы – анысы ачыкланып җитмәгән. Бу китап 1914 елда «Мәгариф» көтепханәсендә Җамал Вәлидинең кереш мәкаләсе белән басылып чыга.
«Уянгач беренче эшем» мәкаләсендә Тукай: «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дип тә яза. Күренә ки, шагыйрь биредә үзе дә иҗатын өйрәнәчәкләренә ышаныч белдерә. Әмма ул җыентыгын шактый кырыс хөкем итеп, бик сайлап әзерли, кайбер әсәрләрен төшереп калдыра. Бу китап 463 битле булып басылып чыга. Менә шуннан Габдулла Тукайның әсәрләрен тулырак бастырып чыгару тарихы башлана. Аннан соң, 1926 елда шагыйрьнең җыентыгын Фәтхи Бурнаш төзи, ул исә сайланма әсәрләр булып кына чыга. Шул елларда латин графикасына нигезләнгән алфавитка – яңалифкә күчү башлана, бу елларда инде мираска мөнәсәбәт шактый үзгәргән була. Фатих Сәйфи-Казанлы зур кереш мәкалә белән шагыйрьнең 4 томлыгын төзергә алына һәм аны академик нәшер дип тәгаенли. Бу вакытта безнең өдөбиятчелер урыс басмачылыгындагы мирасны нәшер итүнең текстологик принципларын инде шактый өйрәнгән була. Әмма басманың 1 нче томы чыккач, Гомәр Гали бик зур, җитди мәкалә яза. Ул Ф.Сейфи-Казанлының басманы төзегәндә текстологик принципларда төгәлсезлекләр җибәрүен күрсәтә, хаталы якларын ача. Димәк, Г.Тукайның академик басмасын әзерләүгә омтылыш 20 нче еллар ахырында ук ясала. Ә чынлыкта, бу да академик томлык булмый, чөнки анда барлык шигырьләр дә кертелми, кайберләре чыганаклары буенча каралмый. Академик басма эшләр өчен Тукай иҗат иткән заманны, шагыйрьнең барлык әсәрләрен, ул язышкан, катнашкан барлык матбугатны өйрәнеп чыгарга кирәк. Билгеле, вакыт та җитмәгәндер. Фатих Сәйфи-Казанлы 1929-31 елларда, Тукайның күпчелек әсәрләрен туплап, 3 томлыгын әзерләп чыгара. Басмада җиңелчә генә булса дакомментарийлар да бирелә, Ф.Сәйфи-Казанлы, үз чорының идеология басымы астында, шагыйрь иҗатының кимчелекле якларын да күрсәтә. Шулай да ул «Тукай – безнең классик» дигән сүзне авыз тутырып әйтә алган.
1938 елда Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу уңаеннан, Татарстан хөкүмәте комиссиясенең шагыйрьнең академик басмасын әзерләү турында карары чыга. 1 елдан Тел, әдәбият институты оеша һәм, беренче эш итеп, Тукайның академик басмасын әзерләү планга кертелә. Бу эш текстолог галимнәр Якуб Агишев белән Хәй Хисмәтуллинга тапшырылган. Алар икесе дә инкыйлабка кадәрге чорны да, шагыйрьнең язмышын да, гарәпчәне дә әйбәт белә. Нәтиҗәдә, 1943 елда Тукайның шигъри әсәрләреннән торган 1 нче том дөнья күрә, 1948 елда 2 нче том да укучылар кулына барып ирешә. Әмма бу нәшер дә академик басма таләпләренә бигүк җавап бирми. Галимнәр тикшереп карады: анда да кайбер шигырьләр кермәгән. Аннары Ф.Бурнаш та, Ф.Сәйфи-Казанлы да – шәхес культы корбаннары, аларны әле телгә алырга ярамый. Бу басма «Г.Тукай. Әсәрләр. Академик басма» дип исемләнсә дә, чынлыкта, алай түгел.
Шагыйрьнең 70 еллыгы якынлашкан 1955-56 елларда шушы ук галимнәр әдипнең 4 томлыгын әзерли һәм, академик сүзен кулланмыйча гына, аны «Әсәрләр» дип исемли. Чөнки 1943 елгы басма белән чагыштырганда, томлыклардан дини, милли шигырьләр төшереп калдырыла.
1975 елда әлеге эшкә әдәбиятче текстолог Рашат Гайнанов кереште. Бу идеологик басымның шактый йомшарган еллары, әдәби мираска да уңайрак караш барлыкка килгән иде. 10 елдан шагыйрьнең тууына 100 ел тулды, ягъни юбилее җитте. Монда да Рашат Гайнанов 5 томлыкны әзерләде. Бу эштә аның сеңлесе Лена Гайнанова да катнашты. Бу томлыклар басылып чыкты. Чын мәгънәсендә академик басма әзерләргә исә институт галимнәре, әйткәнемчә, 2009 елда гына алынды.
Шөкер, 2011 елда, юбилейга аның беренче 2 томын өлгерттек.
—    Әлеге басма башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла?

—    Без иң әүвәл моңарчы булган күптомлыклар чыгарудагы тәҗрибәне өйрәндек, текстларны Тукай яшәгән замандагы чыганаклар буенча (шагыйрьнең 33 китабы басылган), ныклап тикшердек, комментарийларны яңадан яздык. Билгеле ки, 5 мәртәбә басылган күп томлыклардагы комментарийларны да игътибар белән карап чыктык, Тукай чоры көндәлек матбугатын җентекләп тикшердек. Чөнки комментарийлар биргәндә, теге яки бу әсәр әдипнең исән чагында нинди бәя алган, нәширләре нинди фикерләр әйткән – барысы да өйрәнелде. Шулай итеп, чыганаклар Тукайның үз заманындагыча ук, әмма кириллицага күчерелеп басылды. Еллар дәвамында килгән кайбер хаталар төзәтелде. Тормыш алга бара, идеология үзгәрә, заманында шагыйрьнең кайбер әсәрләре белә торып кертелмәде. Әйтик, элек Гаяз Исхакыйны, Әнвәр бәкне телгә алырга ярамый иде, хәзер Тукайның аларга багышлап язган әсәрләре дә томлыкларда урын алды. Шуңа күрә без «Фикер», «Әльислах» гәзитләрен, «Уклар», «Яшен», «Ялт-йолт» журналлары тегелмәләрен кабат күздән кичердек. Аннары миңа Тукайның тәхәллүсләре исемлеген төзергә туры килгән иде, шагыйрьнең 64-65 төхәллүсе булганлыгы мәгълүм. Моннан тыш, фамилиясен күрсәтмичә генә бастырган язмалар да хәтсез. Билгеле, текстларны чагыштырып, истәлекләр буенча барлап табылганнары да булды. Әйе, бу этапта томлыкларны академик басма дип атарга тулы хокукыбыз бар. Әмма бу әле Тукайның әсәрләрен башка эзләмибез, дигән сүз түгел.
—    Зөфәр абый, менә шушы биниһая зур эшне кемнәр башкарып чыкты?

—    Институтның текстология бүлеге хезмәткәрләре Рәшит Кадыйров, Зөфәр Мөхәммәтшин 1 нче томны әзерләүдә тырышлык куйса, 2 нче том – Заһир Шәйхелисламов, Гөлназ Хөснетдинова, Эльмира Галимҗанова хезмәте. Билгеле, үземә дә шактый кайнашырга туры килде. Әмма шуны аеруча искәртәсем килә: бу академик басма бер безнең генә хезмәт түгел. Без төзүче, әсәрләрне барлаучы, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче генә. Әлеге хезмәт 80 ел буе җыйналып килгән текстологик тәҗрибәгә таянып эшләнде. Без Ф.Сәйфи-Казанлы, Я.Агишев белән Х.Хисмәтуллин, Р.Гайнанов хезмәтләреннән файдаландык. Әмма текстларны шагыйрь яшәгән замандагы чыганаклардан, гәзит-журналлардан эзләп алып тупладык.
— Белүебезчә, Г.Тукайның академик басмасы планнан тыш әзерләнә.
— Без шагыйребез томлыкларын төзү эшен күптән башлап җибәрергә тиеш идек. Әмма хөкүмәтебезнең 1993 елгы карары белән Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын әзерләү бурычы куелды. Аның беренче 5 томын Лена Гайнанова эшләде. Институтның текстология бүлеге хезмәткәрләре 6 нчы томнан 15 нче томына кадәр керәсе әсәрләрне, язмаларны туплап, җыйнау, әзерләү белән шөгыльләнде. Безнең соңгы 10-12 елда төп эшебез шул булды. Шуңа күрә Тукай басмасына планлы рәвештә керешеп китә алмадык. 2009 елда институт директоры Ким Миңнуллин, Мәдәният министрлыгы белән бәйләнешкә кереп, академик нәшернең беренче 2 томын әзерләп чыгаруга фатиха алды һәм алар планнан тыш әзерләнде. Тукайның академик басмасын әзерләү планлы рәвештә дәвам иттереләчәк.

Сөембикә КАШАПОВА


(Чыганак: “Мәдәни җомга, 2011 ел, 22 апрель)



 

Комментарий язарга


*