ТАТ РУС ENG

Фатима берлә Хатимә

Фатима берлә Хатимә купальняда, суга сикереп төшмәкче булып, кулларын югары күтәреп торалар. Шулвакыт Фатима Хатимәгә әйтә:
—    Әйдә син әүвәл сикер!
Хатимә:
—    Абау,  салкын! Мин салкын суны бер дә яратмыйм инде.
Фатима:
—    Алай булгач, салкын суны яратмагач, ник соң картка барырга хәзерләнеп йөрисең?

Комментарий язарга


*