ТАТ РУС ENG

Бәйрәм, без вә руслар

Безнең милләтнең бәйрәме ел тәүлегенә анчак ике генә дәфга буладыр.
Димәк, без бик эшчән, тырышчан бер халык икәнбез. Чөнки ел буе дөньяның һәртөрле авырлыкларын, михнәтләрен күтәрәмез дә, шул авырлыкларны өстемездән ике тапкыр гына төшереп, тынычлап торабыз.
Дуст-ишләремез, кардәш-кабиләләремез илә күрешергә вә йөрешергә дә вакытымыз булмый имеш. Безгә муллалар: «Дөнья кумагыз! Дөнья кумагыз!» — дип, никадәр кычкырып вәгазь әйтсәләр дә, тыңламыйбыз имеш. (Бездә җомга көннәргә дә бер дә игътибар юк: ул көннең бәйрәмлеге бер дә күңелдән хис ителми; халкымыз бүген җомга, бүген бәйрәм дип, яңа киемнәр киеп, руслар якшәмбене олугълаган кеби олугъламыйлар; тик шунда татар кибетләренең ябыклыгыннан гына бу көнгә бер үзгәреш килә.) Кибетчеләрдән башка мөселманнар (мин складларга күз салмыйм әле) һаман эшләрендә. Безнең ватандашларымыз русларның атлаган саен бәйрәмнәре була. Алар, якшәнбене чынлап бәйрәм итлекләре кеби, әллә нинди исемнәр илә әллә нинди бәйрәмнәр итәләр. Хәтта бер юморист: "Ел тәүлегендә 365 көн була, руслар 300 көн бәйрәм итәләр, 65 көн эшлиләр", — дисә, бу сүз бөтенләй үк көлкегә охшап бетмәячәктер. Моннан русларның ялкау, эшсез вә бөтен гомерләрен уйнап-көлеп үткәрүче бер халык икәнлеге, безнең исә кәеф, хозур вә тәгътилләргә әһәмият бирми торган булуымыз күренәдер. Соң, без күп эшләгәч, алар күп кәеф сөргәч, безнең алга баруымыз, аларның артка калулары тиеш ләбаса!
Хәкыйкатьтә нидәндер болай түгел: без һаман артта, һаман фәкыйрь, һаман сәфилбез. Без шул инә берлә кое казыйбыз, руслар — машина берлә. Без төя җигеп барабыз, алар локомотив җигәләр. Алар воздушный шарлар берлә очалар, без җилкәләремезгә мунча себеркеләре бәйләп, куллар селкетеп торабыз. Алар мәгыйшәт сәфәрендә бергәләшеп бер йөк тартып алып бармакчы булсалар, һәммәсе дә алга тарталар; без, йөкне төрлебез төрле якка тартып, һаман бер урында әйләнәбез. Безнең бәгъзе аңлыракларымыз алга таба атламакчы вә йөкне дә алга җибәрмәкче булсалар, аларның аякларына «чалма» дигән әллә нинди чуалчыклы тамырлар чолганып, алар җыгылалар. Руслар үз милләтләренең, рухларын һаман алга алып баручы гаскәрләргә (шәкертләргә) тәмле вә ләззәтле ашлар ашатып, татлы ширбәтләр эчертәләр, без шул гаскәрләрнең мигъдәләрен мышаяклар, һәртөрле кирпеч ватыклары, чүлмәк китекләре, үлгән чебеннәр, тараканнар, мәче койрыклары белән тутырабыз.  Безнеңчә, мигъдә тулгач бары да бер!
Безнең эшләр һаман аларга кире: без кыш көне арба, җәй көне чана җигәбез; аларның суда кимә берлә барганыны күреп, без коры җирдә көймә җөргезмәкче булабыз,  ишкәкләр берлә ишеп, туфрак очырабыз.
Мәгыйшәт сәфәрендә безгә зур сулар очраса, без су өстенә намазлыклар, чапаннар җәябез, алар тимердән күперләр салалар.
Без иске, керле, каралган киемнәремезне бер дә салмыйбыз. Шул сәбәпле бетлибез, юл өстендә изүләрдән, ыштан бөрмәләреннән бетләр чүпләп утырабыз: тагы артка калабыз. Алар атна саен вә хәтта ике көнгә бер кием алыштыралар.
Ләкин без бер дә тик тормыйбыз, ел буе эшлибез дә эшлибез. Алар нишлиләр соң? Алар, юморист (көлдергеч) әйткәнчә, 300 көн кадәр бәйрәм итәләр. Бәйрәмнәрендә гүя безнең югарыда сөйләнгән комедияләремезне карап, рәхәтләнеп көлеп торалар; тәмам көләселәре килми башлагач, туйгач, 65 көн бер дә безгә илтифат итмичә эшлиләр. Без нишләгәнмез? Без ел буе аюның дуга бөгүе кеби эшләгәнбез. Ягъни без эшләү сурәтендә тәмам 365 көн уйнаганбыз да, инде уйнап арып, ял итәбез.
Безнең эшле көнебез дә көлке, бәйрәм итүебез дә көлке. Безнең бәйрәм итәргә хакымыз юк.
Бәйрәм дип, күбрәк вакытта, бер замандагы алга барышны искә төшереп тәбрик итүгә әйтеләдер. Безнең һаман бер көпчәк әйләнәсендә әйләнүебезгә алга бару дип әйтеп булмый, ерак киттек дип, үзебезне үзебез тәбрик тә итеп булмый.
Ярар инде. Бүген бәйрәм көн. Мондый кайгылы уйлар уйлап маташырга миңа да килешми, укучыга да күңелсез. Әйдәгез, корбан итенә җитешеңез! Гайде сәгыйд котлы вә мөбарәк булсын!
 



Анчак— фәкать.
Дәфга — тапкыр.
Тәгътил — ят итү.
Сәфилбез — түбәнбез.
Мәгыйшәт сәфәрендә — тормыш юлында.
Мигъдә — ашказаны.
Гайде сәгыйд — бәхетле,   шатлыклы  гает (бәйрәме).


("Бәйрәм, без вә руслар". -— «Әлислах»ның 1908 ел 1 гынвар (13) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр Академик басманың II томына (1948) кертелгән.
Текст «Әлислах»тан алынган. «Әлислах»ның 1908 ел 1 январь саны бөтенләе белән диярлек бәйрәмгә (корбан бәйрәменә) багышланган. Бу санда Ф. Әмирхан язган баш мәкалә, аның ук «Бәйрәм вә бәйрәм!» дигән мәкаләсе, Тукайның бу мәкаләсеннән тыш «Фөръяд», «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты» шигырьләре, шулай ук «Корбан гаеде» дигән бер публицистик парча басылган. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).


Комментарий язарга


*