ТАТ РУС ENG

Казанда базар бәһаләре

Печән базары мәсҗеденең кыйммәте яхшы. Хәердар муллалар бик күп.
Араларында узышулар булачактыр. Кемнең үлчәве җиңелрәк булып беренче
килсә, мәсҗедкә хуҗа булачактыр.

Бәдәлчеләр базары


Бу ел бәдәлчеләр уңган. Печән базарында төркем-төркем йөриләр. Ләкин
мөштәриләр азрак күренә, бу хисаптан бәһәләре арзан булырга охшыйдыр.
 

Мөхәррирләр базары


«Әхбар» ябылганнан бирле мөхәррирләрнең курсы бераз төште. «Бәянел
хак»тан башка мөштәри хәзергә күренми. Ул да комиссиягә генә ала.
Шул кадәресе шаян тәшәккердер ки*, һич талымламый.

 

*Шуңа да рәхмәт.
Хәердар — хәер өләшергә яратучы.
Бәдәлче — акчага   ялланып,   кеше  өчен  хаҗга   баручы.
Мөштәри — сатып алучы, ялланучы.
 

("Казанда базар бәһаләре". — «Яшен»нең 1908 ел 1 нче (3
август) санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр
кертелә.
Текст «Яшен»нән алынган.
«Әхбар» («Хәбәрләр») — 1907 елның 10 декабреннән 1908 елның 27 июленә
кадәр Харис Фәйзи (1870—1933) редакторлыгында Казанда чыккан газета. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).


Комментарий язарга


*