ТАТ РУС ENG

Телеграмнар

Багъчасарай. Исмәгыйль Гаспринский «Тәрҗеман»ның «Мөтәфәррика»сына «Камусы гыйльмия вә фәнния» дәреҗ иткән шикелле, «Милләт» гәзитәсенә «Әхтәри» дәреҗ итәчәк.
Әгәр «Камусы гыйльми» яки «Әхтәри» бетеп калса, Кәламулла (Коръән) басачактыр.
Петербург. Рәшит бабай яртысы керәшенчә, яртысы чуашча уларак «Кирлимар вә Чабаксар» исемендә бер журнал нәшер итә башлаячактыр. Аның «Әттилмиз» нам гәзитәсе дә, татарлар һәммәсе бердән гарәп телен кабул итсәләр, милләткә бик зур файда итәчәктер, диләр.
Оренбург. Тимерче Соловьев җәнабләре үз кулы берлә четырехсветный бер трахтир ясый башлады. Шуңгар күрә, кулына «Чүкеч» алып, шул трахтирның такталарын кадаклыйдыр. Бухгалтерия гыйльменә маһир Алмаев хәзрәтләре трахтир салырга ничә кадак киткәнен ысчут  берлә   шалт-шолт  салып  торадыр.
Оренбург урамындагы һәммә малайлар, ысчут тавышы берлә «Чүкеч» тавышының бик кызык чыгуын тамаша итеп, гаҗәпләнеп торалар.
 
«Мөтәфәрржа»сына — «Төрлеләр» дигән бүлегенә.
«Камусы гыйльмия вә  фәнния» — «Гыйльми,  фәнни  сүзлек».
Дәреҗ итү — урнаштыру.

Комментарий язарга


*