ТАТ РУС ENG

Чүп–чар

Күмәч кибетендә


Асрау кыз: — Абзый, бу сезнең биргән күмәчеңез керосинлы икән, акчамны кире биреңез!
Кибетче: — Сезгә тагын ике тиенгә электрическилесе кирәк идемени?


Гакыллы  хайван


Эчәргә бик ярата торган бер кеше чишмә катыннан үтеп барышлый атын суара. Аты эчеп туйгач, башын басып, янәдән эчермәкче була. Ләкин аты эчми. Шуннан соң бу кеше үз-үзенә: «Гаҗәп! бу хайван миннән дә гакыллы икән — мин әүвәл үзем туйганчы эчәм дә, аннан соң дуст-ишләр хакы һәм анлар хөрмәте өчен янә эчәм», — ди.


Телеңезне чыгарыңыз!


Бер агызы авырта торган хатын докторга килә. Доктор агызыны ачарга һәм телене чыгарырга куша. Хатын телене чыгара. Доктор янә чыгарырга куша. Хатын тагы бераз чыгара. Доктор янә бераз чыгарырга куша, хатын чыгара. Хатын бераз чыгарган саен, доктор янә чыгарырга куша. Ахырында хатын, тәмам аптырагач!
— Әфәндем! Әллә хатын-кыз дигәч тә, безнең телемезне биш аршын була дип беләсезме? — ди.

 

 

("Чүп-чар". — «Ялт-йолт»ның 1910 ел 3 нче (15 апрель) санында имзасыз басылган. Беренче тапкыр Икенче дүрттомлыкның 4 нче томына  (1977) кертелә. Текст «Ялт-йолт»тан алынган. (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*