ТАТ РУС ENG

Татар энциклопедия сүзлеге ТУКАЙ (Тукаев) Габдулла Мөхәммәтгариф улы

ТУКАЙ (Тукаев) Габдулла Мөхәммәтгариф улы (1886-1913), татар халык шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы. 1895-1907 елларда Җаек шәһәрендәге «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укый, типографиядә, газета һәм журнал редакцияләрендә эшли. 1905-07 елгы инкыйлаби хәрәкәтләрдә катнаша. 1907 елның көзеннән Казанда «Яшен», «Ялт-Йолт» журналларын чыгаруда катнаша. Шагыйрьнең бөек талант иясе һәм киң мәгълүматлы шәхес булуы, татар халкы тормышын бөтен тулылыгында гәүдәләндерү һәм 20 йөз башы татар поэзиясен моңарчы күрелмәгән тизлек һәм сәнгати камиллек белән үстереп җибәрү өчен зур мөмкинлекләр ача. Реалистик һәм романтик рухтагы поэзиясендә Тукай шагыйрьнең җәмгыятьтәге ролен бик югары бәяли. («И, каләм!», 1906; «Мөхәрриргә», 1907); туган телгә, туган җиргә мәдхия укый («Шүрәле», 1907; «Пар ат 1907; «Туган тел», 1907 һ.б.); хатын-кызларның хокукларын яклап чыга («Татар кызларына», 1906; «Хатыннар хөррияте», 1909); cоциаль һәм милли изелүдән азат булган җәмгыять турындагы фикерләрен белдерә («Хөррият хакында», 1905, «Китмибез», 1907). «Сорыкортларга» (1906), «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» (1908), «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» (1907) кебек сатирик әсәрләрендә һәм публицистикасында самодержавиене, феодаль-патриархаль яшәешне, җәмгыятьтәге һәртөрле искелек калдыкларын, иске тип мәдрәсәләрне һәм кадимчеләрне, әхлаксызлык күренешләрен тәнкыйтьли; «Сайфия» (1911), «Әхлаксызлык» (1912) шигырьләрендә, «күз яше аралаш көлеп», байлык һәм хәерчелек арасындагы социаль каршылыкларны күрсәтә.
Тукай татар реалистик тәнкыйтенә нигез салучы да (“Тәнкыйть кирәкле шәйдер”, 1907). И.А. Крылов мәсәлләрен, Байрон, Гете, Гейне, Шиллер, А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов шигырьләрен ирекле тәрҗемә итә һәм нәзыйрәләр яза. Татар һәм төрки телле халыклар әдәбиятларында Европа тибындагы реализм һәм романтизм ысулларын үзләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә. «Әсәрләр» (1-5 т., 1985-86). Тукай татар халкының сөекле шагыйренә әверелә, тормышы һәм иҗаты бөтен татар әдәбияты үсешенә бүген дә үзенең шифалы йогынтысын ясап тора. Әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителә. Рус телендә беренче китабы Ташкентта шагыйрь Валентин Вольпин тәрҗемәсендә басыла (1920), икенчесе П.А.Радимов тәрҗемәсендә Казанда чыга. 1958 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге булдырылды. Арча районының Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай музей-комплексы, Арча районының Кушлавыч авылында Тукаевлар музей-йорты, Казанда Габдулла Тукай әдәби музее эшли.

 

(Чыганак: Татар энциклопедия сүзлеге. Баш мөхәррир М.Х. Хәсәнев. Казан: Татар энциклопедия институты, 2002).



Комментарий язарга


*