ТАТ РУС ENG

Шәрәфиев Рәфыйк «Ят яраткан Раббысы»


2004 елның апрель азагы. Елның бу вакытын без «Тукай көннәре» яки «Шигырь бәйрәме» дип йөртәбез. Быелгысына «Туган тел бәйрәме» дигән исем дә өстәлде. Соңгы елларда бәйрәмнең үзәк өлеше өч көн бара, ә беренче көне Балтач төбәгендә уза. Моның җитди сәбәбе бар: Шагыйрьне дөньяга китергән Ананың җәсәде биредәге Сосна Пүчинкәсе зиратында җир куенына иңдерелгән. Бу көнне районга Казаннан бер төркем шагыйрьләр, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең яңа лауреатлары, әдәбият галимнәре килә. Алар биредәге укучылары, җирле иҗат көчләре белән очрашып киңәш-табыш итәләр; Сосна Пүчинкәсе зиратында Мәмдүдә абыстай каберенә баш ияләр, бер хәзрәткә кушылып, аның рухына дога кылалар.
Менә быел да кунаклар төркеме кабергә якынлашып килә. Карашлар ап-ак кабер ташына, андагы язуга юнәлә. Абыстайның туган елы 4 ле саны белән төгәлләнә… икән. Димәк… димәк… Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Шаһинур Мостафин кесәсеннән кәгазь-каләм чыгарып тиз генә исәпли дә, 140 санын, зур итеп язып, миңа күрсәтә.
Төркем эчендә Балтачның район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Шакиров та бар. Ике-өч көннән соң очрашкач, аңа әйтәм:
–  Мәмдүдә абыстайның тууына 140 ел тулуны белми дә калганбыз. Искә алуны бүтән еллардагыдан зуррак итеп уздырырга кирәк булгандыр, бәлки.
– Мин белдем аны, — ди югалып калуны яратмаган яшь җитәкче.
–  Кайчан белдең?
–  Теге көнне, зиратка баргач.
Әйе шул, һәммәбез дә «теге көнне, зиратка баргач» кына белдек моны. Ул яктан яшьләр дә бездән игътибарлырак түгел һәм була да алмыйдыр.
Ә Казан кунакларының һәрберсе диярлек үз чыгышын бөек шагыйрь әнисенең изге истәлеген кадерләп саклаган һәм ел саен аны яд итүне бик матур үткәреп килгән төбәк кешеләренә һәм район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре белән башлый. Кайвакыт уңайсызрак та булып куя. Әгәр без мондый истәлекләргә кирәк кадәр игътибарлы булсак…
Илле-алтмыш ел элек, мәктәпләрдә укып, Габдулла Тукайның «Туган авыл»ын ятлап йөргән чакта, нигә безне бер тапкыр да бу изге кабер янына алып килмәгәннәр икән? Таузарның бәләкәй электр станциясен карарга алып бардылар, дистә еллар үткәч, яңа буын балаларын Хәсәншәехнең кыяр теплицасы «кызыксындырды», ә бөек шагыйрь әнисенең кабере сәяхәт юлларыннан читтә калып килде. Шагыйрьнең «Исемдә калганнар» исемле истәлек-әсәрен өйрәнгәндә дә, «анам… Сасна нам карьянең имамына кияүгә чыкмыштыр» дигән сүзләрне зиһенгә үткәрмичә, «Ул нинди Сасна?», «Кайда ул?» дип сорамыйча гына укып киткәнбез. Укытучыларыбыз да дәреслектә язылганнан артыгын «белмәгән», күрәсең. Кемдер күбрәк белергә омтылыш ясаса, һич югында, шагыйрь әнисенең Балтач янәшәсендәге Сосна авылына түгел, аннан унике чакрымдагы Күчкән Сосна, ягъни, хәзергечә, Сосна Пүчинкәсе мулласына кияүгә чыкканын, мәрхүмә булгач, шундагы зиратка җирләнгәнен белер иде. Бәлки әле, кабернең төгәл урыны хакында да вакытындарак сүз чыгар иде.
Шигырь һәм Туган тел бәйрәменең быелгысында районның мәдәният җитәкчесе Радик Михайлов шагыйрь Сибгат Хәкимнең Тукай турындагы поэмасыннан өзек укыды. Әнисе мәрхүмә булгач, дөм ятим калган нарасый Габдулланы Сосна Пүчинкәсеннән Өчиледәге Зиннәтулла бабасына алып китәләр.
Әнисенең шәлен бөркәндереп
Утырттылар чана түренә.
Китеп бара, авыл зияраты
Үр менгәндә һаман күренә.
«Үр менгәндә һаман күренә» торган зират әнә ул, түбәндә, авыл эчендә. Ул бүтән урында, әйтик, тау өстендә була да алмый. Ләкин бу рәвешле «фикер көрәше» тыңлаучылардан кемнең генә башына килде икән. Монда кабер урыны хакында бәхәсләр баруын кунаклардан кем белә ди әле.
Ел да була торган йола гамәлләре узып, район гәзитендә журналист кызның шул хактагы язмасы басылып чыгуга, редакциягә Көшкәтбаш авылыннан сугыш ветераны Гайнетдин ага Бәдретдинов шалтыратты:
–  Сезгә ничә кат әйтергә кирәк, Мәмдүдәнең кабере ул зиратта түгел, дип. Узган ел редакциядән бер кеше килеп сорашып китте ич инде. Кабернең тау өстендәге иске зиратта икәнлеген безнең Көшкәтбашта бөтен кеше белә.
Менә «редакциядән бер кеше» кабат Көшкәтбаш авылында. Гайнетдин ага бик ачулы, ник моңарчы килмәдегез, мин шалтыратканнан соң да күпме вакыт үтте инде, ди. Сөйләвенчә, аның әнисе Шәмсебану шагыйрь әнисенең әллә әниләре бертуган, әллә бүтәнчә кардәше булган. Ул Әтнә ягыннан Чепья төбәгенең Курамъял авылына кияүгә чыккан. Аннары Көшкәтбашка күчеп килгәннәр. Әле сугышка кадәр үк, малай чагында, әнисе аңа иске зираттан «туганы» Мәмдүдәнең каберен күрсәткән.
–  Зиратта бер юкә булырга тиеш (Гайнетдин ага үзе байтак ел инде өеннән чыгып йөри алмый. — Р.Ш.). Мәмдүдәнең кабере әнә шул юкә астында. Әнисенең мәетен су аша күтәреп чыгып тауга алып менеп китүләрен Тукай истәлекләрендә язып калдырган ич, — ди Гайнетдин Бәдретдинов.   –  Бөтенесен Хәсән бутады монда. Чөнки аңа авыл эчендәге зиратка тимер рәшәткә кордырырга, Пүчинкәгә таза юл салдырырга кирәк иде. Пүчинкәләр яшерә моны, аларны Хәсән куркытып куйды.
Хәсәнша Борһанов — биредәге Югары Субаш, Түбән Субаш, Бакча, Сосна Пүчинкәсе, Көшкәтбаш авылларын берләштергән элекке «Марс» күмәк хуҗалыгы рәисе. Хәзер Бакча авылы бетте, Көшкәтбаш «Таң» исеме белән башка чыкты, аннары «Сәфәр»гә әйләнде, Хәсәнша Борһанов пенсиядә, Балтачта яши. Татарстан Язучылар берлегеннән әдипләр чакырып һәм авыл картлары белән киңәшеп, кабер урынын мөмкин булган кадәр ачыклаучы һәм аңа истәлек ташы куюны оештыручы да, партия өлкә комитетының беренче секретаре янына кереп (ул чакларда «беренчеләр» янына шундый йомыш белән җиңел кереп була иде, хәзер моңа ышанмаслар да), күмәк хуҗалыкка Тукай исемен бирдерүче дә — шушы рәис. Моны үз хуҗалыгына югарыдан игътибар иттерү, азмы-күпме ярдәм алу нияте белән эшләгәнен яшереп тә тормый ул. Кабернең бөтенләй билгесез торуына караганда, аны шушы рәвешле «искә төшерү» дә ярыйдыр. Күпме еллар билгесез торган, торгызганнар бит әнә. Шунда бер язулы такта гына куйсалар һәм тузгач алыштырып торсалар да, мәгънәсез бәхәсләргә урын калмаган булыр иде. Тик безме соң исәннәрнең — кадерен, мәрхүмнәрнең каберен белеп торучы? Тукай бер шигырендә «бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы» дип язса да, андый таш шагыйрь хыялында гына калган шул, Сосна Пүчинкәсе зиратына барып җитә алмаган. Күңелләребез таштан да каты һәм салкын булгач соң… Хәтта Мәмдүдә абыстайның үз авылларында яшәп алуы һәм шушында җирләнүе хакында да җәмәгатьчелеккә ишетелерлек итеп сүз башлаучы булмаган. Сигез дистә ел чамасы яшеренеп яткан серне 1967 елда журналист Риф Якупов, архивлар да казынып, метрика кенәгәләре нигезендә ачты. Аңа кадәр шагыйрь истәлекләрендәге «Сасна нам карья» аны өйрәнүче галимнәр хезмәтләрендә бернинди искәрмәсез, берсеннән берсенә күчерелеп килгән. Риф Якупов ул хезмәтләрдәге бүтән күп төгәлсезлекләрне күрсәткән һәм матбугатта язып чыккан иде. Кызганыч, шагыйрь әсәрләренең 1977 елда дөнья күргән дүрттомлы Академик басмасының дүртенче томында «Исемдә калганнар»ны тагын хаталы искәрмә белән чыгарганнар (текст һәм искәрмәләрне әзерләүче — Р.Гайнанов). Ике урында Мәмдүдә абыстай 1894 елда үлгән дип күрсәтелә, ә Сасна (Сосна) авылы, Татарстаныбыздан аерылып, «Киров өлкәсенең Малмыж районына» кертелә. Зыялы саналучы милләттәшләребезгә бу тарихи авылның кайдалыгын белү бер дә артык булмас иде югыйсә. Бу авыл татар милләтенә атаклы Закир ишанны, аның кияве — Чистайның тарихи мәчетен салдырган Хәсән байны, яңа заманда Татарстан Фәннәр академиясе һәм Халыкара ислам илләре академиясе академигы Әхмәт Мазһаровны биргән (аның бабасы Мирхафиз хәзрәт Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт белән бер чорда Кышкар мәдрәсәсендә белем алган). Әлеге Соснада күренекле нәселгә исем бирүче Әмирхан хәзрәт (Фатих Әмирханның бабасының әтисе) укыган, авыл турында Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә байтак мәгълүмат бар.
Ә кабер вакыйгасы уңаеннан элекке күмәк хуҗалык рәисен Көшкәтбашта еш телгә алалар.
– Кабернең иске зиратта икәнен Хәсән үзе дә белә иде. Көшкәтбашның фәлән кеше ул зираттан чыршы кисеп алгач, син, юньсез, шагыйрь әнисе күмелгән зират агачын кистең, дип, халык алдында сүкте, — ди берсе.
Тик элекке рәис ул вакыйганы хәтерләми.
Әгәр Көшкәтбашта бер Гайнетдин ага гына «кабер — иске зиратта» дип ятса, аңларга һәм әллә ни игътибар итмәскә дә булыр иде: ул инде олы яшьтә, башыннан төрле хәл кичкән, авыру да. Әмма бу авылда, Гайнетдин ага үзе дә әйткәнчә, аның фикердәшләре күп әле. «Мәмдүдә кабере иске зиратта» дигән сүзне берсенә «керәшен Субашыннан Антонов», икенчесенә, Гайнетдиннәргә каршы өйдә яшәүче Фәрит Тәкыевка, «Түбән Субашның Шәрифулла» әйткән. Шулай да иң көчле «дәлилләре», янәсе, — Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре. «Әнисен су аша алып чыгып тауга алып менеп китүләрен Тукай үзе язган», — диләр һәммәсе. Бер-берсеннән ишетеп, булмаганны кабатлаганчы, ул истәлекне бер кат укып кына чыгасы югыйсә. Әсәрдә аңдый сүзнең юклыгын бөтенесе күрер иде. Һәм була да алмый. Беренчедән, алай язарга җирлек юк, икенчедән, әнисе үлгәндә дүрт яше дә тулмаган нарасый вакыйганың андый тулы «географиясе»н хәтерендә калдыра диме? Җитмәсә, гыйнвар кары астында (Мәмдүде абыстай 1890 елның 18 (30) гыйнварында үлә) су кайда да, тау кайда ди әле. Шуларны әйткәч, бер көшкәтбашлыдан исләреңне җибәрерлек сүз ычкына:
–  «Исемдә калганнар»ны хәзер үзгәртеп яздылар микәнни?
Кем әйтмешли, монда инде аңлатма кирәкмидер дә.
Кабернең урынын ачыклап таш куйдырган вакытта биредәге Субаш авыл советына Көшкәтбашның Нурислам Газыймов рәислек итә иде. Ул күмәк хуҗалыкның партоешма секретаре булып та эшләде, авылны мәчетле итүдә дә тырышып йөрде, хәзер шунда мулла хезмәтен башкара.
–    Ул елларда Сосна Пүчинкәсенең авыл тарихын әйбәт белгән берничә карты, мисалга, бик мөхтәрәм Гайнан абзый исән иде әле. Без алардан сорашып эшләдек. Мәмдүдә абыстай кабере, бер бәхәссез, авыл эчендәге яңа зиратта, — ди Нурислам кордаш.
«Авыл эчендәге яңа зират» Сосна Пүчинкәсенә үзәк урамнан кергәндә бер рәт өйләр-бакчалар аша уң якта кала. Мәмдүдә Зиннәтулла кызы каберенә куелган биек таш зиратның капкасыннан ук күренеп тора. Бу авыл кешеләреннән беркемне белмим, сорашуны кайсы өйдән башларга икән, дип икеләнеп тордым да, үзәк урамнан зиратка караган бер йортның ишегалдына кердем, һәм… минем белән ниндидер тылсымлы көчләр идарә итеп китергәндәй, Мөхәммәтшакир мулланың буш калган йорт урынын да үз ихатасына кушып гомер итүче, авыл тарихын иң әйбәт белүче 89 яшьлек Әхмәтхан бабайга юлыктым. Әйе, 1888 елның декабрендә 24 яшьлек тол Мәмдүдәне хатынлыкка алган, бер елга якын бәләкәй Габдулланы да үзендә яшәткән Мөхәммәтшакир мулланың йорты болардан сул якта гына булган. Урам якта мулладан калган карт тал бар. Тагын… тагын берни дә көтмә, укучым, биредә татарның мәшһүре яшь Габдулла Тукай яшәп китүен хәтерләтеп торучы бер истәлек язуы да юк. Пушкин яшәп киткән булса, бәлки… Язуын эшләтсәң дә куяр урын табып булмас иде. Мәмдүдә абыстай гүр иясе булгач, Шакир хәзрәт Сосна авылыннан бер улы булган хатынга өйләнә. 1916 елда мулла үлгәннән соң, йортны шул үги малай үз авылларына күчереп сала. Хәзер анда да юк инде. Шакирның үз токымы кечкенә өйдә михнәт чигеп кала. Аның Мәмдүдәгә кадәрге җәмәгатеннән Закир белән Фатих исемле уллары, Гамилә исемле кызы булган. Закир гражданнар сугышында үлеп кала. Фатих, аннан исән кайтып, Маһирә атлы тол җиңгәсенә өйләнә. Маһирәнең Закирдан туган Тәлгате Ватан сугышында батырларча һәлак була. Исеме «Хәтер китабы»нда бар. Фатихтан туган Мәхмүте, шөкер, исән әле, Казанда яшәп ята. Гамиләнең дә бер улы сугышта үлгән. Аның күп баласыннан төпчеге Нәзифә генә исән, Яшел Үзәндә гомер итә, диләр.
–  Шакир бабам бик фәкыйрь үскән, мәдрәсәдә укыганда да шәкертләргә чәй кайнатып җан асраган, — дип хәтерли Мәхмүт ага.
Бәлки, нәкъ шул фәкыйрьлек аркасында укуын да төгәлли алмагандыр ул, чөнки монда указсыз эшләгән.
–   Элек безнең авыл Көшкәтбаш мулласы кулында булган. Шакир хәзрәт килгәч, авылыбызны Көшкәтбаш мулласы кулыннан тартып алган. Ул бик кырыс кеше булган. Мәмдүдәне кыйнап үтергән, имеш, дигән сүзләр дә булды, миннән сорашып та йөрделәр, мин үзем андый сүзләргә ышанмыйм, — ди Әхмәтхан бабай.
Әйе, андый «фараз»ның матбугатта да күренгәләгәне бар. Метрика кенәгәсенә Мәмдүдә абыстайның вафат булуы турындагы мәгълүматны Көшкәтбаш имамы Әсхәтдин Ибраһимов теркәгән, үлү сәбәбен дә «эч китү» дип нәкъ ул язган, указсыз Шакир мулланың андый эшләргә хокукы булмаган. Шомлы «фараз» чын булса, Шакир муллага ачулы Көшкәтбаш имамы аның гөнаһын болай йомып калдырыр идеме икән? 70 яшьлек карт мулла белән 24 яшендәге яшь абыстай арасында бер-берсен аңлый алмаулар килеп чыккалагандыр, билгеле, тик моңа да Мәмдүдәнең күп фаҗигаләреннән берсе дип кенә карау дөресрәк булыр. Кияүгә дә әтисе Зиннәтулла хәзрәт үзе никах укып биргән, ул инде ата йортында да артык кашык булган. Аны да бит бу «җиһанга ят яраткан Раббысы». Каберендә дә догаларыбызны гына тыңлап тыныч йокларга форсат юк.
«Шакир мулла Сосна Пүчинкәсен Көшкәтбаш мулласы кулыннан тартып алган!» Күрше авылны өнәп бетермәү әнә кайлардан килә икән. Шуңа тагын, янәшәдә яңа авыл барлыкка килү сәбәпле, җирләрнең кысылуын да өстәсәң…
Мал-туар асрап тормыш итү өчен бигрәкләр дә уңай урын тапканнар шул Соснадан күчеп килүчеләр. Авыл эченнән инеш ага, сөрелми торган үләнле таулар да бакча артында гына. Зиратка гына башта җайсыз урын сайлаганнар: инеш аша чыгып, биек тауга күтәреләсе булган. Ташу вакытларында ул якка юл тәмам өзелгән. Шуңа күрә каберстанны бераздан яңа урында ачканнар.
Әхмәтхан Гыйльманов өчен «Мәмдүдә абыстайның кабере кайсы зиратта?» дигән сорау бөтенләй юк икән. 92 яшьлек Гамилә Гайнан кызы белән Гайнан бабай килене Миңҗамал апа каршында да андый сорауның торганы булмаган. Таянычлары — белемле һәм мәгълүматлы Гайнан бабай сүзләре. Менә шушы ике кабер, һич хатасыз, Шакир хәзрәтнең ике җәмәгатенеке, кайсысы Мәмдүдә абыстайныкы икәнен генә аерып әйтә алмыйм, дигән ул. Мәгълүм истәлек ташын исә кабернең «яшьрәк» күренгәненә утыртканнар. Мәмдүдә абыстай җәсәде төп-төгәл шул таш турына җирләнгәнме, әллә берәр карыш читтәме — рухына күмәк догаларыбыз барып ирешсен өчен бернинди аерма юктыр, мөгаен. Догасы гына укылып торсын да, рухын рәнҗетерлек сүзләребез генә ишетелә күрмәсен.
Зиратта Шакир мулланың гаилә каберлеге зур итеп агачтан киртәләп алынган булган, аннары тузып юкка чыккан.
Кабер әллә чынлап та яңа зиратта түгелме дигән шикләрнең таралуы өчен иске зиратны бер барып күрү дә җитә икән. Бик кечкенә ул.
Элегрәк мин монда алты-җиде кабер саный идем. Гайнан абзый кемнәр күмелгәнен исемнәре белән дә белә иде, – ди Әхмәтхан бабай.
Инде кабер урыннары тигезләнеп беткән. Ике карт каен, бер карт юкә һәм «Көшкәтбашның фәлән кешесе» кисеп алган чыршының яшь токымы – бүген зиратны әнә шулар гына саклый. Кайчандыр койма урынына канау казып, читенә балчык өйгән булганнар. Мин тугыз яшьләрдә идем, бар, син дә эшлә, дип, әни мине дә җибәрде, ди Әхмәтхан бабай. Тукай исемендәге хуҗалыктан «Таң» бүленеп чыкканда, зират Көшкәтбаш басуына кереп калган. Агачлары бетсә, хәзер аның сөрелү ихтималы да бар. Берәр хәлле кешебез рәшәткәләтеп алса әйбәт булыр иде, диләр Пүчинкәдә.
Авылга иң элек җиде гаилә күчеп нигез салган, дип сөйлиләр монда. Шул гаиләләрнең берсендә Әхмәтханның дәү әтисе (әтисенең абыйсы) 3 яшьлек Кадыйр Вилдан улы да булган. Аның кабер ташындагы язудан исәпләп, Әхмәтхан бабай авылның төзелә башлавына 153 ел чыгара. Мәхмүт Фатих улы да, авылга унтугызынчы гасырның илленче елларында нигез салынган, дип хәтерли. Җиде йорттан башланган авыл үзендә мәхәллә оешырлык, мулла тотарлык булып зурайганчы байтак вакыт кирәк. Гаиләләрнең ишле, үлем-китемнең күп чоры. Мәмдүдә абыстай вафат булганчыга кадәр дүрт дистә ел файдаланылса, бу зират берничә талкыр зур булыр иде. Димәк, абыстай үлүдән күп элек мәетләрне анда җирләмәгәннәр инде. Мондый дәлил генә Гайнетдин ага һәм аның фикердәшләрен ышандырмас, үз сүзләреннән кайтармас, мөгаен, әмма безгә үз ышануыбыз мөһимрәк иде.
…Әхмәтхан бабайның умарталыгы ишле генә икән. Мөхәммәтшакир хәзрәтнең ишегалдына урнаштырылган алар. Хәзрәт үзе дә умарта тоткан. Иртәнге салкында егерме чакрым араны мотоциклда җилләп килгәннән соң яңа бал кабып кайнар чәй эчү бик тәмле булды. «Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчык… ханәсендә кадерсез, артык бер бала булган» өч яшьлек нарасыйга бу ишегалды кортларының балы бөтепләй җәннәт тәгаме булып тоелгандыр. Егерме елдан соң да онытмыйча истәлекләренә керткән бит.
Үги әтисенең кечкенә Габдуллага «чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе»ннән соң 115 ел узган. Умарталыктан бөтен ишегалдына бөркелгән татлы бал исе әнә шул еллар һәм гасырлар чиксезлегеннән үк киләдер дә, безне узып, яңа чиксезлекләргә агыладыр кебек.

2004

(Чыганак: Шәрәфиев Р.К. Татар эзләү: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр / Рәфыйк Шәрәфиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 158 б.)



 

Комментарий язарга


*