ТАТ РУС ENG

Август башы

Көн караңгы. Бөтен дөньяны кара кайгы болытлары каплаган. Шул вакытта Казанда дәһшәтле «Яшен» күз камаштыра торган якты нурлары илә ялтырый. Ялтыраганыны күреп, хыянәтләрене яшерергә тырышып йөрүче хаиннәрнең, «Яшен» сугудан куркып, бөтен вөҗүдләре калтырый.

«Яшен» — хаиннәр өчен афәттер.

Яшен» — яхшы күңелләр өчен рәхәттер.


«Яшен»нең ялтыравы һәркем өчен бертигез булган шикелле, сугуы да һәрбер явыз җанлы өчен бертигездер.
«Яшен»нең сугуыннан милләт җилкәсене кимерүче профаннар, үзене шәп кеше итеп йөрүче саламторханнар, җәмәгать хакына кул сузган куштаннар, һәрбер сорыкорт дошманнар, мәктәп-мәдрәсәләрне бикләп, ялкауланып ятучы муллалар, эшсез ятучы мирзалар, хыянәтче байларның һичберсе әмин дәгелләрдер.
«Яшеннең юлы тугърыдан-тугърыдыр, сугуы электрик зарбәседер.
«Яшен» профан, саламторхан вә хаиннәрне үзенең сугуы илә куркыткан шикелле, караңгыда адашып калганнар өчен үзенең яктылыгы илә юллар күрсәтәчәктер.

Ялтырый милли болытларның арасыннан «Яшен»;

Бәлки, рәхмәт яңгырыдыр — яшьнәсен ул, яшьнәсен.

Юл табар золмәттә калганнар — төшерсен шәүләсен;

Таш йөрәкләр һәм «Яшен» күргәч укыр «ләхәүлә»сен.
 

 
Вөҗүдләре — эч һәм тышлары.
Әмин — тыныч, имин.
Зарбә — сугу, удар.
Золмәт — караңгылык.
«Ләхәүлә»сен — курыкканда укый торган догасын.
Хилаф — каршы.
 
("Август башы". — «Яшен» журналының 1908 ел 1 нче (3 август) санында баш мәкалә итеп басылган. «1908 ел, август» дип куелган. Беренче тапкыр Академик басманың II томына (1948) кертелгән.
Текст «Яшен»нән алынган.
Мәкалә 1908 елның август башында Казанда Г. Камал редакторлыгында демократик юнәлештәге рәсемле сатирик «Яшен» журналы чыга башлау уңае белән, аның программасы рәвешендә язылган. Журнал, барлыгы 10 сан чыгып, 1909 елның 24 июнендә туктала.
Тукай, «Яшен»нең секретаре исәпләнсә дә, эшнең иң зур өлешен үз өстенә йөкли.
«Яшен» журналының… беренче номерында башыннан ахырына кадәр Тукайның каләме йөри», — дип яза Тукай китапларының нашире Гыйльметдин Шәрәф («Тукай турында хатирәләр». Төзүчеләре И. Нуруллин, Р. Якупов. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1976, – 79 б.). Әйтергә кирәк: журналның калган 9 санында да аның каләме активлыгын югалтмый. Тукай үзе үк бу хакта түбәндәге сүзләрне әйтә: «Яшен»нең секретаре мин булганга, анда бик күп язарга тугъры килә. Шул сәбәпле төрле-төрле мөстәгарь имзалар астына яшеренәм» (Г. Туприевкә хат). (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).


Комментарий язарга


*