ТАТ РУС ENG

Авыл бае ишан хәзрәт хозурында

Хәзрәт, кул бирергә килгән идек. Ни нәрсәләр хаҗәт булыр икән, ни кушасыз?
—    Киемнәреңезе  чишенеп,  берәм-берәм   бәнем   сохбәтемә керүеңез лязем улыр! Беренче шарты…
Бай, иртәгесен хатыны янына кергәч:
—    Нихәл, ишетәмсең, хәзрәт ишан нәрсәләр кушты?
Хатын, түшәк өстенә торып утыргач, тузган сачләрен артка учлап:
—    Хәзер генә госел кыйлып җаткан идем. Әйтергә кушмады. Күрмәгән нәрсәләрне күрсәтте…
—    Ул — кирамәттер;   син   шунда,   балабыз   булмый, дип тә искә төшерү кирәк иде.
—    Әле тиз кайтмабыз бит, син…
Бер ай торгач, бай хатыны илә фаидәләнеп кайтып китмешләр; ишан хәзрәтнең шифасы тигән икән!
Баласы булмаган байларга бик фаидәле эш!

*

Карт бай яшь хатыны илә.
—    Сиңа әйтәм, ишанга барырга кирәк иде.
—    Ни өчен, әллә эчең авырта башладымы?
—    Җук, эчем авыртмаса да… хәзрәтнең сохбәте ләззәтле!

Хозурында — каршысында.
Сохбәт — кара-каршы сөйләшеп утыру, әңгәмә.
Лязем улыр — тиеш, кирәк булыр.
Госел кыйлу — юыну, пакьләнү.
Кирамәт — өшкереп-төкереп    могъҗиза    ясау,    авыруга    шифа бирү.

Комментарий язарга


*