ТАТ РУС ENG

Аракы кибетендә   

Бер таланган, ертык вә ямаулы киемнәр кигән кеше кечкенә бер савыт аракы алып, бөкесен чыгармак өчен, кул учына бәрер.
Моны күргәч сатучы марҗа:
—    И сез!.. Монда эчәргә ярамый.
—    Ни өчен?
—    Яңа закон аракы сатыла торган кибетләрдә эчүне бик каты тыядыр.
—    Урамда салкын бит.
—    Анда минем эшем юк. Монда тик бер савыттан икенче савытка бушатып  алырга  гына ярый.
Буны ишеткәч тә, теге кеше эчеп җибәрә дә, савытны бушатып биргәч:
—    Менә алай булса икенче савытка бушаттым,— димеш.
 

Комментарий язарга


*