ТАТ РУС ENG

Хаксызлыктан котылдык

Без Думага депутат сайларга никадәр хаклы булсак та, ул закон йортына клоун һәм дә талантсыз клоун сайларга хаксыз идек. Безнең аз-аз гына сайланмый калган «кияү»емез, гакылында булган үткенлектән туган урынлы замечаниеләре белән, эштән йә эшсезлектән туйган вәкилләрне көлдерүче вә җуатучы Пуришкевичкә аз гына да охшамый бит.

Моның Думага барган көнне беренче сүзеннән үк вә үзенә махсус мәгънәсез караган күзеннән үк, депутат булу түгел, Дума сторожыннан да аңсыз вә шыр тиле бер адәм икәнлеген аңлыйлар. Аңлагач, ни эшлиләр? Ни эшләсеннәр, үткән номерымызда ишарә иткәнемезчә, биттабгы, кайсы депутатлар безнең бу болванымыз белән уйнарга, шаярырга башлыйлар, чөнки ул кешене вә аның кешечә кыйланганын вә җүләрлекнең мөҗәссәме булганын күргәндә, кирәк син вәкил бул, кирәк бүтән бул, синдә уйнау, шаяру хисе генә туа ала. Не грешно смеяться над смешным*.

Менә депутатлар арасына шул җүләремез утырган. Менә Марков Икенче килеп, аның корсагына таяк төртә. Җүләр таякка ырылдап маташкан гафләттән истифадә итеп, Замысловский җүләр башына, кәгазь капчыктан җыртып, клоун бүрке киертә. Пуришкевич әкрен генә җүләрнең сюртук** артына җептән койрык тагып маташа.

Йә, Казан мөселманнары эш урыны булган Думада шундый картина ачылырга сәбәп булырга хаклымы иделәр? Тыштан караганда, мәзкүр депутатлар теге җүләрдән көлгән кеби күренсәләр дә, бу бит бөтен татар халкының тәмизен вә аңын үчекләү! Бер шәһәр, тик бер Казан халкы 20 миллион халыкка оят булачак бу эшне эшләргә хаксыз һәм бик каты хаксыз иделәр.

Бәлки, Казан мөселманнары бу хаксызлыкка ушбу рәвешчә бер пессимистический җавап та бирә алыр иделәр:

— Без инде моннан элекке өч Думаның өчесендә дә гакыллы кешеләр җибәреп карадык. Барыбер безнең файдага әллә ни эш чыкмады. 4 нче Думага исә без һич тә игътибар итмибез, шуңар күрә без анда, өмидсезлегебезнең ачы бер көлкесе булсын дип, җүри җүләрне, җүри болванны сайладык. Үземезчә: 4 нче Дума үз дәрәҗәсен, үз мәгънәсезлеген сизсен, дидек.

Ләкин бу җавап, безнең кеби кечкенә, кара вә мәгърифәтсез милләт тарафыннан Дума кадәр Думага артык ихтирамсызлык булганга, тагы да бер хаксызлык, димез.

Күз алдымызда рабочий вә сул партияләрнең дә шушы Думага, тырышып-тырышып, үзләре яхшы дип белгән депутатлар сайларга маташулары вә сайланучыларның да, эш эшли алудан бөтенләй үк өмид өзмичә, шул Думага барулары торганда, безнең илтифатсызлыгымызның хаксызлыгы тагын да ачыграк күренәдер.

Тәмам 20 октябрь көне җиткәнче әфкяре гомумияи татария*** шушы хаксызлыкларның булганлыгына вә һичбер манигъсыз вакыйгъ булачагына канәгать итеп вә бөтенләй ышанып торды. Чөнки Сәйдәшев вә Шәехгаттар җыйган мәҗлесләрдә Казан халкының рухы түгел, бәлки нифакъ вә риясы мәзкүр икене сайлаган ук иде.

Эш беткән үк иде. Аларның җиңел үтүенә нифакъ гаскәренә главнокомандующие ителергә мөстәхикъ бер-ике мөгътәбәр вә, аннан да бигрәк, монафикъ, димәк, артык булган бер-ике хәзрәт сәбәп булды.

Югыйсә халыкның чын рухы үзенең көчле вә һәр нәрсәне җиңүче вә нинди кара көчне дә инсафка китерүче нәфрәте белән, шул сайланучыларны булмыйча, кемнәрне сасы Болак буена китереп кыскан иде соң? Кисәктән менә сиңа «төрҗәгун»! Шулар вәкил, шулар без яраткан, без ышанган кешеләр!

Юк, моңар чын гакыл һәм рухның тирәндәге бер төше ышанмый иде. Бу һаман әле үзенең чалбар тектерүеннән алып Думага кемне сайлау кеби саф дөнья эшләрен мулла авызына карап көтеп торучы бер кыйсем халык эшенә генә охшый иде.

Ниһаять, 20 октябрь көне җитте. Сайланганнарның «тәкъдиренә» русларның зур катышы булачак булды.

Менә зал буенча кияү белән каената, рус нөфүзлеләренә барып, берсен берсе чагарга вә әллә нинди түбәнлекләр белән яманлашырга вә начар хатыннар кеби кыйланырга тотындылар. Алар татарлар арасында да шул гадәтләрен иҗра кыйлмадылар түгел, кыйлдылар, ләкин бездә бу «гади эш» булгангамы, никтер күзгә чалынмады.

Әмма мәдәният дөньясында безгә нисбәттә «тәҗрибәле картлар» булган руслар аларны хәзер аңладылар. Хәзер иңнәре, буйлары ничә аршын икәнлеген үлчәделәр. Үлчәделәр дә аларга бер шар да салып әрәм итмәделәр. Алар провалились!**** һәм без дә, әлхәмделилла, сөммә әлхәмделилла, югарыда әйткән хаксызлыктан котылдык.

Чынлап та, Галиәсгар Сыртланов, Садретдин Максудов, Кәлимулла Хәсәневләр җәүлан иткән шул Дума мәйданында шундый кешеләр өстерәләчәк булса, безгә ни әйтергә кала! Мин үзем Кәмал бәкнең***** «Кәлабе җәһлә кандый гиздекең назендә сахралар»****** бәетен генә әйтер идем.

Асылында шигырь «кәлабе золмә» дип башланса да, безгә «кәлабе җәһлә» диергә тугъры килә. Чөнки «кәлаб»тан бер-бер керән телле кеше бу елгы берничә татар вәкилләрен ирадә итсә, «кәлабе золым» тәгъбире алар хакында дөрест булмый.

Европа парламентларында йозрык вә алтатар белән депутатлар бер-беренә золым итсәләр дә, безнең Думада, әлхәмделилла, андый кызулык булганы юк. Марков Икенче җәнабләре берәүнең борынына сукса да вә ул берәү аның күзенә сугып җавап кайтарса да, бу хәлләр (сөммә әлхәмделилла) Дума эчендә түгел, бәлки әллә кайда, әллә кемдә булган исерек мәҗлестә генә!

Пуришкевич исә, Дуров вә Бим-Бомнар кадәр үк булдыра алмаса да, Думада клоунлык кына итә. Ул һичкемгә золым итми.

Хәтта бер-ике Думадан бирле тамак шеше белән сүздән калган сул депутатларны каһкаһәгә җиткәнче көлдереп, кайчакта шешләрнең тишелүенә вә мәзкүрләрнең сөйләүләренә генә сәбәп була.

Русларда да эш шундый гына булганда, безнең татар депутатларына золым итү кая да, ни кая?

Хәзерге вакыт шигырьдәге мөнәсәбәтләрне тикшерү вә аңа килүе мөхтәмәл бәхәсләргә җавап биреп маташу вакыты булмыйча, дахилдә Думага сайлау, хариҗдә Балкан сугышы кеби әһәмиятле вакыт булганга, янәдән мәкаләгә күчәргә тиешлеге исемә төшеп: «Хаксызлыктан котылдык», — дия тәкрар итәмен, сүзне бетерәм.

 

*Көлкедән көлү гөнаһ түгел. (Русчасы рус хәрефләре белән басылган.)
**«Сюртук» сүзе рус хәрефләре белән басылган.
***Татар халкының гомуми фикере.
****Провалились (рус хәрефләре белән басылган) — сайландылар.
*****Кәмал бәк — Нәмекъ Кәмал (1840–1888), төрек шагыйре, драматург.
******Син күңел ачып йөргән матур сахралар надан этләргә калды.
Биттабгы — табигый.
Мөҗәссәме — гәүдәләнеше.
Гафләт — гамьсезлек.
Истифадә итү — файдалану.
Тәмиз — пакьлек, арулык, намуслылык.
Манигъсыз — тоткарсыз.
Вакыйгъ булу — эшкә ашу.
Нифакъ вә рия — икейөзлелек һәм ялагайлык.
Мөстәхикъ — хаклы.
Кыйсем — төркем.
Нөфүзле — сүзе үтә торган.
Иҗра кыйлмау — йөртмәү.
Әлхәмделилла, сөммә әлхәмделилла — Аллага шөкер, тагын бер кат Аллага шөкер.
Җәүлан итү — йөрү.
Кәлабе золмә — явыз этләргә.
Кәлабе җәһлә — надан этләргә.
Ирадә итү — күздә тоту.
Каһкаһә — кычкырып көлү.
Мөхтәмәл — ихтимал булган.
Дахилдә — ил эчендә.
Хариҗдә — ил тышында, читтә.

 

("Хаксызлыктан котылдык". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 45 нче (5 ноябрь) санында «Гөмберррт» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст журналдан алынган.

1912 елның көзендә IV Дәүләт Думасына сайлаулар уздырылганда, «Бәянел хак» газетасының редакторы һәм наширләреннән Мөхәммәтҗан Сәйдәшев сәүдәгәрләр, кайбер муллалар, байлар булышлыгы белән Думага депутат итеп кияве адвокат Шәехгаттар Иманаевны уздырырга тырышып карый (Ш.Иманаев, выборщиклыкка үтсә дә, депутат булып сайланмый. Бу хәлдән көлеп, журналның алдагы санында Ф.Әмирхан да «Кияүне сайладык» исемле фельетон бастырган була. Әлеге вакыйга турында Тукайның «Казан мулласы һәм булачак депутат» дигән шигыре дә бар, журналның шушы 45 нче санында ук басылган)).


Комментарий язарга


*