ТАТ РУС ENG

Зөлкарнәев Фәиз Тукай

Тукай — рефлекцияләр шагыйре. Һәр вакыйга, хәл, шәхес, сүз — аны кулына каләм алырга мәҗбүр итә, «язарына азык» бирә. Һәр әсәре — озакка сузмыйча шул ук мизгелдә әйтеп биргән җавап сүзе, шагыйрь күңеленең каршы реакциясе. Аның уйлары — язу, язуы —уйлау. Озак итеп анализлап торырга, төпченергә түземлеге дә, вакыты да юк аның, ул ашыга. Юк, ашыкмый, аның яшәү, иҗат рәвеше, табигате шундый. Ул үз күңелендә чокынмый, юк-бар абстракт уйланулардан азат; ул конкрет, икеле-микеле уйлар белән гомер әрәм итү аңа хас түгел. Ул тотса — өзә. Әйтсә — кисә. Шуңа күрә ялгышкан чаклары да булгалый. Мисал — «Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» шигыре. Аз гына вакыт узуга, бу ялгышын абайлап, ул әлеге шигыренә капма-каршы юнәлештәге «Юбилей мөнәсәбәте белән» дигән мәкалә яза, Шагыйрь юл уңаенда гына уйлый, анализлый — тормыш белән бергә үзгәрә.
Тукай алдан уйлап, исәпләп яшәми. Ул яшәп уйлый, яшәп иҗат итә. Аның кичереше — шигырь, яшәеше — иҗат. Ул рационалист түгел. Иҗатта да, тормышта да. Ул фәкать яши генә — шигырь белән, халык гаме белән яши.
Тукталып уйланырга өлгерми кала ул. Аның тукталып уйлануы белән — үз дөньясына анализ ясавы белән үлеме бергә туры килә. Яшәеше һәм иҗаты арасында бу очракта да өзеклек, аерма юк.

* * *

Ә бездә хәзер киресенчәрәк бугай. Исәп алданрак йөри. Артык акыллылар бик күп, хәтта яшьләр дә шундый. Авызы бер пешкән кеше салкын ашны да өреп каба — анысын табигый дип саныйм мин. Өлкәннәрнең, әйдә, авызы пешкән дә булсын ди, ә менә яшьләрнең?..
Нидән бу?
Күпләр тарафыннан хәзер иҗат шәхси амбицияләрне канәгатьләндерү, тормышны матди тәэмин итү, җайга салу чыганагы дип санала шикелле. Алга шәхес куела, халык түгел.
Бу — әдәбиятның фаҗигасе…

(Чыганак: Зөлкарнәев Ф. Чакма чакмый ут чыкмый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 184 б.).



Комментарий язарга


*