ТАТ РУС ENG

Кыямәт көне

Бу нинди йөрәкләрне тетрәтә торган тавыш икән? Сур мөгезеннән* чыккан аваз һәр җакларда яңгырап, төшсез чикләвек шикелле, кешесез вәйран калган таш пулатлар, биек сарайлар, һәрберсе бер сур булып, чын сур илә җаваплашалар. Яшеннәр — һәлакәт вә хәраблык камчылары — баягы тавыштан әллә ни төсле булып үзгәргән һаваларда ялт-йолт ялтырамакта…

Аһ, Ярабби, бу төсләре бозылган һавалар, бу, чынҗырдан ычкынган төсле, бер-берсенә һөҗүм иткән җилләр җир балаларына яратылмышларының актык минуты җиткәнен хәбәр бирәмени? Сурның ачулы вә каһәрле нәгърәсеннән асты өстенә килгән мөхит диңгезе үзенең ярларыннан ачу илә атылып чыкмыш. Дөньяны куркынычлы тавышлар илә шаулатып, ул тау-тау дулкыннарны гяһ вакытта үзенә тартырга, күтәрергә гадәтләнгән күкләр илә сугышырга бара микән? Инде эш үтте, булачаклар булды! Бер хикмәт өчен генә яшеренлеге бәгъзе кяферләрнең көференә сәбәп булган Тәңремез мәгънәви яшерен җирдән тәмам заһир була башлады… Менә күренде… Шик-шөбһәсез — үзе!.. Каһһар сыйфатындагы каһәре илә яратылмышларны асты өстенә китерә икән.

Адәмнәр, тетрәңез, тетрик! Менә хакимнәр хакиме вә судьяләр судьясенең мәхкәмәсе: монда камил гаделлек вә тигезлек бардыр. Бу җирдә растлык иясе, хәкыйкать сахибе сезнең явызлыкларыңызны эченә алмыш дәфтәреңезне үз кулы илә әшкярә итәр — күрсәтер. Бервакытны шәфкатьле анаңыздан да йомшак булган дин хәзер бер тимер күңел илә үзенең көфране нигъмәт иткән балаларына каршы дошманлык күрсәтәдер. И үлекләрнең рухлары!? Күп заманнардан бирле яшеренеп йоклаган җиреңездән чыгып, һәммәңез бер урынга җыелыңыз; әүвәлге тәннәреңез илә гарәсат мәйданына килеңез**. Сезне Раббел галәмин хәзрәте чакырды! Бөтен үлекләр, берьюлы уянып, бу көнгә чаклы яткан караңгылыктан чыгарлар; төсләре бозылган, чәһрәләре очкан, өстләреннән кабер туфрагының ягылып калганнары коела-коела, бик куркып кына, рәтсез-тәртипсез бер сурәттә Аллаһы Тәгалә хозурына киләләр.

И җир, синдә, синең куеныңда ничә төрле кавемнәр бардыр? Мөхәммәди, дәһри, гыйсави, мусави — җөмләсе бер Алланың хозурында җыелалар вә җыелачаклардыр. Ни хәсрәтле хәлләр, ни ялкынлы аһ-ваһлар!

Ярабби, бу көн җәза мәйданына чыгарылган гөнаһлыларның исәбен-хисабын кем белер? Монда ялганчылар, гамәл сатып ашаучылар, шәкертләр хакын ашаучы муллалар, үзләре яхшы аңлап җитмәгән нәрсәне балаларга укытып, ислам балаларының гомерен ашаган хәлфәләр, милләтне ялкауландырып, фәкыйрьләндереп зәһәрләгән ишаннар — тәрәкъкыйгә дошманнар, барлык һиммәтләрен, һәммә гайрәтләрен трахтирларда, мәйханәләрдә генә күрсәткән байлар, халыкны һәртөрле чирмеш, керәшен сүзләренә Коръәннән артык иман китерткән карчыклар, өшкерүче-төкерүчеләр, — һичберенең үз башын коткарырга чарасы булмаганлыктан, бер-берсеннән ярдәм теләргә мәҗбүр булырлар. Әйнәл-мәфәр? Качсаңыз да кайда качарсыз? Кайда барсаңыз да, бер нәзары интикам (үч алу күз карашы) сезгә төшәр. Борынгы олугълыкларыңыз кая китте? Сезнең алданып торган дарел-горурыңыз бетте — хәзер һәр җирдә һәркем һәр яктан тигездер.

И явызлар! Монда килеңез. Ничә йөз, ничә мең еллардан бирле көтелгән җәза таңы атты. Динне хурладыгыз, мөселманлыктан көлдеңез! Галимнәрне танымадыңыз. Тугъры сөйләгәннәрне кыстыңыз, издеңез. Шәкертләрне иң түбән теләнчедән дә яман күрдеңез… Алла гафилмени? Җавап биреңез! Нигә җылаган булып торабыз?.. Бушка җыламаңыз! Монда сезне кызганучы юк… Сезнең мышкылдап, мышык-мышык җылавыңыз мондагыларны көлдерүдән башкага ярамыйдыр. Ходай сезне Газраил тырнагына тапшырмыш иде. Инде сездән җәһәннәмдә өлешен (хиссасын) сорыйдыр. Алланың сөйгән колларының, ягъни дөньяда вакытта кул берләме, тел берләме дине исламның, милләте мөхәммәдиянең алга баруына тырышучылар, мәдрәсәләр-мәктәпләр салып та, шәкертләрне үзләренә габид ясамакны теләмәгән байлар, йөзләрендә шатлык нурлары балыккан хәлдә, һәр әгъзаларын бертөрле куаныч илә тибрәтеп, оҗмахка хурлар кочмакка, тел йотарлык ләззәтле ширбәтләр эчмәккә баралар. Ник бармасыннар? Кечкенә сабыйлар шәфкатьле аталары янына барудан куркынырлармы? Илаһи! Бу ни хәл? Бу, корт-кырмыскалар кеби, дөньяны каплаган адәмнәр эчендә әмерләренә буйсынып, максудка җиткәннәрне бик аз таптым. Вакытында җиһанны баскан гасый халыклар кая киткәннәр? Локомотивлар, балуннар вә башка һөнәр вә сәнәгатьләр илә дөньяны хәйран иткән француз, нәмсәләр, хәйлә-мөдаһинлек илә җир йөзен кайнаткан вә үзләренең политикаларына хилафрак дәүләтне батырган, бертөрле монафикълык илә башына җиткән инглизләр бу җирдә ни өчен хәйлә илә котылмыйлар вә, һиндлеләрне кылычтан кичереп, ачлык илә зәһәрләгәннәре шикелле, мондагы зобаниларга ник бер чара тапмыйлар икән?

 

 *Сур мөгезе — бу сурдан (быргыдан) кычкыртып, Исрафил фәрештә бөтен үлгәннәрне терелтәчәк.

**Гарәсат мәйданы — кфямәт көнендә Аллаһы каршына хөкемгә җыела торган урын.

 Нәгърә — каты, гайрәтле тавыш.

Мөхит диңгезе — океан.
Гяһ вакытта — кайвакытта.
Бәгъзе кяферләрнең көференә — Аллага ышанмаучы кайберәүләрнең Аллага ышанмавына.
Заһир булу — күренү.
Каһһар — каһәрләүче, тиран.
Хакимнәр хакиме — иң югары (верховный) хаким, хөкемдар мәгънәсендә.
Мәхкәмә — хөкем урыны.
Сахиб — ия.
Көфране нигъмәт итү — яхшылыкның кадерен белмәү.
Раббел галәмин — Алланың эпитеты, Галәмнең хуҗасы дигән сүз.
Чәһрә — йөз нуры.
Хозурына — каршына.
Мөхәммәди — Мөхәммәт пәйгамбәр иярченнәре (мөселманнар).
Дәһри — дингә, Аллага ышанмаучы.
Гыйсави — Гайса пәйгамбәр иярченнәре (христианнар).
Мусави — Муса пәйгамбәр иярченнәре (яһүдләр).
Гамәл сатып — хезмәт, эш биреп (кешене эшләтеп).
Һиммәт — юмартлык, булышучанлык.
Әйнәл-мәфәр? — Кача торган урын кайда?
Дарел-горур — горурлык йорты (дөнья).
Гафил — хәбәрсез.
Милләте мөхәммәдия — Мөхәммәт милләте, аның тарафдарлары, мөселманнар.
Габид — баш июче, табынучы.
Гасый — гөнаһлы.
Балун (баллон) — аэростат.
Сәнәгать — һөнәрчелек, промышленность.
Нәмсәләр — немецлар.
Мөдаһинлек — икейөзлелек, хәйләкәрлек.
Монафикълык — икейөзлелек.
Зобани — тәмуг хезмәтчесе.

("Кыямәт көне". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). "Әлгасрел-җәдит" журналының 1906 елгы 4нче (15 апрель) санында "Г.Тукаев" имзасы белән басылган. Текст журналдан алынган).

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 3 том. Проза. Публицистика (1904–1906). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.

"Кыямәт көне" — «Әлгасрел җәдит» журналының 1906 ел 4 нче (15 апрель) санында «Г. Тукаев» имзасы белән басылган Беренче тапкыр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты әзерләгән һәм 1955—1956 елларда Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Габдулла Тукай әсәрләре» дүрттомлыгының 3 нче томына (1956), аннары шагыйрьнең 90 еллыгы уңае белән нәшер ителгән икенче дүрттомлык әсәрләр җыелмасының 3 нче томына (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1976) кертелгән.
Текст «Әлгасрел җәдит»тән алынган.
«Әлгасрел җәдит» («Яңа гасыр») — 1906 елның 15 гыйнварыннан 1907 елның 15 маена кадәр (барлыгы 17 сан) Уральскида Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин (1883—1940) редакторлыгында чыккан әдәби, фәнни һәм иҗтимагый журнал. Габдулла Тукай редакциянең секретаре буларак та, иҗаты белән дә анда бик актив катнаша.
«Кыямәт көне»н — Тукай Коръәннең күп сүрә һәм аятьләрендә (мәсәлән, 70 нче, 79 нчы, 80 нче, 81 нче, 82 нче һ. б. сүрәләрдә) шигъри сурәтләнгән кыямәт көне һәм кадер кич күренешләрен файдаланып язган. Кыскасы, дөньяның күп атаклы шагыйрь һәм әдипләре кебек үк, мөселманнарның изге китабына пәзыйрә (подражание) ясаган. Бу әсәр (аны нәсер дип атарга мөмкин) — Тукайның Коръәнгә нәзыйрәләренең беренчесе. Соңыннан шул ук рәвешле аның "Кадер кич", «Тәәссер», «Васыятем», «Мигъраҗ», «Толугышшәмси мән мәгърибиһа», "Тәфсирме? Тәрҗемәме?" һ. б. шигырьләре туды. «Кыямәт көне»ндәге һәр абзацның, һәр җөмлә һәм гыйбарәнең яки образлы сүзнең чыганагын Коръән аятьләреннән табарга мөмкин. Әмма Тукай сүрә, аятьләрдәге «илаһи» хәл-әхвәлләрне җир өстендәге үзе яшәгән чорда актуаль булган (мәсәлән, «Кадер кич» шигырендәге шикелле үк) күренешләр белән оста аралаштырып сурәтли. Дөресрәге, бу нәсерен шуның өчен яза да ул.
Дөнья бетеп, җәза мәйданына чакырылган барлык элекке адәмнәр арасында кешене яллап эшләтеп ашаучылар, шәкертләр хакын алучы муллалар, ишаннар, хәлфәләр, бөтен гайрәтләрен    трактирларда гына күрсәткән байлар, багучы, өшкерүче-төкерүчеләр һ. б. һ. б. әрәмтамаклар да бар. «Тугъры сөйләгәннәрне кыстыңыз, издеңез, — ди автор үзе һәм алла исеменнән. — …Җавап биреңез!» Икенче якта — алланың сөйгән коллары: милләтне алга җибәрергә, яхшылык эшләргә тырышучылар.
Кыямәт көне — дини мифология буенча, үлгән кешеләрнең яңадан терелүе (воскресение).
Гарәсәт мәйданы — кубарылып чыккан элекке җан ияләре алла каршына хөкемгә җыела торган урын имеш.
Газраил — дини мифология буенча, кешеләрнең җанын алучы фәрештә.
Хәйлә-мөдәһинлек илә җир йөзен кайнаткан вә үзләренә… хилафрак дәүләтне батырган… инглизләр… һиндлеләрне кылычтан кичереп, ачлык илә зәһәрләгәннәре.. .— XVII гасыр ахырларыннан ук Һиндстан җирләренә тыкшына башлаган Англия, 1757 елда Бенгалия дәүләтен үзенә буйсындырганнан соң, бөтен илне яулап алып, табигый байлыгы мул булган бу ярымутрауны үз промышленностеның чимал чыганагы, уңайлы базар итеп калдыру, халкын коллыкка төшереп, арзанлы эш көченә әверелдерү өчен, йөз ел буе эзлексез сугыш алып бара. Үз максатына ирешү юлында Англия колонизаторлары, кылыч белән бергә, иң нечкә хәйлә-мәкерләрне дә кулланалар: феодаль таркаулыкны, кабиләләр арасындагы низагъларны, ыругълык, каста, дин аермаларын да файдаланып, төрле алдау-кызыктыру юллары белән, һиндлеләрнең үзләреннән хәрби отрядлар (сипайлар) төзеп, басып алу сугышларын шулар кулы белән башкаралар. Басып алынган урыннарда крестьяннарның җирләрен талау, халыкка күтәргесез салымнар салу, һөнәрчелекнең сүнүе миллионлаган крестьяннарның, һөнәрчеләрнең бөлүенә, ачтан һәлак булуына китерә. Ниһаять, 1857—1859 елларда халык массалары баш күтәрәләр, тиздән халык хәрәкәте илнең зур өлешен биләп ала, әмма Англия колониаль властьлары аны рәхимсез рәвештә канга батыра — «кылычтан кичерә», бик күп кеше ачтан кырыла).


Комментарий язарга


*