ТАТ РУС ENG

Исемнәремез хакында

(Ярым җитди)

Көлле мәүлүдин юләде галя фитърәтел-ислами, фәминә әбәваһе йөһәввиданиһи вә йөнәссыйраниһи вә йөмәҗҗисанаһи.

Хәдис Шәриф

Хәдис шәрифнең мәгънәсе заһир:

Һәр тугъмыш бала ислам, ягъни тәслим фитърәтендә туа. Баланың язмышы, ул тугачук, аның ата-анасына тапшырыла, тәслим ителә.

Бала зәгыйфь; мәүҗүдат галәмендә бер әсир. Аңар, әлбәттә, берәүгә-берәүгә тәслим ителүдән бүтән чара юк. Ул бичара ата-анасына тәслим ителә.

Укучы әфәнде! Кара әле, абзаң нишләтә?! Сез, бәлки, хәдис тәэвил итү Муса Бигиев белән Зыя әл-Кәмали һөнәре генә дип уйлагансыздыр. Туктагыз әле, уйлагычыгыз сынар!

Мин әле тик, Һади хәлфә* кебек, вәкарь саклап дәшмичә генә торган идем. Хуш. Бала шулай тәслим ителә. Аның атасы яһүди булса, бала киләчәктә яһүд милләтенә хезмәт итәрлек рәвештә тәрбия ителә.

Атасы нәсрани булса, янә, нәсрани милләтенчә тәрбия кыйлынып, киләчәктә үз милләтенә файдалы бала булуы күзгә алына.

Мәҗүсиләр тугърысында (1904 сәнәдә эш күрсәткән) япон балаларын күрсәтсәм, җитсә кирәк. Әйе, алар мәҗүс милләтенчә тәрбия кыйлынганнар.

Менә без, татар балалары да, татар милләтенчә тәрбия кыйлынганбыз.

Юк, бу сүз хата, бик зур хата! Без татар милләтенчә тәрбия кыйлынмаганмыз, бәлки татар диненчә тәрбия алганбыз.

Без моны анадан тугач та үземезгә кушылган исемнәрдән истидлял итә алабыз. Менә исемнәр: Гайнетдин, Сәйфетдин, Котбетдин, Нуретдин, Баһаветдин, Гыйльметдин, гайре мөтәнаһи…

Бала тугъды. Атасы ат кушарга мулла чакырды. Атасы чәпчим риза булып җитмәгән булса да, анасы чаршау аркылы гына: «Хәзрәт! Баланың исемен Гайнетдин куш!» — диде.

Бәс, Гайнетдин дигән сүзнең мәгънәсе ничек? «Гайн» ләфзының 8 төрле мәгънәсе булса да, бу урында Гайнетдин, ягъни диннең нәкъ үзе, гайне үзе дигән мәгънә морад.

Инде, әфәнделәр, мин сезгә бер сөаль бирәм: сезгә урамда җөргән вакытыбызда бишбилле бишмәтле, тездән генә чалбарлы, кырган мыек, озын сакаллы, чалбар бавы салынган, яшел читекле бер татар очраганы бармы?

Очраган булса, моның исеме — Гайнетдин, бу үзе дә Гайнетдин, ягъни килеш-килбәте, кием-салымы белән диннең гайне үзедер. Димәк, исеме җисеменә муафикъ.

Аннан соң, мөхтәрәм укучылар, иренсәгез дә җавап бирә күреңез:

Сез, «Бу эш шәригатькә сыймый; дәһриләр динне бетерәләр: менә мин аларны!» — дип йозрыгын төенләп, ава-түнә җөргән исерек татарны күргәнеңез бармы?

Күргәнеңез булса, менә бу кеше Сәйфетдин инде, ягъни бу — диннең кылычы. Кем белә, бәлки, зөлфекарыдыр да!

Мөхтәрәм укучылар!

Сез яңаклары ябышкан, күзләре чекрәйгән, өстенә җилән, башына керле чалма кигән бер пишкадәмнең үзенә җиһанда тиң тапмаган сыман аска карап җөргәнен күргәнеңез бармы?

Күргән булсаңыз, бу абый Камалетдин булыр, ягъни диннең кәмале вә ниһаяте булыр. Артык юк. Эзләмә. Иҗтиһад габәс вә мөнкариз.

Шулай, исеме җисеменә муафикъ.

Исемнең җисемгә муафәкате бик матлуб вә мөгътәбәр бер эштер.

Мәсәлән, бер шәкерт болай дип җырлый:

Исме җисменә муафикъ
Һәм Камилә, Мөршидә;
Булмыйдыр түзеп күралмый,
Көн дә барып күршегә.

Истанбулда ниндидер бер пашаның угылы туа. Шуның шатлыгына паша йортында зур зыяфәт була. Зыяфәттә бер шагыйрь дә иштиракъ итә. Пашаның угылына Гали исеме кушылачак булгач, шагыйрь әфәнде угъланга төбәп шушы түбәндәге шигырьне сөйли:

Эстәрем: исмиң кеби, затыңда да
Мәгънаэ голувият улсын мөнҗәли;
Шимдидән нәкъш ит шу пәнди кальбеңә:
Садә исмиң улмасын, угълым, Гали**.

Ягъни, и паша угылы! Синең исемең дә җисемеңә муафикъ булсын!

Бу китергәнем дәлилләр белән мин исемнең җисемгә муафикълыгы мәмдух вә матлуб икәнлеген исбат иттем бугай.

Аңлашылды ки, без татарларның тәрбиясе — дин тәрбиясе. Һәр абзый, һәр агай, һәр бабай диннең ни булса да бер кирәк нәрсәсе: Гыймадетдин, Мифтахетдин, Микъразетдин (терәге, ачкычы, кайчысы).

Дингә изафә кыйлынган исемнәремез хакында җитәрлек сабсата саттым инде.

Соң, Аллага мозаф исемнәр хакында ни дибез? Болар да исәпсез күп ич: Габдулла, Миңнулла, Лотфулла, Гайнулла, Шәмсулла, Гобәйдулла, Гыйбадулла, Сәйфулла, Әхмәдулла, Хәкимулла, Галимулла вә гайре вә гайреләр.

Бу Аллага изафәнең мәгънәсе, минемчә, болайдыр:

Безгә тугач та үземезгә мөстәкыйль бер адәм булырга исем җәһәтеннән үк юл калдырылмый.

Без — Габдулла, ягъни ниндидер бер Алла бәндәсе.

Без — Гобәйдулла, ягъни ниндидер Ходай колчыгы.

Без — Гыйбадулла, ягъни ниндидер Алла коллары.

Без — Әхмәдулла, ягъни Алланың бер әхмәте!

Без — Рәхмәтулла, ягъни Алланың бер мәрхүме.

Менә бу ямьсез, мәгънәсез, тозсыз, мөрәккәб исемнәр — һәммәсе дә безнең диндар Бохара җимешләре булган хәзрәтләремез хезмәте!

Монда, әлбәттә, исемнәр җисемнәргә муафикъ. Һәммәбез Алла бәндәсе һәм оҗмахка керәчәк Гозәер галәйһиссәлам ишәге, ягъни Ходай ишәге.

Тикшерә башлагач, туктамыйк инде: соң бу Әхмәтҗан, Мөхәммәтҗан, Нигъмәтҗан, Сәлимҗан, Галимҗан, Гарифҗан, Салихҗан, Шакирҗан исемнәре ничек? Салих, Шакир, Мөхәммәт, Әхмәт кеби саф гарәп сүзләре катына бу «җан» сүзләре кайдан килеп катышкан?

Җан — «рух»мы? Җан — Коръәндә мәзкүр җен нәүгыннән булган җанмы? Җан — «җанмак»тан әмерме? Әллә «минем җанымда» (катымда) дигән сүздән алынганмы?

Түгел, түгел, бу әйтелгәннәрнең берсе дә түгел!

Безнең муллалар Бохара җимешләре яки бәрәңгеләре икәне бәян ителгән иде. Мәгълүмдер ки, Бохараи кабих мәхфузә билләүате шәһәрендә сартлар яшь угъланларга «җанкәем», «җанашым» дип үк әйтмәсәләр дә, авызларына шәһвәт күбекләре чыкканы хәлдә: «Фәлән җан! төгән җан!» — дип хитап әйтәләр, мәсәлән, Хәким исемле бер гүзәл бала күрсә, сарт: «Хәким!» — дип хитап әйтә алмый, бәлки, күзләрен майландырып: «А Хәким җан!» — дип җибәрә.

Менә шул фәкать, фәкать хәйваният вә шәһваният хисеннән туган «җан» ләфзын безнең муллалар түкми-чәчмичә Русиягә алып кайтканнар. Алып кайту белән генә канәгатьләнмичә, безнең Чыңгыз, Тимер, Туктамыш, Алтынбик, Япанчы кеби гүзәл милли исемнәремез урынына шул Сәлим«җан», Галим«җан» кеби мөрәккәб, ямьсез, татарлар өчен хурлык, әйтергә тел теләми торган исемнәрне тудырганнар.

Кем белә, бәлки, остазлары сартлар кеби, шуннан хушланганнардыр да.

Мин бу сүзләрне без татар балаларына анадан тугачук әллә нинди истикъбалемез өчен яман фаллы вә мәшьум исемнәр тагылганына эчем пошканнан яздым.

Һәр нәрсәнең гүзәлен яратабыз бит. Бәс, мин телимен ки, Бохари муллаларның бөтен черек нәрсәләренә безнең арада бәһа беткән кеби, киләчәктә ул әфиюн башлар уйлап чыгарган ямьсез исемнәр дә татар балаларына кушылмасын.

Гарәп теле — бай телләрнең дә баерагы. Татар исемнәрендә «Тәлгать»ләр толугъ итсен, «Фаикъ»лар тәфәүвекъ итсен, «Фатих»лар фәтех итсен, «Рифгать»ләр тәрәффегъ итсен.

Тәрбиямез дә коры, рухсыз, мәгънәсез, һич файдасыз рәвештә «дини» генә булмыйча, дини вә милли тәрбия булсын. Мөселман булганымыз вакыт татар икәнемезне дә онытмыйк.

Аллаһе Тәгалә исемемезне, җисемемезне вә рухымызны ислах әйләйә!

 

*Һади хәлфә — Һади Максуди.
**Телим: исемеңдәге кебек, үзеңдә дә бөеклек мәгънәсе балкып торсын; шушы юлны хәзер үк күңелеңә сызып куй, улым: Гали дигән исем сиңа гади исем булып кына калмасын.
Тәслим фитърәтендә — кемгә дә булса тапшырылырга тиешле хәлдә.
Мәүҗүдат галәме — реаль дөнья.
Хәдис тәэвил итү — пәйгамбәр сүзен үзгәртеп аңлау.
Нәсрани — христиан динендәге кеше.
Истидлял итү — нәтиҗә ясау.
Гайре мөтәнаһи — чиксез.
«Гайн» ләфзы — «гайн» дигән сүз.
Исемнең җисеменә муафәкате — исеме кешенең үзенә туры килүе.
Зөлфекар — бик озын һәм гаять үткен кылыч (фольклорда).
Пишкадәм — мәдрәсә программасын тәмамлагач, муллалыкка урын көтеп ятучы шәкерт.
Кәмале вә ниһаяте — иң югары дәрәҗәсе һәм чиге.
Габәс — файдасыз.
Мөнкариз — беткән, сүнгән.
Матлуб — теләк итеп тотыла торган.
Зыяфәт — аш-су мәҗлесе.
Иштиракь итү — катнашу.
Мәмдух вә матлуб — мактаулы һәм кирәкле.
Дингә изафә кыйлынган — «дин» дигән сүзгә ияртелгән.
Аллага мозаф — «Алла» дигән сүзгә ияртелгән.
Әхмәт — беренче.
Мөрәккәб — кушма.
Нәүгыннән — төркеменнән.
«Җанмак»тан әмерме? — «Янмак» дигән сүздән боерык формасымы?
Шәһваният — җенси.
Ләфзын — сүзен.
Истикъбаль — якты киләчәк.
Яман фаллы вә мәшьум — начарлык юраучы һәм шомлы.
Толугъ итсен — тусын.
Тәфәүвекъ итсен — өстенлек алсын, күбәйсен.
Фәтех итсен — җиңеп чыксын.
Тәрәффегъ итсен — югары ашсын.
Ислах әйләйә — төзәтсен иде.

 

 

("Исемнәремез хакында". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 23 нче (4 июль) санында «Имза «Шәп кеше» дип әйтелеп, аннары «Яшен ташлары» (2 нче җөзьә) җыентыгында басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст җыентыктан алынган).


 

Комментарий язарга


*