ТАТ РУС ENG

[Фемида]

Ф е м и д а*:— Мәгърифәтсез, гыйлемсез, вөҗдансыз мулла (караңгылыкка чакыручы), гәрчә калын вә җуан булса да, инсаният вә исламият ноктаи назарыннан караганда, бик нечкә һәм җиңел. Мәгърифәтле вә вөҗданлы мөселман (яктылыкка чакыручы), гәрчә камыш шикелле нечкә, җон шикелле жиңгел булса да, шул әйтелгән назардан караганда, бик авыр, калын һәм кыйммәтледер.
 
* «Фемида» юнан сүзедер. Иске юнаннарда һәртөрле илаһлардан берсе Фемидадыр. Бу Фемиданы алар «Хаклык» вә «Тугърылык» алласы («Богиня правосудии») дип атаганнар. (Г. Тукай искәрмәсе.)
Инсаният — кешелек.
Ноктаи назарыннан — карашыннан.
Юнан — грек.
Илаһ — табына торган мифик алла.

Комментарий язарга


*