ТАТ РУС ENG

4 май — җомга

Бу көн мәгариф назыйренең гомуми укыту хакында биргән закон ляихәсе каралды.

Бу закон ляихәсен бер комиссиянең каравына бирергә 198 депутат заявление бирделәр.

Владимир Гисин*: «Гомуми укыту гаять мөһим эш. Чөнки безнең Думамыз аның өстенә бина кыйлынган бу яңа стройның нигезе тик гомуми укыту саясендә генә таза вә мәхкәм булачактыр», — диде.

Соңра мәгариф назыйре Думага, үзенең закон ляихәсен галәлгаҗлә мөхакәмә итә башлавы өчен тәшәккер әйтеп, халыкны гомуми укыту, аның сәяси вә икътисади тормышы өчен гаять кирәклеген һәм Русиядә гомуми укытуның соңга калганлыгын, мәмләкәтнең хәзерге хәле вә китеше өчен гомуми укытуның бигрәк тә лөзүмен, вә ул изге эш өчен һичбер төрле акча аямаска тиешлелеген һәм министерствоның бу гомуми укыту тугърысында моңгарча нинди тәдбирләр вә эшләр эшләгәнен вә моннан соң эшләячәген тәфсыйлән бәян итеп, бу закон ляихәсенең Дума тарафыннан һәрничек тизрәк каралып, бу алдымыздагы көзгә бу законның халык вә тормыш эченә идхал ителүе кирәклеген сөйләде.

Мәгариф назыйре, сүзенең хатимәсе уларак, диде ки: «Мәшһүр хәкимнәрдән Әфләтун**: инсан фитърәтендә инсафлы вә җуаштыр. Ләкин аны начар вә намөкәммәл тәрбия вәхши хәйванга охшашлы ясыйдыр, димештер. Шуңар күрә барча халык гомуми укыту вакытында балаларына: «Укыңыз, балалар! Үз Ватаныңызның намуслы гражданы булыр өчен, качан ки сез пешкәч, җитешкәч, Ватаныңызның талигын хөкем итәрсез», — диергә тиештер».

Министрның бу нотыкы үзенең фигыленә аслан мотабикъ булмаганлыгы*** күренгәч, ораторлар, торып, сүз нәүбәте сорап, языла башладылар.

Суллардан Архангельский: «Министрның бу ляихәсе ачык вә мөкәммәл түгелдер. Шуның өчен бу ляихәне, комиссиягә бирүдән элек, Дума үз күзеннән үткәреп, бу мәсьәләгә Думаның әксәрияте ничек караганлыгын белдереп, комиссиягә бер тарызы хәрәкәт күрсәтү тиеш», — диде.

Бундыйн соң польский депутатлардан Хоминский илә Гралювский гомуми укытуның лябед лязим улып, аның өчен акча аямау кирәк, дип, мәгариф назыйренең сүзен тәкрарласалар да, аның «балалар Ватанның намуслы гражданы булсын» дигән сүзен тәнкыйть итеп: «Хөкүмәт үзе школларга политика кертә», — дип, Польшадагы школларның хөкүмәттән күргән тыгызлыгын сөйләп, мәгариф назыйренең ляихәсен комиссиягә бирүне куәтләделәр.

Депутат Мельников: «Гомуми укыту кирәк, чөнки крәстияннәр моны гаять интизар берлә көтәләр», — диде.

Депутат Мәхмүдев****, кадетларның предложениеләренә муафәкать итеп*****: «Мәзкүр ляихәне комиссиягә бирергә кирәк, чөнки Думаның гомуми заседаниесендә бу мәсьәләне чишү мөмкин түгелдер», — дип, ахырда мөселман мәдрәсәләренең вә мөселман мөгаллимнәренең авыр вә кызганычлы хәлләрен бәян итте.

Соңра С.Р.лардан Тигранян, торып, мәгариф назыйренең укыту эшләрен вә бу тугърыда иткән тәдбирләрен бик каты тәнкыйть итә.

Депутат Вознечинский (Н.С. һәм үзе әүвәлдә учитель булып торган кеше): «Халык учительләренең хәле бик начар, чөнки хөр фикерлерәк учительләрне школдан куып чыгаралар…»

Пуришкевич моның сүзен кисеп, уңгайсызлый башлагач, председатель, Пуришкевичкә замечание ясап, бу эшеннән туктамаса, залдан куылачагын тәнбиһ итә.

Соңра Хәсәнев******, торып, бөйлә сөйләде: «Мөселманнар школга булган мәхәббәтләрен бөтенләй югалттылар. Вакыйган, халык аңламаган бер нәрсәне уку безгә бик фәна тәэсир итәдер һәм безгә, учительләргә, ул бик читендер. Чөнки школларны ябарга һәм учительләргә школдан чыгарга лязим булып, образование һаман бездән еракланадыр.

Без, 31 мартның правилосын үзгәртү кирәк дип, министерствога бер генә мәртәбә мөрәҗәгать итмәдек. Безгә: «Бу сезнең ихтыярыңыз», — дип кенә җавап бирәләр. Без, әлбәттә, безнең ихтыярымыз икәнен беләбез, ләкин без миссионерлар күрсәткән юл берлә укырга теләмибез, бәлки үз халкымызның телендә укуны телимез һәм безнең укый торган китапларымызның русча хәреф берлә түгел, гарәп хәрефе берлә басылуын сорыйбыз. Әгәр министерство үзенең 31 март правилоларыннан ваз кичмәсә, ул вакыт барча мөселман авылларындагы школаларның ябылуы вә 20 миллионлык бөек бер милләтнең образованиедән мәхрүм калуы лязим буладыр». (Уңнардан: «Төркиягә барыңыз!» — дигән тавыш чыгадыр.)

Хәсәнев, уңнарга җавап биреп: «Сез безне Төркиягә китәргә мәҗбүр итәрсез», — дип, мөселманнарның таләпләрен игълам итәрәк: «Без һәрбер мөселман авылында мөселманча тел берлә укыла торган школлар булуын һәм учительләрнең камил тәгълимгә маһир кешеләр булуларын телибез. Без рус теле өйрәнүдән һичбер вакытта кире торачак түгелмез, чөнки без беләбез ки, безгә рус телен белү лябеддидер. Ләкин без рус телен кайвакытта күңелемез теләсә, шул вакытта укырга телимез. (Суллар кул чабалар.) Школда бөтенләй ят тел берлә укыту булганда, аңгар ничек халыкның мәхәббәт вә ихласы булсын? Моның берлә руслар берлә якынлашырга мөмкин түгелдер. Әгәр укытуны үземезнең ана телендә бирергә рөхсәт бирсәләр, без ул вакытта тизрәк якынлашырмыз. Правительство үзенең чыгардыкы ул правилоларыннан ваз кичәргә кирәк. Һәм ул ваз кичәр. Чөнки без бу таләбемездә сәбат вә мәтанәт күрсәтәчәкмез. Вакыйган, борын истибдад (самодержавие) мәхкәм вакытта мондый правилоларны иҗра итәргә******* мөмкин иде, ләкин хәзердә конституционный строй…» — дигән вакытта уңнардан депутат Созонович, торып: «Самодержавие хәзер дә бик мәхкәм!» — диде.

Хәсәнев: «Юк, хәзер конституционный строй, самодержавный түгел». Шул вакытта уңнар тарафыннан көчле тавыш; председатель звонить итә. Пуришкевич, кулларын болгап: «Дөрест түгел!» — дип кычкыра. Уңнардан Клиповский әллә ни кычкыра. Уңнар: «Долой оратора!» — дип кычкыралар. Урталар илә суллар ораторны алкышлап кул чабып, уңнарга карап: «Сез — скандалистлар! Бу — провокация!» — дип кычкырып, ораторга карап, сүзендә дәвам итүен үтенәләр. Хәсәнев уңнарга: «Мин кафедрадан сезнең «долой» дигәнеңезгә карап чикелмим», — дип, кафедрадан китәдер.

Соңра председатель, уңнарның өч депутаты Созонович, Клиповский, Пуришкевичне бу көнге заседаниедән чыгарыр өчен, Думага предложение бирде. Дума да бертавыш берлә кабул итте.

Уңнар Думаның хөкеменә буйсынмыйлар, һаман тавышлыйлар, теге 3 депутат та залдан чыкмыйлар. Алар да кычкыралар. Председатель перерыв игълан итә. Перерывтан соңра мәзкүр 3 депутат һаман урыннарыннан чыкмыйлар. Председатель, бу каршылыкны күргәч, Думага бу өч депутатны 15 заседаниедән калдыруны предложение ясый. Мондыйн соң бу 3 сөрелгән депутатлар, председательдән рөхсәт алып: «Безне Дума самодержавный стройны яклап сөйләгәнемез өчен куды», — диделәр.

Председатель боларга: «Юк, сезне Дума ул сүзләреңез өчен түгел, бәлки мәҗлеснең тәртибен боза торган мөгамәлә вә хәрәкәтләреңез өчен куды», — дип җавап бирде.

Председательнең баягы предложениесен Дума кул чабып кабул итте. Тик социал-демократлар гына сөкүт итеп калдылар.

Шул вакыт Пуришкевич утырган җирдән генә: «Мине көч берлә чыгарсыннар, мин үз ихтыярым илә чыкмыймын», — диядер. Шул вакыт председатель перерыв игълам итә. Перерывтан соң тегеләрнең икесе килмиләр. Пуришкевич тагы урынына килеп утыра. Председатель: «Инде мин, бу Пуришкевичкә көч истигъмаль иткәнче, заседаниене ябамын», — дигәч, заседание ябыладыр. Калган мөзакәрә сиһшәнбә көнгә каладыр.

 

*Владимир Гисин — бу елларда Россиянең мәгариф министры.
**Әфләтун — борынгы грек философы Платон (б.э.к. якынча 427–347).
***Чыгышы (рече) үзенең гамәленә (вазифасына) һич тә лаек түгеллеге.
****Мәхмүдев — Уфа губернасыннан III Дәүләт Думасы депутаты Шәрәфетдин Мәхмүдев (1859–1914 елдан соң).
*****Тәкъдимнәренә тәңгәл китереп.
******Хәсәнев — Уфа губернасыннан II Дәүләт Думасы депутаты Кәлимулла Хәсәнев (1876–1949). Дума утырышында аның чыгышыннан соң уңнарның «Төркиягә барыңыз!» дип тавыш чыгарулары Тукайны «Китмибез!» шигырен язуга этәргән.
*******Элек деспотизм (самодержавие) нык торган вакытта мондый тәртип кагыйдәләрен эшкә ашырырга.
Назыйр — министр.
Ляихә — проект.
Саясендә генә — аша гына.
Мәхкәм — нык.
Галәлгаҗлә мөхакәмә итә — тиз арада, ашыгычлык белән тикшерә.
Лөзүмен — кирәклеген.
Тәдбир — чара (күрү).
Идхал ителү — кертелү.
Хатимәсе — нәтиҗәсе, йомгагы.
Фитърәтендә — кеше тумыштан ук.
Талигъ — киләчәк, бәхет.
Әксәрият — күпчелек.
Тарызы хәрәкәт — эшләү юлы, юнәлеш.
Лябед лязим улып — үтә кирәкле булып.
Тәнбиһ итү — искәртеп кую, кисәтү.
Бөйлә — болай.
Вакыйган — чыннан да.
Фәна — һәлакәтле.
Камил тәгълимгә маһир — тулы итеп, яхшы укытырга сәләтле.
Лябеддидер — котылгысыз, бик кирәк.
Сәбат вә мәтанәт — ныклык һәм түземлелек.
Чикелмим — төшмим.
Сөкүт итү — дәшми, катнашмый калу.
Истигъмаль итү — куллану.
Мөзакәрә — сөйләшү, дискуссия.

 

("4 май — җомга". «Фикер» газетасының 1907 елгы 13 май (18 нче) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


 

Комментарий язарга


*