ТАТ РУС ENG

Граф Лев Толстой җәнабләре язадыр

Уфа губернасында Ильяс исемле бер башкорт бар иде. Ильяс атасыннан бик зур байлык берлән калмаган иде. Ильясны өйләндергәч, бер елдан соңра атасы вафат итте. Ильясның шул вакыттагы милке 7 баш бия, 2 сыер һәм ике дистә куйдан гыйбарәт иде. Ләкин Ильяс дөньясын оныткан хуҗалар җөмләсеннән түгел иде. Ул хатыны берлән иртүк тора иде, тәмам эшләп аргач, соң гына йокларга ята иде. Һәм шул тырышулар аркасында Ильясның байлыгы көннән-көн артмакта иде. Шул рәвешчә тырыша-тырмаша торгач, 35 ел эчендә бик зур байлык ясады. Инде Ильясның атлары 200, мөгезле хайваннары 150, куйлары 1200 дәрәҗәләренә иреште. Көтүчеләр бу атлар, сыерларны көткән шикелле, хезмәтче хатыннар да сөт савып, кымыз, каймак, сары май кеби тәмле нәрсәләр ясыйлар иде. Ильясның һәр нәрсәсе ирешкән вә һәр кирәге җитешкән иде. Күрше-тирәдәге кешеләр Ильясның мондый бәхетле гомеренә көнләшәләр дә иде. Бәгъзе халык: «Ильяс бик бәхетле кеше, анда һәр нәрсә дә күп, аңа үлмәк тә тиеш түгел», — дип сөйлиләр иде. Бара-бара Ильясны зур-зур кешеләр дә таный башлап, Ильяс һәртөрле байлар илә дә йөрешә башлады. Ильяска ерак-ерак җирләрдән кунаклар килә иде. Һәр кунакка Ильясның өендә ит, шурпа, кымыз мөкәммәл иде. Кунак килә, бер куй йә ике куй суялар, әгәр кунаклар күбрәк килсә, бия дә суеп җибәрәләр иде. Сүз балалар ягына килсә, Ильясның ике угылы, бер кызы бар иде. Ильяс ике угылын өйләндереп, кызын кияүгә бирде. Ильясның ярлы вакытында угыллары хезмәт итәләр һәм Ильяс илә бергә мал да карыйлар иде. Әмма Ильяс баегач, угыллары аза башлап, берсе бөтенләй эчәргә салынды. Анысын бер исерекләр сугышында үлтерделәр. Икенчесенең хатыны тәкәббер тугъры килеп, угылы да, хатын сүзенә ияреп, атасына каршылык итә башлады. Шул сәбәпле Ильяска ул угылын аерып, башка чыгарырга тугъры килде. Ильяс угылын башка чыгарды, үзенә аерым йорт алып бирде һәм мөгезлесеннән, мөгезсезеннән маллар да бирде.

Билгеле инде, бу эш Ильясның байлыгын арттырмады, бәлки яхшы ук киметте. Шул ук вакытларда Ильясның куйларына бертөрле авыру төште. Бу авырудан күп куйлар үлде. Бер яктан, шул ел ачлык ел булып китте. Печән үсмәде. Кыш көне ачлыктан атлар, сыерлар үлә башладылар. Тагы да Ильясның яхшырак чабынлык җирләрен кыргызлар тартып алды. Шул рәвешчә Ильясның байлыгы җылдан-җылга кими бара иде.

Бичара Ильяс һаман түбәннән-түбәнгә төшә барган шикелле, икенче яктан, картлык килгәнлектән, көче дә азая бара иде. Ильяс, 70 яшьләренә җиткәндә, шулкадәр начар хәлгә калды ки, хәтта туннарын, киез өйләрен, паласларын, иярләрен сатарга тотынып, иң ахырда актык атын да сатты. Ниһаять, Ильяс бөтенләй юкка әверелде, бу рәвештә шаулап торган мал-мөлкәт урынына тик «юк» дигән сүз калганын Ильяс күрми дә калды. Һәм Ильяска, үзе генә тормак мөмкин булмагач, кешегә хезмәткә керергә тугъры килде. Ильясның калган малы тик өстендә бер бишмәт (ма яҗүзе галәйһи итлакыль-бишмәт), башында мәгълүм кәләпүш илә теге бүрек, аягында үзеңез белгән читек илә мәшһүр кәвеш һәм хатыны Шәмсемаһи иде. Ул да карчык иде. Аерылып чыккан угылы да әллә кая ерак җиргә киткән, кияүгә биргән кызы үлгән иде. Карт берлән карчыкка һичбер яктан ярдәм әсәре күренми иде. Шулай да карт берлә карчыкны күршедәге Мөхәммәтшаһ кызганды. Мөхәммәтшаһ үзе бай да түгел, ярлы да түгел. Үзенекен ычкындырмый, кешенекен эләктерми, чибәр генә көн күрә иде. Мөхәммәтшаһ, Ильясның борынгы икмәк-тозын исенә төшереп, Ильяска: «Ильяс бабай! Сез карчыгың берлән миңа торырга килеңез, җәй көне, хәлеңездән килгәнчә, бакчаларымда хезмәт итәрсез, кыш көне мал ашатырсыз, Шәмсемаһи да сыерларымны, бияләремне савар, кымыз, каймак ясар. Мин сезнең икеңезне дә ач та итмәм, ялангач та итмәм», — диде. Ильяс ни эшләсен, Мөхәммәтшаһка рәхмәт укыды да, карчыгы берлән җитәкләшеп, шуларга торырга керде.

Баштарак бик авыр күренсә дә, бара-бара гадәтләнеп, карт белән карчык Мөхәммәтшаһларда тора һәм кадәри хәл хезмәт итә башладылар. Хуҗага бик уңгай иде. Чөнки бу карт берлән карчык йорт тоту тәртипләрен бик яхшы беләләр һәм бер дә иренмиләр, көчтән килгән хезмәтне дә кызганмыйлар иде. Тик шунысы бар иде: Мөхәммәтшаһ шундый югары дәрәҗәдәге кешеләрнең болай түбән эштә йөргәннәрен күрәсе килми иде. Күргән саен вөҗданы газаплана иде.

Берзаман боларга ерак җирдән кунаклар килде. Кунаклар арасында бер мулла да килгән иде. Мөхәммәтшаһ Ильяска бер куй суярга кушты. Ильяс суйды, яхшылап пешерде, шурпалап, кунакларга китерде. Кунаклар ит ашадылар, иттән соң чәй эчкәч, кымызга керештеләр. Кунаклар мамык мендәр өстендә генә утыралар, ашыйлар, кымыз эчәләр, кәефләнәләр. Шул арада ничектер кунаклар алдындин Ильяс үтеп китте. Мөхәммәтшаһ, моны күргәч, бер кунакка карап: «Син бу картны күрдеңме?»

Кунак: «Күрдем, ул картта ни гаҗәп бар?»

Мөхәммәтшаһ: «Анда гаҗәп шул: ул безнең авылның Ильяс исемле беренче бае иде. Бәлки, сез ишеткәнеңез дә бардыр?»

Кунак: «Ник ишетмим, ишеттем, мин аны күрмәсәм дә, аның шөһрәте бик еракларда йөри иде».

Мөхәммәтшаһ: «Менә инде алайса, бу шул Ильяс бай, хәзердә, бернәрсәсе дә калмагач, карчыгы берлә бергә хезмәтчелеккә керде; карчыгы да безнең сыерларны, бияләрне сава».

Кунак, гаҗәпләнеп, телен шапылдата да сөйли: «Шулай шул, бәхет көпчәк шикелле әйләнә, берәүне түбән төшерә, берәүне югары менгерә». Урталыкта бераз сөкүттән соңра кунак: «Ул карт берлән сөйләшеп, аның үткән тормышларын сорашырга мөмкинме?»

Мөхәммәтшаһ: «Ник мөмкин булмасын!» — дип, киез өй алдына карап: «Бабай! Кил әле монда, карчыгыңны да алып кил, кымыз эчәрсез!» — дип кычкырды.

Бабай да шунда ук икән, хәзер керде дә, кунаклар берлән исәнләшкәч, тезләнеп дога кыйлырга кереште; карчыгы да, чаршау артына яшеренеп, хуҗа хатыны берлән бергә утырды. Ильяска бер җамыяк кымыз бирделәр. Ильяс, кымызны алып азрак эчкәч, эчкә таба сулыш алып, җамыякны куйды. Шундин соң баягы кунак, бабайга карап: «Ничек, бабай, син безгә карап, әүвәлге тормышларыңны исеңә төшереп күңелсезләнәсеңме?»

Бабай, көлемсерәп: «Мин сезгә бу тугърыда сөйләп сүз аңлата алмам, син аны минем карчыгымнан сөйләт, хатын-кызның күңелендәге сере телендә була, шуның өчен ул сезгә тизрәк һәм яхшырак сөйләр», — диде.

Бу сүзне ишеткәч, кунак, чаршауга карап: «Җә, әби, син борынгы бәхет һәм хәзерге хәсрәт хакында ни хөкем итәсең?» — дигәч, чаршау артындагы Шәмсемаһидән ошбу сүзләр ишетелде: «Менә мин ничек хөкем итәм; без карт илә бергә 50 ел гомер иттек, бәхет эзләдек, әмма таба алмадык. Безнең бернәрсәмез дә калмаганга хәзер икенче ел инде, һәм без хезмәтчелектә торамыз, хәзер без шундый бәхет таптык ки, мондин артыгы бер дә кирәкми».

Кунаклар бик гаҗәпләнделәр, хуҗа да гаҗәпләнде, хәтта хуҗа, аягүрә торып, мондый гаҗәп сүз сөйләгән карчыкны күрмәк өчен, чаршауны бөтенләй ачып җибәрде. Карчык исә кулын җибәргән дә көлемсерәп утыра, картына да карап көлә, бабай да көлемсери. Карчык тәкрар: «Мин уйнап әйтмим, чынлап әйтәм, без тәмам ярты гасыр бәхет эзләдек һәм бай вакытымызда таба алмадык. Хәзер безнең бернәрсәмез дә калмады, кешегә торырга киттек, инде без шундый бәхет таптык ки, мондин артыгы бер дә кирәкми». Кунак: «Сезнең бәхетеңез нидән соң хәзер?» Карчык: «Менә нидән: без борын бай идек, ул вакыт карт берлән безнең икемезгә бер дә тынычлык юк иде, ахирәт уйлау да, намаз уку да бездә юк иде. Бездә көне-төне мәшәкать, хезмәт иде. Җә безгә кунаклар килә; кемне ни берлән сыйларга, кемгә нинди бүләк кирәк — шуны уйлыйбыз, үземезне мактатырга тырышамыз, кунаклар да китә, тагы хезмәтчеләрне тикшерәмез, ягъни алар тик тормыйлар микән, тәмле ашамыйлар микән, димез; ничек тә булса үземезнекен ычкындырмаска телимез — гөнаһлы буламыз. Яки тайларны, бозауларны бүре эләктермәсен һәм дә караклар җылкыны куып китмәсен дип хафаланамыз. Йокларга ятсаң, йокы керми, бәтиләрне сарыклар, куйлар таптамасын, димез. Бер яктан тагы карт берлән безнең татулыгымыз юк иде. Карт әйтә: «Болай итик», — ди; мин әйтәм: «Тегеләй итик»; кычкырышырга тотынамыз — янә бер гөнаһ. Шул рәвештә без мәшәкатьтән михнәткә төшеп гомер иттек, әмма һичбер бәхет таба алмадык. Әмма хәзер? Хәзер карт берлән бик дустанә генә сөйләшәмез, инде кычкырышырга бернәрсә дә юк, шулай ук кайгырырга да малымыз юк. Хәзер безнең бар уйлаганымыз — тик хуҗага хезмәт итү генә. Без эшлимез, эшләгәндә дәрт берлән, хуҗага зарар булмасын, файда булсын дип эшлимез. Эшләгәч киләмез, аш бар, кымыз бар; салкын булса, утын бар, тизәк бар — җылынамыз. Кайвакытта ахирәтне дә уйлап җибәрәмез, намаз укыймыз. Кыскасы гына, без илле ел бәхет эзләп тапмаган идек. Менә хәзер таптык», — дип, Шәмсемаһи сүзен тәмам итте.

Кунаклар көлештеләр.

Шундин соң Ильяс, башын күтәреп: «Көлмәңез, кардәшләр, бу уен түгел, бу инсан гомере. Без байлыгымызны югалтканымыз өчен ахмаклык берлән җылаган идек, хәзер Аллаһы Тәгалә хаклыкны ачты; һәм сезгә бу серне ачуымыз үземезне җуатыр өчен түгел, бәлки, сезнең файдаңыз өчен», — диде.

Мулла да: «Әһә, әһә, бу бик мәгънәле сүз, Ильяс бик дөрес әйтә, китапта да шулай әйткән», — диде.

Соңра кунаклар, көлүдән туктап, тирән уйга чумдылар.

(Мөнасиб җирләренә үземнән дә кушып тәрҗемә иттем.)

 

Ма яҗүзе галәйһи итлакыль-бишмәт — бишмәт дип атарга яраклы әйбер.

Кадәри хәл — хәл кадәренчә, хәлдән килгәнчә.

Сөкүт — тынлык.

(«Граф Лев Толстой җәнабләре язадыр». «Фикер» газетасының 1906 елгы 25 май (19 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. I томы Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында, II томы СССР Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм тарих институтында әзерләнгән Г.Тукайның академик басмасында (Казан: Татарстан дәүләт издательствосы, 1943, 1948; төзүчеләре — Хәй Хисмәтуллин һәм Якуб Агишев) беренче мәртәбә басылган. Текст газетадан алынды. Әсәр рус язучысы Л.Н.Толстойның «Ильяс» (1885) исемле хикәясеннән иҗади тәрҗемә).

Комментарий язарга


*