ТАТ РУС ENG

Гаҗәп түгелме?  

Бу дөньяда Гафифә исемле фахишәләр, Салих исемле фасикълар, Садыйк исемле кязибләр, ханәкаһ исемле тәрәтханәләр, «Бәянел хак» исемле бәянел батыйльләр, «Йолдыз» исемле тычкан утлары, ишан исемле ишәкләр, солтан исемле Сыртланнар, Габделхәмит исемле аюлар, Әхмәтҗан исемле әллә нинди ахмак жаратылган җаннар, Рәшид вә Мөршид исемле мозыйль вә риялылар, мөрит исемле мөртәтләр, «Мөгаллим» исемле мөҗәһһилләр вә мөгаффилләр, «Азат халык» исемле кол вә черносотенный халыклар, «Хәят» исемле мәматләр, Гаспринский исемле гасфурлар, мөфти мужик-мыштыблар,  кирәкмәгән  озын  башкортлар,  Тимербай исемле агач попугайлар, имам Садыйк әл Иманколый исемле имам кязибел имансызыйлар, Дурново исемле дурной вә дураклар, Каульбарс исемле кан эчүче юлбарыслар, мөхәррир Тимершаһ исемле гади чүкечле тимерчеләр, «Карчыга» исемле карчыклар, әбиләр журналлары биниһаять күп бит.
Гаҗәп түгелме? Ник болар үзләренен чын исемнәре берлә генә исемләнмиләр икән? Барыбер ялган исем такканнары мәгълүм бит инде! Нигә яшерәләр?
 
Гафифә — пакь, намуслы хатын-кыз.
Фахишә — бозык хатын-кыз.
Салих — изге.
Фасикъ — бозык, азгын.
Садыйк — туры сүзле.
Кязиб — ялганчы.
Ханәкаһ — ишан бүлмәсе.
«Бәянел хак» — хакны, дөресне сөйләүче.
Бәянел батыйль — ялган сөйләүче.
Солтан — патша, хөкемдар; «мәһабәт, олы, зур» дигән мәгънәсе дә бар.
Габделхәмит — мактаулы бәндә.
Әхмәтҗан — данга, мактауга ия кеше.
Рәшид — туры юлда булучы, турылыклы.
Мөршид — туры юл күрсәтүче, турылыкка өндәүче.
Мозыйль — аздыручы, туры юлдан яздыручы.
Риялы — икейөзле.
Мөрит — иярүче,  шәкерт.  Монда  ишан  мөрите мәгънәсендә.
Мөртәт — динен ташлаган, башка дингә күчкән. Күчермә мәгънәсе — хыянәтче.   
Мөгаллим — укытучы, өйрәтүче.
Мөҗәһһил, мөгаффил — надан, аң-белемсез калдыручылар.
Хәят — тереклек, яшәеш.   
Мәмат — үлем.
Гасфур — чыпчык.
Мөфти — фәтва бирүче (дини мәсьәләләр буенча җитәкче карарлар чыгаручы), дин башлыгы.
Имам — дин башлыгы, мәхәллә мулласы; «тирән белемле», «галим» дигән мәгънәләре дә бар.
Садыйк әл-Иманколый — сүзлек мәгънәләре: «дөресен сөйләүче, иманы (идеалы) нык, шуңа колдай турылыклы» дигәнгә туры килә.
Дурной — тиле, акылсыз.
Мөхәррир — редактор, язучы.
Биниһаять — чиксез.

Комментарий язарга


*