ТАТ РУС ENG

Әхбаре хариҗия 

Фас. Француз хөкүмәте Фастагы хәрамсарайларны узенә каратмак була, Германия буңа каршы тора имеш. Бу хосуста әл-Җәзаирдә бер конференция ясалып, ике хөкүмәт мәслихәт итешәчәкләр имеш.
Төркия. «Өхүввәт» гәзитәсенең язуына күрә, солтан Габделхәмит җәнабләри Япониянең исламияти кабул итмәләринә бик кәефе киткән. Аның фикеренчә, әгәр Япония мөселман булса, Габделхәмиткә нә хәлифәлек калачак вә нә дә хәдимел хәримин әш-шәрифинлек… Бу хосуста үзенә якын бәгъзе пашалар илә мәслихәтләр итешеп, Японияне дингә өндәргә китмеш Әхмәт Мидхәт әфәндийә әфкяре шаһанәйи мәгълүм идәрәк телеграм сукмайа әмер әйләмештер. Әхмәт Мидхәт әфәнденең дә бөтен гомере әфкяре мөтәзадә вә мөтәбайинәйә хезмәтлә кәчмештер*. Һәр заман фәрмане падишаһийә буйсынып, әүвәлләрдә «Эш инкыйлабы» яздыктан соңра «Мәртәбәи иртидади» вә «Парламенту рәзаләтләри»не язмага һич хәяэ итмәмештер.
Xиҗаз. Егерме елдан бирү ясалмакта улан Хәмидия тимер юлының бу сәнә Каф тагы ардына ирешәҗәке сөйләнийүр. Буңа кадәр сәнәдә бер чакрымнан артык салынмаган вә буңа кадәр Шамнан Мәдинәйә ирештерелмәйән тимер  юлынын бу сәнә бердән   Каф  тагына ирештерелмәсе бик гажәп хәбәрләрдәндер.
Иран. «Тәрҗеман» гәзитәсенең ышанычлы җирләрдән ишетеп яздыгы хәбәренә күрә, Иран шаһы Мозаффаретдин хан вафат улмыш иде. Бундан соң кәлән хәбәрләрә күрә, Мозаффаретдин ханның сәламәт улдыгы сөйләнде. Мозаффаретдин шаһ Гозәер галәйһиссәламнең нәселеннән исә, бер вафат улып, яңадан терелсә дә гаҗәп түгелдер. (Валлаһе гали, көлли шәйин кадир!)**.

* Каршылыклы һәм берсе-берсенә капма-каршы фикерләргә хезмәттә үтте.
** Алла бөек, һәр эшкә көче җитә!
Әхбаре хариҗия — тышкы   (чит ил)   хәбәрләре.
Фас — Марокко.
Хәрәмсарай — җарияләр тора торган урын.
Бу хосуста әл-Җәзаирдә — бу хакта Алжирда.
Хадимел хәримин әш-шәрифинлек — хәрәмсарайның кадерле хезмәтчесе; монда Габделхәмитнең, күп вакытын җарияләре янында уздыруына ишарә.
Әфкяре шаһанәйи — шаһ (солтан) фикерләрен.
Фәрмане падишаһийә — патша әмеренә.
Хәяэ итмәмеш —mdash; оялмый.
Сәнә — ел.

Комментарий язарга


*