ТАТ РУС ENG

Тегеннән-шуннан

Петербургта «Синий журнал» дигән, тышлык кәгазе күк төстә булган
атналык бер мәҗәллә бар. Әлбәттә, бу төс журналның үзендә булган бер
хасиятне-фәләнне күрсәтми; просто күк журнал, күк күгәрчен кеби, атнага
бер мәртәбә оядан очып чыга да вәссәлам! Югыйсә сез аны хәзрәтнең яшел
чапаны — тәкъвалыкка, яшел әфиюн йоту — тәмәке тартучы түгеллеккә,
бәлки аны тартучыларны орышучылыкка дәлаләт иткән кеби, күк төсен дә
шулай дип уйламагыз. Милли галәмәт дип тә саташмагыз.

Бу журнал,
кич караватта ятып укыганда, йокыга китәр өчен валериановый тамчылардан
да файдалырак, чөнки ул дөньяның гаҗаиб вә гараибатын яза. Дөньяның
әллә кай җирләренә мөгез чыгара. Җирне күтәргән үгез мөгезе тишелеп
чыккан диерсез! Журналның мөндәриҗатының мисалларын күрмәк теләсәңез,
«Йолдыз»ның фәнни кәшфиятен укыңыз. Җир йотсын — шундый, күк капсын —
шундый! Пычагыма кирәк, ант итәм тагы! Эш вә асыл мәсьәлә журналның
төсендә вә мәсләгендә түгел, бәлки аның ушбу арада гына «Балканда
славян шатлыгы» наме белән бал* ясавында.

Анда гына да түгел,
«Биржевыя ведомости» әйтмешли, Балканнарда кан коелганда, «Балканда
славян шатлыгы» дигән бал* ясап, аңар халык килмичә, килгәннәре
акчаларын кире алып, балның* провалиться итүендә!..

Дөрест,
Төркия — хәстә кеше, ул «авырый». Ләкин бит Гаяз әфәнденең соңгы «Мулла
бабай» романындагы** Гали бай хатыны Зөһрә абыстай да авырый, Гали бай
анасы үлсә, мәдрәсә шәкертләренә симез «хосул» төшә. Бичара шәкертләр
Зөһрә абыстайны өннәрендә дә, төшләрендә дә үлгән итеп күрәләр.
Үз-үзләрен инде хәмелгә барганнар, кесәләрендә акча шылтырый кеби хис
итәләр, фәкать кесәгә кулны тыгып кына «күмәчкә ике тиен юк» дигән
хакыйкатьне икърар итәргә мәҗбүр булалар. «Көндә өмид, көндә куаныч,
ләкин Зөһрә абыстай үлми дә үлми иде» (бигыйбарәтиһи бугай).

Вакытсыз
азан әйткән мәзиннәр яисә вакытсыз чиркәү каккан звонарьлар*** була
инде. Ул гына түгел, котырган әтәчләр дә булгалап, алар йокысының
дәкыйкасе алтын булган мужик халкын алдап уяталар.

Менә бездә бер
җырчы**** мөхәррәмел хәрам эчендә мәсҗедләрдә мәүлид шәриф укып җөри.
Бу кем инде? Югарыдагы мәзинме? Звонарьмы, йә булмаса котырган әтәчме?

Юк,
берсе дә түгел, просто Томскидә ул кешене губернатор җәнабләре публично
кычкыртмаган. Кычкырсаң, үз бүлмәңдә генә кычкыр, дигән. Беләсез инде,
ул буш, акчасыз кычкыра торган кеше түгел. Безнең көтүдән кайткан
үгезләр, Бохараның ишәкләре просто бесплатно кычкырсалар да, бу әфәнде
һәммәсен акчага исәпләргә өйрәнгән.

Все-таки акча тотылган: юл расходы. Инде ничек икенче шәһәргә барып кычкырасы?

Болай итәсе: покрауда елка утырткан тиле кеби, рәсүлулланы мөхәррәмел хәрамда туган ясыйсы.

Бу нәрсәгә?

Мәгълүм:

Сәдәхә, син сәдәхә,
Әмма соң син сәдәхә,
Ай лүли сәдәхә!
Сәдәхә, дәхә, дәхә!

«Синий
журнал» да, безнең җырчы да бу эшләрен мәгълүм бер максуд белән эшләгән
булсалар да, боларның кыйсьмәтләре, табигый, ике төрле.

Чөнки
руслар фәһемле вә аңлы халык булганга, әтәчнең нинди табигатьтәлеген
белеп, йокыдан тормыйлар. Икенчеләре без булганга, «кикриге мәрҗән
төсле», «койрыгы нәкъ урак» булганлыгын игътибарга алып, вакытсыз эшләр
дә кыйлабыз.

Бу тугърыда җитәр. Әмма матбугатны тәгъкыйб итеп барсаң, аннан да күңелле нәрсәләргә очрыйсың.

Мәсәлән,
бу көннәрдә генә, яһүдиләрнең черкигә чыпчык кеби рәхимсез дошманы
иеромонах Илиодорның, православиедан яһүдилеккә чыгып, үзенең моңарчы
булган тәгъкыйбаты өчен мәзкүр милләттән гафу үтенгәнлеге гәзитә
хәбәрләрендә күренде.

Әгәр бездә бу көннәрдә генә Аксак Низами
дигән иң иске, иң кадим бер каһармане дин «Йолдыз» гәзитәсе аркылы
җәдитлеккә чыгып, моңарчы тел тиергән вә чәйнәгәне өчен әшрафемездән
гафу үтенмәсә, бу хәбәрнең безнең өчен әһәмияте дә булмас иде. Аксак
Низами да мәдрәсәдә үскән бәрәңге, Илиодор да духовный семинария җимеше
булганга, икесе дә үзләренең бүтән кешеләрдән генә түгел, бөтен голяма
вә фәйләсуфлардан артык икәнлекләрен дәгъва кыйлулары бертөсле
булганга, болар бер-беренә ифрат дәрәҗәдә охшашлылар. Икесенең дә үз
«акыллы баш»лары белән тапкан мәзһәбләре вә ышанган диннәре өчен
һәрвакыт фида булырга торган кеби булуларын әйтәсе дә юк инде.

Соң, болар дин өчен шаулаганнармы? Дин өчен дип акыллыбашланганнармы?

Әлбәттә,
моның, мондый хәрәкәтләрнең дин өчен булмаганлыгы, Илиодорның саныннан
аерылачагын сизеп, дингә түгел, сенатка ачу иткәнлегеннән, беткә ачу
итеп тунны утка ягуыннан күренә. Монда фәкать шәхсият вә дөньяви
гараз*****.

Аксак Низами да үзенең җәдитлеккә чыгуы дөньясы,
мәгыйшәте бозылганлыктан икәнлеген икърар итә: ул «Йолдыз»да тәкърибән
болай ди:

«Голямага тел тидерү сәбәпле, дөньям янды, сакалым
көйде. Әгәр кадимлек мәсләге хак булса, дөньяма зарар килмәс иде. Инде
Муса Бигиевләрдән-фәләннәрдән гафу үтенәм… иләх». Шуның өчен мондый
көпә-көндезге алдануларга безнең җаныбыз ачыганга игълам итәбез ки,
кадерле халкымыз бу кеби пычрак бер гасырда, төрле базарларда вә
хәрчәүнәләрдә мисез башыннан пәйгамбәрлек сатучы төрле кешеләргә вә,
Илиодор кеби, халыкның иске хорафаттан, тыңлавымы, ышануымы күңелле
булган өчен, аерыласы килмәгән иң надан кыйсьмен иярткән Илиодор
кебиләргә ышанмасыннар иде. Нәҗат, җан рәхәте вә тугъры юлны андый
кешеләрдән түгел, анчак гыйлем вә мәгърифәттән генә эзләсеннәр иде.

Руслар
руслар инде. Без, «хатәмен-нәбиин» аятенә иман иткән мөселманнар,
һичбер вакыт Печән базарыннан пәйгамбәр вә мәзһәб башлыгы эзләмәскә
тиешлемез.

«Йолдыз» мөхәррире мәдрәсәдә «гыйлем» кеше булып
чыгып, соңыннан русчаны да адреслык өйрәнеп, шөһрәт сөю сәүкыннән башка
бер истихкакъ белән булмаса да, «Дөнья мәгълүматы», «Русларны русча
өйрәтә торган китап» һәм камил истихкакъ белән язылган «Тәһарәте
ислам», «Истиншакы ислам», «Госелел мәрьәт» китапларын чыгарып,
әлбәттә, татар арасында сәватлы адәмнәрдән булды. Үгез ишәкне: «Синең
мөгезең юк», ишәк үгезне: «Синең колагың кечкенә», — дип, үзендә бар
нәрсәләр белән мактанышкан кеби, ул «Вакыт» мөхәррирләреннән берсенә:
«Синең сәватың юк», — ди. Әлбәттә, «көлле хизбин бима ләдәйһим
фәрихун»****** инде.

Ләкин «нәшир вә мөхәррире Әхмәтһади Низам угылы Максудов» дип гәзитә имза иткән шул кешегә берәү:


Син мөхәррир түгел, синең тәхрирең юк, булса да төрле еллар зарфында
язылган җитди вә көлке мәкаләләрең барысы да, әрдәнәгә өелгән утын
төсле, һәммәсе бер үлчәүдә, бертөсле. Әнә «Вакыт» мөхәррире Фатих
әфәнде Төркиядәге вакыйга вә хәбәрләрне, гүя тере җанварлар тоткан
кеби, җанлы итеп Кара диңгез аркылы йөздереп җибәргән диерлек
фельетоннар яза. Аларны «Вакыт» идарәсендә пешереп, халык өстәленә җан
азыгы иттереп куялар. Төркия ихтилалы елны Йосыф Акчурин да үзенең
«Вакыт»ка язган «Истанбул мәктүбләре» белән шундый матур эш эшләде.
Аннан соң «Вакыт»ның баш мәкаләләрендә милләтне иң йөдәткән, иң
аптыраткан мәсьәләләрдә тиешле юллар күрсәтелә. Син шул вакытта бер фәс
белән бәргәндә ничә болгар егылачагын «фараз» итәсең? — дисә, мөхәррир
әфәнде ни дип җавап бирер иде икән?

Ул сүзгә оста кеше, фараз
итәр дә җавап бирер; бәлки, артыграк ышандырыр өчен, өч бармагын бергә
оештырып (төрекләр мисаллы) күзгә төртеп тә сөйләр, ләкин мин мөхәррир
әфәндегә «фәла тәгыррәнәкем әлхәятет дөнья»******* аятен укырмын да,
берзаман миссионерларның кирәкләрен биреп, автономия язып, «Өлфәт»кә 4
мең мөштәри җыйган Рәшит казыйга хәзерге халык нәзары ничек булганлыгын
фараз итеп карарга киңәш бирермен.

«Сибирия» гәзитәсе әллә нинди
сакаллы хатыннар язган «Хатын-кыз дөньясы» ачкан. Ләкин, ышанучылар
булса, гүзәл ният. Бервакыт Сәгыйть әфәнде Рәмиев, «Катын-кыз» имзасы
белән******** язылган бер шигырьнең ушбу түбәндәге сәтырларын укып,
тәмам мәмнүният вә изтирабка килеп, янында утырган шагыйрьдән*********
шөбһәләнеп: «Әй шәйтан, син язгансың ла моны!» — дип, гәзитәне атып
бәрүе хәтергә килә!

Сәтырлар

Алар сәмин булса, бездә сәминә бар,
Алар әмин булса, бездә әминә бар,
Мөселманда булмаса да булмас, әмма
Башкаларда «бог»ка каршы «богиня» бар.

Аннан
соң мәзкүр гәзитә әллә нинди 1905 елдан калма фельетоннар дәреҗ итә дә,
фельетон башына «Сибирия»нең фельетоны» дип куя. Шулай итмәсә, ул
фельетонны «Вакыт»ныкы дип белерләр дип курка микәнни?

Монда минем яшьлектә булган бер вакыйгам белән Хуҗа Насретдиннән бер хикәя исемә төшә.

Әүвәлгесе: шәкертләрне көлдерер өчен кулыма: «Бу кулның маликы вә сахибе фәлән-фәлән угылыдыр», — дип яза торган идем.

Икенче: бер төнне Хуҗа Насретдиннең йортына караклар кереп, бернәрсә дә таба алмагач, уяу яткан Хуҗа Насретдин каракларга:

— Анда нәрсә эзлисез? Төнлә түгел, көндез дә мин анда бернәрсә таба алмыйм, — дигән.

Шуның
кеби, һәр сәхифәсенең читенә дүрт яктан линейка куелган
«Фазаилеш-шөһүр» вә «Рәүнәкыль ислам»нарда китап эчендәге «мөбарәк»
мәгънәләр качмасын өчен булырга кирәк дип зан ителә.

*

Бер
иптәшем кереп, миңа килгән «Дин вә мәгыйшәт»не ала да: «Мин инде бер ай
«Дин вә мәгыйшәт» укыганым юкка күрә, инде заман үзгәргәндер, бәлки,
динчеләр Муса дәгъваләрен аз булса да ибталь иткәндер дип ышансам, алар
һаман «Галиел кари», Тантави, ди, вә «Җамигыр рөмүз» гыйбарәләре
күчереп бетерә алмыйлар», — ди.

Мин әйтәм: «Ишәкнең дәлиле җөгән
булса, динчеләрнең дәлиле дә әллә кемнәр, әллә нинди мосаннифлар ич», —
дим, ул да разый була язып китә.

Ул киткәч, мин ихтыярсыз шушындый фикерләргә киләм:

Әмма
бездә «бабай мич башыннан белмичә егылып төшмәгәндер» хөсне занына
игътикад көчле соң! Мәсәлән, соңгы төрек сугышын гына алыйк. Төрекләр
сугыш башында ук Черногория хөдүдендәге истихкямнәрне ташлап качтылар.
Без: «Төрекләр — искедән сугышчы халык; белмичә эшләмәгәннәрдер», —
дидек.

Кырыккәлисә китте, шулай уйладык. Мостафапашаны алдылар,
Сәланик, Үскүб китте, без һаман шул фикердә калдык: «Алты йөз елдан
бирле хөкүмәт тоткан төрекләр белмичә эшләмәсләр», — дидек. Инде актык
истихкям Чаталҗага болгар гаскәре иреште. Инде без һаман
өмидсезләнмимез: «Төрекләр, юри чигенгән булып, болгарларны
ватаннарыннан ераклаштырып, Чаталҗа мәйданына китереп кыстылар», —
дибез. Бәгъзе «политиканнарыбыз» моны Наполеонга каршы Кутузов планы
кеби итеп тә тасвир итәләр.

Дин мәсьәләсендә дә шулай ук. Безнең
динчеләрнең бөтен дәлил вә сәнәтләре: «Фәлән мөфәссир белми
әйтмәгәндер, фәлән мөхәтдис дөрес ривайәт иткәндер, мәсәлән, «Сахихел
бохари» сахибе һәр хәдисне язганда, бер мәртәбә госел коенган, әлбәттә,
ул хата язмагандыр», — дип коралланалар.

Шулай инде: шулкадәр аш
ашаган, яшь яшәгән бабай, җитмәсә, кызының угылларын тере чакта күреп,
алдына утыртып сөйгән бабай, һәм сакалы тегермәндә генә агармаган,
бәлки үлемнән хәбәр бирер өчен, тиз үләчәген вәгъдә итәргә агарган
сакаллы бабай, мич башында йоклаганда, яңлыш егылып төшсен дә, син
аннан авызың җырып көлеп утыр.

— Угылым Сәлимҗан, кызым Миңсылу, сезгә сүзем шул: «Курыкма, бабаңыз мич башыннан белмичә егылып төшмәгәндер!..»

*

Биш-алты
елдан бирле кыйлынмакта булган дога — пайтәхеттә мөселман мәнафигын
күзәткән русча гәзитә чыгару нияте халисанәсе, ахыры карар табып, үзенә
юл ачты. Гәзитәләрнең язуына караганда, Әсәдуллаев белән Мохтаров дигән
байлар мәзкүр гәзитәгә 16 шар мең сум вәгъдә иткәннәр.

Сигез кат
күк капусы, «Кадер кичәсе» булмаганда да, шундый изге теләкләргә каршы
һәрдаим ачылып торуын җәнабе Ходадан риҗа итәбез.

 

 


*«Бал» сүзе рус хәрефләре белән басылган.
**Гаяз әфәнденең соңгы «Мулла бабай» романында… — бу Гаяз Исхакый әсәре.
***«Звонарь» сүзе рус хәрефләре белән басылган.
****бездә бер җырчы — Камил Мотыйгый.
*****Шәхси интереслар һәм дөнья максатлары.
******Һәр төркем үзендә булган белән шатлана.
*******Сезне дөнья тормышы алдамасын.
********«Катын-кыз» имзасы белән — сүз Маһруй Мозаффариянең «Әл-ислах»
газетасында (1907 ел, 1 декабрь) басылган «Мәшһүр хатыннар» исемле
шигыре турында бара.
*********янында утырган шагыйрь — Габдулла Тукай үзе.
Мәҗәллә — журнал.
Тәкъвалык — диндар, шәригать кушканча гына эш итүче булып күренергә тырышу.
Дәлаләт итү — күрсәтү, белдереп тору.
Гаҗаиб вә гараибат — гаҗәп хәлләр һәм кызыклар.
Кәшфият — уйлап табулар, ачышлар.
Дәкыйка — минут.
Рәсүлулла — Алла вәкиле, Мөхәммәт пәйгамбәр.
Кыйсьмәт — өлеш, язмыш.
Фәһемле — аңлы, зиһенле.
Тәгъкыйб итү — күзәтү.
Тәгъкыйбат — эзәрлекләүләр.
Әшраф — зур кешеләр.
Сан («сан» сүзе рус хәрефләре белән басылган) — дәрәҗә.
Тәкърибән — якынча.
Иләх — һ.б.
Игълам итү — белдерү.
Нәҗат — котылу.
Хатәмен-нәбиин — иң соңгы пәйгамбәр (Мөхәммәт).
Сәүкыннән — омтылышыннан.
Истихкакъ — хакы (хаклылык) булу.
Сәватлы — белдекле.
Тәхрир — язучылык көче.
Зарфында — эчендә.
Ихтилал — революция.
Мисаллы — шикелле.
Мөштәри — (газетаны) яздырып алучы.
Изтираб — дулкынлану.
Сәмин — кыйммәтле, бәяле (ир кеше).
Сәминә — кыйммәтле, бәяле (хатын-кыз).
Әмин — ышанычлы, куркусыз (ир кеше).
Әминә — ышанычлы, куркусыз (хатын-кыз).
Дәреҗ итү — урнаштыру, бастыру.
Маликы вә сахибе — иясе һәм хуҗасы.
Зан итү — юрау.
Ибталь итү — юкка чыгару.
Мосанниф — китап төзүче.
Хөсне зан — яхшы караш.
Игътикад — ышану.
Хөдүд — чикләр.
Истихкям — крепость.
Сәнәт — таяныч.
Мөфәссир — Коръәнгә аңлатмалар язучы.
Мөхәтдис — хәдис (пәйгамбәр сүзе) китаплары төзүче.
Сахибе — авторы.
Мәнафигын — файдасын, интересларын.
Нияте халисанәсе — ихласлы нияте, яхшы нияте.


("Тегеннән-шуннан".
«Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 48 нче (22 декабрь) санында «Шүрәле»
имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән.
Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)).


 

Комментарий язарга


*