ТАТ РУС ENG

Камил Мотыйгый башкаруында татар  җыры

Татар журналисты, нәшир һәм җырчы
Камил Мотыйгый (1883-1941)
башкаруында «Акчалар» исемле җыр язмасы.
Казанның Габдулла Тукай Әдәби музеенда Камил Мотыйгый тууына 130 ел тулуга багышланган кичәдән (2013 ел, 15 март).
Камил Мотыйгый Уральск шәһәрендә Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин  (1840-1920) гаиләсендә туа. «Мотыйгыя», «Касыймия» мәдрәсәләрендә, Мисырның «Әл-Әзһар» мәчете мәдрәсәсендә белем ала. 1905-1907 елларда Уральскида татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) белән «Фикер» газетасын, «Әл-Гасрел әл-җәдит», «Уклар» журналларын нәшер итә, 1907-1909 елларда «Яңа тормыш» газетасын чыгара. 1909-1917 һәм 1925-1929 елларда концерт эшчәнлеген алып бара.

Комментарий язарга


*