ТАТ РУС ENG

Әйтелгән сүз кире кайтмас

Казанлы мужик Ахмакҗан бабай үзенең «Лап-лап» гәзитәсендә «Фикер» мөхәррирен дәһри, фасикъ, кяфер, мәлгунь вә белмәм ниләр дип сүгеп, шатыр-потыр итеп, бетен укучыларының борыннарын тотарга мәҗбүр иткән иде. «Фикер» мөхәррире нишләсен, хак сүз сөйләдеке өчен вә бер сасы мужиктан бу кадәр сүзләр ишеткәч, чыдый алмаенча, киберлеккә каршы киберлек итү сәдакадан дигән хәдис буенча, Ахмакҗан бабайга үзенең сүзләре шикелле итеп җавап кайтара башлаган иде.
Инде бабай 14 иче номер гәзитендә, «Фикер» мөхәрриренә соңгы җавап» дип, ахыргы сүзен әйтеп калмакчы булган, һәм «Фикер» мөхәррирен әлегәчә «Фикер» мөхәрриренең белми торган окружной суд исемле бер мәхкәмәдә прокурор хозурына чакыртмакчы икәнен язган.
Хәерле булсын Ахмакҗан бабайның тәүбә итүе диямез! Әлбәттә, моннан соңра бабай туктаса, без дә, нишлик, спорлашуны бетерермез. Тик бабайга безнең әйтә торган сүземез шулдыр: — әй, Ахмакжан бабай, син чабатаң илә муллалар табынында түргә менә алмаганың шикелле, салам тутырган башың илә мөхәррирләр арасына да керә алмассың. Син теләгәнеңне эшли бир, Мәскәүнең тагы бер-ике йөз меңен аша, без бер дә катышмабыз. Моңарча да катышканымыз юк. Рәхәт бул.

Аша, бабай, туй, бабай,
Зинһар, шауламый аша.
Калыр иде милләт тыныч,
Зинһар, шартлаганча аша.

Вә һәм черелдәвек кече хатының имам Кязиб әл-Имансызыйны юкка кычкыртма, аңа тиз чапан кидерт. Әй, яңлыш әйттем лә, аның чапаны әле дә бар бит, тик йөзен генә капламый шикелле. Ул Кязиб әфәнденең чапанын башыннан каплат, чөнки аның тавышы бик нечкә, бик черелдәп чыга. Ихтимал, сартлар күрсә, шәһвәт илә карарлар. Зинһар, саклый күр, шәһвәт илә карауның хәрам икәнлеген үзең дә беләсән бит, һәм имам Кязиб әл-Имансызый үзе дә, бик күп китаплардан күчереп, шәһвәт илә карау дөрест түгел идекенә ничә төрле дәлилләр китереп язды. Без һәм шуны әйтәмез: Кязиб мулланы качырырга тиеш, чөнки заманымызда шәһвәттән имин булмак юктыр, бу ничә төрле дәлилләр илә сабиттыр.
Хәзергә бу нәсихәтемез җитеп торыр, чөнки башка хәбәрләрле язарга гәзитәмездә урын калмас дип курыктык, гаеп итмә. Тагы кирәк чагында, беразрак китап карап язармыз.
Бу номерда чит шәһәрдәге һәммә мөштәриләремезгә «Уклар» журналыны һәдия итеп җибәрдек. Сезнең Дума членнарына җибәргән телеграмыңызны укып шатлансыннар, бәрәкалла, тырышуыңызга рәхмәт, тик каберемез генә якын була күрмәсен, хуш, сау булып тор әле. Дәхи юлыгып сөйләшермез.

Фасикъ — бозык.
Мәхкәмә — хөкем йорты.
Хозурына — янына.
Кязиб — ялганчы.
Шәһвәт — җенси дәрт.
Сабит — шиксез, ачык.
Мөштәри — подписчик.
Һәдия — бүләк.

Комментарий язарга


*