ТАТ РУС ENG

Идел буендагы шәһәрдә

Чапанлы бер кыз илә бер мөсафир егет арасында
Кыз: — Эһем! Тукта әле, әфәнде, сез ни өчен ифрат дәрәҗә бизәнеп һәм шыгырдавыклы читек-кәвешләр киеп чыгасыз?
Егет: — Үзебезне кызларга яхшы күрсәтер өчен; ә сез?..
Кыз: — Беззз… үземез күрер өчен.
Егет: — Соң бу чапанны сез ни өчен өстерәп йөрисез?
Кыз: — И җүләр, без ул чапан астында иркенләп йөримез. Таныган кешеләрдән качамыз, танымаган матур-матур егетләрне торговый мунчаларга яки секретный өйләргә чакырып алып китәмез. Әйдә барамызмы?
Егет: — Ах нәгъләт! Мин бу эшне Казан шәһәрендә генәме дисәм, башка шәһәрләрдә дә бар икән,— дип, кызның артына төшә…
 

Комментарий язарга


*