ТАТ РУС ENG

Уральск, 12 март 

Һәр кая карасаң, бер гыйбрәт күрмәк мөмкиндер. Ләкин безнең халыкта сукырлык бар. Ләкин, ниндәен сукырлык булсын, күзләре бар ич, дип әйтүчегә җавабында әйтермез: дөрест, безнең халыкта күз бар, әмма ул күз илә файдаланырга кирелекләре бик көчледер. Безнең халык арасында шулкадәр киреләре бар ки, атны — сыер, сыерны ат дип әйтсәләр, шул сүзләреннән үлсәләр дә кире кайтмаска тырышалар. Бундаен кешеләрнең мисальләре безнең шәһәрдә берничә кеше бар. Гәзитәмездә ни язсак, шуны безнең хакта язган дип гәзитәмезнең мөхәрриренә ачигъланып вә аны сүгеп урысча гәзитәләрдә яздыралар. Ул сүзләр гүя алар хакында язылган имеш дип, хәтта гәзитәмезне яптыру өчен зур чиновникларга сүз ирештереп, мөмкин кадәр безне җәфаларга тырышалар.
Гәзитәмездә язган кешеләргә җавап бирә торган урында, барча сүзләрне мөхәррир өстенә йөкләтәләр. Хәзердә Русиядә башка милләтләр барчасы җан вә тәннәре илә милләтләренең хәлен төзәтергә тырышып ятканнары күземезнең алдында торып та гыйбрәтләнмимез. Беремезне беремез тикшереп, гайбәт сөйләп, гафләт уйкусыннан уйгана алмыйча ятамыз. Җитәр иде инде, җитәр иде. Байтак гафләт уйкусында яттык, ята-ята арып беттек, бер дә файда чыгара алмадык. Без буңа кадәр байларны падишаһлар кеби хисап итә торган идек һәм башында зур чалма булган кешеләрне ишан дип, аларны пәйгамбәр дәрәҗәсендә күрәдер идек. Юк инде, хәзер алай тора торган вакытлар үтте. Уянырга вакыт җитте; милләт файдасын уйламаган кешеләрнең башында йөз потлы чалмасы булса да, ышанырга кирәк түгел икәнлекне акрынлап белә башладылар.
Ишан хәзрәтләрнең дә, мәгъҗун-фәлән дип өшкереп бирә торган камыр вә тозларының хәйлә вә мәкер вә яки халыкны алдарга корган бер тозак икәнлеген сизә башладылар. Инша алла, шулай булып, тырыша башласак, тиз төзәлсәк кирәк.
«Фикер» гәзитәсенең мәсләге тугърылык илә милләткә файдалы хезмәт итү улганлыгы өчен, әтрафтан килгән, караңгы җирләрдә халыкны теләгәнчә алдап яткан ишан вә муллалар хакында улан язуларны гәзитәмездә басмактан без асла кире тормаячакмыз. Без ишаннарга шәрик дәгелмез. Без халыкны алдарга разый дәгелмез. Без халыкның, уйганып, һәр каюсы бер ишан кадәр галим булмасын өчен тырышамыз. Безә, милләтемезне алдап, хайван кеби ашап йөрүчеләрнең хәлләрене язып, гәзитәмездә басарга җибәргән кешеләргә бең-бең тәшәккерләр идеп, мәгалмәмнүният гәзитәмездә язамыз. Языңыз, бичара мәзлүм милләт угыллары, языңыз! Бу хакта сезнең морадларыңызга «Фикер» гәзитәсене бик зур ярдәмче табарсыз. Безем әүвәлге вә ахыргы сүзләремез будыр: Җитәр кеше талау! Җитәр җәбер вә золым! Бетсен нифакъ! Кадалсын милләт микроблары! Милләтнең зарарына йөргән адәмнәр юк булсын! Яшәсен хөррият! Яшәсен мөсавәт! Яшәсен гадаләт!

Мәгъҗүн — эфъюн, наркотик матдә.
Тәшәккер — рәхмәт.
Мәгалмәмнүният — шатлык белән.
Нифакъ — икейөзлелек, күзбуяучылык алдакчылык.
Мөсавәт — тигезлек.
Гадаләт — гаделлек, турылык.

Комментарий язарга


*