ТАТ РУС ENG

Мөселманнар хәмер эчмиләр

«Товарищ» гәзитәсендә дәреҗ ителгән каткан Игнатьев комиссиясенең мөселманнарга гаид озын мөзакәрәләреннән берсе будыр:
Комиссия әйтә имеш: мөселманнарның мәктәп, мәсҗед вә мәдрәсәләренә хәзинәдән ярдәм бирелмәскә тиеш, аның өчен мөселман халкы аслан аракы эчмиләр. Алар бу эшләре берлән һәр сәнә казнага 70 миллион зарар китерәләр, әгәр мөселманнар үзләренең мәктәп вә мәдрәсәләренә пособия, муллаларына жалованье бирелүен теләсәләр, йә аракы эчсеннәр, яки христиан динен кабул итсеннәр, чөнки христиан диненә чыккач, алар аракыны да эчәчәкләрдер.
Карагыз, мөселманнар! Безне ничек кеше итәргә тырышалар; «Эч аракы, чык динеңнән, менә булырсың җегет!» — диләр.
Шулай шул. Әгәр безнең татарлар, шулкадәр җаһил вә вәхшилекләре өстенә, тагы аракы да эчсәләр, моңгарчы татарның исеме дә калмаган булыр иде.

 


Дәреҗ ителү — басылып чыгу.

Гаид — бәйләнешле.

Мөзакәрә — фикер йөртү.

Аның өчен — чөнки.

Аслан — бер дә.

Сәнә — ел.

Җаһил — надан.


("Мөселманнар хәмер эчмиләр". — «Фикер»нең 1907 ел 11 февраль (6) санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә.
Текст «Фикер»дән алынган.
«Товарищ» — Петербургта 1906—1908 елларда чыккан буржуаз газета, сул эсерлар органы; аңа шулай ук меньшевиклар да катнашкан.
…Игнатьев комиссиясе — мөселман дин эшләрен башлыча урыннарга барып тикшерү өчен, хөкүмәт тарафыннан төзелгән комиссия.
…казнага… зарар китерәләр. — Мәгълүм ки, аракы ясату һәм аның белән сәүдә итү эшләре турыдан-туры патша йортына карый, ягъни патша монополиясендә була. Сатудан килгән бай керем патша йорты хаҗәтләренә тотылган.
Теле-стиле, кыюлыгы белән Тукай әсәрләренә бик тә якын.
(Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*