ТАТ РУС ENG

Гәзитәләрдән (1)

«Вакыт» гәзитәсе, Кырым татарларының чәчәк салдыруга хилаф торуларыны
хикәя кыйлганнан соң, ни эшләргә дә белмиче: «Буның өчен көләргәме,
егъларгамы?» — дип бер сөаль яза. Безнеңчә, бунда бер дә аптырый
торган җир юк. Бу хәбәр шатлык булса — көл! Кайгылы хәбәр булса —
егъла!
 

 

("Гәзитәләрдән (1)". — «Яшен»нең 1908 ел 1 нче (3 август)
санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә.
Текст «Яшен»нән алынган.
Бу юмористик парча язылышындагы кыскалыгы һәм осталыгы белән «Уклар»дагы шундый ук әсәрләрне хәтерләтә. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).


Комментарий язарга


*