ТАТ РУС ENG

Ай башы

Истамбулда, Казанда, Кырымда, Хиҗазда вә гайре җирләрдә ай башы якшәнбә көн, бары ялгыз Бохарада гына шинбә көн булган.
Сәбәбе мәгълүм түгел, Бохарада чапан алу өчен алданрак чапканнармы? йә булмаса, шинбә көнге ай картайганлыктан яки хәстә булганлыктан, туган көнендә башка җирләргә барып җитә алмаганмы?

 

("Ай башы". — «Яшен»нең 1908 ел 3 нче (20 сентябрь) санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә. Текст «Яшен»нән алынган.
Бу парча мөселман дин галимнәре, муллалары, хәтта газета-журналлары берөзлексез алып барган бәхәсләрдән, ягъни айның кайчан башлануы хакындагы схоластик бәхәсләрдән көлеп язылган.
…шимбә көнге ай картайганлыктан яки хәстә булганлыктан… — Монда кара, надан мулла-мунтагай һәм аларга ышанган кешеләрдән көленә.

(Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*