ТАТ РУС ENG

Шәһәр хәбәрләре (2)

Яңа ачылган мөселман чәйханәсендә зур кыйраәт залы бар идекене үткән номерда язмыш идек. Әүвәлдә бу залда бик күп гәзитәләр куелган иде, әмма хәзер театр игъланнары вә бераз иске гәзитәләрдән башка нәрсә күренмидер. Хосусән мөселман гәзитәләренең юклыгыннан җәмәгатьнең бәгъзесе шикайәт кыйлалар. Без игътимад итәмез: чәйханә ияләре, башка зиннәтләргә хәраҗәтне аямадыклары кеби, буңа да аямазлар. Чәйханә ияләре шәһәремезнең мөгътәбәр адәмнәреннәндер, анлар кирәкле эшләрне эшли белсәләр кирәк.
 
Хосусән — аеруча.
Игътимад итү — ышану.
Хәраҗәт — чыгым (акча).

Комментарий язарга


*