ТАТ РУС ENG

*** («Шәһәремездә театру фәненә…»)

*  *   *

Шәһәремездә театру фәненә мәһарәте илә мәшһүр С. А. Катарский җәнабләре үзенең театру ханәсендә «Фикер»нең һәйьәте тәхририясе өчен махсус эскәмия вә столлар тәгаен итмештер. Мөшар иләйһи җәнабләренең мөхәрриремез К. М. әфәнде илә мөнәсәбәте дустанәсе булганлыктан, «Фикер»нең мөгайян сотрудникларыны театру тамашасына мәҗанан кабул итәчәктер. Тәшәккер.

*

24 нче сентябрь якшәнбә көн коммерческий банкы залында И. М. Раевский тарафыннан любительский спектакль биреләчәктер. Һәм Уральскидә беренче дәфга уларак «Кручина» нам драма уйналачактыр.
 
Мәһарәт — осталык.
Һәйьәте тәхририя— редакция (хезмәткәрләре).
Мөшар иләйһи — югарыда күрсәтелгән.
Мөнасәбәте дустанәсе — дусларча мөнәсәбәте.
Мөгайян — мәгълүм бер (кайбер).
Мәҗанан — түләүсез.
Тәшәккер — рәхмәт.
Дәфга уларак — тапкыр.
Нам — исемле.

Комментарий язарга


*