ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Сырой егет

Мәкәрҗәдә. Берсе кияү, икенчесе кайнага. Кияү булганы — бер яшь кенә, сум итеннән ясалган, тупас кына бай баласы. Кайнага булганы — яхшы әүкатле бер һиммәтле зат. Болар икесе бер җирдә очрашып, ушбу сүзләрне сөйлиләр иде:
Кайнага: — Нихәл, кияү, сәламәт торасызмы, кода вә кодагыйлар сәламәтләрме?
Кияү: — Әлхәмделилла, фатихаңызда, бик яхшы торамыз, барчамыз сәламәтләр; үзеңез ничек?..
Кайнага: — Без дә шулай акрынлап әйләнәмез. Нихәл соң тагы, шәһәреңездә нинди хәбәрләр бар?.. Синдә бик зур үпкәм бар әле.
Кияү: — Ни үпкәсе?
Кайнага: — Менә шәһәреңездә чыга торган берничә төрле гәзитәләрне җибәр, дип сиңа никадәр хатлар язып сораттым, син бер дә илтифат итмәдең. Мин һаман, кияү җибәртер әле, дип көтеп яттым. Юк исә мин ул гәзитәләрне әллә кайчан алдырган булыр идем. Сезнең шәһәрдән чыга торган гәзитәләрне бик мактыйлар, бик яхшы, либеральный һәм ачык итеп төшендереп яза, диләр.
Кияү: — Гаеп итмә инде, кайнагай, һаман шөгыль чыгуы сәбәпле, яздырырга вакыт булмады. Онытылган икән. Мин гәзитә мөхәрриренә әйтүен әйткән идем, ул да нигә җибәрмәде икән соң?..
Кайнага: — Әй кияү, кияү! Ялңыз әйтү генә җитми шул ул. Аның хакын бирмәк тиешле, яздырып хакын түләгән булсаң, мин сиңа бер очраганда түләр идем. Сезнең шикелле миллионер балаларына, зәкяттән хисап итеп булса да, дуст-иш, белгән кешеләреңезгә тарату тиешле. Сезнең дуст-иш, белгән кешеләреңез бик күп бит. Вәхаләнки син миңга да җибәртә алмадың. Бары ишетеп кенә беләмез. У… гәзитәләре бик яхшы дип сөйлиләр. Менә мин үземезнең шәһәрдә күптән түгел җабылган гәзитәне сезгә җибәртеп тордым, һәм чит җирләргә дә әллә никадәр үземез акча түләп, таратырга тырыштык.
Кияү: — Аннан башка да безне, аны күтәрешә һәм котырта, дип сөйлиләр. Кем әйткәндәй, безнең әти дә андый нәрсәләр илә маташып баш авырттырырга кушмый. Ул мөхәррир илә катышма, ул сине аздырыр, аның өстендә урыс киеме, башы ялангач, алла сакласын, ул сине бөтенләй аздырыр, менә алдыңда аш, әлхәмделилла, җитмәгән җирең юк, ни теләсәң шул бар, зарталәп хатыныңны кочаклап йоклый бир, дип нәсихәт кыйладыр.
Кайнага: — Сез кеше сөйләгәндә ни булыр дип куркасыз соң, әллә корсагыңыз ярылыр дип беләсезме? Ул корсак та бит бер көн тупрак астында череп ком булыр. Ул корсакны сездән борын да бик тәрбия итүчеләр булган, ләкин дөньяда мәңге тереклек кыйлу һичкемгә насыйп булмаган. Урысча киенү илә генә кеше яман булмый. Кем яхшы вә кем яман булачагын алладан башка һичкем белмәз. Ни булса да, халыкка кулдан килгән кадәр файда китерергә вә яхшылык кыйлырга тырышырга тиешле. Менә иң әүвәл сезгә әйтәм һәм башка, милләт кайгыртучы байларга бу сүземне һәрвакыт әйтәчәкмен, һәр каюсы гәзитәләргә язылып, һәркая бүләк итеп җибәрсеннәр. Зәкяттән булса да. Чөнки яхшы ният илә эшләсәләр, инша алла, әҗерле булырлар. Пәйгамбәремез хәтта: «Ниятел-мөэмин — хәйре мин гамәлә»*,— дигән. Әгәр ниятең бозык булса, ни эшләсәң дә, сәваплы була алмассың.
Кияү: — Улсы шулаен шулай. Рәхмәт, кайнагай, яхшы әйткән сүзләреңезгә. Бу сүзләрне әйтмәсәңез, бәлки искә дә төшмәз иде. Инде бундан ары әйткән сүзләреңезне җиренә килтерергә тырышырмын,— дип,— хуш инде, бик озак утырдык,— дип, исәнләшеп, икесе ике якка аерылышып киттеләр.
Мин болардан бик ерак түгел җирдә тыңлап тордым. Башым да вә өстем дә урысча булгач, бәне танымадылармы яки танысалар да, илтифат итмәделәрме. Болар, сүзләрене тәмам бетереп,  аерылып  киткәч, төбенә чаклы янып беткән тәмәкемне аяк астыма ташладым да, теге кияүнең вәгъдә итүеннән көләсем килеп: «Әй сырой-сырой, сәнең кеби майкасын җыйный алмаган җегетләргә андый эшләрне эшләү кайда соң ул!» — дип, эчемнән уйлап үткәрдем. Вакыйгән, алла бирмәгәнне мулла бирмәз дигәннәр, моның шикелле сырой егетләр аталары сәламәт вакыт мәче шикелле шома гына булып йөрсәләр дә, аталары үлгәч, мирас малын бетерергә генә сәбәп булалар. Берәү мал җыйный, берәү капчык тегә, бәлки аларның малы өчен дә капчык тегүчеләр бик күптер.

* Мөселман кешенең яхшы нияте генә дә яхшы гамәлгә тиң.
Сырой — пешмәгән.
Әүкатле — ашлы-сулы.
Һиммәтле зат — яхшы кеше.
Вәхаләнки — чынлыкта.
Вакыйган — чыннан да.

Комментарий язарга


*