ТАТ РУС ENG

Иске заманда татарларның пайтәхете улан бер шәһәрдә бер мөсафир илә шул шәһәрдә торучы кеше арасында

Нихәл, мөсафир әфәнде, безнең шәһәр сезгә охшаймы?
—    Шәһәреңез яхшы, әмма сасысыннан борынны тотып йөрергә кирәк икән.
—    Борынны тоту гына түгел, кайвакыт монда колакны да томалап йөрергә тугъры килә.
—    Ул ни дигән сүз тагын?
—    Менә бездә бер карагруһлар гәзитәсенец сүзләрене ишетсәң, үзең дә косарсың.
— Соң сез ничек борыннарыгызны тотып һәм колакларыгызны томалап йөри аласыз?
—    Буңа безнең 24 аршинлы чалмаларымыз җитәдер. Чөнки ул чалма астында бик күп нәрсәләр каплап була. Ул чалма астында ат караклары да ишан булып күренә.
—    Менә кызык, бу бер хикмәтле нәрсә икән, бундый хәйлә Амрикада да булмас.

Пайтәхет — башкала.

Комментарий язарга


*