ТАТ РУС ENG

 Ркаил Зәйдулла Әйтегез әле, Габдулла әфәнде…

 Мәскәүнең Әдәбият институтында укыган чакларын искә төшереп, мәрхүм Идик (Эдуард) Мостафин гыйбрәтле дә, көлкеле дә бер вакыйганы сөйләгән иде. Бик моңсу чагында мәшһүр урыс шагыйре Николай Рубцов институт диварларына эленгән классикларның сурәтләрен җыеп төшеп, шулар белән мөсәхабә кылырга яраткан, имеш. Аңлыйм мин аны: күптән яшәп киткән акыл ияләре белән сөйләшү рәхәт! Алардан һәр сорауга үзең теләгән җавап табарга мөмкин.

Дөнья әдәбияты, хосусән, гасырларны колачлаган татар әдәбияты, минем өчен шулкадәр бай, хәзерге безләрнең кулга каләм алуы кайчакта чиктән ашкан әрсезлек тә булып тоела. Күңелне шул гына бераз юата: без һәммәбез – үз заманыбызның балалары. Мөхәммәдьяр яисә Тукай иҗаты татар җәмгыяте өчен никадәр генә актуаль булмасын – хәл-әхвәлебез һаман да шул ук! – аларның язмаларында нәкъ менә безнең заманга гына хас төсмерләрне таба алмыйсың. Һәр заманның үз елъязмачысы була. Аңа дәгъва итүчеләр күп, тик менә… үзебезне борчыган заман сорауларына тәфсилле җавапны һәмишә Тукайдан эзлибез.

Аполлон Григорьевның канатлы сүзен урыста кем генә кабатламый: «Пушкин – наше все».

Милләткә, бигрәк тә каләм әһелләренә, пәйгамбәргә тиң олы затлар, бәхәссез исемнәр кирәк.

Гогольнең сүзен дә хәтерлисездер? «Пушкин – это русский человек в его развитии, в каком он, может быть, явится через двести лет».

Ике йөз ел үтеп китте. Пушкин Пушкин булып калды, урыс кешесе бүген дә нәкъ классиклар тасвирлаганча…

Тукайның да татар өчен нинди могҗиза икәнен үзе исән чагында ук акыллы кешеләр белгән. Сөргеннән качып Төркиягә килгәч, төрек зыялыларына сөйләгән чыгышында Гаяз Исхакый яшь шагыйрьгә иң югары бәяне бирә: «Шагыйрьләремезнең иң бөеге Габдулла Тукайдыр… Теле гаять бай, шул ук вакытта гаять садәдер. Ул халыкның бетмәс-төкәнмәс бер хәзинәсе булган телен бик яхшы белә һәм аннан шундый җәүһәрләр табып чыгара ки – бөтен күзләр камаша. Авыл һәм шәһәр кешеләре, укымышлы һәм укымышсызлар – һәммәсе Тукайны укый, аңлый, ләззәт ала».

Күптән түгел шагыйрь Зиннур Мансуровның Татарстан китап нәшриятында «Тукай белән әңгәмәләр» – «Беседы с Тукаем» дигән китабы татар һәм урыс телләрендә нәшер ителде. Заманында Тукай белән әңгәмә корып утыручылар бихисап булган. Тик ул сөйләшүләрнең тәме бүген истәлекләрдә генә күпмедер саклана. Ул чакларда танылган кешеләрдән интервью алу гадәте булмаган әле. Зарар юк. Шагыйрьнең, язучының кемлеге иҗатында күренә. Шунысы кызганыч, хәзер кем генә Тукай томнарын алып, андагы кыйммәтле фикерләрне барлап, затлы шигырьләренә сокланып, энҗеле сәтырларын аерып, укый-өйрәнә икән? Тукай – аерым, татар халкы… шунда, үз урынында…

Кемнәрдер бәхетенә, андый кеше табылган.

Зиннур Мансуров үз максатын бик төгәл аңлата: «Милләт хакын даулап көрәшкән шагыйрь белән әңгәмәләрдә исә безнең дөнья сурәтендәге тормышыбыз бигрәк тә ачык чагыла. Ә менә тематик сөйләшүләрдә Габдулла Тукайның аерым әһәмиятле мәсьәләләргә карата белдерелгән тирән мәгънәле фикерләре шундый күләмдә бергә җыела ки, фикри сөземтәләрдән хасил булган мондый канатлы гыйбарәләрне әдипнең биниһая олы иҗаты катламнарыннан махсус эзләп табу шактый кыенга килер иде. Шунысы да мөһим, әңгәмә вакытында күпләрне кызыксындырып торган төрледән-төрле сорауларга шагыйрьнең үзеннән шундук әтрафлы җавап алырга мөмкин».

Китап «Тукайча татар кодексы» белән ачыла. Ул да шулай ук Тукайның әсәрләреннән сайлап алынган сөземтәләрдән гыйбарәт. Кодекс – зур йөкләмәле сүз. Татар, һәрхәлдә үзен татар дип санаган, санлаган кеше шушы кодекс-кагыйдәләргә таянып, шулардан файдаланып яшәргә тиеш була. Тукай, әлбәттә, үзе исән чакта мондый миссиягә дәгъва итмәгән. Зиннур Мансуровны тыңлыйк: «Тукайлы язмышыбызга рәхмәтләр белдерик. Пәйгамбәргә торырлык шагыйребезнең еллар аша безгә җиткерелгән әлеге мөкатдәс бүләге, иҗтиһатка өнди торган әманәт буларак, татар халкының алгарышына янә бер ныклы нигез ташы рәвешендә салынсын. Аллаһ теләктәшлек кылсын».

Вакытлар үтеп тә төсен җуймый торган кыйммәтле төшенчәләр бар. Әдәп-әхлак, намус, тугърылык, ата-ана ихтыяры, милли хәтер… Һәр нәрсәгә Тукайның үз карашы, үз мөнәсәбәте. Ул юмакайланмый, ясалма позаларга басып акыл өйрәтергә маташмый. Аның үгете дә вәгазь түгел, иптәшләрчә бер киңәш кенә. Таләбе генә катгый: татар баласы булып дөньяга килгәнсең икән, син милләтеңә хыянәт итмәскә тиеш! Ул – һәрвакыт садә, самими. Һәр фикер үз урынында, күңел киштәсенә тәртипләп тезеп кенә куй! Зиннур Мансуров менә шул эшне башкарган да инде.

«Гафу итәсез… Шулай тәфсилләмәсәң, татар аңламый… Моны яздым, киңәш бирдем, юаттым, тыйдым, куштым; шулай булмыйча хәл юк, инде калган мин генә дустың!»
Моңа өстәп ни әйтәсең?

Тукайны укырга кирәк!

 

(Чыганак: Идел, №4, 2015).

Комментарий язарга


*