ТАТ РУС ENG

Дөрест телеграм  хәбәрләре

Казан. Бер ломовой извозчик муллалыкка урын эзли, яхуд мөәззинлеккә. Татар гәзитәләрен яхшы укый. Сүгенергә бик оста. Адресы: редакция гәзит 17 нче октябрь.
Казан. Галим муллалар җыйналып, мөселманнарның алга китүләре шәригатькә хилаф икәнлегенә күп китапларга карап тәфтиш кыйлып, һаман үз фикерләрендә калып, хәрам дип фәтва бирделәр.
Кустанай. Бу сәнә хаҗ сәфәреннән кайтучы хаҗиларның зәмзәм вә кәфеннәрене угырлап, соңра сөенче алып, табып бирәмез дигән чапанлы кешеләрне хәбескә салганнар иде. Бу угърыларны бер җуан корсаклы, сары читекле кеше порукага алып, хәбестән чыгартты. Бу кеше бу мәсьәләнең шәригатькә хилаф улмадыгыны Казан галимнәреннән соратып белмеш имеш.
Казан. Печән базарында навозлар һаман исән. Урам почмакларында ак башлы гөмбәләр бик куәтләнеп үсә. Көннән-көн арта бара. Бу гөмбәләр, телгә килеп: «Казанда гәзит күбәя башлады, бу гәзитләр бара-бара безне кырдырмасалар ярар иде»,— дия куркып сөйләнә башлаганнар.
Оренбург. Су төбендә бик зур — Русиядә буңа кадәр күрелмәгән бер мәдрәсә салынмактадыр.
Уфа. Казаханәгә, Риза казый киткәч, бәлаханә исем бирелде. Инде казаханә урынында яхшы ашханә салынып, имтиханга барган муллаларга ашарга гына өйрәтеп җибәрәчәкләр имеш.
 
Яхуд — яки.
Тәрфтиш кыйлу — эзләү.
Фәтва бирү — хуп күрү.
Хәбес — төрмә.
Казаханә — казыйлар    (шәригать   буенча     хөкем     йөртүчеләр) утыра торган урын, кабинет.

Комментарий язарга


*