ТАТ РУС ENG

Сүз башы

«Уклар» журналының мәсләке мөселман карендәшләремезне укларымыз илә атып вә санчеп, тизрәк гафләт йокысыннан уйгату вә сикертеп торгызу булганлыгыннан, ушбу сүзләрне башта әйтмәклек мөнасиб күренде.

И мөселман карендәшләр! Уйганаек, заман уйганмак заманыдыр. Гафләт йокысыннан башларымызны күтәреп торалым. Торып селкенеп, баш-күзләремезне юып, як-ягымызны карап, дөньяның барышыннан хәбәрдар булалым. Башка милләт халкының барышыннан гыйбрәт алып, безләр дә алга таба аякларымызны атлап, һәр сәгать алга йөрмәгә иҗтиһад идәлем. Заман тырышмак заманы — тырышалым. Заман укымак, белмәк заманы — укыялым, беләлем. Заман тәрәкъкый заманы — һайди, карендәшләр, тырышалым, тәрәкъкый иделем. Җәһаләт вә әсарәт заманы үтеп, 20 нче гасыр — гыйлем вә мөсавәт заманы кәлде. Әүвәлдәге җәһаләтемези ташлап, надан ишаннарның фатихасенә вә мөтәгассыйб хәзрәтләрнең череп беткән бәддогасына алданып куркып тормак заманы кәчмештер һәм дә ялганчы әбиләрнең сөйдергеч, биздергеч догаларына ышану заманасы калмыштыр.

Ялган ишанстволарга кол булып торудан чыгып, хөр Русиянең свободный гражданы булмак кирәк. Ишанизмның гипнотизмы куәсеннән котылып, мөмкин кадәр дөнья, ахирәт өчен файдалы мәгърифәт хасил кыйлмак кирәк. Хәзрәтләрнең гомер буенча бәлеш ашап, җәй буенча мәҗлесләрне мәйханә сурәтенә кертеп, кымыз эчеп, голдыр-голдыр кикерүләренә ярхәмекә Алла дип торуны куеп, һәркем үз-үзене инсан хисапламак кирәк. Табигате йөкләми торган начар кешеләргә көчләп кымыз эчкезеп, шуларның эчә алмаенча зарланып, < … > косып утыруларына бик кәефләре килеп һәм, тәмам туйганнан соңра, бер зур аяк илә һәммә кешегә, рәттән калдырмыйча, «монысы мәхдүм аягы» дип эчкезеп, икенче мәртәбә тагын, «монысы хәзрәт аягы» диеп эчкезеп, шуларга бик кәефләнеп утырганчы, халыкның җыелган җире мәҗлестә, милләт исемене бер-ике кәлимә булса да, халыкны гыйлемгә, сәнгатькә өндәсәләр, нинди яхшы булыр иде. Хәлбуки мәҗлестә безнең хәзрәтләрнең сөйләшкән сүзләре шул: «Фәлән кеше фәлән мәҗлестә кымыз эчә алмаенча косты, фәлән фәләнчә кадәре кымыз эчте. Ай-һай, бик яхшы эчә икән, шулай эчсәң ирде», — дип, кирәкмәгән сафсаталар илән гомерне бушка уздыруны һичәрсә хисап кыйлмаенча сөйләп утыралар.

Гавамга сөйләгән вәгазьләре булса, шул рәвештә була: «Осуле Җәдит берлә укыту хәрам. Кызларга язу үгрәтергә ярамый. Кызлар язу белсәләр, егетләргә хат язалар. Җәдитләр замананы бозып бетерделәр. Язу үгрәтәмез дигән булып, һәркем үзе язу таныгач, гыйлемдә ни мәхәббәт калсын", — диләр. Җәдит берлә укымаска тиеш. Зәкят ялгыз муллаларга тиеш. Банкада ничә мең акчалары ятса да, үзләре зәкят бирмәсә дә ярый. Әгәр берәүнең башы авыртса, сәдака вирмәк кирәк. Берәү вафат улса, бай улсын, фәкыйрь булсын — фидия вирмәк кирәк. Ул кешенең хатыны, балаларына ашарына булмаса да, только давай вәрәрәэл әнбия улан тәбәррек хәзрәтләргә. Фи игътибәру йа әүля әл-әбсар!*

 

Гафләт — гамьсезлек.
Мөнасиб — яраклы, муафикъ.

 Иҗтиһад идәлем — тырышыйк.

Һайди — әйдә.
Җәһаләт — наданлык.
Әсарәт — коллык.
Мөсавәт — тигезлек.
Мөтәгассыйб — фанатик.
Куәсе — көче.
Ярхәмекә Алла — Аллаһы Тәгалә сине рәхимлегеннән ташламас.
< … > — бу урында чыганак бозылган.
Аяк — савыт, тустаган.
Мәхдүм — мулла, мөәззин улы.

 Осуле җәдит — укытуда яңа метод.

Вәрәсәэл әнбия — пәйгамбәрләр варисы.
Тәбәррек — газиз, хөрмәтле (монда: ирония).

*Игътибар итегез, әй, олы акыл ияләре!

("Сүз башы". «Уклар» журналының 1906 елгы 1 нче (июнь) санында журналның программа мәкаләсе рәвешендә «Дугъры» имзасы белән басылган. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында әзерләнгән Г.Тукайның биш томлы «Әсәрләр»енә (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985–1986; төзүчесе — Рашат Гайнанов) беренче мәртәбә кертелгән. Текст шуннан алынды. «Уклар» — Уральскида 1906 елның июненнән алып ноябренә кадәр (барлыгы 6 сан) Камил Мотыйгый редакторлыгында чыккан рәсемле айлык сатирик журнал).

Комментарий язарга


*