ТАТ РУС ENG

Төрле хәбәрләр

«17 нче октябрь» шахшысына акча җыю
А. Иванович Гучков 17 октябрьчеләр файдасына көллиятле сумалы акчалар җыеп йөргән. Акча бирүчеләр (мөтәсдикъләр) «17 нче октябрь» партиясе илә «Мирное обновление» партиясе арасындагы мөнасәбәт киселүне шарт итеп кенә акча биргәннәр.
К. П. Победоносцев
Святейший синодның сабикъ оберпрокуроры Победоносцевның авыруы җиңеләя, ди; шулай да докторлар аңар эш берлән шөгыльләнергә кушмыйлар, ди. Ушбу араларда гына Дурново хәсрәтләре Победоносцевны зыярәткә алып барган, ди. Болар икәве Русиянең хәзерге хәрәкәт вә селкенүләре хакында сөйләшкәннәр, ди. Шуңа Победоносцев үзенең мөгамәләләре хосусында озын тәзкия әйтеп: «Инде минем дөньяда торып, әүвәлге төсле эш берлә шөгыльләнүләрем бик ерак күренә. Күңелем дә сизә: ахры, әҗәл сәгате җитә торгандыр»,— дип әйткән, ди.
Столыпин
Министрлар советының председателе Столыпин отставкага чыга, аның артыннан бөтен кабинет истигъфа итә, дигән хәбәрләр чыккан. Бу хәбәр кайдан чыкса да чыксын, колакка ягымлы хәбәрләрдәндер.
Дурново полевой судка кире
Яхшук ышанычлы хәбәрләргә караганда, высший правительственный сәфир* членнарының бу соңгы җыелышларында Дурново полевой судларга кирерәк сөйләгән, ди, ягъни полевой суд булмасын дигән, ди.
Жандарма вә хулиганнар иттифакы
Александровск шәһәрендәге хулиганнар, моңгарча инсаниятсезлеге берлән шөһрәт казанган ротмистр Богдановский вә аның кул астындагы җандармалар берлән бер сүзгә килеп, иттифакъ итешкәннәр. Әгәр бер-бер хөррият тарафдарлары тарафыннан бер начальник үтерелсә, хулиганнар: «Шәһәрдәге тынычлык иясе булган халыкларны үтереп, шәһәрне кан берлән жуамыз»,— дип лаф оралар икән.
Военно-полевой суд
Һәр көн, һәр сәгать диярлек һәр шәһәрдә һәр губернаторга военно-полевой суд кулланырга фәрманнар килә. Революция исә аңгар карамый, керосин сибелгән пожар төсле, һаман куәтләнә, һаман көчләнә.
Партияләр
Партияләр арасында бичара «17 нче октябрь» партиясе зәгыйфьләнә башлады. Бу партиядән һәрвакыт берничә кеше чыгып, кимеп тора.
(Казанда Әхмәтҗан карт та чыкмакчы була, ди, ләкин муллаларының хәтерен калдырудан курка, ди, муллалар хәтере калгач, Мөхәммәдьяр хәтере калуыннан шүрли, ди.)
Үтер жидларны!
Бу арада Тула шәһәрендә черносотенецлар яһүдиләргә һөҗүмнәр иткәннәр. Урамнарда «Үтер жидларны! Бетер жидларны!» — дип кычкырып йөргәннәр.
Баку хәбәре
Сәгать 7 дә татарлар урамында мөһәндис Коган таланган. Тагы бер урамда нәмәгълүм бер урыс үтерелгән, Шимахинкә дигән җирдә бер мөселман нәгышы табылган. Катилләр хәзергәчә табылмаган.
Воззвание талау
Политсә 25.000 экземпляр микъдары басылган воззвание «Партия народной свобода»ны талаган (конфисковать иткән). Воззваниедә һичбер төрле властьны белмәгән, камил ихтыярлы, көчле, куәтле Дәүләт думасы чакыру язылган булган икән. Политсә бер азын таласа да, әксәре халык арасына таралып өлгергән икән.
Обыск вә арест
Самарада социалист-революционерларның яшерен типографияләрен тапканнар, 4 кеше арестовайт ителгән. 3 көннән бирле обыск ясыйлар.
Казанда конфисковайт итүләр
Казанда 14 нче сентябрьдә «Волжский курьер» вә «Бәянел хак» гәзитәләре конфисковайт ителгәннәр.
Мин тәти
Соңгы номер «Өлфәт» җәридәсендә Габдрәшит хәлфә: халык минем кадеремне үлмәстән борынук белделәр, башка галимнәрнең кадерен үлгәч белгәннәр — мин тәти, мин аппак, таңчыларга кай, дип, «вә ля тәзкүа әнфесикөм» аятенчә бер озын мәкалә язган.
«Борһане тәрәкъкый»дә
Мөгътәбәр «Борһане тәрәкъкый» гәзитәсендә Сәхибҗамал Гали Халиева имзасы илә гаять мәгънәле вә файдалы бер мәктүб дәреҗ ителгән.
Троицк
Төнлә ат кәмитеннән кайтканда, Яушевларның ике приказчикларын үлтереп, 500 сум акчаларын алганнар.
Чистай
Чистай шәһәреннән килгән күп хатларның хөласасы шул:
Чистайда электә зур биналы мәдрәсә бар иде. Бу ел янә сигез меңгә төшереп мәдрәсә салдылар. Икесендә дә укытырлык мөгаллимнәр юк. Мөгаллимнәргә акча юк. Мәдрәсә стеналарын арттырганча, укытуны, укытучыларны арттырырга кирәк иде: безнең хәзрәтләр, «Ишәккә баш бөксәң дә, баш бул» дигән мәкальне бик муафикъ табып, һәркайсы үзе баш мөдәррис булыр өчен, мәдрәсә арттыралар, канәгать итәрлек укыту юк.

* Югары дәүләт комиссиясе.

Көллиятле   сумалы — түгәрәк   сума;   «күп,  зур   акча»   мәгънәсендә.

Мөтәсдикъ — шул эшне дөрес дип караучы.

«Мирное обновление» — «Тыныч юл белән яңарыш».

Сабикъ — элекке.

Хосусында — турында.

Тәзкия — сафлану, пакьләнү догасы.

Истигъфа итү — эштән китү.

Иттифакъ — бер сүздә (бер киңәштә) булу, союз.

Инсаниятсезлек — кешелексезлек.

Мөһәндис — архитектор.

Намәгълүм — билгесез.

Нәгыш — мәет.

Катил — үтерүче.

Әксәре — күбрәк өлеше.

Җәридә — газета.

Мәктүб дәреҗ ителгән — хат басылган.

Хөласасы — нәтиҗәсе, сыгынтысы.

Комментарий язарга


*