ТАТ РУС ENG

Озын колак хәбәрләре   

Мәскәү.

Төрмәләр һәм полицейский участоклар аз булганлыктан, һәммә школа вә гимназияләрне вакытча төрмә ясаячаклар имеш.

Оренбург.

Яңа чыга башлаган вакытларында, гәзитә хәерче капчыгы түгел, дип назланган бер гәзитә хәзер махсус хәерче капчыгы ясаган имеш. Икмәк сыныклары, шомарган шикәр шакмаклары, бер ягы ашалган кабартма, сумсалар кабул ителә имеш. Сөенче!

Казан.

Хифзыссыйхәт илә бик каты угърашканлыктан куллары авырганы укучыларга мәгълүм булган «Азат» бу көннәрдә, тәкъдире илаһи ирешеп, вафат булган имеш. Рәхмәтулла рәхмәте васига.

Багъчасарай.

«Тәрҗеман»ның 25 сәнәдән бирү рәэселмал идендеке «Дареррәхат мөселманнары» рамазан бәйрәмендә укучылара һәдиятән виреләҗәкдер. Бу көн рәбигыльахыр, ярин җөмадиәләүвәл, соңра җөмадиәлахыр илх. И кари-ине кәрам! Гамь чикмәңез, тиз алачаксыз. Бердә «Ха-ха-ха» гәзитәсе бик каты көлгәнлектән бугазы ертылмыш, хәстә имеш. «Галәме нисван» да мувәкъкатән галәме гадәмә чикмеш имеш.

Уральск.

Кадынларның качмаучылыгы дөрест идеке тәмам хәл ителде.   (Казан голямасына гыйбрәт!..)

«Тәрҗеманының 25 елдан бирле төп капиталы (маясы) булган «Дареррәхат мөселманнары» рамазан (ураза) бәйрәмендә укучыларга буләк итеп биреләчәк. Бүген рабигыльахыр (ай елының дүртенче ае), иртәгә җөмадиәләүвәл (бишенче ае), аннары җөмадиәлахыр (алтынчы ае) һ. б.
И юмарт укучылар! кайгырмагыз, тиз алырсыз.
Ә менә «Ха-ха-ха» гәзитәсе, бик каты көлгәнлектән бугазы ертылып, авырый икән. «Галәме нисван» («Хатыннар дөньясы») вакытлыча югалып тора имеш.

Вакытча — вакытлыча.
Хифзыссыйхәт — сәламәтлек саклау эше, юллары.
Угърашканлыктан — мавыкканлыктан.
Тәкъдире илаһи — алланың язганы, кушканы.
Рәхмәтулла рәхмәте васига — алла  аяучан, аның рәхмәте киң.

Комментарий язарга


*