ТАТ РУС ENG

Аз гына төзәтү

Мөгътәбәр «Йолдыз»ның 699 нчы номерында Габди әфәнде, «Мияубикә» исемендә бер әсәремне интикад иткәндә, сүз арасында болай дип әйтә: «Бу әсәр шигырь түгел, бәлки нәзым вә мәнзумә генә, һәм безгә шигырь белән нәзымны аерырга* күптән вакыт инде».

Минемчә, соңгы җөмләдән мөхтәрәм укучылар, «Мияубикәле язучы нәзым белән шигырьне саташтыра икән» дигән фикергә заһиб булу ихтималлары бар. Шуның өчен изах итәмен ки, «Мияубикәле шагыйрь саф поэзия, чын шигырьгә әйләндердем» дип ышанганга күрә, "Шигырьгә әйләндерелде" дип куйган.

Бинаән галәйһи Габдинең югарыдагы сүзләре мөхәррир яки матбага хатасына тәнбиһ кеби түгел, бәлки ялгыз бер интикадчының фикере генә дип тәлкыйн ителсен.

 

*аерырга — Габдидә: аера белергә.
Интикад — тәнкыйть.
Нәзым вә мәнзумә — тезмә сүз.
Заһиб булу — китү.
Изах итү — ачыклап бирү.
Бинаән галәйһи — шуңа күрә.
Тәнбиһ — искәртү.
Тәлкыйн ителсен — аңлансын, кабул ителсен.


("Аз гына төзәтү". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Йолдыз» газетасының 1911 елгы 30 июнь (703 нче) санында ахырына «Габдулла Тукаев, 1911 сәнә, 25 июнь» дип әйтелеп басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынган. Габдинең (Галимҗан Ибраһимов) рецензиясе әлеге газетаның 1911 елгы 21 июнь (699 нчы) санында «Яңа әсәрләр. «Мияубикә». Назымы Тукаев» исеме белән чыккан (18 июньдә язылуы әйтелә)).


Комментарий язарга


*