ТАТ РУС ENG

Яңа гәзитәләр

Казанда иске-москылар илә кәсеп итүче талчокчыларның һәм Печән базары урамнарында җил вә һава илә сату итүче вәисиләрнен үзләренә махсус берәр гәзитә чыгарырга йөрдекләрене «Яшен» идарәсенә хәбәр бирәләр.
Толчокчыларның гәзитәсе — «Шурум-бурум», вәисиләрнеке «Мөҗаһидел ислам фиркаи наҗияэл мөэминин әлмисактан бирле мөселман»* исемле булачак имеш.
 

 
*«Ислам динендәгеләрне коткару өчен сугышучы, яратылышыннан бирле мөселман булган партия».


("Яңа гәзитәләр". — «Яшен»нең 1908 ел 1 нче (3 август) санында «Казан хәбәрләре» бүлекчәсендә имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә.
Текст «Яшен»нән алынган.
1908 ел җәендә бер дини секта оештырган Вәисиләр хәрәкәте җанланып китә, алар хакында Казанда төрле хәбәрләр тарала, газеталарда мәкаләләр чыга. Бу парча шушы хәлләрне күзәтеп барган Тукайның «Печән базары урамнарында җил вә һава илә сату итүче Вәисиләрне» һәм печәнбазарчыларны халык алдында фаш итәргә җыенуыннан бер хәбәр. Күп тә үтми, шагыйрь атаклы «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы өстендә эшләргә тотына, әсәр октябрь башында язылып та бетә. Мәгълүм ки, поэманың үзәгендә Печән базары һәм аның әһелләре тора, Дию-Вәиси төп персонажларның берсе итеп сурәтләнә. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).


Комментарий язарга


*