ТАТ РУС ENG

1912 елның онытылганнан калган гына хисабы

1912 елда Италия белән Төркия вә дүрт берләшкән дәүләт белән Төркия һәм «Вакыт» белән «Йолдыз» мөхарәбәләре(1) вакыйгъ булды.
1912 елда Ишми ишан(2): «Мөселманнар» «һиляле әхмәр»гә иганә җыялар», — дигән яңа форма донос ихтирагъ боерды.
1912 елда Аксак Низами — җәдитлек вә иеромонах Илиодор яһүдлек кабул иттеләр.
1912 елда караңгы Казан өстенә «Кояш» чыгып(3), «Йолдыз»ны сүндерде.
1912 елда бәлеш, пылау исе килә торган «Шура» белән хәез-нифас аңкытучы
«Дин вә мәгыйшәт»кә каршы укыганда хуш ис иснәү хисе бирә торган «Аң»
чыкты(4).
1912 елда Сәйдәшев белән Иманай чүт-чүт кенә Думага китми калдылар, чорт возьми!
1912 елда Гаяз әфәнде татарларга бераз «чаршау арты» тормышын да язып күрсәтте(5).
1912 елда Садри Максудов профессиясеннән аерылды(6).
1912 елда татарда әдәбиятка мәхәббәт артып, Печән базары зобанилары
татар мөхәррирләренең битен тимер кендекләр белән сыйпый башладылар(7).
1912 елда күп интендантлар каторгага хөкем ителеп, бер «шәп мөхәррир»
булырга нияте халисә белән керешкән кеше плагиатта тотылды(8).
1912 елда һәрвакыт үз-үзен шәп ди торган Габди(9) Лермонтовның
«Перчатка» вә Надсонның «Слово» дигән шигырьләрен бер татар шагыйренә
иснад итеп, «Җанлы курчаклар»ны да чын татар әсәре ясап һәм дә үзе
тугърысында «ля тәнзыру ила мән кала вәнзыру ила ма кала»* мәкален
китереп, ягъни мин үзем начар булсам да, сүзем шәп дип сөйләп, полный
глупость вә буш-башлыгын исбат боердылар. Инде 1913 елда тәнкыйть язам
дип көрәк күтәрергә оялачагы көтелә.
1912 елда Шәһидуллин печән үлчәве каршыннан тотынып, Печән базарыннан
үтеп, гакыйбәт, Проломныйга җитеп, талчукка кадәр булган бөтен Казан
сатучы вә талчукчыларының тәрҗемәи халь вә монакыйбен** бастырды(10).
Шул каһарманнарына тагын бер зиннәт уларак, Зариф(11) дигән кабахәт
сурәтне шагыйрь вә мөхәррир дип гыйлавә итте.
Инде 1913 елгы «Яман вә тозсыз» календарена(12) баскычтан ботына су
тамызмыйча самавыр алып менә ала торган самавырчы малайлар, базарга
җибәрсәң, бер читеге өстеннән штан балагы салынмый торган асраулар,
никадәр җегет белән кызларны «Йосыф-Зөләйха» мисалында кавыштырып,
висале җанан иттергән изге карчыклар вә Шәһидуллин хәзрәтләренең үзе
бөтен тәрҗемәи халь вә рәсемнәре белән дәреҗ ителәчәк, имеш.
1912 елда, Ватан бәйрәме(13) мөнәсәбәте белән татарларны яһүдиләрдән
кала икенче дәрәҗә рус дошманы санап, рус халкын котыртып яткан
«Телеграф» гәзитәсе шул ук халыкның патриотлыгын вә ватанпәрвәрлеген
игътираф итәргә мәҗбүр булды.
1912 елда гакылы тагы да күбәеп, артып, ташып киткәнлектән, Муллин Борһан абзыйның бүреге тагы бер подаука кадәр генә зурайды.
1912 елда 12 ай булды. Гадәт буенча, агай-эне арасында күп кеше шартлап, күп кеше бай булды.
1912 елда «Болгар», «Сарай», «Амур» поварлары арасында пәрәмәч пешерүдә
узыш башланды. Бу өч номер кешеләре, күп пәрәмәчләр арасыннан берничә
пәрәмәч сайлап, Парижда вә Лондонда булмаячак выставкаларга
җибәрәчәкләр. Әгәр алтын, гырьләкөмеш, чуен медаль бирелә калса,
пәрәмәччеләр Габделкадир Сәгъдиев, Мөхәммәтҗан Галиев вывескалары кеби,
медальле вә пәрәмәч сурәте төшерелгән зур вывескалар ясатачаклар, имеш.
1912 елда агай-эненең эчү эшендә руслардан артык тәрәкъкый икәнлеген
сизгәнгә, Колесников Проломный кадәр Проломныйдан, олугъ башын кече
итеп, Печән базарына күчте.
1912 елда «Шәрекъ клубы»ның лото бүлмәсе дигән чуваш мунчасында төтенгә
коптить ителүче җүләр балыкларның саны бик күп артып, телеграм чыбыгына
элеп киптерәсе генә калды.
1912 елда «Ялт-йолт» журналы, ике ел бертоташтан көлүен рәсми сурәттә тәмам итеп, 3 нче ел хахылдарга башлады.

 

*Кем әйткәнгә карама, нәрсә әйткәненә кара.
Мөхарәбә — сугыш.
Ихтирагъ боеру — уйлап чыгару.
Хәез-нифас — күрем күрү, бала тудыру һ.б.
Нияте халисә — чын теләк.
Иснад итү — нисбәт бирү.
**Биографияләрен һәм күркәм эшләрен.
Гакыйбәт — ахырда.
Гыйлавә итү — өстәү.
Висале җанан — ике гашыйкның бергә кушылуы (өйләнү).
Дәреҗ ителү — кертелү, басылу.
Игътираф итү — тану.
Шартлау — банкротка чыгу мәгънәсендә.


("1912 елның онытылганнан калган гына хисабы". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт»
журналының 1913 елгы 49 нчы (10 гыйнвар) санында «Счет төймәсе» имзасы
белән басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст
журналдан алынган.
1. «Вакыт» белән «Йолдыз» мөхарәбәләре — бу ике газета битләрендә бер-берсенә каршы чыгулы язмалар басылуга ишарә.
2. Ишми ишан — Ишмөхәммәд Динмөхәммәдев, ишан; берише гамәлләре белән алдынгы зыялылар тарафыннан тәнкыйтьләнеп торган.
3. «Кояш» чыгу — 1912 елның 10 декабрендә Казанда «Кояш» газетасы чыга башлый (1918 елга кадәр дәвам итә).
4. «Аң» чыкты — 1912 елның 15 декабрендә Казанда «Аң» журналы чыга башлый (1918 елгача дәвам итә).
5. Гаяз әфәнде… язып күрсәтте — Г.Исхакыйның «Теләнче кыз» исемле романында фахишәлек күренешләре дә тасвирланган.
6. Садри Максудов профессиясеннән аерылды — ул елда Дәүләт Думасына сайлаулар уздырылып, С.Максуди депутатлыкка үтми.
7. Тимер кендекләр белән сыйпый башладылар — 1912 елда хулиганнар Г.Камалга кендек белән сугалар.
8. кеше плагиатта тотылды — Тукай Г.Ибраһимовны плагиатта гаеп
ләү вакыйгасын истә тота. Ләкин бераздан бу гаепләүнең нигезсез булуы ачылган.
9. Габди — Галимҗан Ибраһимов.
10. Шәһидуллин… тәрҗемәи халь вә монакыйбен бастырды — календарьчы
Шәрәфетдин Шәһидуллинның «Заман календаре»нда аерым кешеләрнең
рәсемнәрен бастыруына ишарә ителә.
11. Зариф — Зариф Бәшири.
12. «Яман вә тозсыз» календаре — «Заман календаре».
13. Ватан бәйрәме — 1912 елда 1812 елгы Ватан сугышының йөз еллыгы билгеләп үтелә.


Комментарий язарга


*