ТАТ РУС ENG

Идарәдән җаваплар

Кызыллы-яшелле кара белән бер мәкалә язып җибәрүчегә:

— Ай-яй, иптәш, бик матур караларың бар икән. Әнә шул яшел кара белән кызыл караңны бергә кушсаң, өченче төрле тагын бер матур төс хасил булыр. Менә шуннан соңра, җаным, бик матур нәрсәләр яза алырсың. Ләкин идарәгә килгән язулар, карасының матурлыгына карап түгел, бәлки мөндәриҗәсенең әһәмиятенә бинаән тәкъдир ителгәнгә, без синең язуларыңны тәкъдир итә алмадык. Әгәр шул матур караларың белән авыл җегетләренә кызлар хаты язып салсаң, бик яхшы чыгарырсың. Вакыйган, синең шуңар истигъдадың булырга кирәк, без сиңа күбрәк шуның белән шөгыльләнергә тәүсыя итәмез. Мәкаләң журналга дәреҗ ителмәгән өчен ачуланма, җәме?!

*

«Сабырсыз» дип имза куярга кушучыга:

— Сабырсызланмагай идең, әллә нишләсәң дә, бер хатың да дәреҗ ителми. Идарәгә мәкаләләр җибәргән булып, безнең саруны кайнатмавыңны үтенәбез. Аңладыңмы?!

Ф.С. әфәндегә:

— Мәкаләләрең өстәл астындагы кәрзинкәгә дәреҗ ителде.

*

Казанда X.Н. әфәндегә:

— Мәкаләң чибәр генә булса да, бәгъзе бер әдәпкә хилаф сүзләр булдыкыннан дәреҗ ителмәде.

*

Петрапаулда Уразаев әфәндегә:

— Мәкаләләреңез, бердән, бик озын; икенчедән, бик әһәмиятсез, өченче, фәкать бер кеше хакында гына улып, шәхси сыман күрелдекеннән басылмады.

*

Әстерханда М.Б.-гә:

— Синең, шаять, моңарчы берәр гәзитә вә журналда: «Имзасыз мәктүбләр дәреҗ ителми», — дигән сүзне күргәнең бардыр. Без дә шул сүзне тәкрар әйтәмез: ачык имзасы идарәгә мәгълүм булмаган һичбер язу дәреҗ ителми. Хәер, имзаң булса да, дәреҗ итмәгән булыр идек. Чөнки ул кешенең әүвәлдә чәче озын булып, соңыннан алдыруы, безнеңчә, һичбер әһәмияткә малик түгел. Андый төк, җоннар хакындагы мәкаләңне безнең идарәгә түгел, бәлки «Җон вә бишмәт»* идарәсенә җибәр. Үзеңә фатиха кыйла-кыйла басарлар. Моннан берничә ел элек «Игълан фәкать»** гәзитәсе дә кешеләрнең чәчләрен вә башка һәртөрле җоннарын тикшерә башлаган иде дә, ничектер, сизенеп, туктап калды. Шулайтеп, ул мәсьәләне син түгел, Әхмәтҗан абзаң да хәл кыйла алмаган иде.

Әстерханнан килгән башка мәктүбләрдә дә шул — ул хәтле мәгълүм кешенең чәче хакында күбрәк бәхәс ителә. Аның нәрсәсенә исеңез китте, әллә моңарчы шәһәреңездә озын чәчле кеше юк идеме?

 

*

«Бәянел хак» ник көндәлек булды?» гонванлы мәкалә басылмый.

 


*«Җон вә бишмәт» — «Дин вә мәгыйшәт» журналы турында сүз бара.
**«Игълан фәкать» — «Бәянел хак» газетасы.
Мөндәриҗә — эчтәлек.
Бинаән — карап.
Малик — ия.
Гонванлы — исемле.


("Идарәдән җаваплар". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 23 нче (1 июль) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган).


 

Комментарий язарга


*