ТАТ РУС ENG

Уральск, 5 нче март 

20 нче февральдә падишаһ хәзрәте Манифест чыгарды. Государственная дума илә бәрабәр Государственный совет ясалачак булган. Бу Дума илә Совет берләшеп чыгарылган закон куәтле булып, падишаһ хәзрәте тарафыннан игътибарә алыныр. Әгәр Дума бер эшне мәслихәт күреп, әмма Совет мәслихәт курмәсә, ул эш игътибарга алынмаз. Советның әгъзаларының яртысын падишаһ үзе сайлап куяр. Яртысы сайлау (калау (казакъча)) илә булыр. Советның әгъзаларын сайлаучылар православный духовенство (руханилар), дворянство (аксөякләр), земство, сәүдәгәрләр, фабрикантлар вә заводчиклар һәм университет вә академияләр булырлар.
Мөселман руханиларыннан һәм аксөякләреннән һичкем булмайдыр. Шул сәбәпле мөселманнарны бу Советта яклаучы кеше булмаячактыр. Бу ничек буладыр? Укучылар, үзеңез уйлап караңыз!..

Комментарий язарга


*