ТАТ РУС ENG

Ялкаулык, яхуд Җиңел кәсеп

 

Бер мулла яки ишан дисәм дә ярый, Казанский площадьтагы бер кибеткә керде. Моның әйләнәсенә вәгазь тыңлыймыз дипме, әллә иттифакый шулай туры килдеме, егерме-егерме биш башлап Әхмәтҗан, Мөхәммәтҗан абзыйлар җыелдылар. Мулла да, бер сүзгә мөнәсәбәт берләнрәк: «Әйе, ягъни мәсәлән, ялкау кешегә Аллаһы Тәгалә мин хәйсе ля яхтәсибтән бирә, менә мин сезгә шул хакта бер сәхих ривайәт тә сөйлим, — дип, сүзгә кереште: — Әүвәл заманда бик ялкау бер кеше бар иде. Ул кеше, бер дә кәсеп итмичә, тик үзенең мич башында тараканнар берлән бергә ята иде. Ләкин ачлык бик үзәгенә үтә башлагач, бу ялкау, пич башыннан төшеп, сәҗдәгә китеп, Аллаһы Тәгаләдән ризык сорый башлады. Нагяһ шул вакытта ялкауның капкасыннан зур гына, симез генә бер сыер килеп керде. Ялкау да, менә миңа Аллаһы Тәгалә ризык бирде дип, урыныннан сикереп торды да, сыерны егып, аякларын бәйләп, суеп та ташлады. Ялкау, сыерны суеп, тәмам тиресен тунап бетерим дигәндә, капкадан сыер хуҗасы килеп керде дә: «Бу ни эш?!» — дип кычкырды. Ялкау, бер дә каушамыйча: «Бу ни эш булсын, мин Аллаһы Тәгаләдән ризык сораган идем, менә Аллаһы Тәгалә миңа бирде, мин суйдым», — диде. Сыер хуҗасы, ачуланып: «Сиңа Аллаһы Тәгалә ничек кеше сыерын биргән икән, әйдә казыйга!» — дип, икесе кул тотышып, шул заманда казый вә пәйгамбәр булган Давыт галәйһиссәламгә килделәр. Сыер хуҗасы ни булганны Давыт пәйгамбәргә сөйләп бирде. Давыт галәйһиссәлам, аңлагач, сыер хуҗасына карап: «Син сыерыңны бу кешегә бир, югыйсә хәлең начар булыр», — диде.

Сыер хуҗасы, гайрәт берлән: «Начар булса булыр, минем кеше өчен алган сыерым юк», — диде. Шундин соң Давыт пәйгамбәр моракабәгә китте, бераздан илһам да килде. Давыт галәйһиссәлам бу ике хәсамга иртәгә фәлән-фәлән сахрага чыгарга боерды. Таң аткач, болар сахрага чыктылар (Давыт пәйгамбәр дә шунда). Карап торалар. Берзаман шундагы бер кабер ярылды да, бер кеше атылып чыкты. Мәгәр бу кеше — ялкауның атасы икән. Ул Давыт галәйһиссәлам янына килде дә, кулы берлә сыер хуҗасына ишарә итеп: «Менә бу кеше мине үтергән иде. Малымны алган иде, хәзер бу кешедән кыйсас алынсын һәм барча маллары бу ялкау угылыма бирелсен», — диде дә янәдән җир астына кереп гаиб булды».

Бу җирдә сүз дә тәмам булды. Бичара Әхмәтҗан абзыйлар, бу мөбарәк хикәятне тыңлап, бөтенләй йокыга киткәннәр, авызларыннан сулар, селәгәйләр аккан. Һәрберсенең эченә ялкаулык дәрте кергән. Күңелләреннән: «Ай-һай, шул хәзрәт сөйләгәнчә ялкау булсаң иде!» — дип кызыгып торалар. Инде мин үз тарафымнан болай дип әйтәм: — Син, бичара мулла! Хатыннар качуын тәрҗих иткән асылсыз, әсассыз ривайәтләр җыеп-жыеп җәһилане Кирамнан вә мөтәгассыйбане гыйзамнан гыйззәтлү* Ахмакҗан абзыйга яшь хатынлык иткәнче, аның «Лап-лап-лап» гәзитәсендә милләтне җәһәннәмгә таба өстери торган мәкаләләр язарга дәртләнгәнче, буның кеби, еврейлар тарафыннан чыккан асылсыз хикәятләрдән авызыңны тотсаң, бик мулла кеше булыр идең. Син бу хикәяңдә халыкны нәрсәгә өйрәткәнеңне сизәмсең? Әүвәл, ялкау булуны фазыйләт күреп, тыңлаучыларны кыздырдың. Икенче, сыер урлап суярга өйрәттең. Тагы сез Ахмакҗан абзый берлән хатыннарның йөзенә ыштан киертмәкче буласыз. Үзеңезгә мәгълүм бит инде, хәзрәт, ыштан кия торган җирбит түгел икәне. Әллә сез Петр Первыйдан борынгы урыс хатынларына иярдегезме? Афәрин һиммәтеңезгә!

 

Осуле җәдит — укытуда яңа метод.

Вәрәсәэл әнбия — пәйгамбәрләр варисы.

Тәбәррек — газиз, хөрмәтле (монда: ирония).

Иттифакый — очраклы.

Мин хәйсе ля яхтәсибтән — көтелмәгән урыннан.

Сәхих ривайәт — дөрес хәбәр.

Нагяһ — кинәт.

**Хөрмәтле наданнардан һәм бөек фанатиклардан булган.

Моракабәгә китү — уйга чуму.

Хәсам — дәгъвачы.

Кыйсас — үч.

Гаиб булу — югалу.

Тәрҗих итү — яклау.

Мулла кеше — белекле кеше.

Фазыйләт — артыклык.

Һиммәт — тырышлык.

 ("Ялкаулык, яхуд Җиңел кәсеп". «Фикер» газетасының 1906 елгы 25 июнь (23нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр академик басмага кертелгән. Текст «Фикер» газетасыннан алынды. Фельетонда автор Казанда аталы-уллы Сәйдәшевләр чыгарган «Бәянел хак» газетасында (фельетонда: «Лап-лап-лап») мәкаләләр бастырган мулла Гарифулла Салиховтан көлә (вакыйганы исә Уральскиның «Казанская площадь»ындагы кибеттә барган итеп сурәтли).

Комментарий язарга


*