ТАТ РУС ENG

Кешегә казыган чокырга үзе төшү

19 нчы февраль мировой судта Хәйрулла Гаделшиннең Нигъмәтулла әфәнде Бәхтизинне хурладыгы хосусыйдагы эше каралды. Эш бу тарика:
Хәйрулла Гаделшин, Әхмәт Габдуллинның өендә булган бер мәҗлестә сайлау хакында сүз чыгарып: — Менә кичә «Казан» миһманханәсендә булган мәҗлестә Нигъмәтулла Бәхтизин, шарлатанить итеп, мәҗлесне бозарга сәбәп булды, — дип сөйләгән. Хәлбуки, ул мәҗлестә Хәйрулла үзе, карагруһларча, кем очраса шуны сүгеп, мәҗлеснең ясаучысын орышып, һич мәгънәсез сүзләр илә акырынып-бакырынып, «Фикер» гәзитәләренә күчеп вә аның мөхәррире кяфер, динсез: дуңгыз ите ашый, урыс киеме кия; дәхи: — Аулаграк җирләрдәрәк «Фикер» мөхәррирен әллә нишләргә кирәк, — дип котыртып, гаять зур тавыш чыгарып, мәҗлеснең хасиятен китәреп, каралтырга сәбәп улмыш иде. Ләкин, максудынча эш булдыра алмагач: — Мәҗлесне бән бозмадым, — дип, бу хосусында Нигъмәтулла әфәндене гаепле санамакчы булып: — Ул шарлатанить итте, — дип мәҗлесләрдә сөйләп йөргән. Шәһитләрнең берсе Ярулла мөәззин дөрестен сөйләп: — Хәйрулланың Нигъмәтулла әфәндене Әхмәт Габдуллин өендә «шарлатан» дип сүгүе хак, — диде.
Икенче шаһит Габделрәкыйп хәзрәт: — Шул мәҗлестә булсам да, мин ахунд Ишкулов берлә сүзләшеп ултырдым, Хәйрулланың андый сүзләр сөйләгәнен ишетмәдем, — дип җавап бирде…
Мировой судья, Хәйрулла Гаделшинне бу эштә гаепле табып, өч көн төрмәдә ятырга яки унбиш сум штраф түләргә хөкем итте. Хәйрулла әфәнде кешегә казыган чокырына үзе төште. Төрмәгә һич кермәгән вә хөкем ителмәгән кешеләрне «төрмәдән чыккан» дип көлеп йөри торгач үзе эләкте.

Какма кеше капкасын,
Үз капкаңны кагарлар;

Кешеләрне хурлап торсаң,
Төрмәгә дә ябарлар.

 


Мировой  суд — халык  суды мәгънәсендә, әмма бу формаль исем генә, җисеме исә — патша суды.
Хосусында — хакында.
Бу тарика — бу рәвешле.
Дәхи — тагын.
 

("Кешегә казыган чокырга үзе төшү". — «Фикер»нең 1907 ел 22 февраль (8) санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелгән.
Текст «Фикер»дән алынган.
Хәйрулла Гаделшин — «Фикер» редакциясенә, типографиясенә ногром оештырган карагруһ миллионер, «17 октябрь союзы» члены, татар байларын, сәүдәгәрләрен шул партиягә димләгән, кара хезмәтләре өчен патшадан медаль алган адәм.
Нигъмәтулла Бәхтизин — Уральск сәүдәгәре, «Казан» кунакханәсе хуҗаларыннан берсе, буржуаз эшлекле.
Әхмәт Габдуллин — Уральск сәүдәгәре.
«Казан» миһманханәсе — Уральскида татарлар йөри торган кунакханә.
«Фикер» мөхәррире… — К. Мотыйгый.
Ярулла — Уральскида мөәзин Ярулла Гафиятуллин.
Габдерәкыйп хәзрәтенеке фикерле ишан Г. Тулбаев.
Ишкулов — Уральскида шәһәр ахуны (баш мулла) Габдессалих Ишкулов, аферистлыгы, наданлыгы, яңа фикерлеләргә каршылыгы белән танылган байлар ялчысы. Үзенең «Кызыкка очрау» дигән фельетонында Тукай бу хәзрәтнең чиркәнеч кыяфәт-кыланышларын сурәтли (әсәрне 3 нче томнан карагыз).

(Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*