ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Сарьян Хәсән «Алай да була» – булмасын!


Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
Халык мәкале


Телне без иң камил бер аңлашу коралы, кешелек дөньясын алга әйдәүче бер прогресс чарасы дибез. Тел ул – буыннан буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк иң мөкатдәс бер мирас булып, телен җуймаган милләтләрнең өстә ярылып яткан бердәнбер сыйфаты, билгеседер. Тел ниһаять — туган ил, туган җир ул.
Милләт булып оеша башлаган йә оешып җиткән һәр халык үзенең үсеш юлында, ягъни йә тарих, йә фән, йә әдәбияты барлыкка килгән бер төшендә үз-үзен аңлап, үзенең асыл йөзе булган телен дә, юл сабып кына үтмәгән, ә тукталып, тамырына төшеп өйрәнә башлаган; тел гыйлеме дип аталган үзенә аерым фән шулай хасил булган. Әгәр дә без татар тел гыйлеменең җеп очын эзли китсәк, җепне сава-сава мәшһүр бабабыз Каюм Насыйрига барып чыгачакбыз. Үз җилкәсенә нинди авыр миссия йөкләгәнлеген Каюм баба үзе үк әйткән: «Мәзкүр тарихтан бу заманыбызга кадәр татар телебезгә хезмәтчеләр була килмәгәнлек сәбәпле татар телебез гаять артта бәгыйд йоклап калмыштыр», дигән һәм тарихыбызда беренче кабат, «телебезгә хезмәтче мән булаем» дип, тел гыйлемен башлап җибәргән. Шулай итеп ул татар әдәби теленең фәнни нигезен сала.
Инде ул заманнан соң күп сулар агып, нәкъ бер гасыр вакыт кичте. Бу вакыт эчендә әдәби телебез бик нык дәрәҗәдә үсеп алга китте. Әмма бу үсешнең иң куәтле агымы — ирекләре буылып-томаланып яткан халыкларга чын ирек биргән Бөек Октябрь революциясеннән соңгы чорга туры килә. Нәм без бүген, бер дә икеләнмәстән, горур йөз белән әйтә алабыз: совет чорында татар әдәби теле җегәрләнеп, дөньядагы алдынгы телләрдән һич калышмас дәрәҗәгә басты. Чыннан да, әгәр кешесенә эләксә, җәүһәр-алмазлар уйната ул безнең тел! Галимҗан Ибраһимовлар, Гомәр Бәшировлар теле әнә шундый. Ләкин әле моңа карап кына: телебез тәмамынча камил, чишәр мәсьәләсе юк, әйдә шулай торсын, тимәек дип, канәгатьлектә оеп утыра алмыйбыз. Бүгенге җитез тормыш әдәби телебез алдына да мәсьәләне куеп кына тора, — берсен чишеп өлгермисең, икенчесе килеп чыга. Хәер, фән шулай инде ул: проблемасыз, бәхәссез булмый. Ләкин, миңа калса, бәхәс әле күбрәк алынма сүзләр даирәсендә урала. Хәтта проф. М. Зәкиев аны «катлаулы һәм күп тавыш куптарган» проблема дип атый. «Хәзерге көндә дә мәсьәлә инде ачыкланган һәм көрәш туктаган дип уйлау, ким дигәндә, беркатлылык булыр иде». (Туган тел үсеше, 1967, 57 бит.) Аның сүзләре белән әйткәндә, бу — алынмалар чыганагы проблемасы.
Димәк, проблема бар, эзләп торасы юк. Дөрес, мин үзем моны ул кадәр катлаулы, көрәшле нәрсә санамыйм. Заманы булган, әлбәттә, көрәше дә булган: ләкин ул үтте, хәзер башка заман, башка кайгы. Тик шулай да, проблема бар дип торганда, мин аңа күз йомып китәргә тиеш түгел, ә үз мөнәсәбәтемне әйтеп, ачыклап узарга тиеш буламдыр.
Тарихтан беләбез: дөньяда бер халык та океан эчендәге исемсез атау кебек үзенә генә аерым яшәмәгән, берсе өстенә берсе яу барган, күчкән, аралашкан… Гасырлар дәвамында көч, куәт, культуралар үзгәреп тору сәбәпле халыкларның урыннары алмашынып, телләре дә төрле йогынтыга эләгә торган — йә җиңеп чыккан, йә йотылган. Җөмләдән, татар телен алыйк. Әле бер, әле икенче тарафтан агым-агым килеп кагылган күпме тел йогынтысы кичергән ул! Кайсы йоккан, кайсы йокмаган. Монгол баскынчылары безгә килә дә китә; китмәгәне дә эреп юкка чыга. Йөз, йөз илле ел дәвамында алар безгә ни антропологик, ни тел ягыннан сизелерлек йогынты итә алмаганнар. Бик борынгы баба телендәге уртак тамыр сүзләрне исәпкә алмаганда, берничә сүздән башка, телебездә монголның канат очы белән себерерлек тә эзе калмаган.
Безгә иң дәвамлы — мең ел буена! — йогынты ясаганы ул гарәп теледер. Әгәр бүгенге татар әдәби теленең лексик байлыгын тикшереп карасак, лингвист булмаган кеше, мәсәлән, кайсы татар, кайсы гарәп сүзе икәнлеген аера да алмый. Грамматик яктан бөтенләй башка — берсенең сыгылмалы флектив, икенчесенең үзгәрмәс агглютинатив тамырлы булуларына карамастан, гарәп сүзләре «бер сузыкка бар тартык» моделе белән татар теленә калыпка калып, авазга-аваз кергән дә утырган, кергән дә утырган. Ләкин һәр нәрсәнең чамасы була. Әгәр читтән бер сүз чама белән, котылгысыз ихтыяҗ, кирәклек аркасында гына алынган булса икән, ул чакны ничә еллар бу хакта сүз сөйләп, бәхәс коруның хаҗәте дә калмас иде. Кызганычка каршы, һәр заман йогынты алган халыкның үз эченнән йогынты иткән халыкның хәтта үзе көнләшерлек ультралары килеп чыга. Татарда да ул шулай булган. Үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан руханилар, өстен сыйныфлар татар теленә төкереп кенә караганнар; язганнары гарәпчә булып, төркичә дигәнендә дә унга бер генә татар сүзе туры килгән. Менә шунда инде Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхметов, Галимҗан Ибраһимов кебек демократик хисле акыл ияләребез әдәби телебезне кирәкмәгән гарәпчәлек, төрекчәлектән чистартып, халыкның үз теленнән коярга кирәк дигән чын фикерне алга сөрәләр. Октябрь революциясеннән соң бу фикер тагы да кискенрәк дәвам иттерелә. 1924 нче елны «Пролетар әдәбияты турында» дигән мәкаләсендә Галимҗан Ибраһимов болай яза, «Без, бердән, хәзер гарәпчә сүзләргә каршы сугыш ачтык. Буржуазия заманында чыгтай төркисеннән бер адым атланып, гарәбизм киметелгән иде. Ләкин пролетариат аңа тукталмады, халыклашмаган (курсив минеке. — X. С.) Гарәбстан сүзләреннән әдәбиятны коткару мәсьәләсен уртага куйды. Әле без моны эшләп җиткерә алмадык, ләкин шуңа барабыз», ди. Әмма ул гарәп сүзләрен тоташ кырып чыгу юлына басмый, ә бүген дә без онытмаска тиеш булган дөрес принцип белән эш итә. Без бер хакыйкатьне истән чыгармаска тиеш: әдәби телдәге барлык сүзне, каян гына алынса да, бер халык та йөз процент аңлап бетерми һәм бетермәячәк тә. Чөнки сүз мәңге хәрәкәттә; өстәвенә тагын телдә дә җәмгыятькә тиң хезмәт бүленеше бар. Үз иҗатында татар теленең гүзәл үрнәкләрен биргән Кави Нәҗми бу турыда ачынып: «Барлык татар халкының яше, карты бер тигез белгән сүзләрне генә әдәбиятка кертү принцибы белән эш итсәк, телебезне ярлылатудан башка нәтиҗә чыкмаячак» дип язган иде (Әсәрләр, 4 том, 235 бит). Шулай…
Байтак заманнар гарәп дигән сүз һәм һәр вакыт артталыкның бер эквиваленты булып йөрде. Мондый караш асылда гарәбләрне колониаль халык санаудан килеп чыккан буржуаз мөнәсәбәт калдыгы иде. Бүген исә гарәбнең күпчелеге милли азатлык яулап, политик мәсләкләрен социализм дип игълан итте. Ә колониаль вакытта да үзенең бөеклеген җуймаган гарәб теле шәрыкның бик зур бер кыйтгасында интернациональ тел булып яшәде һәм яшәвендә дәвам итә. Ул гыйлем дөньясына — тарих, математика, астрономия, медицина, башкасына чиксез күп ачышлар биргән, алга илткән телләрнең берсе. Аннары ул — исән калган бердәнбер классик тел дә. Мин боларны ни өчен сөйләдем соң әле? Тел кыйблабызны кайтадан Мәккәгә борып, сүзне яңадан гарәбтән ала башлыйк дип әйтер өченме? Һич юк. Мин фәкать гарәб халкы һәм теленә булган үз мөнәсәбәтемне генә әйттем. Ә инде ул телдән сүз алу-алмау мәсьәләсен заман үзе хәл иткән — калдырасын калдырган, калдырмасын агызган. Әйтик, хәзер бер язучы да индустрия, промышленность урынына сәнагат сүзен Кире кайтарыйк дип дәгъва сөрми. Әмма ләкин сүзнең аһәңе, эчке ритмы хакына бер язучы, мәсәлән, мин, меңгә бер, анда да сүз сөрешеннән аңларлык итеп, сәнагат сүзен кыскартып җибәрәм икән, яки әгәр тәрбиясендә гарәбчәлек һич булмаган яшь буын шагыйрь Ренат Харис: «Синең аша үткән җилләр силгә әйләнсен шатлык тулып» дип, «ташкын» урынына сил сүзен куллана икән,— аңардан гына татар әдәби теленең бер чите дә кителеп төшмәячәк.
Мәгәр мәгълүм, гарәб безгә бик ерак — җиде диңгез, җиде тау артында; без гомер-гомергә гарәб белән түгел, ә рус белән бергә яшәгәнбез. «Россия кешесе (руслар.— X. С.) мөселманнар белән бер җирдә торган һәм… бер икмәкне ашап үскәнлекләре сәбәпле бу ике халык бер-берсенең гадәтен вә мөгамәләсен яхшы беләләр», ди Каюм Насыйри (Сайланма әсәрләр, 1956, 87 бит). Габдулла Тукайның да сүнмәс йолдыздай балкып торган шигырен беләбез:
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгат, гадәт вә әхлак алмашып…
Октябрь революциясе Россия халыкларына политик ирек, матди тормыш, яңа культура ишекләрен каерып ачкан кебек, өр-яңа сүзләрен дә нурдай чәчеп җибәрә. Татар моңарчы ишетмәгән, әйтергә теле дә әйләнмәгән бу сүзләрне әйләндереп йотып кына тора. Бу дулкын әдәбиятка да килеп кагыла. «Чөнки Кызыл Армия фронтында продналог отрядында, крестьян җыеннарында, хәзергә вузлар эчендә кайнаган яшь каләмнәребез, шулай ук завод-фабрик, шахта төбеннән күтәрелгән рабкорларыбыз татар әдәбиятына үзләренең шул дөньяларында өйрәнгән сүзләре, тәгъбирләре белән киләләр. Шулай итеп татар теленә яңа байлыклар бирәләр» (Г. Ибраһимов, Әдәбият мәсьәләләре, 1980, 180 бит).
Бу әле — ул вакытта. Ә хәзер? Техник прогрессның космик адымнар белән алга китүе, дөнья цивилизациясе, халыкларның еллап түгел, көнләп аралашуы, ил эчендәге миграция, матбугат, радио, телевидение информациясе — боларның һәммәсе дә бер телдән икенче телгә яңа сүз керүне туктаусыз ихтыяҗ итә. Чөнки көне-сәгате белән колакка килеп ирешкән яңа төшенчә, мәйданга килгән яңа предмет өчен һәр халык үзле-үзенә мир җыены ясап, сүз уйлап утыра алмый — ул мөмкин эш түгел, аның кирәге дә юк. Шуңа күрә без техникага, фән йә башкага бәйле өр-яңа сүзләрне шул көенчә генә рус теленнән алабыз. Хәзер рус теле илебездәге барлык телләр өчен бердәнбер чыганакка әйләнде. Хәер, ул үзе дә дөнья телләреннән туктаусыз яңа сүзләр алып тора. Тик моңа карап кына рус теле фәкыйрьләнә барамы? Киресенчә, һаман баеп куәтләнә генә бара.
Димәк ки, башка бер телдән ихтыяҗ белән, кирәккәнгә сүз алу әдәби телебез өчен гаять тә зарур бер хәл икән. Ләкин монда кыса бар: ягъни читтән алынган һәр сүз бу телнең генә каты законына буйсынып, грамматик кысасына керергә тиеш. Юкса читнеке түгел, үз сүзеңнең дә ят булуы бар. Чөнки бер телнең чын мөстәкыйльлеге алынма сүзләрнең аз йә күплегенә карап йөрми (составында 70—80 % чит сүз булган телләр дә бар), ә бәлки гасырлар буена бөртекләп кенә салынып, цементтай ныгый килгән грамматик кагыйдәләр мөстәкыйльлегенә, һәр сүзнең шул кагыйдәгә мотлак буйсынуына карап йөри. Шунсыз — тел үле.
Менә ике мисал:
Бул кеше, байбәтчәләрнең калдыгы хәмрен көтеп,
Алты еллык образованиеңне йөрмә селкетеп.
(Г. Тукай, Әсәрләр, 2 том, 103 бит.)
Минем алда бүген
буяу
бөтен төсләрдә елады…
Минем алда бүген
тукыма
бөтен хәрәкәтләрдә тезләнде…
(Р. Фәйзуллин, Аҗаган, 1966, 8 бит.)
Тукай шигырендә өч чит сүз бар: «бәтчә», «хәмер» һәм «образование». Әмма өчесе дә татар теленең үз кагыйдәсенә буйсынып, әүвәл изафә формасы белән, аннары килеш кушымчалары белән төрләнгән. Шулай итеп һәр кайсысы ике-өч кабат татарлашкан. Инде Р. Фәйзуллинның шигырен карап карыйк. Әйткән мисалда «хәрәкәт»тән башкалары — һәммәсе татар сүзе. «Хәрәкәт»кә дә, «төс» дигәнгә дә башта күплек, соңра килеш кушымчасы кушылган. Ләкин килеп: кушымчасы, кагыйдәсенә килмәү аркасында, үзенең асыл функциясен үти алмаган, ягъни сүзне сүзгә төенләп бәйләмәгән — тагып кына куелган. Шул сәбәпле гел татарча булмаган бәйләнеш килеп чыккан. Тикшерик. «Буяу бөтен төсләрдә елады», «Тукыма бөтен хәрәкәтләрдә тезләнде». Хуп: буяу еласын, тукыма тезләнсен дә ди. Әмма төсләрдә ничек елап була да, хәрәкәтләрдә ничек тезләнеп була икән? Мәгълүм ки, сүзгә «да—дә» кушымчасы кушылса, ул сүз йә урынны, йә вакытны аңлатыр. Таләбенчә сорау биреп карыйк: «Буяу кайда елады?», «Тукыма кайда тезләнде?» Тик моңа каршы: «Буяу төсләрдә елады», «Тукыма хәрәкәтләрдә тезләнде» дип, «өйдә тезләнде», «өйдә елады» калыбы белән җавап кайтарып булмый. Чөнки кушымчасы туры килсә дә, мәгънәсе туры килми — ике сүзнең берсендә дә урын идеясе юк. Бәлки вакытка ишарә итәдер: «Буяу кайчан елады», «Тукыма кайчан тезләнде?» Ә монысының җавабы бөтенләй мәгънәсез: «Кайчан?» дигәнгә каршы: «Төсләрдә» яки «хәрәкәтләрдә» дип җавап биреп булмый. Бу сорауга һәр ике җөмләдә «алда» сүзе җавап бирә. «Буяу кайчан елады?» — «Буяу минем алда (ягъни мин барда, мин карап торганда) елады». «Тукыма кайчан тезләнде?» — «Тукыма минем алда (ягъни мин барда, мин карап торганда) тезләнде». Әгәр инде Р. Фәйзуллин гамәлнең вакытын түгел, ә төбәлеп сүнү ноктасын күз алдында тоткан булса, ул чагында инде юнәлеш килеш кушымчасы кирәк иде: «Тукыма кая, кемгә, нәрсәгә тезләнде?»— «Тукыма минем алга тезләнде»…
Шулай итеп турыдан-туры фигыльгә бәйләнеп ул хәбәр итәчәк гамәлне уттай уйнатырга тиеш булган ике сүз («төсләрдә» һәм «хәрәкәтләрдә»), татар кагыйдәсенә буйсынмаулары сәбәпле, икесе ике балластка әйләнгән дә калган.
Янә бер мисал:
Бу көнне
кызлар
тик бер аны гына сөйләделәр (Гагаринны.— X. С.)
(хәтта хатынына көнләп көйделәр).
(Ш. Мәхмудов, Юл өстендә кояш, 71 бит.)
Башка телдә бәлки башкачарактыр, мәгәр безнең татар телендә, «көнлим» дигәндә, «кемне кемнән?» моделе генә бар. Татар кешесе бер вакытта да: «Иремә яки хатыныма көнлим» дип сөйләмәс, «Иремне яки хатынымны көнлим» дип сөйләр. Аннары тагы ирең йә хатының, йә сөйгәнең булмаганда, анны кешедән көнләмиләр — «их!» дип кызыгу йә көнләшеп кую гына ихтимал.
Инде күңелгә шундый сорау килә: каян чыккан соң мондый тел бозулар? Тамыры кайда? Әллә юкса чит ил шагыйрьләре йогынтысымы? Әйтик, японның Исикава Токубоку, төрекнең Назым Хикмәт шулай тел бозганмы? Минемчә, алай түгел. Минемчә, яңа агым яшьләребез: «Шагыйрь, кирәк булса, тел кануннарын да җимерә ала», дигән ялгыш уйга баскан; һәм ни сәбәптер «әнә бит» дип, Назым Хикмәткә төртеп күрсәтүчеләр дә бар. Тел белмәгәннәргә бер нинди ышык, лазейка итмәгән төрекчә бер шигырен мисал итәм. Ул «Yolculuk» дип атала (ягъни «Юлчылык» — юл йөрү, сәяхәт итү).
Bir şair yolculuk ediryor
bir denizinde dünyamızın
bakarak bir yıldıza.
Yolculuk ediyor şairin biri
yıldzlardan bizinde bir denizde
balaral dünyamıza.
Yolculuk ediyor şairler
denizlerinde kainatin
bakarak birbirine.
Бу шигырендә генә түгел, башкаларында да Назым Хикмәт шигырь юлын чәчсә чәчкән, әмма төрек теленең бер генә кагыйдәсен дә ватмаган, сындырмаган. Ә үзен аның шәкерте санаган Шамил Мәхмүдов татар телебез кагыйдәләрен акыртып боза. Игътибарыгызны янә Назым Хикмәт шигыренең соңына җәлеп иттерәсем килә. Ул: «Юлчылык итә шагыйрьләр диңгезләрендә җиһанның, багып бер-беренә» дигән. Ләкин бер-береңә багып, йә танып-аркаланып тел бозыгыз, димәгән.
Хуш, төрекне куеп, башлаган фикеремә йомгак ясыйм: Р. Фәйзуллин белән Ш. Мәхмүдовның гел татар сүзләреннән корамалаган җөмләләренә караганда, Г. Тукайның бер рус сүзе кергән — «Алты еллык образованиеңне йөрмә селкетеп» дигән җөмләсе үзебезчә дә, асла шигъри дә.
Димәк, читтән сүз алу яки кайдан алу проф. М. Зәкиев әйткәнчә үк катлаулы проблема түгел, ә менә үз ана телебездәге сүзләрнең мәгънәсен һәм иң элементар кагыйдәләрен белү — анысы менә проблема икән! Бу хакта бик матур итеп Дәрдмәнд әйткән:
Канча тартсаң, и мөхәррир, сүзне чит тел сибенә,
Тел ясалмас, гәр туган сүз ятмаса үз ибенә!
Алсаң ал сүзләрне читтән, хәрефләргә бирмә юл,
Кертмә бер чит ләһҗәдән хәреф ләһҗәбез тәртибенә.
(Искәрмә: «хәреф» дигәне телнең грамматик чаралары булыр.)
Шулай итеп, телне мөстәкыйль иткән, аны мәңге хәрәкәттә тоткан нәрсә — ул грамматик чара икән. Шуның аркасында гына сүзләрдән тел дип аталган гүзәл бер бина хасил булган. Шул бинага карап без төзүчесенең, ягъни һәр халыкның үзенә хас булган үзенчәлекле фикерләү ысулын күрәбез. Җыеп кына әйткәндә, һәр телнең үзенә җитәрлек грамматик чаралары бар. Тик аны белергә генә кирәк. Кызганычка каршы, әле генә мисаллар белән сөйләп киткәнемчә, бу соңгы елларда телебезнең грамматик кануннарын, агач кортыдай, әкрен-әкрен генә кимерә башладылар. Ләкин берсе дә моны махсус эшлим димәс. Чөнки язу язучылар хәзер бик күбәйде.
Яхшысы бар, начары бар. Әлбәттә, яхшысы күбрәк, ләкин начары да җитәрлек. Бер ишесе, мәсәлән, телне тумыштан ук белми, аны инде үгетләү түгел, дегетләсәң дә бер ни чыкмый; кайберсенең тел тою хисе атрофияләнеп үлек җыелган — ул хәзер кайсы дөрес, кайсы ялгыш икәнлеген дә аермый, «алай да була!» дип, телебезнең төзек һәм мөкамәл бинасына үзе сыярлык кына тишек тишеп, шуннан йөри башлаган; өченчесе просто үз телен өйрәнер-өйрәнмәстән Европа йә Азиянең модалы бер агымына ияргән була да, телне мескен бакага әйләндереп, мәктәп баласыдай тәҗрибә ясый; тагын бер ишесе бар: болары исә «мин беләм инде!» дигән җирдә туктаган да, бүтән бер адым алга атламас. Әмма көллесенең дә кәсафәте бер: телне бозалар!
Бер уңайдан телебезнең орфоэпиясе турында да берничә сүз әйтәсем килә. Татар телендә бер кагыйдә бар (монысы инде чынлап та үзебезнеке!), ягъни яңгыраусыз ябык тартыкка беткән сүздән соң сузыкка башланган сүз әйтелсә, бу тартык аваз ачылып яңгыраулана. Мәсәлән: дибәйтә (дип әйтә), барыбал (барып ал) һ. б. Ләкин кайбер яшьләр, бигрәк тә җырчыларыбыз, орфоэпик нормаларны белмәү сәбәпле, бу нигез кагыйдәне бозалар: дипәйтә, барыпал диләр. Хәлбуки дипәйтә, барыпал, килепал дип, сөйләшсә дә, сакау-саңгырау кеше генә сөйләшер. Болай да инде җырчыларыбызны, Тукай әйткәнчә, «башка милләтләрдә булдыгы кеби… мөмкин кадәр көчләнеп вә авызны бик зур итеп ачып» җырларга өйрәтә торгач, үз авазларыбыз имгәнеп, моңыбыз түгелеп бетте, ә без авыз ачып калдык.
Татар шигъриятендә берничә эндәш аваз — ымлыклар бар. Алар: и, а, аһ, (Их, ах, ух, эй ләр бу исәпкә керми, алар үзенә башка.) Шушы өч шигъри авазның, берсе дә диярлек дөрес кулланылмый — и эй гә, a o га, аһ ах ка әйләнде. Менә Р. Гатауллинның «Күңел ташлары» дигән китабына күз салыйк. Исеме бик начар. Шагыйрь күңелендә таш булырга тиеш түгел — энҗе вә җәүһәрләр генә булырга тиеш: «Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый» (Тукай). Ләкин «Күңел ташлары» инде ташка басылган! Безгә мисал эзләү генә кала. Р. Гатауллин үлеп o ларны ярата: «О, бу тема!», «О, нинди яр анда», «О, кешеләр», «О, Сальери түгел элеккечә!», «О, без нинди матур идек!», «О, язмыш!», «О, ул бәхетем!», «О, горур гүзәл!», «О, матур таулар!», «О, бәхетле таулар!», «Ой, дә дә! Ой!»… Барысын да чүпләп чыктым шикелле, бүтәннәргә дә күз төшерик. «Оһ-оһ-оһ, күп әле аңлашылмаган нәрсәләр» (Р. Батуллин, Уйларымны кеше белсен), «Но! Кайттыңмы?» (А. Ганиев, Сүзсез җыр), «О, мәрхәмәтле хуҗа, алай димәгез!», «Оһо!— дип куандылар бораулаучылар» (Ш. Бикчурин, Каты токым) һ. б.
Бу нинди o лар, ой лар, оһ лар, һо лар? Тукайда бармы? Дәрдмәнд йә Такташта бармы? Җәлилдә бармы? Илла кызык булыр иде, әгәр Тукай йә Дәрдмәнд болай язса:
О туган тел, o матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
(Г. Тукай, Туган тел.)
Җитәр, o Дәрдемәнд, сүзне озайтма,
Катып уңган күңелләргә боз атма!
(Дәрдмәнд, Куанды ил.)
Мәгълүм ки, татар телендә киң әйтелешле o авазы юк. Ул фәкать рус теленнән кергән сүзләрдә генә бар. Әгәр безнең o ны русча итеп әйтсәк, ул чагында «солы оны» урынына «сόлы όны» килеп чыгар иде! Бәлки Р. Гатауллинның Тукай, Дәрдмәндләрне кабатлыйсы килмидер?
Шигырь саен а дип сокланасы киләдер? Бездә дә бар ул a! Тик ул o дип язылмый, ә «ат» дигәндәге а кебек языла һәм шулай әйтелә дә. Р. Гатауллин бик яраткан Бабич белән Такташта да нәкъ шулай:
Андамы, әйтимме?.. A! Анда гаять
Кадре зур бер нәрсә ул — «Әбелхәят»!
(Ш. Бабич, Газаил.)
А, атомнары кояштан
Каплаган җир катлавы,
А, кояшны без атомнардан
Яшергән көл тавы.
(Һ. Такташ, Янар таулар.)
Миңа калса, Р. Гатауллин шигырьләрендәге o ларның күбесен и белән алмаштырып булыр иде: «И язмыш!», «И горур гүзәл!» һ. б. Әнә чордашлары шулай язган бит: «И җәрәхәтле дулкыннар» (Р. Харис), «И җанның даулы мизгеле!» (Зөлфәт).
Телдәге авазлар бик аз булганы хәлдә, алардан ясалган сүзләр санап бетергесез, ә мәгънәләре тагын да күбрәктер! Тел — океан ул. Шуңадыр гарәбләр сүзлекне дә әл-камус (океан) диләр. Ләкин бер сүзе бер генә мәгънә аңлаткан тел дөньяда юк. Әмма сүзләр аморф түгел — авазларын бүген болай, иртәгә алай күчереп куеп булмый: яралганда ук берничә авазның тотрыклы тезмәсен хасил итеп, бер мәгънәгә беркеп яралганнар. Заман арты заман үтү белән өр-яңадан сүз ясау йә кимегән, йә бөтенләй тукталган. Аң ирешкән яңа мәгънәләр беренчел тамыр сүзнең тамыр мәгънәсеннән ишәеп үрчи башлаган. Бу җәһәттән сүз һаман да хәрәкәттә торыр. Ләкин бер баба тамырдан үрчеп киткән мәгънәләр бер-берсеннән ни кадәр ерак тоелса да, алар барыбер бер нәсел балалары кебек; хәтта синоним сүзләрнең дә оясы ояга тәңгәл төшеп утырмый. Бу хакыйкать көн саен сүз белән эш иткән һәр кемгә билгеле булырга тиеш иде югыйсә. Әмма көндәлек тел практикабызда алай түгел: менә дигән бер сүзне башка бер сүз кысрыклап чыгарып, аның бөтен мәгънәсен бер үзе били башлады. Әллә харап эффектлы, һуш китмәле сүзме соң алар?
Ю-ук! Мин ал арны «универсаль» сүзләр дип атадым. Алар инде йөри-йөри шомарып беткән. Менә берничәсе: көрәшү, катнашу, тудыру, башкару, җитештерү, кайгырту, чакыру, белдерү, җәелдерү, күрсәтү, күрсәткеч, буенча, почмак, бара һ. б. һәр кайсына мисал меңләгән — ерып чыкмалы гына түгел. Шулай да беразын әйтеп үтми булмас.
Көрәшүнең асыл мәгънәсен беләсез: ул милли спорт уеннарыбызның бер төре (соңра «сугыш»ның синонимы булып киткән). Бу мәгънәсе әле дә бар. Ләкин көндәлек матбугат, радио, телевидение елына 365 көн талкый торгач, көрәш сүзе хәзер үз мәгънәсен бөтенләй җуйды. Хәзер без кем белән, кемгә каршы көрәшергә дә белмибез. Ләкин көрәшергә кирәк. Шуннан китә инде!
«Нефтьне югалтуларга каршы көрәшне көчәйтү» (Социалистик Татарстан, 1970, 8 декабрь), «Продукт алу өчен көрәш» (Социалистик Татарстан, 1972, 29 ноябрь), «Аның тормышы өчен врачлар атна буена көрәшәләр», «Черкиләргә һәм башка бөҗәкләргә каршы көрәш» (икесе дә — Татарча календарь, 1969).
Табигый, көрәш урынына нинди сүз кирәк иде соң? диярләр. Беренчедән, аның универсаль эквиваленты юк. Икенчедән, мондый шома, шаблон җөмләләргә, аз гына конструкциясен үзгәртеп, аз гына сүзләрен алмаштырып, җан өрәсе бар. Әйтик, бер варианты болай: «Нефтьне югалуларга каршы көрәшне көчәйтү» түгел, ә бәлки «Нефтьнең тамчысын да әрәм-шәрәм итмәскә кирәк» иде.
Тудыру дигәненә берничә мисал: «Шушы елларда Салих Сәйдәшев мәшһүр «Совет армия маршын» тудыра», «Хәзер инде Нигъмәтуллина һәм Рогожин тарафыннан тудырылган Сәйдәшев образы» (икесе дә — Социалистик Татарстан, 1970, 26 ноябрь); «Хатыны икенче баласын тудыра» (Социалистик Татарстан, 1970, 16 декабрь). Кыскасы, тудыру сүзе туып кына тора! Ләкин бу мисалларның берсендә дә ул дөрес кулланылмаган. Ни өчен? Чөнки тудыру сүзе ясалмыш көненнән үк нәсел ишәйтү процессына бәйләнгән. Мәгълүм ки, нәсел ишәйтүгә бәйле байтак сүзләр, дөньяга әдәп иңгәч, әйтелми башлаган. Чөнки алардан аңлашылган гамәл — ләззәте дә, газабы да — икәү йә берәүнең генә эшенә әйләнгән. Менә бала туды ди. Де-факто! Сораганнарга ничек җавап бирергә? Тудырдым дисәң — каян? Ничек? дигән сорау ява башлый. Моны әле, азрак ис кергәч, бала үзе дә сорап әнисенең тәңкәсенә тиячәк. Билгеле инде, ана кеше барысын да сөйләп бирә алмый. Шуңа күрә безнең әниләр тудыру сүзен әйтмәгән: моның өчен берәр нейтраль сүз, ягъни таптым дигән сүзне тапкан: коедан таптым, чишмәдән таптым, болыннан таптым һ. б. Тапкан җирнең бетәсе юк, тик ул — ананың үзе генә түгел! Чынлап та кайсыгызның анасы: «Мин биш бала тудырдым» яки «Мин сине, улым, фәләненче елны тудырдым» дип сөйли икән?! Халык җыры да бар:
Әнкәй мине тапкачтын да ак биләүгә биләгән,
Ак биләүләргә биләгән — бәхте булсын димәгән.
Такташ та болай яза:
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Ярый әле мине тапкансың…
Ә без әдәбиятчылар — әдәб кешеләре — нишлибез? Әти-әниләребез әйтергә дә кыенсынган сүзне авыз тутырып, алагаемына, тудырдык дип кычкырабыз: әсәр тудырдык, образ тудырдык, материаль байлыклар тудырдык һ. б. Инде үзеннән-үзе телгә сорау килә: «Алай булгач тудыру сүзен әйтмәскәмени»? Белмим. Мин тик шуны гына беләм: бу — үзебезнең сүздән үз аләтләребез белән ясалган ясалма-ялган сүз. Мин үзем халыкта андый сүз барлыгын белмим. Мин белгән халык хайванга да андый сүзне әйтми. Бия колынлый, сыер бозаулый, сарык бәрәнли яки колын китерә, бозау китерә, бәрән китерә дип сөйләшер. Әмма телебездә туды, туган, туганмын дигән сүзләр бар. Хуш, тудыруны кулланмагач, родилъный домны ничек тәрҗемә итәргә соң? Әлбәттә, бала табу йорты дип! Ә образны иҗат итәләр, әсәрне язалар да, иҗат та итәләр, рәсемне ясыйлар, материаль байлыкларны булдыралар һ. б. Янә, үзенең туган моментын үзе белмәгәнлектән, татар кешесе тудым дип сөйләми, туганмын ди. Шулай да тудым дип язучылар да күзгә чалынып тора. Мәсәлән: «Мин Башкортстанның Чакмагыш районы, Яңа Мортаза авылында 1940 нчы елда тудым» (Р. Идиятуллин, Беренче карлыгачлар, 1969).
Чакыру. Бу сүз хәзер үзенә бөтенләй кире мәгънәсе белән йөри башлады. «Марксист-ленинчылар бер вакытта да уңай мирастан баш тартырга чакырмадылар» (М. Зәкиев, Туган тел үсеше). Тел тою хисен җуймаган һәр кемгә мәгълүм: чакыру сүзе һәр вакыт хәрәкәтнең ары төбәктән бире төбәккә, ягъни чакырган кешенең үзенә таба юнәлүен — кыскасы, кил дигәнне аңлата, һәм һәр вакыт хәрәкәтнең чиге була — чакырылган җиргә җиткәч сүнеп бетә: эт чакыру, кунак чакыру, эшкә чакыру һ. б. Һәр кайсысында чакырылган эт тә, кунак та, эшче дә синнән ары китми, шунда туктый. Ә инде хәрәкәтнең киресен икенче сүз аңлата. Чакыруның киресе — әлбәттә куудыр. Әйтәләр бит: «Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит» диләр.
Чакыруның икенче, пафослы антонимы: эт өчен — өстерү. Кеше өчен — өндәү. Өстергәндә дә, өндәгәндә дә хәрәкәт һәр вакыт синнән ары — алга китәргә тиеш, һәм аның һич югы чиге юктыр. Тукай шигырен искә төшерик: исемен үк «Эшкә өндәү» дип куйган. — «Эшкә чакыру» димәгән. Чөнки ул яшь булса да, эшкә өндәү белән эшкә чакыру дигәнне генә аера белгән; чөнки эшкә чакырганда, чакырылган кеше килә дә, әйтелгән эшне эшли дә, хакын алып, кайтып китә. Ә эшкә өндәгәндә гомумән бик мөһим бер эшне эшләргә кирәклек аңлатыла:
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәр вакытта бик юмарт китерер җимеш.
Менә бу — өндәү! Инде шушы классик үлчәү белән М. Зәкиев иптәшнең җөмләсен төзәтик. «Марксист-ленинчылар бер вакытта да уңай мирастан баш тартырга чакырмадылар» түгел, ә «баш тартырга өндәмәделәр» кирәк икән!
Күрсәтү һәм күрсәткеч. Күрсәтү дигәне байтактан килә. Ул хәзер бер үзе генә дә җиде-сигез сүзне алмаштыра: әйтте, өйрәтте, аңлатты, сөйләде, язды, төшендерде, раслады — бөтенесе урынына да күрсәтте йөри ала. Бер генә мисал: «Мондый катнаш сөйләмнең булуын революциягә кадәр үк М. Гафури да күрсәткән иде» (М. Зәкиев, Туган тел үсеше). Бу җөмләне укыганнан соң минем күз алдына Мәҗит Гафуриның, бик озак эзләп интеккәч, бер катнаш сөйләм тапкан да, «Менә!» дип бармагы белән төртеп күрсәтеп торган позасы күз алдына килеп баса. И куангандыр да инде Мәҗит ага!
Күрсәткечнең гомере озын түгел әле: алтмышынчы елдан соң гына күзгә чалына башлады. Менә бер мисал: «Икенче урында Әхмәтсолтан Әминов бригадасы. Аның да күрсәткече безнеке чамасы ук» (Моны бригадир егет әйтә; Социалистик Татарстан, 1972, 28 ноябрь).
Болай ярамый бит инде, иптәшләр! Әйтик кискеч — киселә торган предмет булмаган кебек, күрсәткеч тә күрсәтелә торган әйбернең, төшенчәнең, ягъни уңыш, җиңү, нәтиҗә һ. б.ның үзе түгел. Нигә предмет йә төшенчәне үз исеме белән атамаска!
Буенча дигән бәйлек сүзгә берничә мисал. Кире кайтмас өчен кайсылайрак кирәклеген дә әйтә барам. «Электрлаштыру буенча механик» (кирәк: электрлаштыру механигы), «Районда хезмәтне механикалаштыру буенча башкарасы эшләр гаять зур» (кирәк: районда хезмәтне механикалаштырасы эшләр гаять күп), «Мәктәпләр төзү буенча районның алдагы елга планнары нинди?» (кирәк: мәктәпләр төзүнең алдагы ел планнары), «Һәр группада терлекне симертү буенча технологик карта төзедек» (кирәк: терлек симертү өчен), «Уфа телевидениесе буенча чыгыш ясадылар» (кирәк: Уфа телевидениесеннән сөйләделәр), «Шагыйрьнең әсәрләрен популярлаштыру буенча нәрсәләр эшләнә?» (кирәк: популярлаштыру өчен), «Казан шахмат клубында йөз шакмаклы шашка буенча Татарстан чемпионаты тәмамланды» (кирәк: шашка уенының), «Иң җиңел үлчәүдә казанлы Р. Бикметов очколар буенча А. Самедовны отты» (кирәк: очко саны белән, яки: очколар ягыннан), «Туфан Миңнуллинның «Ир-егетләр» пьесасы буенча эшләнгән спектакль» (кирәк: пьесасыннан эшләнгән йә куелган спектакль). (Мисаллар Социалистик Татарстан газетасыннан алынды.) Кыскасы, буенчамы көн буенча санасаң да бетәсе юк. Ул хәзер «универсаль» генә түгел — «суперуниверсаль» бәйлеккә әйләнде. Тиздән татар телендәге бөтен бәйлек, кушымчалар урынына шушы бер сүз генә йөри башлар ахры…
Бер-ике мисал белән генә почмак һәм бара дигән ике сүзгә тукталып үтәм. Почмагыбыз да хәзер, бик кыршылып йөри торгач кыры шомарып, түгәрәкләнеп килә. Менә: «Илнең барлык почмакларын күргән» (Ә. Баянов, Ут һәм су), «Дөньяның төрле почмакларыннан күренекле врачлар җыела» (Татарча календарь, 1969), «Җир шарының төрле почмакларыннан алынган хәбәрләр» (Татарча радио, 1972). Татар телебездә илнең, җирнең, дөньяның чите бар, әмма шарның ни чите, ни кырые, ни почмагы булмый; моны укучы баладан да сорап белеп була. Әлеге өч мисалда почмак нинди сүзләрне кысрыклап чыгарган соң? Санап бирик. «Илнең барлык почмаклары» түгел, ә бәлки «илнең барлык җире, барлык урыны, барлык өлкәсе, барлык төше, барлык ягы, барлык тарафы» һ. б. Ә «дөнья» дигәндә аңа илләре, дәүләтләре; «җир шары» дигәндә кыйтгалары, континентлары килеп өстәлә. Күпме сүз! Шулардан сайлап-актарып, җаның теләгәнне аласы урынга, бичурадай, почмакка ябышып яткан иптәшләребезне, почмак менә бу була дип, почмакка бастырып булмый бит инде: зурлар!
Инде бара дигән сүзне бөтенләй аздырдык. Без язган, сөйләгәннәрдә хәзер ни генә бармый! Вакыйга бара, квартал бара, сүз бара, җыелыш бара, кино бара, конкурс бара, бәхәс бара, смотр бара… Бара да бара, бара да бара! Әгәр үз аягы белән генә бара алмаса — алып баралар. «Разведчиклар Арча җирендә эзләнү эшләре алып баралар». (Ә. Фазылҗанов, Көнәрлеләр ягы), «Эшләрне татар телендә алып бару кертелде» (М. Зәкиев, Туган тел үсеше), «Ә бу юлы исә концертны алып баручы булмау үзен бик нык сиздерде» (Р. Гарипов, М. Харисов, Зур концертка зур таләп), «Рояль партиясен алып бара» (Татарча радио, концерт программасы). Кая баралар? кая алып баралар? — һич мәгълүм түгел. Мисалның һәр кайсында бара сүзе үзенең төп мәгънәсен җуйган — хәрәкәттән халәткә авышкан. Хәлбуки аның телебездә бик популяр ике мәгънәсе бар, беренчесе хәрәкәтнең үзен, икенчесе дәвамлылыгын аңлата, ул чагында ярдәмче фигыль вазыйфасын үти. Беренчесенә мисал:
Китте болар. Бара, һаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
(Г. Тукай, Кәҗә белән Сарык хикәясе.)
Икенчесенә мисал:
Күзләре йомылып бара инде аның әкрен генә.
(Г. Тукай, Мияубикә.)
Хата мәгънәле бара, алып баралар дигәнгә дөрес мәгънәле нинди сүзләр бар соң? Күп алар. Җөмләсенә карап төрле сүз йә конструкция белән алмаштыру кирәк. Әйтик, пьесаларда язган кебек: «Вакыйга безнең көннәрдә бара» дип түгел, ә «безнең көннәрдә булган вакыйга» дип, конкурсны башланды, дәвам итә, тәмамланды дип, рояль партиясен уйный дип төзәтү мөмкин иде. Шулай ук Ә. Фазылҗановның да «Разведчиклар Арча җирендә эзләнү эшләре алып баралар» дигәнен гадирәк итеп — эзләнәләр, нидер эзлиләр, эзләнүне дәвам иттерәләр һ. б. кебегрәк итеп — үзебезчә язып булыр иде.
Озынга сузмый гына, җитәкләшеп кизү йөргән тагы бер-ике дежур сүзгә тукталып үтәм. Алар җөмләнең «зур роль уйный», «зур әһәмияткә ия», «зур урын алып тора» кебек универсаль хәбәрләре. Болары инде бер ясинны бәреп еккан өч «колһуалла» төсле: шуларны белсәң — ясинны белмәсәң ярый; ансыз хәтта язган әйберең гыйльми дә булмас кебек! Мәкаләне язганда мин яңадан бер Г. Тукайның «Халык әдәбияты» дигән мәкаләсен укып чыктым. Бармы анда зур роль уйный лар да, зур әһәмияткә ия ләр, зур урын алып тора лар? Шундый да гади, шундый да гыйльми, чын безнеңчә мәкаләләр тагын да язылсын иде!
Җөмләнең «дежур», «универсаль» хәбәрләре бу бер-ике ел эчендә тагы бер тәгъбиргә артты әле. Анысы — өлеш кертү. Элек ара-тирә, тәкъдим әйтте диясе урынга, тәкъдимне генә кертәләр иде. Хәзер — өлеш кертәләр. Мисаллар: «Бу эшкә аларның һәр кайсы үз өлешен керткән» (Н. Саттарова, Гүзәллек җырчысы), «Мәктәп коллективларының укыту процессын камилләштерүгә зур өлеш. кертүләре әйтелде» (М. Ягъяев, Заман таләпләре), «Урып-җыюны югалтуларсыз үткәрүгә зур өлеш, кертте» (С. Дементьев, Коммунистның җаваплылыгы), «Ул һәм аның семьясы колхозның районда алдынгы хуҗалыклар рәтенә басуына зур өлеш кертә» (Г. Галимҗанов, Алар — бер колхоздан), «Дуңгызларны үрчетүгә ул үзенең зур өлешен кертте» һ. б. Белмим, күпме кертергә мөмкиндер ул өлешне!
Әдәби стиль өчен генә түгел — гомумән — сүз төрләнү кануннары бик нык унификацияләнү сәбәпле татар теленә кушымча һәм бәйлек тавтологиясе хас түгел. Әмма ләкин сүз ясау ысулы буларак телебез түрендә тавтологиянең үз урыны бар. Тик без аны — йә оныткан, йә белмибез, дөресрәге: бик тә мудрить итеп язарга тырышуыбыз аркасында бу садә, үзебезчә сүзләрдән файдаланмыйбыз. Нинди сүзләр соң алар? Менә алар:
1) форма тавтологиясе — буяу буяу, чәчү чәчү, чигү чигү, кичү кичү, көтү көтү, утау утау, язу язу, тою тою, каю каю, казу казу, сату сату, терәү терәү, биләү биләү, кату кату, сүрү сүрү, туку туку, ташу ташу, тегү тегү һ. б.
2) тамыр тавтологиясе — эш эшләү, буа буу, аш ашау, бәйләм бәйләү, яшен яшьнәү, өем өю, урам урау, кием кию, таң таң ату, йокы йоклау, җыр җырлау, көй көйләү, күк күкрәү, иләк иләү, атлам атлау, ау аулау, им имләү, он онлау, ярма яру, уй уйлау, тугым тугу һ. б.
Бу сүзләрнең инде күбесен без оныттык. Онытмаганнарын да, ике кабат кабатлаудан курыккан булып (аннары бик тә үзебезчә була бит), икенче өлешен икенче сүз белән алмаштыра башладык. Шуның берсе — башкару дигән сүз. Мәсәлән, көтү көтә генә түгел, ә «Тормыш иптәше Әсләх терлекче-көтүче хезмәтен башкара» Социалистик Татарстан, 1970, 25 декабрь); эш эшләнде генә түгел, ә «Клубларның материаль базасын яхшырту буенча шактый эш башкарылды» (Авыл культура учаклары); кызлар тегү тегә генә түгел, ә тегү эшен башкаралар; фәлән җырчыбыз җыр җырлый гына түгел, ә җыр башкара яки фәлән җырчыбыз башкаруында фәлән җыр ишетерсез һ. б. Нинди тел бу? Кем теле? Нигә җырлый гына түгел? Гел җырлый гына дисәк, бер төрле генә булып, телебез фәкыйрьләнә дисезме? Ә гел башкара гына дигәч, тел фәкыйрьләнмимени? Җыр җырлый дигәннең әле аның, кирәк кешегә, җыр әйтү формасы да бар. Мәсәлән: «Безнең турыга җиткәч егетләрнең берсе (мөгаен Әхәттер!) гармун көенә сәер генә җыр да әйтте» (Г. Бәширов, Сайланма әсәрләр, 3 том, 256 бит).
Мәгънәсе бозык сүзләр. Болар да чыгып кына тора — нәкъ Пушкин әкиятендәге сыман: «Гвидон көтсә сул яктан — дошман килә уң яктан»! Башлыйк әүвәлрәктән. Менә телебездә гарәбнең әдәбият сүзе бар. Фәкать әдәби әсәрләр җыелмасы дигән сүздер. Әмма бер вакыт кемдер, сул аягы белән торган көне булган күрәсең, моны тоткан да рус теленә француздан кергән литература тиңли башлаган. Хәлбуки әдәбият һич тә литература түгел, ул аның бер өлеше генә. Шулай да тиңләнгән — мескен әдәбиятка күтәрә алмастай йөк йөкләнгән. Хәзер бар да әдәбият: фәнни әдәбият, политик әдәбият, теоретик әдәбият, дуңгыз хакында язган брошюра да — әдәбият! Бакча хуҗасына түтәл юк дигәндәй, әдәбиятның үзенә сүз дә калмаган. Шуннан, аптырагач, матур дигәнне өстәп куйганнар. Хәзер инде без моңа игътибар да итмибез.
Ә чынлап, үз телеңне кайгыртып уйлаганда, бу дөрес түгел. Сүзнең мәгънәсен болай көчләп киңәйтмиләр. Ярый әле бәхетебез: сүзләр көчләүгә буйсынмый. Әдәбият та шулай булып чыкты — әдәби әсәрләр дип әйтү белән үк теге мәгънәләре коела да төшә. Хәтта зурлар әдәбиятын ничә еллар инде матур әдәбият дип йөрткән куәтле нәшриятыбыз да балалар әдәбиятын һаман буйсындыра алмый: нигә, балалар әдәбияты матур түгелмени? Аннары матур сүзе әдәбиятка һич ябышмый — майлы май кебек. Чөнки әдәбият үзенә матурдан да матуррак матурлыкларны җыеп туплаган: әдәб-әхлак матурлыгы, идея һәм форма матурлыгы, ниһаять җырдай тел матурлыгы! Шуңа күрә әдәбият дигән сүз теләсә нинди мәкалә, брошюра, китап һ. б. урынына йөри алмый. Шулай булгач, нәшрияттагы редакцияләр атамасын да, әйтик, дөресләп зурлар әдәбияты, балалар әдәбияты, политик китаплар, авыл хуҗалыгы китаплары, дәреслекләр редакциясе дип төзәтергә вакыттыр бәлки?
Җөмләдән, вакытлы матбугат дигән терминдагы вакытлы сүзен дә, безнеңчә, мотлак үзгәртергә кирәк. Чөнки вакытлы сүзенең чын мәгънәсе, күпме тартсаң да вакытлы дигәнне генә аңлата: вакытлы эш, вакытлы кеше, вакытлы хөкүмәт, вакытлы хәл һ. б. Димәк ки, миңа калса, вакытлы дигән (һәм грамматик, һәм политик яктан) бик хата сүз урынына көндәлек дигәнне кабул итсәк, һәр яклап та дөрес булыр иде. Бу сүзнең мәгънәсе, киңәеп, айлык вә атналыкка, да күчә ала. Чөнки ай да, атна да — көннең күплеге генә, шулай булгач барысының да мәгънә тамыры бер. Әйтергә кирәк, көндәлек матбугат дип сөйләүче һәм язучы бер мин генә түгел. Аны татарчасы да, русчасы да бик яхшы булган Сәгыйт ага Фәйзуллин күптән яза. Мәсәлән: «Кайвакыт мәктәп дәреслекләре белән көндәлек матбугат арасында да терминнарны куллануда аермалар очрый» (Ике тел хәзинәсе, 1964). Болай язу газета-журналларда да күренә башлады: «Хәзер Казан диңгезе булып җәелгән Казанка елгасы буенда көндәлек матбугат чыгару өчен яңа комбинат салына» (Казан утлары, 1970, № 10).
Язу язучыларыбыздан хәзер ничек белән нинди сүзен бутаучылар барлыкка килде. Мисаллар: «О, ничек жәл… (Ш. Мәхмүдов, Барысы да алда), «Өстендәге йон күлмәге ничек килешә аңа» (Мәгъсүм Хәбибуллин, Кискеч җыры), «Ах, ничек сагындырган!» (3. Мансуров, Сагыну), «Мин сине ничек яраттым!» (Р. Фәйзуллин, Монологлар), «Аһ син ничек каты уйлыйсың!» (Р. Харис, Кайтаваз), «Күрәсезме, аларның таҗ яфраклары ничек сизгерләр» (Р. Төхфәтуллин, Давыл чәчәге)…
Ничек сүзе, гамәлнең рәвешеннән тыш, төрле дәрәҗә аптырау, гаҗәпләнүне аңлата. Янә дә үрнәге Тукайда бар: «Ничек соң без табындык потка дип хәйранга калганнар» (Иһтида). Ә мин әйткән мисалларда исә ничек? Дип аптырау түгел, ә гамәлнең куәт дәрәҗәсе, соклану йә таң калу булырга тиеш иде. Мәсәлән: Р. Фәйзуллинның уенда, әлбәттә, «Мин сине нинди яраттым!» дип, яратуының көчен әйтү теләге булган, ләкин, сүзен таба алмагач, теләгенең бөтенләй киресе килеп чыккан. Ягъни, «Мин сине ничек яраттым!» дип аптырап, хәйраннар калып тора. Бу урында, әлбәттә, нинди сүзе кирәк иде. Әнә Тукайлар шулай язган. «Нинди елмайган авызлар! Күрсәнә, ул нинди шат» (Мияубикә.) «Нинди оста алдадым түгелме ди», «Шул әнә, нинди әнә, нинди яна» (Ш. Бабич, Газаил). «Күрәсең, әнә Йолдыз да нинди сагынган үзеңне» (Г. Бәширов, Сайланма әсәрләр, 1 том, 50 бит).
«Әйтсәң сүз, төртсәң күз», ди халык. Тиешле генә сүзен белмәсәң, күз чыгарып куюың да бик мөмкин. Менә бер мисал: «Володя бик тыйнак һәм талымсыз иде» (В. Байдерин, Ленин турында хикәяләр, Р. Камалова тәрҗемәсе). Чынлап та сүзгә талымсыз, зәвыксыз кеше генә шушылай яза ала! Башкача ни әйтәсең!
Аерым сүзләрнең генә түгел, тоташ җөмләләрнең дә ялгыш мәгънәле булу мисаллары бар. Менә берсе: «Ул акча тора» (Н. Дәүли, Җимерелгән бастион; А. Расих, Каһарманнар юлы, журнал варианты). Бу иптәшләр, әлбәттә, русчаның «Он денег стоит» дигәнен татарча әйтергә уйлаганнар, ягъни «Аңа бит акча түләнгән», «Ул бит акча җимеше» дип әйтәселәре килгән, әмма «Ул акча тора» җөмләсенең татарча мәгънәсен белмәүләре сәбәпле бөтенләй башка мәгънәле җөмлә килеп чыккан, ягъни «Ул акча тора» дигәндә без: ул акча — тора, тотылмаган, куйган килеш, тора дип аңлыйбыз.
Радиодан көн саен һава хәлен әйтәләр. Ләкин «Бүген төнлә салкын булды» дип гап-гади генә әйтәсе урынга, «Бүген төнлә салкын һава сакланды» яки «салкын һава күзәтелде» диләр. Аязучан болыт, алмашынучан болыт лар да — радионыкы.
Кем язып бирә моны? Болыт алмашынмый бит, болыт аязмый бит! Болыт чыга, болыт каплый, болыт агыла, болыт тарала һ. б. Әгәр күктә болып йөзеп тә, кояшны каплый алырлык булмаса, андый көнне без гомумән аяз дибез. Инде бер болыт та булмаса, анысын чалт аяз дибез. Радионың аязучан болыт, алмашынучан болыт дигән баш ваткычы безнеңчә аяз көн була микәнни инде ул? Аннары халкыбыз гомумән, һава дип сөйләүгә караганда, күбрәк көн дип сөйли: көн аяз, көн болытлы, көн юеш һ. б. Ләкин бу әле һич тә һаваны көнгә алмаштыру кирәк дигән сүз түгел: һәр кайсының үз урыны бар. Әйтик, Тукай: «Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава» дип язган икән, моны инде көнгә әйләндереп булмый: урта көн килеп чыга. Радиодан янә бу араларда: «Республика юлларында яңгыр ява» дип әйтә башладылар. Анысы тагы нинди яңгыр икән — юлда гына ява торган?..
Әдәби әсәрләребездә хәзер бик тә әдәпле егетләребез күренә башлады: сөйгән кызларыннан кул гына сорыйлар. Эдуард Касыймовның Роберты да Әлбинадан кул сорый (Бир кулыңны, дустым), Вакыйф Нуруллинның да бер доценты Гөлүсәдән кул сорый (Күпер чыкканда)… Әйтсәм әйтим инде, элеккеләр яучы җибәреп кызның үзен соратканнар.
Мәгънәсе бозык сүзләребез байтак, барысын да санап чыгу һич мөмкин түгел — бик нык күзгә кереп торганнарын гына әйтеп китәм. Кыска вакыт түгел, аз вакыт, чөнки вакыт озын йә кыска булмый — аз йә күп була. Вакыт ничә яки вакыт күпме дип сорау дөрес түгел, вакытны беләсе килгәндә сәгать ничә дип сорау дөрес. Чөнки, беренчедән, вакытны бер, ике, өч, дүрт… дип санамыйлар; икенчедән, гомумән вакыт ул бик күп — чиксез! Аннары, вакыт күпме дип сораучыга каршы бер кем дә: «Биш вакыт унбиш минут» дип җавап бирми — идиотларча, сәгатем бер генә минем дип әйтүенә карамастан, барыбер: «Биш сәгать унбиш минут» дип җавап бирә.
Янә, шигырьне уку бар, сөйләү бар: карап укыса — укый була, яттан сөйләсә — сөйли була. Әмма бу ара шагыйрьләребез ни сәбәптер, халык алдына чыкты исә, «Мин сезгә хәзер берничә шигырь укыйм» дияр дә, китапка-нигә күз дә атмастан, ике кулын селти-селти яттан шигырь сөйләп җиппәрер. Әлбәттә, китаптан йә нидән укучылары да бар…
Янә, металл ватыклары түгел — тимер-томыр. Чөнки металл керәч чашка шикелле ватылучан, уалучан әйбер саналмый.
Янә, вакыт чыкты түгел — вакыт бетте. Аннары, моданы яңа чагында чыкты диләр, искергәч бетте диләр.
Әй Хәдичә, Хәдичә!
Кичегеп кайтып кичә,
Нинди эшкә чуалдың?
Яңа мода чыгардың.
(М. Җәлил, Хәдичә.)
Ә без нишләптер, бер-бер мода бетсә, аның модасы чыкты инде дибез.
Янә, ихтыяри эш булганда әтиләргә алындым димиләр, эшләргә (эшкә) керештем, тотындым, башладым һ. б. диләр. Әгәр инде бик тә алу сүзен әйтәсе килсә, телебездә аның «Өстемә фәлән эш алдым» дигән моделе бар.
Янә, колхозчылар һәм колхозчы хатын-кызлар түгел — колхозчылар гына. Чөнки телебездә род категориясе юк, колхозчылар дигәндә бер кем дә ирләр генә икән дип аңлап утырмый. Әгәр колхозчылар һәм колхозчы хатын-кызлар аршинын һәр профессиягә куллана башласаң, әллә ниләр килеп чыгар иде. Әйдә берничәсен санап карыйк: эшчеләр һәм эшче хатын-кызлар, тракторчылар һәм тракторчы хатын-кызлар, җырчылар һәм җырчы хатын-кызлар, тегүчеләр һәм тегүче хатын-кызлар һ. б.
Янә өйне, бинаны, башканы торгызмыйлар — ауган, егылган, яткан әйберләрне генә торгызалар; өйне күтәрәләр, коралар, салалар, төзиләр, җиткезәләр һ. б.
Өч сүз бар: хәзер, әле генә, яңа гына. Боларның да мәгънәләре аерыла. Әгәр, инде эшләнгән яки башланган эшнең вакыты хәбәр ителсә — әле генә, яңа гына эшләде яки: әле генә, яңа гына эшли башлады диелә. Әгәр инде эшләнәчәк эшнең башлану моментын әйтәсебез килсә, ул чагында: хәзер эшлим, хәзер барам диләр. Ягъни гамәл һәр вакыт хәзер дип әйткәннән соң гына эшләнә.
Кушма сүзләр. Бу мәсьәләдә безнең үз телебезгә генә хас булган мөстәкыйль кагыйдәбез юк диярлек — барысы да күчерелгән, барысы да алынган. Бер генә мисал: рус телендә унбердән алып унтугызга кадәр саннар кушылып языла.
Бу — рус теле өчен бик дөрес кагыйдә. Чөнки хәзерге рус телендә дцатъ дигән мөстәкыйль сүз юк, один на дцатъ дип һәр кайсын аерып язсак, ул сүз бер нинди мәгънә бирмәс иде. Ә безнең телдә андый куркыныч юк: уны да, бере дә бик мөстәкыйль ике сүз. Ун бер нең илле бер, йөз бер, мең бер дигән саннардан нинди грамматик үзгәлеге бар? Ләкин ун бер кушылып языла, ә йөз бер, мең бер аерып языла. Әгәр үзебезнең мөстәкыйль кагыйдәбез булган булса, йә боларның икесе дә кушылып, йә икесе дә аерылып язылыр иде. Шунсын да әйтәм: әгәр рус телендәге ун бер одиннадцатъ булмыйча, әйтик, десятъ один рәвешле булган булса, без әлбәттә ун берне кушмаган булыр идек.
Гомумән бездә хәзер теләсә кем теләсә нинди сүзне куша ала (һич хата саналмас). Бер мәгънә аңлата диләр дә ике сүзне китереп кушалар, бер мәгънә аңлата диләр дә китереп кушалар. Хәтта компонентларына карап бу сүзләрне үзенә күрә классификацияләгән дә булалар. Әйтик, беренче компоненты — янәсе бөтен, гомум, ярым, бер, һич һ. б.; яки икенче компоненты — янәсе ара, чак, еллык, томлык һ. б. сүзләр. Менә көндәлек матбугаттан да, китаплардан да чүпләнгән «кушма» сүзләребез: бөтенхалык, бөтендөнья, гомумүсеш, гомумләүкә, радионокта, радиотыңлаучылар, ультрасул, унтомлы, икееллык, ярымшар, ярымүткәргеч, җирбиләүче, егетчак, кызчак, шулчак, күпчак, сукояр, сусаклагыч, телара, кабиләара, халыкара — бихисап күп болар! Яратышмый, көчләп әйләндерелгән егет белән кыз кебек. Миңа калса, бу сүзләрне кушып язучыларның башына: «Кайчан соң бөтен сүзләрне дә кушып чыгарбыз икән!» дигән кайгы төшкән булса кирәк. Әйткәнемчә, аларның җавабы бер: ике сүз бер мәгънәне аңлата, янәсе! Алайга китсәң ат башы белән атаң башы да бер мәгънәне аңлата. Әйдәгез, аларын да кушыйк!
Димәк ки, сүз кушу маниясе йоккан иптәшләргә мәгълүм булсын: бер мәгънә аңлата дигән шарт әле ул — ун икенең бере генә. Ике сүз кушылыр өчен иң әүвәл беренчесенең басымы юкка чыгарга тиеш. Ни өчен беренчесенең? Чөнки татар телендә сүз басымы һәр вакыт соңгы иҗектә була — кушмамы ул, ялгызмы. Мәсәлән, ташбака, билбау, кыргаяк (монысында хәтта нәкъ кушма сүзләр өчен кирәк булган тагы бер шарт бар: кырык сүзенең инде формасы да җуелган). Болар кушма сүз, чөнки басым фәкать соңгы иҗектә генә.
Әгәр беренче сүзгә дә басым куйсак, бу сүзләр шунда ук ике якка аерылып китәр. Мәсәлән, таш бака (таштан ясалган бака), бил бау (бил һәм бау), кырык аяк (ягъни аяк икәү генә түгел, ә кырык). Шулай итеп никахсыз кушылган ике сүзнең беренчесе дә басым белән әйтелә икән (яки әйтелә ала икән), алар кушма сүз түгел. Мисаллар: һәр вакыт, һич нинди, һәр кайсысы, һәр кеше, һәр җир, теләсә кем, әллә нинди, бер ни, җир биләүче, халык-ара, ике еллык, ярым шар, дөнья-күләм, бөтен халык эше һ. б.
Теләсә нинди ике сүзне кушардай әүвәл аналогия дә ясап карау кирәк. Мәсәлән, газета: «Галимҗан Ибраһимовның унтомлыгы чыгачак» дип хәбәр итте. Әлбәттә, ун томлык кушылган. Ләкин моны кушкан иптәш, аналогия ясап, уйларга тиеш иде: «Ярый, ун томлыкны куштым. Ә Чеховның ун ике томлыгын, Горькийның утыз алты томлыгын ничек язарга?» дияргә тиеш иде. Аналогиягә тагы бер мисал: радио тыңлаучыны кушып язган иптәш тә иң әүвәл: «Ярый, радио тыңлаучыны куштым. Ул чагында сүз тыңлаучы, концерт тыңлаучы, опера тыңлаучы, киңәш тыңлаучыны нишләтергә — кушаргамы, юкмы?» Чынлап та нишләтергә соң: икенче компоненты барысының да бер, ә беренче компонентлары -һәр кайсының мөстәкыйль сүз?
Теләсә нинди ике сүзне кушып язмаска кирәклекнең тагы бер шарты бар: ул — сүзләрнең фотографиясе. Без, мәсәлән, китап йә газетаны ачып укый башлау белән, фотодан берәр танышыбызны күргән кебек, тиз генә сүзне дә танып алырга тиешбез. Ләкин сүзләр кушылып беткәч, мин аларны танымый торам, хәтта ничек укырга да белмим. Мәсәлән, күпсерияле дигәнне мин башта үзебезнең күпсенү дигән сүз кебек, тамырын күпсер дип укый башлыйм. Ә менә су кояр ни дигән сүз? Мин аны танымыйм, үзебезчә укыр идем — специфик татар авазлары юк, шуңа күрә мин аны русча итеп су кояр дип укыйм. Берничә елдан соң гына белдем: русчадагы Водолей йолдызлыгын шулай тәрҗемә иткәннәр икән, ягъни суко-яр түгел, су-кояр икән! Ә ярымшарны ничек аңларга? Ярым шармы, әллә (күпмешәр) ярымшармы? Ә сусаклагычның тамыры нинди сүз? Сусак мы? Усак бар, ләкин телебездә андый су сак дигән сүз юк.
Аннары, һәр кемгә билгеле: татар телендә кыска сузыклы, озын сузыклы сүзләр юк. Ләкин куша торгач андый ялган сүзләр дә барлыкка килде: суүсем, кабиләара, икееллык һ. б. Боларның икәвесе — әлбәттә кушма сүз. Тик алар кушылып түгел, ә сызыкча аша язылырга тиеш иде: су-үсем, кабилә-ара һ. б.
Бер көн газетадан трансиран дигән сүз укып аптырадым. Бераз баш ваткач кына белдем: ул тран-сиран түгел, ә трансиран икән. Ә мин ни өчен аны тран-сиран дип укыйм? Чөнки татар телендә сүз уртасына ике тартык янәшә килсә, аның берсе бер, икенчесе икенче якта кала, ягъни сүз уртасындагы иҗек һәр вакыт тартык аваздан башлана: үзебезнең берән-сәрәнне берәнс-әрән, пыран-заранны пыранз-аран дип әйтмибез бит! Димәк, тран-сираннар, тран-сатлантиклар килеп чыкмасын өчен, безнең телдә андыйларны дефис белән бүлеп язарга иде: транс-иран, транс-атлантик.
Татар телендәге иҗек сүз уртасында сузыктан башланмый, дидек. Халыкара ны иҗекләргә бүлеп карыйк: ха-лы-ка-ра. Ләкин безгә халы-кара кирәкми (бу мәгънәсез), безгә халыкара кирәк. Шулай булгач, соңгы компоненты ара булган ярым кушма сүзләрне дефис аша язу тиеш: дефис бу очракта бик кирәк булган ике сүзнең басымын да саклап кала: халыкара.
Нәтиҗә: татар теле өчен иң дөресе — мөстәкыйль сүзләрне кушмау. Чөнки, әйткәнемчә, телебез флектив тамырлы түгел; сүзләребез дә ничек бар, шул килеш каткан — механик кушудан гына аның мәгънәсе үзгәрми: аеры торганда ни мәгънә бирсә, кушылгач та артын алга әйләнеп басмый. Аннары тагын, әйткәнемчә, тел кагыйдәләребез бик нык унификацияләнү сәбәпле бездә бер нинди мөстәсна (исключение) юк. «Башка телләрдә бар бит, бездә дә булсын әле» дип кенә, ясалма исключениеләр ясау — үз тел кануннарың белән исәпләшмичә попугайлык итү генә ул. Безгә дә тел кагыйдәләребезне камилләштерергә вакыттыр инде. Җәмгыятьтә бит ялгышлыклар төзәтелеп тора; шул җәмгыятькә хезмәт иткән телдә дә ул шулай булырга тиеш иде. Әнә рус теле үрнәк. Аның кайбер кагыйдәләре, тормыш таләбенчә, без белгәндә генә дә берничә кабат камилләштерелде инде. Тик безнең генә аннан-моннан, белер-белмәс төзелгән кагыйдәләребез катып калган.
Кушымчалар. Монда да буталчык күбәйде. Алыйк халкыбыз җан кебек күргән изафә категориясен. Ул безне бик күп артык сүзләрдән азат итә, җөмләбезне кыска, экономияле итә, чөнки сүзнең кемгә, нәрсәгә япсаруын бер кушымча әйтеп бирә. Тик без аны хәзер нигәдер аз куллана башладык. Гыйбрәтле бер генә мисал (дөрес, бу тәрҗемә, ләкин тәрҗемә дә безнең тел бит!). «Сез безгә үзегезнең товарларыгызны саткан өчен алырга тиеш булган акча өчен сез бездә безнең товарларны ала алырсыз» (Кызыл Таң). Күрдегезме, сезнең, безнең ди торгач, күпме сүз килеп чыккан! Хәзер моңа изафә формасы белән операция ясап карыйк. Менә: «Безгә саткан товарларыгыз акчасына бездән товар ала аласыз». 17 сүз урынына 8 сүзлек җөмлә!
Татар дөньясында газета-журнал чыга башлау белән аны чыгаручылар наширы, мөхәррире дип кул куя башлаганнар. Чөнки алар белгән: алар — гомумән нашир, гомумән мөхәррир түгел, алар күпмедер вакыт — шушы газетаның гына наширы, шушы газетаның гына мөхәррире. Бу шулай илленче елларга хәтле килде. Шуннан бер-бер артлы әле бер газета, әле икенче газета редакторы дигәнне сөннәткә утырта башлады — изафә кушымчасын кисеп аттылар да, гомумән редактор гына торып калды. Бер китап нәшрияты гына әлегә дөрес юлда тора. Хөрмәтле редактор иптәшләр! Татар газеталарын, витриналарга чират басып, капланып укучы рус иптәшләр: «Почему редактор во множественном числе?» дип әйтмәс, кайтарыйк әле редакторга изафә формасын.
Килеш кушымчалары. Болар бер сүзне икенчесенә бәйли. Бәйләнгән сүз бәйләгән сүз таләбенә карап бер килеш кушымчасы кабул итә. Мәсәлән катнашу сүзе фәкать юнәлеш килеш кушымчасы таләп итә, ягъни: кемгә, нәрсәгә катнашу? Шуңа күрә җыелышта катнашу, бәхәстә катнашу — дөрес түгел, дөресе: җыелышка катнашу, бәхәскә катнашу. Мәсәлән: «Без буржуа да түгел, пролетарий да түгел, без сыйнфый көрәшкә катнашмыйбыз диделәр» (Г. Ибраһимов, Әдәбият мәсьәләләре, 105 бит).
Яки: кайгырту сүзе. Матбугатта әледән-әле күренеп тора: кайбер иптәшләр ни сәбәптер турында кайгырту моделе белән язалар. Хәлбуки кайгырту сүзе һәр вакыт төшем килеш кушымчасын гына таләп итә. Халыкта аның классик мисалы бар: иртәгәсен ишәк кайгырткан диләр. Менә язучыларыбыздан да мисал: «Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма» (Г. Бәширов, Сайланма әсәрләр, 2 том, 24 бит).
«Үз кайгың колагыңны күмгәндә ниндидер Ичтапаннарның кайгысын кайгыртып ятма әле» (Г. Мөхәммәтшин, Тынгысыз төн).
Хыяллану сүзе дә үз бәйлеген җуя башлады — аңа да хәзер икенче сүзне турында белән бәйлиләр. Ә халыкта аның дип хыяллана, белән хыяллана калыбы бар. Беренчесе мәгълүм, икенчесе күбебезгә мәгълүм түгел ахры — мәгълүм булсын: «Берсе — Иран купецының кызы Сәлимә, икенчесе — дөньяның иң ерак илләрен барып күрү белән хыялланучы Казан шәкерте» (К. Нәҗми, 4 том, 133 бит). «Ул вагон сәкесенә менеп ята да, үзенең мәктәптә уздырган матур көннәре турында уйлана, яисә киләчәге белән хыяллана иде» (Г. Бәширов, Сайланма әсәрләр, 1 том, 150 бит).
«Өстәл артында утыра», «руль артында утыра» кебек тәгъбирләр дә бер заман бик еш күренә башлаган иде, без аларны хәзер шактый киметтек. Шулай да кайвакыт, татарча белмәүчеләр яки татарча уйлап җиткермәүчеләр телендә бүген дә күренгәләп китә. Мәсәлән, К. Тәхау: «Идарә пульты артында ике кеше утыра», ди (Социалистик Татарстан). Нәрсә, качып утыра микәнни алар? И. Кадыйров: «Яшь Салих (Сәйдәшев.— X. С.) көннәр буе гармун тарткан, пианино артында утырган», ди (Социалистик Татарстан). Көннәр буе нишләп алай кешедән качып утырды икән ул Сәйдәшев?
Кушымча, бәйлекләр тавтологиясе. Сүз ясауның бер ысулы буларак тавтологияне мактап үтсәм дә, кушымча, бәйлек тавтологиясен алай дия алмыйм: монда инде телебез тавтологияне яратмый. Чөнки безнең кушымча һәм бәйлекләр, һаман да шул бик нык унификацияләнүләре аркасында, бер генә төрле сынга әйләнеп каткан: ның икән ул — гел ның гына, иялек килешнең башка бер нинди кушымчасы да юк. Өстәвенә, безнең телдә бөтен сүзләр дә төрләнә.
Янә тагын: кушымчаларыннан күренеп торган род категориясе дә юк. Шул сәбәпле тиңдәш кисәк саен кушымча кушып тормыйлар, барысының да кушымчасы бер үк төрле булганлыктан, ул кушымчаны тиңдәш кисәкнең соңгысына гына кушып куялар. Әлбәттә, гел алай булмый (анысының үз кагыйдәсе бар), ләкин күпчелектә телебез кушымча һәм бәйлек тавтологиясен кире кага. Мисал: «1850 нче елда бер миллионнан артык кеше яшәүче ни бары дүрт шәһәр булган. 1965 нче елда аларның саны 126 га җиткән. Шуларның унберендә — Мәскәүдә, Токиода, Лондонда, Парижда, Шанхайда, Буэнос-Айреста, Лос-Анжелоста, Чикагода, Калькуттада, Пекинда, Нью-Йоркта яшәүчеләр саны 5 миллионнан артты», ди (Социалистик Татарстан). Дөресе: «Шуларның унберендә» дигәч: Мәскәү, Токио, Лондон, Париж дип санап китәргә иде дә, кушымчаны тик соңгысына гына кушарга кирәк иде. Радиодан да көн саен температураны әйткәндә, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Чистайда һ. б. фәлән градус дип түгел, ә бәлки Әлмәт, Бөгелмә, Чистайда фәлән градус дип кенә әйтергә кирәк. Яки: «Терлекләрнең фосфорга, кальцийга, витаминнарга, аминокислоталарга булган ихтыяҗы» (Социалистик Татарстан) дигән җөмләне дә «Терлекләрнең фосфор, кальций, витамин, аминокислоталарга булган ихтыяҗы» дип кенә язарга иде әлбәттә. Г. Тукай әнә язган бит:
Яки:
Сахра, болын, игенлекләрне су басты…
Зарар бирмичә хәҗ, руза, намазга…
Күплек кушымчасы. Телебездә күплек кушымчасы да бер төрле генә. Монда тел тавтологиядән бик җиңел котыла. Чөнки безнең исем, сыйфат, фигыль, модаль сүзләребезнең һәр кайсында, ясалмышында ук, күплек идеясе бар. Мәсәлән, бүрәнә. Бу күп. Күп булмаса, бүрәнәдән йорт салып булмас иде. Яки: таш. Бу да күп. Күп булмаса, таш ташыйбыз димәсләр иде. Аягыма итек, кулыңа бияләй ки, диләр. Аягы да, кулы да бер генә микәнни, дип кем генә уйлар икән? Г. Тукай болай язган:
Каты йоклап
Ай бишектә мәгърипкәчә,
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә.
(Ай һәм Кояш.)
Нурларын чәчә димәгән. Яки: «Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә» дигән, мәгәр хәзергечә: «Минем күзләрем күпне күрәләр, колакларым күпне ишетәләр» димәгән.
Алай булгач берлек идеясен ничек аңлатырга соң? Аны, сүз сөрешенә карап, сүз үзе яки бер дигән артикль аңлата. Әйтик тарыдан ботка була, ә бер тарыдан ботка булмый. Инде күплек кушымчасының үзенә кайтыйк. Әлбәттә, аның беренче мәгънәсе, вазыйфасы — әйберләрне ишәйтү, күбәйтү. Ләкин ул моның белән генә чикләнми, моннан тыш әле аның тагын ике төп вазыйфасы бар: берсе — исем ясау, икенчесе — сүзнең экспрессив куәтен куәтләү.
Факелда җилләр шаяра,
Алланып куя һава,
Сабантуй батыры кебекләр
Вахтадан кайтып бара.
(X. Туфан, Вахтадан…)
Кебек кә ләр кушылып, сүзне күбәйтмәгән, ә исем ясаган: кемнәр? — сабантуй батыры кебекләр. Ә менә бу шигырьдә дүрт күплек кушымчасының дүртесе дә фәкать экспрессив куәт өчен куелган:
Килмә якын зәһәрләнеп өсләремә!
Ерткычлык чыккан синең йөзләреңә!
Канатларың канлы синең, килмә! Куркам.
Кан йөгергән агу, зәһәр күзләреңә.
(Һ. Такташ.)
Кыскасы, күплек кушымчасының кайчан куела, кайчан куелмавын үзенә бер мәкалә язып сөйләргә була. Ә бүген минем әйтәсе сүз башка: язу язучыларыбыз нигәдер күплек кушымчасы белән артык мавыга башладылар. Кирәгенә дә куя, кирәкмәгәненә дә куя. Хәлбуки, телебездә, зәгыйфь йә авыру җәнлекләрне аулап йөргән бүре төсле, күренмәс бер санитар бар. Ул — шушы телнең генә үз кануны. Бу канун һәр грамматик категорияне чамалап кына, пропорциясен белеп кенә кулланырга өйрәтә, лар га да бик ларылдарга ирек бирми. Ләкин канун бер, аны белү-белмәү икенче нәрсә. Менә тагын ике мисал: Дәрдмәнднең «Сайланма әсәрләр»енә кергән барлык шигырендә 3820 сүз бар, шуларның 257 сенә күплек кушымчасы кушылган. Ягъни 15 сүзгә бер лар туры килә. Ә менә Дәрдмәнд традицияләрен дәвам иттерүче саналган Р. Фәйзуллинның «Гадиләргә гимн» шигырендә җәмгысы 499 сүз булып, шуларның 144 енә күплек кушымчасы кушылган. Ягъни өч сүзнең берсе, Тукай әйтмешли, ларылдап тора…
Тыныш билгеләре. Бу өлкәдә шулай ук бик нык хаос хөкем сөрә. Әгәр кушма сүзләрдә яратылмаган ике сүзне тотып кушсак, монда исә ана белән баладай җитәкләшеп барган ике йә өч сүзне аерабыз. Әйтик, дип сүзе. Ул үзе юкса ике сүзне чат ябыштырып куярга тиеш иде. Ләкин ул хәзер бер ни дә эшли алмый: әллә нинди кагыйдәләр, искәрмәләр чыгара торгач, дип ләребезне ике яктан да тешле-тырнаклы, тырмалы-сәнәкле тыныш билгеләре эченә тыгып куйдык та, ул хәзер, мескен, мәэюс карашлы бер мәхбүскә әйләнде.
Тыныш билгеләре куйганда мәгънә ягы гына түгел, синтаксик аләт тә искә алынырга тиеш дигән булып, катлаулы хәбәрләрдәге күрәсең, ахры, югыйсә, ичмасам, мөгаен, әйдә, имеш, ләрне үз аналарыннан аерып бетердек. Мәсәлән, менә бу җөмләне ничек аңларга: «Әни дөрес әйтәдер, мөгаен, корычтыр аның куллары» (Г. Бәширов, Сайланма әсәрләр, 3 том, 11 бит). Мөгаен кайсы якта— «Әни дөрес әйтәдер мөгаен»ме, әллә: «мөгаен корычтыр аның куллары»мы? Яки: «Бер күсе йөгерә, имеш тә, бу куган төсле була» (Г. Тукай). Имеш, кайсы якта? Яки тагын: «Бөлсәк бөләрбез, әйдә, бездән калмасын» (Г. Бәширов). Ягез, моның әйдә се кайсы якта — «бөлсәк бөләрбез әйдә»ме, әллә: «әйдә бездән калмасын»мы? Менә шулай адым саен өтергә абынып, ни йөгереп кенә укып китә алмыйча, ни мәгънәсен аңлап бетерә алмыйча утырасың инде! Андый мәгънә боза торган өтерләр безгә нигә кирәк?
Хуш, соңгысы итеп Г. Тукайдан тагы бер мисал алам. «Тәләһһеф» дигән шигыренең актык строфасы болай:
Керләнә өс, өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк,
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә мунча, җанга — юк!
Шагыйрьнең дүрт томлыгында да, соңгы «Шигырь китапханәсе» сериясендә дә керләнә өс дигәннән соң, язганымча, өтер куйганнар. Хәлбуки, язучы һәм галимебез М. Мәһдиев әйтүенчә, Тукайның үз оригиналында керләнә өс тән соң бер билге дә юк икән. Чөнки ул вакытта дефислар да, ниләр генә булмаган, гомумән тыныш билгесен — кирәк булса куйганнар, кирәк булмаса куймаганнар. Ә без әлбәттә үзебезне Тукайга өтер куеп чыгарга кирәк дип саныйбыз да, керләнә өс артыннан боргычлап бер өтер сылыйбыз. Шуннан керләнә өс чыга да, өстенә рух дигәне бер мәгънәсез аерылып кала. Ә Тукай алай дип түгел, ә бәлки «Керләнә өс-өстенә рух» (ягъни рух өсле-өстенә керләнә) дип язган икән. Шуңа күрә дә: «Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә мунча, җанга — юк?» дип әйткән дә. Менә сиңа өтер…
Табигать безгә, кайбер бәхетсезләрен генә мәхрүм итеп, күрергә күз, ишетергә колак, сөйләргә тел биргән. Болар һәр кемнең яшәве якты, моңлы, җырлы иткән иң гүзәл шәйдер. Ә безнең өчен алар унлата, йөзләтә кирәк: без халыкка үткен күз, сизгер колак, чын телебез белән хезмәт итәргә тиеш. Өстәвенә тел — безнең бердәнбер эш коралы да. Ул бер, ә без мең! Шуңа күрә без инде аны меңебез мең яктан бозмыйк. Киресенчә, меңебез мең яктан үстерик, баетыйк. Ә моның өчен әүвәл телнең үзен өйрәнү кирәк. Кулыбызда хәзер күпме байлык бар! Без бәләкәй чакны укып та, ишетеп тә белмәгән күпме мирасыбыз кайтты. Галимҗан ага Ибраһимовны гына алыгыз, телгә өйрәнер өчен ул — үзе бер диңгез! Тукайны да бер генә кат уку җитми: ул шигырен, ул прозасын кат-кат укысаң да, әллә кайлардан ялтырап сүзе, форма байлыгы килеп чыга. Бу елларда без төштә дә күрмәгән күпме сүзлек дөнья күрде! <...> Болар өстенә тел осталарыбызның том-том китаплары чыга тора. Кулыбызда күпме байлык бар икән! Тик без әле аннан кирәк дәрәҗәдә файдаланмыйбыз. Халыктан тел җәүһәрләрен алганбыз, ә кайтарганыбыз — канәгать итәрлек түгел.
Аннары, бөтенебез бергә җыелып, әдәби телебезне чын-чынлап кайгыртып сөйләшү бетте: тел галимнәребез үзләренә кайтып бикләнде — без монда калдык. Безнең әле җыйнаулашып сөйләшәсе, бер фикерне табасы мәсьәләләребез бар. Тел галимнәребез безне конференцияләргә генә түгел, ә практик эш комиссияләренә дә җәлеп итсен иде. Кыскасы, безгә координацион үзәк кирәк.
Әдәби телебез турында фәнни сөйләшүләрдән тыш, конкрет анализлы популяр мәкаләләр язылсын иде. Ләкин бу елларны андый мәкаләләрнең популярлыгы бетте. Радиодан сөйләмибез, телевидениедән сөйләмибез, газета-журналларыбыз буш тора диярлек. Дөрес, «Социалистик Татарстан» сүзләр этимологиясен, авыл, кеше исемнәре этимологиясен бастырып әйбәт итә, шулар янына тел турында да кечек-кечек мәкаләләр бирә барса тагы, нинди әйбәт булыр иде.
Язучыларның үзләрендә дә күпмедер дәрәҗәдә гаеп бар. Менә бер әсәргә анализ ясыйлар, эчтәлеге тикшерелә, идеясе тикшерелә, ә теле — юк. «Кайбер җитешсезлекләренә карамастан теле әйбәт» дигән, аркылысы-буе бер тигез шаблон җөмләдән узмыйбыз. Хәтта «әсәре әйбәт, теле генә начар» дигәнне дә ишеткәнем бар. Бу ни дигән сүз? Көйнең чын моңы булмаса, без аны Илһам җырласа да тыңламыйбыз. Теле, моңы булмаган язучы да, сөйгән сөягенә карап кына, макталырга тиеш түгел. Симпатия, антипатияләрнең дулкын-дулкын өскә килүенә чик куярга вакыттыр. Чөнки сәнгать теле булмаганда, бер нинди гүзәл идеяләрне дә сәнгать дәрәҗәсенә менгезеп булмый. Чөнки идея һәм тел — бер кешенең ике күзе, ике кулы, ике аягы; ниһаять ул — бер кешенең сөяге белән каны, акылы белән йөрәге! Чын идея чын тел белән язганда гына халык күңеленә төшеп сеңә.
Сүзем ахырында Дәрдмәнд шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Урамнан һәм базардан чүплә сүзне,
Алар бетмәс борын барма еракка,
Тупас та булса тел — илнең колагы,
Уеңны уйдырып сал шул колакка.

1972


(Чыганак: Шатлыгым, кайгым минем… Әдипләребез тел культурасы турында. – Казан: Мәгариф, 2003).


Комментарий язарга


*