ТАТ РУС ENG

Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?

Һәртөрле мөхәррирләр вә ярты мөхәррирләр милләтемез үлгән вә яки йоклаган дип язалар. Вакыйгъдә безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы? Әгәр милләтне йоклаган, дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлауларына уянырга кирәк иде.

 

Чөнки йокының, әлбәттә, бер чиге булырга кирәк. Бәр тәкъдир милләтемез үлгән булса, без, үлгән милләтнең башы очында бер кәгазь кисәге булган гәзитәләр шытырдатып, аны уята алырмызмы? Болай булгач, безнең гәзитәләр укымакымыз үлгән милләт, рәхмәтуллаһи галәйһи рухына ясин шәриф укуга гына охшап калмазмы? Әллә милләтнең йокысы Гозәер пәйгамбәр йокысы* кеби микән? Әллә Мәксәлмина, Мәслина, Дөбернуш, Шаднуш, Кәфәштатыюшлар** йокысы кеби микән? Соң ничек икән?

 

Минем уемча, болай булырга кирәк: борын заманда безнең милләт, үзенең иптәшләре вә аркадашлары булган башка милләтләр илә, фәкыйрь генә, тыныч кына, күңелсез генә яшәгән. Берничә гасырлар безнең милләт алар илә казандаш һәм чәйдәш булып, барчасы бергә ачлы-туклы гына булса да, тыныч кына, тату гына гомер иткәннәр. Шулай тыныч кына торганда, ни хикмәттәндер, башка милләтләр, һәрберсе бер Сөләйман мөлкен*** алып, үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр; һәртөрле җан-җанвар, кош-кортларны мөсәххәр иткәннәр, хәтта тәхеткә утырып, күкләрдә очып, су төпләрендә балыклар илә бергә йөри башлаганнар. Безнең милләт, мискин, шул вакытта йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин анысын белмим, ләкин безнең милләт баягы иптәшләренең кисәктән генә болай ук югары китүләренә тәкать тота алмаган, дәрхаль һушы китеп егылган; «Сагълүк» китабынча**** әйтсәм, мөгаммә галәйһи булган. Менә шул ятудан безнең милләт һаман да ятадыр.

 

Соң, инде аны ничек һушына китерик?

 

Бу тугърыда минем фикре касыйрым болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын; шундин соң бу вәгазьләрне сөйлик: «И бичара милләт, син ул иптәшләреңнән курыкма. Аларның хәленә исең китмәсен; әгәр алар эшләгәнне эшләсәң, алар күргәнне күрсәң, алар белгәнне белсәң, син дә алар дәрәҗәсенә менә аласың; Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һичкемгә хас түгелдер, һәм бу галәм — галәмел-әсбабтыр. Һәм дә ялган сөйләмәси мөхаль вә мәмнугъ булган мөхбире садыйк әфәндемез дә: «Кеше тырышса, табар», — боермышлардыр. Тырышкан вә тырмашкан вакытларында синең бабаларың булган Бәгъдад вә Әндәлес***** әһалисе бик каты тәрәкъкый иттеләр. Аларны күргәндә, башка милләтләр, синең кеби, һушлары китеп егылалар иде…»

 

Менә бу сүзләр илә милләтне җуатып, милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда, милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарыны****** куып җибәрик. Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кыйлган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны, муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын; шулай бит! Андин соң Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрне чапан җиңеннән өстерәп, көзге каршысына китерик; көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та, милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик; милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә та кыямәт алданмасын.

 

Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем — милләт үзе аерыр.

 

* Гозәер пәйгамбәр йокысы — Аллаһы тарафыннан йөз еллык йокыга талдырылган пәйгамбәр.
** Мәксәлмина, Мәслина, Дөбернуш, Шаднуш, Кәфәштатыюш — Коръәннең берничә сүрәсендә тау тишегенә кереп (дошманнардан качып), Аллаһының ирке белән анда 309 ел йоклаган җиде егет турында сүз бара. Болар — бишесенең исеме.
*** Сөләйман мөлке — Коръәндә искә алынган Сөләйман пәйгамбәр Аллаһының ирке белән эш йөртеп бик баеган була.
**** «Сагълүк» китабы — гарәп телендә язылган китап.
***** Әндәлес — Испаниянең урта гасырларда гарәпләр кулында булган тарихи өлкәсе (Андалузия). Ул заманнарда гарәп мәдәниятенең эре үзәкләреннән булган.
****** Бохара козгыннары — Бохара ягында иске ысул белән (кадимчә) укып кайткан муллалар һәм ишаннар истә тотыла.

Вакыйгъдә — чынында.

Бәр тәкъдир — әгәр.

Мөсәххәр итү — баш идерү.

Дәрхаль — кинәт.

Мөгаммә галәйһи — өртелгән, пәрдәләнгән.

Фикре касыйрым — кыска фикерем.

Иттихад вә иттифакъ — берләшү, бергәләп эшләү.

((Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?" мәкаләсе "Фикер" газетасының 1906 елгы 17 апрель (14нче) санында баш мәкалә урынында "Габдулла Тукаев" имзасы белән басылган. Текст газетадан алынган. "Фикер" — 1905 елның 27 ноябреннән 1907 елның 13 маена кадәр (барлыгы 73 сан) Уральскида Камил Мотыйгый редакторлыгында һәм наширлегендә чыккан газета).

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 3 том. Проза. Публицистика (1904–1906). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985).

("Безнен милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?" — «Фикер»  газетасының 1906  ел 17 апрель (14) санында басылган. Беренче тапкыр Ф. Сәйфи-Казанлы (1888—1938) төзеп чыгарган «Г. Тукай  әсәрләре»  өчтомлыгының (Казан, «Яңалиф» басмасы, 1929—1931) 3 нче томына (1931)  кертелгән. Текст «Фикер»дән алынган.
«Фикер» — 1905 елның 27 ноябреннән 1907 елның 13 маена кадәр (барлыгы 73 сан) Камил Мотыйгый (1883—1940) редакторлыгында чыккан демократик юнәлештәге газета. Тукай корректор, фактик секретарь) буларак та, иҗаты белән дә бу газетага бик актив катнаша.
Ясин шәриф — Коръәннең 36 нчы сүрәсе. Аны үлем түшәгендәге кеше баш очында укыйлар.
Гозәер пәйгамбәр йокысы… — Коръәннең 2 нче («Бәкарә» — «Сыер») сүрәсе, 261 нче аятендә түбәндәге борынгы яһүд әкияте китерелә: кешеләре үзенә иман китермәгән өчен алла кодрәте белән асты өскә китерелгән бер авыл яныннан узып барганда, Гозәер исемле берәү, саксызлык белән: «Бер үлгәннән соң, бу авылны алла ничек терелтсен инде?» — дип ычкындыра. Әлбәттә, моны ишетеп торган алла Гозәернең үзен йокыга талдыра (үтерә). Аннары яңадан терелтеп: «Син күпме йокладың?» — дип сорый. Тегесе: «Бер көн яки көннең бер сәгате чамасы гына», — дип җавап бирә. «Юк, син йөз ел йокладың!..— ди ходай.— Без сине минем кодрәтемә ышанмаган кешеләргә гыйбрәт өчен шулай иттек». Шуннан соң Гозәер аллага иман китерә һәм пәйгамбәрләр дәфтәренә кертелә.
Мәксәлмина, Мәслина, Дөбернуш, Шаднуш, Кәфәштатыюш — дини ривайәтләр буенча, тау тишегенә кереп, озак вакытка йокыга талган кешеләрнең исемнәре. Аларны «әсхабе кяһәф» («тау куышы хуҗалары») дип тә йөрткәннәр.
Сөләйман мөлке — борынгы бик бай яһүд патшасы — Даут пәйгамбәрнең улы. Сөләйман (Соломан, безнең эрага кадәр 965— 928 елларда патшалык итә) суларны, җилләрне үзе теләгәнчә йөртә, үз файдасына җигә ала торган куәткә ия булган, шул сәбәпле бик нык баеган имеш.
«Сагълүк» китабы — гарәп телендә язылган дини китап.
…Бәгъдад — хәзерге Гыйракның башкаласы; Габбасилар династиясеннән хәлифә Мансур 762 елда нигезләгән бу шәһәр тиздән эре һөнәрчелек, сәүдә һәм культура үзәгенә әйләнә. Парклары, гарәп осталары кулы белән ясалган күп санлы һәйкәлләре, мәчетләре, мәдрәсәләре белән дан тота.
Әндәлес (Андалусия) — Көньяк Испаниядә тарихи бер өлкә; күбрәк халкы гарәпләр булган Кортоба (Кордова), Гарната (Гранада) шәһәрләре борынгы гарәп культурасы үзәкләре булганнар.
Ак башлы каргалар… Бохара козгыннары… — Иске Бохарада кадимчә (иске — иҗек ятлау ысулы буенча) укып кайткан фанатик муллалар һәм ишаннар күздә тотыла).


 

Комментарий язарга


*